Фәнни-эзләнү эше Фатих Әмирхан иҗатында хатын-кызның аянычлы язмышы

Раздел Другое
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы

Алат урта гомуми белем мәктәбе



Фәнни-эзләнү эше

Тема: Фатих Әмирхан иҗатында хатын-кызның аянычлы язмышы.



Җитәкче__________Төхвәтуллина Зөләйха Габделбәр кызы.

I категорияле татар теле

һәм әдәбияты укытучысы

Укучы_____________10 нчы сыйныф укучысы

Төхвәтуллина Айгөл Линар кызы.

2012 нче ел.

Эчтәлек

Кереш...................................................................................................... 3-4 бит

Төп өлеш.

Фатих Әмирхан иҗатында хатын-кызның аянычлы язмышы........... 5-8 бит

1. Бөркәнчек астындагы язмыш............................................................5-6 бит

2. Богауланган мәхәббәт........................................................................7-8 бит

Йомгаклау............................................................................................... 9-10 бит

Әдәбият исемлеге................................................................................... 11 бит

Кушымта.................................................................................................









Кереш

Татар әдәбияты классигы Фатыйх Әмирхан - мәдәният тарихыбызда лаеклы урын тоткан иң күренекле шәхесләрнең берсе.

Хатын-кызның аянычлы язмышы темасы Ф.Әмирхан иҗатында зур урын алып тора. 1909 елда язучының "Татар кызы" исемле әсәре дөньяга чыга. Татар кызы - җыелма образ. Әсәр түбәндәгечә башлана: "Туды... Туганда ул кеше иде..." [2,233]. Әйе, татар кызы алты яшенә кадәр ир балалар белән тигез хокуклы кеше була. Әмма, җиденче яшькә чыккач, гореф-гадәтләр аны үзенә буйсындыра башлый. Кыз балаларга малайлар белән уйнау, аралашу чикләнә. Моңа, гадәттә, каршылык күрсәтеп булмый. Чөнки яшәү кануннары шуны таләп итә. Алар инде белем алу мәсьәләсендә дә аерыла башлыйлар. Ир балалар мәдрәсәдә укый, татар кызын мулла хатынына бирәләр, чөнки ир балалар белән бергә укырга ярамый.

Татар кызы, ул вакытлардагы кануннар буенча, дүрт стена эченә бикләнгән килеш кияү көтеп утыра башлый. Бервакыт аны үзе белмәгән берәүгә ярәшәләр. Ник шулай? Чөнки җәмгыятьтәге тәртипләр шундый.Чынлап та, татар кызы үз гаебе аркасында шушындый хәлгә төшәме? Һич юк. Киресенчә, ул ирләр белән бер хокуклы булып, ирекле һәм бәхетле яшәргә тели. Әмма аның иреген чикли торган сәбәпләр бар. Нинди сәбәпләр соң соң ул? Шушы сорауга җавап бирү өчен без Фатих Әмирхан иҗатына мөрәҗәгать иттек.

Фәнни-тикшеренү эшебезнең темасын " Фатих Әмирхан иҗатында хатын-кызларның аянычлы язмышы "дип атау бер дә очраклы түгел, әләттә. Минем, 11 нче сыйныфны тәмамлагач, мәдрәсәгә барып, дини белем аласым, гарәп телен өйрәнәсем килә. Моның өчен мин төрле догалар ятладым, намаз укырга өйрәндем. Төрле чыганаклардан, хәзерге көндә мөселман кызлары үз-үзләрен ничек тотарга тиешлеге турында, мәгълүмат тупладым . Ә бер гасыр элек мөселман кызлары ничек яшәгән соң? Бу сорауга җавап бирү өчен без Фатих Әмирхан иҗатын сайлап алдык.

Бу теманы без актуаль дип саныйбыз, чөнки хәзерге көндә яулык киеп, намазга басучы кызларыбыз көннән - көн арта. Без һәрберебез үзебезнең тарихны яхшы белергә, аннан гыйбрәт алырга, хаталарны төзәтергә тиешбез.

Бу теманы сайлавыбызның төп максаты - әдип иҗатындагы хатын-кызларның аянычлы язмышын тикшерү. Моның өчен Фатих Әмирханның берничә әсәрен сайлап алып, шулар аша татар хатын-кызларын аянычлы язмышка дучар итүче сәбәпләрне ачыклау, Коръән белән чагыштыру, мисаллар ярдәмендә аңлатып бирүне төп бурычыбыз итеп саныйбыз.

