Разработка урока Госман Бакир Кинога барганда

Раздел Другое
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема: Госман Бакир "Кинога барганда"

(6 сыйныф, рус төркеме өчен татар әдәбияты дәресе эшкәртмәсе)

Дәреснең максаты:Укучыларны Г.Бакирның "Кинога барганда" исемле хикәясе белән таныштыру; логик фикерләү сәләтен, бәйләнешле сөйләм телен үстерү; укучыларда кешелеклелек, шәфкатьлелек, ярдәмчел булу, олыларга, тирәбездә яшәүчеләргә ихтирам тәрбияләү.

Дәресне җиһазлау:Госман Бакир портреты; Р.З.Хәйдәрова, З.Р.Нәҗипова "Татар теле"дәреслеге; мультимедиа, интерактив такта;

Дәреснең тибы: яңа материал өйрәнү

Дәреснең планы:

I.Дәресне оештыру. Уңай психологик халәт тудыру.

II. Өй эшенең үтәлешен тикшерү

III. Актуальләштерү

IV. Яңа материал аңлату

V. Хикәя белән танышу

  • сүзлек эше

  • текстны уку

  • сорауларга җавап бирү

VI. Ял итү минуты

VII.Яңа материалны ныгыту

VIII .Йомгаклау, рефлексия

IX.Өйгә эш бирү

Дәрес барышы

I. Дәресне оештыру. Уңай психологик халәт тудыру.

-Һәр дәрестә куллана торган кагыйдәләрне искә төшерик әле. Дәрестә сезнең сөйләмегез, җавапларыгыз нинди булырга тиеш?

- Мин сездән дөрес җаваплар, уйлап әйтелгән матур фикерләр көтәм. Дәрестә сезгә уңышлар телим.

II. Өй эшенең үтәлешен тикшерү.

-Үткән дәрестә без нәрсә өйрәндек? Нинди хикәя белән таныштык?

-Әйе бик дөрес. Үткән дәрестә без сезнең белән "Сашаның дуслары" дигән хикәя белән танышкан идек (134-135 битләр). Сезгә өй эше итеп 3 малайның да чын дус булуын күзаллап хикәяне үзгәртеп язып килергә иде.

-Әйдәгез берничә укучы безгә үзенең хикәясен укып китсен әле.

-Ә без игътибар белән аларны тыңлыйк, үз фикерләребезне әйтергә әзерләник.

(укучыларның җаваплары тыңланыла)

- Әйе, Сашаның дуслары бик күп, ләкин чын дусты аның берәү генә. Ул-Азат. Азат яңа уен алырга дип җыйган акчасын дустына бирә. Ул шулай итеп үзенең дустына авыр вакытта ярдәм кулы суза.

III. Актуальләштерү

- Укучылар, игелекле, олы йөрәкле, гадел, саф күңелле, намуслы, эчкерсез, сабыр булу- әдәпле кешене бизи торган сыйфатлар. Игелекле, мәрхәмәтле кешенең йөзеннән һәрчак шатлык нуры бөркелеп тора. " Ә нинди кеше мәрхәмәтле була соң?" дигән сорауга һәрвакыт кешеләргә ихтирамлы, беренче чиратта, башкаларга ярдәм итәргә әзер булучы дияр идем.

IV. Яңа материал аңлату.

-Мәрхәмәтлелек темасын дәвам итеп бүген без сезнең белән " Кинога барганда" исемле хикәя белән танышачакбыз.

-Бу хикәянең авторы Госман Бакир. Айрат язучының биографиясен сөйләргә әзерләнеп килде. Хәзер сүзне аңа бирәбез. Сезнең игътибарыгызга автор турында кыскача гына белешмә.

Госман Фәтхулла улы Бакиров 1896 елның 12 мартында Татарстан Республикасының Арча районы Югары Курса авылында туа. Туган авылындагы мәдрәсәне тәмамлагач, уналты яшьлек Госман үзенең мөгаллимлек эшен башлап җибәрә. Г. Бакир балалар йортында укытучы-тәрбияче булып эшләгән елларда ныклап торып әдәби иҗат эше белән шөгыльләнә башлый, балалар өчен беренче хикәяләрен яза.

1928-1936 елларда "Беренче җиңү"(1928). "Яшәсен яшьләр"(1934), "Безнең рапорт"(1936), "Сафа балалары"(1935) дигән сәхнә әсәрләрен иҗат итә, 1936 елда "Урак өсте" дигән хикәяләр җыентыгын бастыра.

