План конспект библиографического урока Укучының мәдәни көндәлеге (1-4 классы)

Раздел Другое
Класс 4 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:



Татарстан Республикасы

Актаныш муниципаль районы

Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе

План конспект библиографического урока Укучының мәдәни көндәлеге (1-4 классы)

(башлангыч класс укучылары белән үткәрү өчен библиографик дәрес)

План конспект библиографического урока Укучының мәдәни көндәлеге (1-4 классы)

Мәктәп китапханәчесе : Фазуллина Гөлшат Хавил кызы





2015-2016 уку елы



  • Исәнмесез, хәерле көн, укучылар!

  • Исәнмесез!

  • Без бүген сезнең белән "Укучының мәдәни көндәлеге" журналы буенча сәяхәткә чыгарбыз, журнал гади түгел ул тылсымлы һәм без сезнең белән тылсымлы автобуска утырып сәяхәткә чыгарбыз (слайд1), сез сәяхәткә чыгырга әзерме?

  • Әзер...

  • Кузгалдык, әйдәгез.

Китапханәченең кереш сүзе.

(слайд 2) Проект Татарстан Республикасы Призеденты химаясендә ТР Мәдәният министырлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министырлыгы тарафыннан гамәлгә ашырыла.

Быел син үзеңнең сыйныфың яки әти-әниең белән күп кенә чараларның тамашачысы һәм катнашучысы булырсың, җирлекнең, районнарының ,Казанның,Татарстанның шәһәрләре һәм истәлекле урыннары белән танышырсың.

Һәр музейда, театрада,китапханәдә әлеге көндәлекнең аерым битләрендә махсус билге куйдыра һәм үзеңнең тәэсирләрең турында яза аласың.

  • 1тукталыш Минем Республикам темасына багышланган.

Укучылар , республикабызның символикаларын искә төшереп китик әле. (Гимн яңгырый.)
- Без нинди көй тыңладык? (Татарстан гимнын.)

- Гимнның көен кем язган? (Рөстәм Яхин.)

  • Дөрес укучылар, белешмә бирү(гимнның композиторы-Рөстәм Яхин, гимн музыкасы 1993 елның 14 июлендә кабул ителә. Текстның авторы -Рамазан Байтимеров, гимнның тексты 2013 елның 18 мартында кабул ителә). Мин бер шигырь укып узам, сүз нәрсә турында бара сез шул сорауга җавап әзерли торыгыз.

  • Шундый матур яшел төсе,
    Ул кызылы, ул агы.
    Җилферди Казан өстендә
    Безнең дәүләт флагы.

  • Сүз нәрсә турында барды, ул нинди төсләрдән тора һәр төс нәрсәне аңлата? (слайд3)

Татарстан Республикасы флагы . Флагның яшел төсе-яз яшеллеге, яңарыш;

Ак- чисталык, пакьлык төсе;

Кызыл- өлгергәнлек, көч,дәрт, тормыш символы.

Флагның авторы -ТР ның халык рәссамы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Тавил Хаҗиәхмәтов. Кабулитү көне:1993елның 29 ноябре.

  • (слайд4) Татарстан Республикасы гербы.

Флагның авторы- рәссам-монументалист, ТР Рәссамнар берлеге әгъзасы Риф Фәхретдинов, 1992 елның 7 февралендә кабул ителә. Татарстан гербындагы горур канатлы барс-республика бөеклеге символы,биредә яшәүче халыкларның яклаучысы. Гербта сүрәтләнгән кызыл кояш-якты киләчәккә ышаныч символы. Ак барсның алга күтәрелгән уң аягы Татарстанның яңарыш юлында хәрәкәт итүен аңлата. Канаттагы7 каурые җирдә һәм һавада яклау барлыкны гәүдәләндерә. Алтын төсе - Татарстан җиренең байлыгы, яшел төсе- рухи яңарыш, ак төс-уй-ниятләрнең сафлыгы.

  • Укучылар сез бу бүлектә нәрсәләр белдегез?

  • ...



  • 2 тукталыш - Мәдәни сәяхәт тукталышы .

Кадерле дустым! Татарстанның мәдәни тормышы бик бай һәм гаять мавыктыргыч:

Республикабызда күп кенә музейлар,театрлар, китапханаләр эшли. Әйдә әле тылсымлы автобуска утырып, мәдәни Сәяхәткә юл тотыйк. Кузгалдык!

1. Казанның Меңьеллык музее. (слайд5)

2. "Казан кремле" дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы. (слайд6)

3. Татарстан Республикасы милли музее. (слайд7)

4. Декоратив-гамәли сәнгать. (слайд8)

- 3 тукталыш - музейлар.