Бу бурычка ирешү юлында безгә язучының иҗаты, тормышы турында язылган байтак истәлекләр, мәкаләләр белән танышырга туры килде. "Фатих Әмирхан турында истәлекләр" җыентыгы - шуларның берсе. Аның турында дуслары, туганнары һәм аны күреп белгән замандашларының истәлекләре тупланган әлеге китап әдипнең тууына 100 ел тулу уңае белән чыгарылган. Ф.Әмирханның бөтен тормышы чагылыш тапкан бу китапта без үзебезне кызыксындырган бик күп сорауларга җавап таптык.

Эш барышында кулланылган методлар: эзләнү, чыганаклар анализы, синтез, күзәтү.

Эшнең структурасы.

Фәнни эшебез кереш, төп өлештән, йомгаклаудан, әдәбият исемлегеннән һәм кушымтадан (презентация) тора.



Төп өлеш.

Ф. Әмирхан иҗатында хатын-кызларның аянычлы язмышы.

1.Бөркәнчек астындагы язмыш.

Ф. Әмирхан иҗатында хатын-кызларның аянычлы язмышы темасы игътибар үзәгендә тора. "Татар кызы" исемле публицистик нәсере белән әдип бу теманы калку итеп куя. Монда шәхеснең (бу очракта хатын-кызның) иҗтимагый тирәлеккә сәбәпле бәйләнеше публицистик планда яктыртыла, ләкин әле конкрет шәхес күрсәтелми. "Рәхәт көн" (1910), "Хәят" повестенда исә татар кызы исеме һәм характеры булган конкрет шәхес рәвешендә хәрәкәт итә.

Фатих Әмирхан " Татар кызы "әсәрендә бер татар кызы язмышы турында гына сүз алып бармый, бәлки бөтен Шәрык хатын - кызларының фаҗигале язмышын тасвирлый. Татар кызы, Гайниҗамал, Хәят һәм Фатих Әмирханның бик күп хатын- кыз образлары- бөркәнчек астында яшәүче татар кызлары.

Татар кызына бөркәнчекне 13 яше тулгач кидертәләр." - Кызым, сиңа унөч тулды. Бүгеннән башлап, кабереңә кергәнче, башыңа шушы нәрсәне бөркәнеп йөрерсең !"*- ди аңа әнисе. 15 яшеннән аңа урамга чыгып йөрү тыела.

Ә " Рәхәт көн " дәге Гайниҗамалның хәле татар кызы белән чагыштырганда, аз гына яхшырак. Ул сирәк кенә булса да, Ташаяк ярминкәсенә бара ала. Автор Гайниҗамалны түбәндәгечә киендерә : "Гайниҗамал киенеп тә бетерде: көннең эсселегенә карамыйча, башына калынрак кына шәл бөркәнде, хәтта ак юллы чапанын да кулына алды." ** Бу юллар белән автор татар кызларының ни дәрәҗәдә мескен икәнлекләрен күрсәтә. Шушы эсседә, калын шәл өстеннән, ул әле чапан да бөркәнергә мәҗбүр. Чөнки, урамнан барганда, Гайниҗамал ир заты күрүгә, йөзен яшерергә тиеш була.

Ә менә Хәят беренче карашка мөселман кызына бер дә ошамаган. Ул урта

хәлле сәүдәгәр гаиләсендә туа, чагыштырмача иркен үсә, Европача киенә, русча

_________________________________________

*Фатих Әмирхан.Сайланма әсәрләр.-Казан :Татарстан Республикасы "Хәтер"нәшрияты(ТаРИХ ),2002.- 238 нче бит.

** Фатих Әмирхан.Сайланма әсәрләр.// Шунда ук.- 246 нчы бит.

чиста сөйләшә, танцыга һәм тетрларга йөри. Үз- үзен иркен тотуга карамастан, Хәят Лизаларга барганда, еш очраган татарлардан йөзен качыра барырга тиеш була.

Бу күренешне Фатих Әмирхан бик оста сурәтли : " Бу эш өйрәнгән Хәят өчен әллә никадәр авыр эш түгел ; аның кулчыгы , күзләр бер татарны күрү белән, хәзер үзен-нән-үзе күтәрелә дә шәлнең бер чите белән йөзенең өч чирек өлешен каплый бара; хәтта күп вакытта Хәят үзе кулының бу эшне эшләп өлгергән икәнен сизми дә кала иде *".