1942 елда үзе теләп фронтка китә. Сугышта күрсәткән батырлыклары һәм хезмәтләре өчен Кызыл Йолдыз, Икенче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары һәм медальләр белән бүләкләнә. Бу чорда иҗат ителгән әсәрләренең күбесе авыр сугыш елларын һәм сугыштан соңгы чорда балалар һәм мәктәп тормышын чагылдыра. Аның әсәрләре сәнгатьчә, балалар яратып укырлык итеп язылганнар.

Укытучы

- Әйе укучылар, автор үзе сугышта катнашканга күрә, аның хикәяләре дә бик үзенчәлекле. "Кинога барганда" хикәясе үзәгенә куелган фикер бүгенге тормышта аеруча актуаль. Бер-береңә ярдәм итү, җылы мөнәсәбәт, кайгы уртаклашу, хәлгә керү-балаларда тәрбияләнергә тиешле төп сыйфатлар.

V. Хикәя белән танышу

(140-143 бит)

  • сүзлек эше

-Текстны укыган вакытта сезгә аңлашылмаган сүзләр очрарга мөмкин. Хәзер шул сүзләрнең мәгънәсен аңлатып китик. (Сүзләр тактага язылган)

чыланган-промокшая

түбәле капка- ворота с крышей

агып китте-уплыл

кызганыч-жалко


  • текстны уку


  • сорауларга җавап бирү


  1. Шамил әнисенә нәрсәләр эшләргә булышты?

  2. Салих кая бара иде?

  3. Шамилне эшчән, игътибарлы, әдәпле малай дип әйтеп буламы?

-Фикерегезне хикәядәге мисаллар белән раслагыз.

  • тексттан план пунктларына туры килгән абзацларны табып укыгыз

1.Көнбатыштан болыт күтәрелде.

2.Кыз кычкырып җибәрде.

3.Шамил кулъяулыкны алырга өлгермәде.

4.Шамил акчасын кызга бирде.

VI. Ял итү минуты

VII. Яңа материалны ныгыту

-Ә хәзер интерактив тактага карагыз әле анда сезгә сүзләр бирелгән.

-Бу сыйфатларның кайсысы Шамилгә туры килә?

Эшчән, ялкау, хезмәт сөя, игътибарлы, әдәпле, тупас, игелексез, игелекле, мәгънәсез, ярдәмчел, тырыш, сабыр, кеше хәленә керә белүчән.

( Шул сүзләрне табып кәрҗингә тутыр)

-такта янында 2-3 укучы эшли.

Укытучы

-Укучылар, ничек уйлыйсыз, әгәр Шамил кызга акчасын бирмәгән булса, ул нинди хисләр кичерер иде? Дәфтәрегезгә язып куегыз.

- Бу хикәя безне нәрсәгә өйрәтә укучылар?

- Шамилнең нинди сыйфатлары безгә үрнәк булыр иде?

- Сезнең тормышыгызда да якын кешеләрегезгә ярдәм итү очраклары бармы? Шул турыда сөйләгез.

- Кемгә һәм кайчан сез ярдәм итә аласыз?

VIII .Йомгаклау, рефлексия

( тын гына музыка уйный)

-Укучылар, бүген без сезнең белән бик эчтәлекле хикәя белән таныштык.

-Әйдәгез соң, бергәләп фикер алышып, әдәпле кешеләрдә булырга тиешле кайбер сыйфатларны искә төшерик. (чиратлашып һәр укучы үз фикерен әйтә укытучы тактага бу сүзләрне язып бара )

- Өлкән яшьтәге кешеләргә, мохтаҗларга, гарипләргә һәрвакыт ярдәмчел, ихтирамлы һәм ихлас мөнәсәббәттә була.

- Башкалардан үзен өстен итеп куймый.

- Кеше хәленә керә белүчән

- Сабыр, тырыш, әдәпле

- Эшчән, хезмәт сөя

Укытучы

- Дәресебезне йомгаклап шуны әйтәсе килә. Кешенең әхлагы, мәдәни асылы-аның дөньяга карашында, тормышка мөнәсәбәтендә, кешеләр белән мөгамәләсендә. Бу сыйфатларга нигез бик кечкенәдән салына башлый. Акны карадан аера белү никадәр кирәк булса, яхшыны начардан, гаделсезлекне хаксызлыктан, инсафлыкны тупаслыктан, миһербанлыкны шәфкатьсезлектән, тыйнаклыкны тотнаксызлыктан аеру да шундый ук әһәмияткә ия.

IX.Өйгә эш бирү

1.Хикәяне укырга, эчтәлек буенча сорауларга җавап бирергә әзерләнергә.

(140-143 битләр)




© 2010-2022