Урок-игра по творчеству М. Магдеева

Раздел Другое
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Кеше китә - җыры кала.

(М. Мәһдиев иҗатына багышланган әдәби уен)

Максат:

1. М. Мәһдиев иҗаты буенча белемнәрне гомумиләштерү.

2. Темага бәйле рәвештә сөйләм телен камилләштерү һәм иҗади фикерләү осталыгын үстерү.

3. М. Мәһдиев иҗатына карата ихтирам һәм хөрмәт тәрбияләү.

Уен барышы.

1а.б. Кеше китә - җыры кала, диләр,
Бер җыр калсын әле бездән дә.
Ул җыр җанга шатлык булып керсен,
Кояш булып калсын йөзләргә.

2а.б. Җыр калдырыйк җирдә, нур калдырыйк,
Җырда калсын безнең гомерләр.
Безнең дөрләү, безнең януларны
Киләчәккә җырлар илтерләр.

1а.б. Хәерле көн, кадерле дуслар - туган телне сөюче, аның чишмәдәй саф үзенчәлекләрен күз карасыдай саклаучы, яшь буынга җиткерүче, күңел байлыгы өләшүче сүнмәс дәрт, бетмәс көч белән иҗади эшләүче хезмәттәшләребез һәм якын дусларыбыз! Бүген без сезнең белән Татарстанның халык язучысы М.Мәһдиевка багышланган әдәби кичәбезгә җыйналдык.

2а.б. Кичәбез әдәби уен формасында барачак. Безнең максат: М. Мәһдиевнең мирасын мәңгеләштерү, язучының талантын, каләм көчен яшь буынга җиткерү, автор күтәргән мәсьәләләрнең бүгенге көндә ге актуальлеген күрсәтү.

1а.б. Уеныбыз 5 өлештән тора.

  1. М. Мәһдиевның тормыш юлы.

  2. Иҗаты.

  3. Капитаннар ярышы.

  4. Серле тартма.

  5. Финал.

  1. Тормыш юлы.

  1. М. Мәһдиевнең әти-әнисенең исемнәре.

  1. Габделгаяз - Бибисара

  2. Абдуллаҗан - Зөһрә

  3. Сөнгатулла - Бибирабига

  4. Габдулла - Гөлйөзем



  1. Әтисенең тәрбия өлкәсендәге 3 таләбе:

  • Ялганлама. Тик дөресен генә сөйлә.

  • Урлама. Кеше малына, дәүләт милкенә кагылма.

  • Укытучы алдында белгәнеңне яшермә. Бераз белсәң, кул күтәр. Укытучы үзе сиңа ярдәм итәр.



  1. Кечкенә Мөхәммәт әтисенең китапханәсендә кем әсәрләрен укырга яраткан?

  1. Г. Тукай, Ф. Әмирхан, Л. Толстой

  2. А. Пушкин, Г. Тукай, М. Лермонтов

  3. С. Есенин, М. Җәлил, А. Пушкин

  4. М. Җәлил, А. Алиш, Г. Тукай



  1. М. Мәһдиев 1950-1954 нче елларда кайда хезмәт итә?

  • Балтыйк хәрби диңгез флотында.



  1. Сөнгатулла абыйның яраткан җөмләсен дәвам итегез:

"Егетнең иң шәбе - ..."

  1. Әти -әнисен хөрмәт иткәне

  2. Дусларын ташламаганы

  3. 70 төрле һөнәр белгәне

  4. Солдат хезмәте узганы



  1. М. Мәһдиев ни өчен үзенең туган көнен яратмаган?



  1. 1947 нче елда М. Мәһдиев Сеҗе мәктәбендә кем булып эшли?

  1. Пионервожатый

  2. Татар теле укытучысы

  3. Физкультура укытучысы

  4. Завхоз



  1. М. Мәһдиевнең хатынының һәм балаларының исемнәре? (Лилия, Гәүһәр, Искәндәр)



  1. Рәсемдәге танылган шәхесләрнең исемен атагыз. (М. Мәһдиев, Ә. Еники, А. Гыйләҗев, М. Вәлиев)



  1. М. Мәһдиевнең музее кайда урнашкан? (Гөберчәктә)



  1. М. Мәһдиевкә 1990нчы елда нинди премия бирелә?(Г. Тукай премиясе)



  1. Иҗаты.

  1. Санап үтелгән әсәрләрнең кайсысы М. Мәһдиевнеке түгел?