Күргәнегезчә , мөселман ирләреннән йөз качыру процессы һәр өч әсәр өчен дә уртак вакыйга булып тора. Бу күренеш кеше табигатенә кечкенәдән үк салынган. Тик ни сәбәпле? Мөселман хатын-кызларының башларына яулык , шәл ябынып йөрүләре аңлашыла .Ләкин аларның йөзләрен качырулары Корьәнгә бик үк туры килеп бетми , чөнки Аллаһы Тәгалә иңдергән Корьәндә : "Хатын- кызларның кул белән йөзләреннән башка булган урыннарын ачмаска тиешлекләре , йөзләрен , ике кулларын (беләзеккә кадәр ), аякларын (тубык сөягенә кадәр) ачсалар ярый "** - диелә.("Нур" сурәсе , 31 нче аять ). Күрәсең , ул чорда татар халкы Урта Азиядә яшәүче мөселманнардан үрнәк алган.

Ә Урта Азиядә яшәүчеләр ни өчен пәрәнҗә кигән? Хикмәт нәрсәдә соң? Бу сорауга җавапны мин " Мөселман календары "ннан таптым.Анда: " Мәгълүм булганча , Урта Азиянең эссе чүлле җирләрендә табигать бик тә үзенчәлекле : кояш нык кыздыра , шул чакта аның ультрамиләүшә нурлары да җиргә көчлерәк үтеп

керәләр һәм кешенең тәненә нык тәэсир итәләр.Ул заманнарда да кояштан сакланыр өчен пәрәнҗәгә охшаган киемнәрне хатын-кызлар кигәндер дип фараз итә алабыз " ***,- дип яза табиб Нәкыйп Каштанов.

__________________________

*Фатих Әмирхан.Сайланма әсәрләр.-Казан :Татарстан Республикасы "Хәтер"нәшрияты(ТаРИХ ),2002.- 238 нче бит.

**Фатиха.Татар мөселман балалары өчен календарь . " Татмедиа "ААҖ филиалы "Иделҗ - Пресс" полиг-рафия -нәшрият комплексы, 2011.-30 нчы октябрҗ бите.

*** Татар мөселман календаре.Татарстан газета- журналлар нәшрияты типографиясе,1996 .- 18 нче июль бите.

2.Богауланган мәхәббәт.

Һәрбер хатын- кызга хас булганча, безнең геройлар да гашыйк булалар, яраталар. Хәят беренче тапкыр Казан университеты студенты Михаилга гашыйк була. Ләкин, мәхәббәттән очынган Хәятны Кара көч "акылына китерә " : Михаил рус егете ич ! Ягъни татар кызына рус егетләре белән аралашу рөхсәт ителә, ә кияүгә чыгу тыела. Икенче тапкыр инде аның күңелен Мәскәү университеты студенты Гали Арсланов яулый.Әмма Кара көч тагын аркылы төшә : татар кызы мөселман егетләре белән үзе теләгәнчә аралашырга тиеш түгел. Хәят та үз язмышына буйсына. Ә Гали Арсланов Мәскәүдә яшәгәнлектән, татар кызлары турында рус китапларыннан гына укып белә, һәм аларны кабыгына яшеренеп ята торган әкәм- төкәмнәр шикелле генә күз алдына китерә. Ә шәһәрнең клубында ,үз-үзләрен рус кызлары кебек үк иркен тота ала торган татар кызларын күргәч, болар аңа бөтен мөселман хатыннарының коллыктан котылуының алдынгы галәмәтләре булып күренәләр .

"Рәхәт көн " әсәрендә дә Гайниҗамалның еш гашыйк булганын күрергә була. Ул башта җитү чәчле Закирны ярата , аннары татлы сүзле приказчикның сүзләренә эреп китә . " Татар кызы "әсәрендә исә төп героиня тәрәзә яныннан үтеп киткән һәрбер кешегә : кәкре аяклы кибетчегә , бөкрәйгән татар шәкертенә , чалма кигән мәхдүмгә , кыңгыр бүрекле байбәтчәгә гашыйк була . Аны аңларга да була , ул бит әтисеннән башка бер генә ир заты да күрмәгән.

Рәхимә абыстай Галине кызлары белән таныштырудан баш тарткач , ул рус кызлары белән таныша , алар белән бергә йөри. "Нәрсәгә миңа татаркалар ? Яшәсеннәр марҗа кызлары !"-ди ул. " Рәхәт көн " әсәрендә дә без татар егете Закирның марҗа белән йөрүен күрәбез . Нинди ялган кануннар , нинди тәрбия булган соң ул ? Марҗалар белән йөрергә яраган, ә татар кызлары белән юк. Татар кызларына рус егетләре белән аралашырга яраган , ә мөселман егетләре белән юк. Катнаш никахның ул чорда ук башланганын бу әсәрләрдән бик яхшы күрергә була.

