Конкурсное сочинение на тему Бу җирне мин матурларга тудым

Ангам Касимович Атнабаев-башкирский и татарский поэт и драматург. Заслуженный деятель искусств РСФСР и БАССР, Народный поэт Башкортостана. Лауреат республиканской премии Г.Саляма. А.К.Атнабаев родился 23 февраля 1928 года в деревне Старый Курдым Бирского кантона БАССР. Ангам Атнабаев с 1943 по 1951 годы преподавал татарский язык в Аксаитовской и Курдымской средних школах Татынлинского района. Учился в Казанском педагогическом институте.  С 1951 по 1968 годы Ангам Атнабаев сначала работает литера...
Раздел Другое
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

"Бу җирне мин матурларга тудым"


Мин бу җирне матурларга тудым,

Тазартырга тудым

Җыен хәшәрәттән, шакшыдан,

Һәм төзергә аны мәңгелеккә

Тик гүзәллектән, ныктан, яхшыдан.

Әнгам Атнабаевның алтмышынчы еллар башында язылган "Матурларга тууым" исемле шигыре халкыбызның сөекле шагыйре, язучысы, драматургның бөтен иҗади юлын яктырта. Җор сүзле, самими хисле, күңелләрне күтәрә торган шагыйрьне Тәтешле районының Күрдем авылы халкыбызга бүләк итә. Ә шигърият дөньясына кечкенә яшеннән үк шигъри җанлы әнисе "җитәкләп" алып кереп китә. Әнгам Атнабаевның матбугаттагы юл башы 1943 елдан, Тәтешле район гәзите "Җитәкче" дә басылып чыккан "Салют" исемле шигыреннән башланып китә дисәк һич тә хата булмас.

Кем соң ул атаклы Атнабай? Гасыр көзендә өзелгән яфрак… Егерменче гасырда татар, башкорт дөньясына- олысына, кечесенә шигырь яраттырган һәм ятлаттырган олуг шагыйрь ул. Иң туң күңелләрне ул эретерлек, кешеләр күптән көткән, йөрәкләрне берчә өткән, берчә җылы хис биргән, елаткан һәм көлдергән, иң-иң кирәкле сүзләрне сәйлән итеп тезүдә камиллекккә ирешкән бөек халык шагыйре. Атнабайны үзен яратмаучылар да, аның шигырьләрен яратты. Бу үзе зур бәхет шагыйрь өчен.

Кем соң ул атаклы Атнабай? Халыкчанлык белән сугарылган, халык күңеленә барып җитәрлек, гади телле, һәркемгә таныш сүз тезмәләрен "көйгә" салып бихисап әсәрләр тудырган кеше. Гадилектә- бөеклек. Фикерле, хисле, заманның елъязмасын гәүдәләндергән, тормышчан шигырьләре белән олуг шагыйрь дәрәҗәсенә күтәрелде Атнабай.

Атнабайның бер канаты шигърият булса, икенче канаты- драматургия. Ул бик көчле драматург. Үзенең иң беренче драмасы белән үк башкорт драматургиясенә яңалык алып килде. Тамашачыны уятты. Алтмышынчы еллар башында Башкорт драма театрында аның "Ул кайтты" драмасы сәхнәләштерелде. Бу әсәр башкорт драматургиясендә көчле драматургның дөньяга килүен исбатлады. Атнабайның дистәдән артык пьесасы егермешәр- утызар ел сәхнәдән төшмичә уйналуы моңа дәлил.

Шагыйрьнең халык яратып кабул иткән юмор һәм сатирасына сокланмый мөмкин түгел. Чая телле, юморга бай шигырьләре, күңел кылларын чирткән, Атнабай сүзләренә иҗат ителгән җырлар, халкыбыз күңелендә бик күп еллар сакланыр дип ышанасы килә.

Бу җирне ул матурларга туган. Көләрдәеннән- көлгән, күркәмлекне- хуплаган. Атнабай каләме астында туган һәр әсәр, һәр шигырь безнең яшәешкә билдә куеп, нәтиҗә ясарлык фикер тудыра. Җирне матурларга чакыра.

Кешене исән чагында зурлау мотлактыр. Әнгам аганы безнең арадан киткәч кенә кадере артуы үкенеч. "Шигърият кемгәдер буйсына икән- ул шигърият түгел. Шигърият йоклата торган түгел, ә уята торган булырга тиеш",- дип язды Әнгам Атнабаев.

"Иҗат дигән бакчада син

Ару- талу белмәдең,

Шигырьләреңдә яшисен,

Юк, әле син үлмәдең"

(К.Фәйзуллин)

© 2010-2022