- Укучылар әйдәгез әле, музейда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшереп китик.

1. Зал буйлап тыныч кына йөр.

2. Пышылдап сөйләш. Беркайчан да, хәтта дустыңны чакырырга кирәк булганда да, кычкырма.

3. Исеңдә тот: күргәзмә яисә музей экспонатларына кул белән кагылу катгый тыела.

1. "Свияжск утрау -шәһәре" дәүләттарих-архитектура һәм сәнгать музее. (слайд10)

Свияжск уникаль шәһәренә Явыз Иван тарафыннан 1551 елда нигез салынган. Иң элек биредә,бары дүрт атна эчендә, хәрби ныгытма төзелә. Бүген ул,Болгар шәһәре кебек үк,ачык һавадагы музей булып тора.

2. Татарстанның табигать тарихы музее . (слайд11)

3. Габдулла Тукай әдәби музее. (слайд12)

4. Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгы. (слайд14)

5. Көнчыгыш төрбә. (слайд15)

6. Татарстан Республикасы дәүләт сынлы сәнгать музее. (слайд16)

7. Гаврил Державин исемендәге Лаеш төбәк музее. (слайд17)

8. Алабуга дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгының Надежда Дурова музей-утары. (слайд18)

- Бу бүлектә нинди музейларда сәяхәттә булдык.

- 4 тукталыш - театрлар.

Театрның өлешләре белән укучыларны таныштыру. Пәрдә, сәхнә, яктыртычлар, аркестр чокыры, партер, яруслар, балконнар. (слайд19)

  • Нәрсә ул театр этикеты?

Этикет (итагать) - ул үз-үзеңне тоту кагыйдәләре.

  • Театрда телефонны сүндерергә кирәк.

  • Спектакль барганда программканы яки шоколад кәгазен кыштырдатырга, ашарга һәм эчәргә ярамый. Бу башка тамашачыларга, бигрәк тә артистларга комачаулый.

  • Театрга алданрак килергә кирәк.

  • Артистларга чәчәк бүләк итү- аларның хезмәтен хөрмәтләү билгесе.

  • Чәчәкләрне спектакль тәмамланганнан соң, артистлар баш ияргә чыккач бүләк итәргә кирәк.

  • Сәяхәтебезне дәвам итәбез.

Муса Җәлил исемендәге татар дәүләр академия опера һәм балет Муса 1. 1. Җәлил исемендәге татар дәүләр академия опера һәм балет театры. (слайд20)

2. Федор Шаляпин исемендәге халыкара опера фестивале. (слайд21)

3. Рудольф Нуриев исемендәге халыкара классик балет фестивале. (слайд22)

4."Әкият" курчак театры. (слайд23)

5. Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры. (слайд24)

  1. Василий Качалов исемендәге Казан дәүләт академия рус зур драма театры. (слайд25)

  2. Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры. (слайд26)

  3. Алексей Баталов исемендәге Бөгелмә дәүләт рус драма театры. (слайд27)

  4. Әлмәт Татар дәүләт драма театры. (слайд28)

  • Татарстанның нинди театрлары белән таныштыгыз?

  • 4 тукталыш -әдәбият.

  • Әдәбият тукталышында без сезнең белән китапханәләргә сәяхәткә чыгарбыз.

  1. Татарстан Республикасы милли китапханәсе. (слайд29)

  2. Республика балалар китапханәсе. (слайд30)

  3. Александр Пушкин. (слайд31)

  4. Муса Җәлил. (слайд32)( шигырьләр уку)

  5. Габдулла Тукай. (слайд33) (шигырьләр уку)

  6. Абдулла Алиш. (слайд34)

  • Китапны куллану кагыйдәләрен искә төшерү.

  • Китапны чиста кул белән генә тот.

  • Ашаганда укыма

  • Китапны тышла һәм кыстыргыч куллан.

  • Китап эченә карандаш, ручка һәм башка калын предметлар кыстырма: аның тышы ертылыргамөмкин.

  • Китапка тамгалар салма, битләрен бөкләмә, рәсемнәрен кисмә.

  • Портфелеңә китапларны һәм дәреслекләрне төпсәләре белән сал.



  • Сәяхәтебез китапханәдә туктала. (Укучылар китаплар алалар, һәр укучыга Укучының мәдәни көндәлеге тапшырыла.) Чын сәяхәтне инде сез әти-әниләрегез белән дәвам итәрсез. Хәерле юллар!



© 2010-2022