Ә хәзер , әйдәгез әле , бүгенге көнгә әйләнеп кайтыйк. Мөселманнар арасында , мәхәббәт мәсьәләсенең торышы ничек соң ? Моңа җавап эзләп мин тагын " Мө-селман календары" нда актарындым . Календарьда "Мөхәммәдия " мәдрәсәсенең 1 нче курсында укучы кызларга "- Сез ничек егетләр белән йөрисез ?" - дигән сорау бирелгән. Аларның җаваплары : "-Әгәр янында дустымы , туганымы булса , кызга егет белән сөйләшергә ярый. Егет кызны ошатып йөри икән, ул аның кайда торганын белергә һәм очрашасы килгән очракта өенә килергә тиеш . Мөселман кешесе белән генә дуслашу мәҗбүри. Әгәр танышкан егетең намаз укымый икән , синең белән пар буласы килсә , ул намаз укырга өйрәнергә тиеш " *.

Бер гасыр үтүгә карамастан , Коръәнгә бернинди дә үзгәрешләр кертелмәде.

Ләкин нидән шундый аерма соң ? Минем уйлавымча , татар хатын-кызларын аянычлы язмышка илтүче төп сәбәп- шул чор кешеләренең шәригать законнарын тар аңлаудан туган гаилә тәртипләре.

Татар халкының тормыштан артта калган булуы, наданлыгы " Хәят " повестенда бигрәк тә ачык күренә. Әсәрдә, дини пәрдә артына яшеренеп , халыкның томаналыгыннан, кануннар белмәвеннән файдаланып, төрле ялгыш фикерләр таратып яткан руханилар, абыстайларның чын йөзе ачыла. Хәятка дини белем биргән Мәлихә абыстайны Фатих Әмирхан тулысынча фаш итә : "Мәлихә абыстайның тырышлыгы бушка җуялмады : Хәятка -каршы сөйләү һәм шик итүне күтәрми торган , дини вә дөньяви бер караш бирде дә шушы нәрсәдән дөрес , болардан туры вә болардан кирәкле нәрсәләр дөньяда юк инде дигән фикер урнаштырды "дип яза ул. Мөгаллимә китапларны үзе дә ярым - йорты гына аңлый, һәм үзе аңлаганча башкаларны да өйрәтә . Ә халык дин кешеләренә сукырларча ышана.

" Очерк Ф. Әмирханның урта гасырчылыктан калган яшәеш рәвешен, халыкның наданлыгына, артта калганлыгына, хәерчелегенә сәбәп булган феодализм калдыкларын, аларны саклап торучы ишан, муллаларны күралмавын, аларны тормышның һәр ноктасыннан кысырыклап чыгарырга, тизрәк юк итәргә теләвен аеруча бер көч белән күрсәтә. Әсәрнең үзәгендә - «Кара көч», әнә шул искечә яшәеш рәвеше, «Ата», «Ана», «Татар кызы» кебек җанлы курчакларны эшләп чыгара торган фабрика." **- дип язды Р.М. Нуруллина үзенең бер мәкаләсендә.

__________________________________

* Татар мөселман календаре.Татарстан газета- җурналлар нәшрияты типографиясе,1996 .- 18 нче июлҗ бите.

** Нуруллина Р.М. Тарих яза каләмем... - Казан: Казан дәүләт университеты, 2009. - 336 бит.

Йомгаклау.

Фатих Әмирхан иҗатында татар кызының язмышын сурәтләгән нинди генә әсәрен алма, барысы да аянычлы бетә. Татар кызы үз гаебе аркасында шушындый хәлгә төшәме? Һич юк. Киресенчә, ул ирләр белән бер хокуклы булып, ирекле һәм бәхетле яшәргә тели. Әмма аның иреген чикли торган сәбәпләр бар. Нинди сәбәпләр соң ул? Шушы сорауга җавап бирү өчен без Фатих Әмирхан иҗатына мөрәҗәгать иттек.

Эш барышында без төп максатыбызга ирештек, әдип иҗатындагы хатын-кызларны аянычлы язмышка китерүче төп сәбәпләрне ачыкладык. Моның өчен Фатих Әмирханның берничә әсәрен сайлап алып, шулар аша татар хатын-кызларының киенү, яшәү рәвешләрен, гыйшык мәсьәләсен тикшердек, Коръән белән чагыштырдык, мисаллар ярдәмендә аңлатып бирдек.

