Образец технологической карты по татарскому языку

Раздел Другое
Класс 5 класс
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

5 сыйныфта үткәреләчәк татар теле

дәресенең технологик картасы (үрнәк)

Укытучы

Закирова Алия Фәрит кызы

Предмет

Татар теле

Тема

Фразеологик әйтелмәләр

Планлаштырыла торган нәтиҗәләр

Предмет: фразеологик әйтелмә төшенчәсенең мәгънәсенә төшенү; фразеологизм (тотрыклы сүзтезмә) төшенчәсенең эчтәлеген белү; тексттан таба белү, мәгънәләрен аңлата белү; русчага тәрҗемә итә белү.

Метапредмет: фразеологик әйтелмәләрне эзли, сөйләмдә куллана белү; тексттан фактик мәгълүматны табу.

Шәхескә бәйле: кеше тормышында фразеологик әйтелмәләрнең тоткан урынын аңлау; татар теленең байлыгын аңлау, сөйләмне камилләштерергә омтылу.

Дәреснең тибы

Яңа белемнәрне үзләштерү

Төп төшенчәләр

Фразеологик әйтелмә, тотрыклы сүзтезмә, күчерелмә мәгънә, образлылык

Предметара бәйләнеш

Рус теле, әдәбият

Эшне оештыру

Фронталь, индивидуаль, төркемдә, парларда

Дәрес этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Универсаль уку гамәлләре

(УУГ)

Оештыру

Мотивлаштыру

(1-2 минут)

Уңай психологик халәт яки эш атмосферасы тудыра

Сыйныф эшкә әзерләнә

- бер-береңә һәм укытучыга хөрмәт хисе (ш.к.)

- үз уңышсызлыкларыңның сәбәпләрен ачыклау (ш.к.)

- дәрескә әзерлеккә үзбәя бирү (ш.к.)

- сыйныфташлар, укытучы белән хезмәттәшлек итү (к)

Белемнәрне актуальләштерү

Укучыларның белем дәрәҗәләрен, укучыларга авыр булган сорауларны ачыклый

Уку эшчәнлегенең аерым төрләрен активлаштыру максатыннан биремнәрне үтиләр

- анализлау, чагыштыру, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау (т.б.)

- хаталарны табу, төзәтү (р)

- уку хезмәттәшлеген планлаштыру (к)

- үз фикереңне әйтә белү (к)

Проблемалы ситуация булдыру.

Уку мәсьәләсен кую

Укучыларның белемнәрен активлаштыра, проблемалы ситуация тудыра.

Максат куялар, дәреснең темасын формалаштыралар (конкретлаштыралар)

- планлаштыру (р)

- максат кую (р)

- фаразлау (р)

- күзәтү нигезендә нәтиҗә ясау (р)

Проблеманы (авырлыкны) чишү проектын төзү

Проблеманы чишү юнәлешен күрсәтә

Максатка ирешү планын төзиләр, алгоритмны билгелиләр

- уку мәсьәләсен чишү юлларын эзләү, логик яктан аңлату (т.б.)

Белемнәрне беренчел ныгыту

Белемнәрне беренчел ныгыта

Алгоритмны кабатлап, типик биремнәрне үтиләр

- фразеологик әйтелмәләрне мөстәкыйль рәвештә билгеләү, аларны ирекле сүзтезмәдән аера белү (предм.)

- чагыштыру, төп төшенчәләрне аеру (т.б.)

- төркемнәрдә, парларда эшләү (к)

- башкаларның фикерен исәпкә алу (к)

- хезмәттәшлек итү (к)

Ял минуты

Мөстәкыйль эш

Яңа белемнәрне куллану эшчәнлеген оештыра

Мөстәкыйль эшне башкаралар, үрнәк белән чагыштырып, үзләрен тикшерәләр

- иҗади характердагы бирем (ш.к.)

- төзәтмәләр кертү (р)

- бәяләү һәм контроль (р)

Рефлексия (дәреснең нәтиҗәләре), бәяләү, үзбәя

Өй эше биремен аңлата. Рефлексия оештыра. Һәр укучының максатка ирешү дәрәҗәсен билгели. Укучыларның дәрестәге эшен бәяли.

Өй эше биременең аңлашылмаган өлешен ачыклыйлар, сайлап алалар. Өй эшен сайлап алалар. Үзләренең эшчәнлекләренә бәя бирәләр, максат һәм нәтиҗәләрне, аларның туры килү дәрәҗәсен чагыштыралар.

- дифференциацияләнгән бирем (сайлап алынган) (т.б.)

- үзбәя бирү (ш.к.)

-үз уңыш уңышсызлыкларының сәбәпләрен ачыклау (ш.к.)



© 2010-2022