  1. Фронтовиклар

  2. Тапшырылмаган хатлар

  3. Торналар төшкән җирдә

  4. Бәхилләшү



  1. Санап үтелгән М. Мәһдиев әсәрләренең кайсысы укытучылар һөнәрен яктырта:

  1. Торналар төшкән җирдә

  2. Бәхилләшү

  3. Ут чәчәге

  4. Фронтовиклар



  1. Нинди әсәрләре өчен Мәһдиевкә Г. Тукай премиясе бирелә?

  1. "Кеше китә - җыры кала", "Торналар төшкән җирдә", "Бәхилләшү"

  2. "Фронтовиклар", "Яз чәчәге", "Мәңгелек яз"

  3. "Без - 41нче ел балалары", "Ут чәчәге", "Каз канатлары"



  1. М. Мәһдиевнең язган иң беренче зур әсәре?

("Без - 41нче ел балалары")



  1. "Без - 41нче ел балалары" әсәрендә рус теле дәресе вакытында, Мәскәү татары ни өчен һәм кемгә карата "Май чүлмәге тышыннан билгеле" дигән мактау сүзе әйтә.

(Әркәшәгә, атлар турындагы белемнәре өчен)



  1. Мәскәү татарының исеме ничек һәм аңа ничә яшь? (Хәлил Фәтхиевич, 60 яшь)



  1. Рус әдәбияты дәресендә Мәскәү татары иң беренче нинди әсәр укый?

("Слово о полку Игореве")



  1. Зоология дәресендә ата кара тараканның кан әйләнешен сөйләгәндә кем җафаланып бетә?

(Әркәшә)

  1. Капитаннар ярышы.

(1нче капитанга)

  1. М. Мәһдиевның туган авылы? (Гөберчәк)

  2. Туган елы. (1930)

  3. 1959 елда КДПИда нинди бүлек тәмамлый? (тарих)

  4. Ничәнче елда аңа "Татарстан республикасының халык язучысы " исеме бирелә? (1993)

  5. Кайда вафат була? (Казанда)

  6. Әркәшәнең фамилиясе? (Пермяков)

  7. Рәсем укытучысының исеме? (Иван Георгиевич)

  8. Немец теле дәресендә кем "плантэжэ" сузен укый алмыйча интегә? (Гыйззәтуллин)

  9. Җыр дәресендә нинди җыр өйрәнәләр? ( "Ой ты, зимушка - зима")

  10. Укучы кызларның фамилияләре? (Баязитова)

(2нче капитанга)

  1. М. Мәһдиевның туган районы? (Арча)

  2. Туган көне? (1 декабрь)

  3. Аңа Тукай премиясе ничәнче елда бирелә? (1990)

  4. М. Мәһдиев ничәнче елда вафат була? (1995)

  5. 1990нче елга кадәр кайда өлкән ассистент, аннары доцент булып эшли? (КДУ)

  6. Зоология укытучысының исеме? (Исмәгыйль)

  7. Немец теле дәресендә нинди текст укыйлар? (Колаямбу)

  8. Гыйззәтуллин нинди терминны "Елга Хәмидулла анасы" дип атый? (елга хламидоманадасы)

  9. Әлтафи нинди илдә "хуш исле тәмәке" үстерә? (Гренландиядә)

  10. 20 елдан соң Аркадий Павлович кем булып эшләячәк? (мәктәп директоры)

  1. Серле тартма.

(тартмада нәрсә икәнен белергә кирәк)

" Мин, сеңлем үлгәч, гаиләдә төпчек бала булып калдым. Авыр шартларда, авыр елларда туганлыктан, ахрысы, әни мине башка балаларына караганда күбрәк ярата, күбрәк якын итә иде. Һәрхәлдә, миңа шулай тоела иде. Сәкегә тезелеп чәй эчкәндә, мин самавыр артына, әни кул астынарак урнашам. Кеше-кара күрмәгәндә әни миңа шыпырт кына чәйгә дигән сыйны каптыра, ләкин моны апалар күреп ала һәм һәрвакыт "иркә малаеңны иркәлисең" дип тавыш чыгара. Ә ул каптырган сый безнең өйдә бик кыйммәтле ризык булып саналды, чөнки йөз ун хуҗалыклы авылда аны табу чыганагы бары бездә генә юк иде."

Сүз нинди сый турында бара?

  1. ФИНАЛ.

С Ө Н Г А Т У Л Л А сүзендәге хәрефләрне кулланып, мөмкин кадәр күбрәк сүзләр төзергә.

1 а.б. Шуның белән уеныбыз тәмам. Күргәнебезчә, укучылар язучыбыз Мөхәммәт абыйның үлемсез әсәрләрен яратып укыйлар, халыкчан әдәби геройларын күңел түрендә саклыйлар.

2 а.б. Игътибарыгыз өчен рәхмәт. Киләсе очрашуларга кадәр.


© 2010-2022