Беренчедән, Татар кызы, Гайниҗамал, Хәят һәм Фатих Әмирханның бик күп хатын- кыз образлары- бөркәнчек астында яшәүче татар кызлары. Шуңа күрә без бу бүлекне "Бөркәнчек астындагы язмыш " дип атадык. Тикшеренүләрдән күренгәнчә , мөселман ирләреннән йөз качыру процессы һәр өч әсәр өчен дә уртак вакыйга булып тора. Ләкин аларның йөзләрен качырулары Коръәнгә бик үк туры килеп бетми, чөнки Аллаһы Тәгалә иңдергән Коръәндә : "Хатын- кызларның кул белән йөзләреннән башка булган урыннарын ачмаска тиешлекләре , йөзләрен , ике кулларын (беләзеккә кадәр ), аякларын (тубык сөягенә кадәр) ачсалар ярый *" - диелә.("Нур" сурәсе , 31 нче аять ).

Икенче бүлекне без богауланган мәхәббәт дип атадык, чөнки һәрбер хатын- кызга хас булганча, безнең геройлар да гашыйк булалар, яраталар. Ләкин һәрбер очракта да, мәхәббәт тарихы уңышсыз тәмамлана.Чөнки татар кызларына рус егетләре белән аралашырга ярый, ә кияүгә чыгарга ярамый. Мөселман егетләре белән дә үзе теләгәнчә аралашырга тиеш түгел.

Тикшеренүләрдән күренгәнчә , шәригать законнары буенча, әгәр янында дустымы, туганымы булса , кызга егет белән сөйләшергә ярый. Егет кызны ошатып йөри икән, ул аның кайда торганын белергә һәм очрашасы килгән очракта өенә килергә тиеш . Мөселман кешесе белән генә дуслашу мәҗбүри. Әгәр танышкан егетең намаз укымый икән , кыз белән пар буласы килсә , ул намаз укырга өйрәнергә тиеш.

Йомгаклап шуны әйтәсе килә, хатын-кызның фаҗигале язмышында урта гасырчылыктан калган яшәеш рәвеше, халыкның наданлыгы, артта калганлыгы, шәригать законнарын тар аңлаудан туган гаилә тәртипләре гаепле.

Фәнни эшебез кереш, төп өлештән, йомгаклаудан, әдәбият исемлегеннән һәм кушымтадан (презентация) тора. Әдәбият исемлеге 7 чыганакны үз эченә алган.

Замандашы Җамал Вәлиди әдипкә вафатыннан соң ук мондыйрак бәя биргән иде: "Ф.Әмирхан - татар әдәбияты тарихында гына түгел, бөтен татар иҗтимагый тарихында иң күренекле урын тоткан, вакыты буенча кечкенә, ләкин әһәмияте буенча чиксез булган бер буынның үзәгендә торган кеше. Ул бу буынны мәдрәсә дигән өйдән алып чыгучы, татар әдәбияты күгендә беренче очу тәҗрибәләрен ясаучы иде ... Бүген безнең арабыздан югалган Ф.Әмирханыбызны мин, рөхсәт итсәгез, мәшһүр немец шагыйре Генрих Гейне белән янәшә куяр идем" .





Әдәбият исемлеге

1. Әмирхан Ф. Сайланма әсәрләр. - Казан : Татарстан Республикасы "Хәтер" нәшрияты (ТаРИХ ), 2002.- 238 нче бит.

2. Фатиха.Татар мөселман балалары өчен календарь . " Татмедиа "ААҖ филиалы "Идель - Пресс" полиграфия -нәшрият комплексы, 2011.-30 нчы октябрь бите.

3.Татар мөселман календаре.Татарстан газета- журналлар нәшрияты типографиясе, 1996 .- 18 нче июль бите.

4. Нуруллина Р.М. Тарих яза каләмем... - Казан: Казан дәүләт университеты, 2009. - 336 бит.

5. Фәрит Бәшир. Сөйлә, каләм! Әдәби уйланулар, тәнкыйть мәкаләләре, рецензия-ләр. - Казан: Татар.кит.нәшр., 2001. - 143 б.

6. Нуруллин И. Фатих Әмирхан. - Казан: Тат. кит. нәшр., 1988. - 279 б.

7. Фатих Әмирхан турында истәлекләр. - Казан: Тат. кит. нәшр., 1986. - 192 б.









Фәнни-эзләнү эше Фатих Әмирхан иҗатында хатын-кызның аянычлы язмышы

© 2010-2022