Әдәбият дәресе: Батыр үзе үлсә дә, даны үлми

Раздел Другое
Класс 10 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Әдәбият дәресе , 10 сыйныф (рус телле укучылар өчен)

Дәреслек: Татар теле: Рус телендә урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10 нчы сыйныфы өчен дәреслек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен)/ Ф.С. Сафиуллина, К.С. Фәтхуллова. Казан: Мәгариф, 2010.

Дәрес темасы: Батыр үзе үлсә дә, даны үлми.

Максат: 1) укучыларның җанлы аралашу күнекмәләрен үстерү; 2) лексик берәмлекләрне сөйләмдә куллануга ирешү; 3) Советлар Союзы Геройлары белән горурлану хисләре тәрбияләү.

Бурычлар:

  1. Ә.Еникиның кыскача биографиясен искә төшерү.

  2. "Кем җырлады?" әсәреннән өзекне уку.

  3. Бөек Ватан сугышы, анда булган якташ геройлар турында мәгълүмат бирү.

  4. Укучыларның бәйләнешле сөйләмен үстерү.

Материал һәм җиһазлау: интерактив такта, проектор, ноутбок, презентация, "Хәтер" китабы, Р.С.Субаев "Чүпрәле авыр сынау елларында" (1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы чорында райондашлар турында публицистик тарихи очерклар), Советлар Союзы Геройларының портретлары, сугыш турында рәсемнәр.

Дәрес тибы: катнаш дәрес

Технология, укыту алымнары: төркемнәрдә, индивидуаль һәм парлы эш, проблемалы укыту.

Планлаштырылган нәтиҗәләр-

метапредмет нәтиҗәләр: укучыларның сугыш турында белемнәрен тулыландыру;

предмет нәтиҗәләре: Ә.Еники әсәренән өзек буенча сугышта яраланган егет язмышын, сугыш китергән авырлыкларны билгели белү;

шәхси нәтиҗәләр: сугыш каһарманнарына хөрмәт, алар белән горурлану хисләре тәрбияләү.

Универсаль уку гамәлләре формалаштыру.

Шәхси: Туган илне яклау һәм саклау.

Регулятив: эшчәнлекне планлаштыра, үз алдыңа максат куя белү, нәтиҗә ясау.

Танып-белү: әдипнең кыскача биографиясен искә төшерү."Кем җырлады?" әсәреннән өзекне уку һәм кабул итү, эчтәлеген аңлау, текстны өлешләргә бүлә белү, мәгълүматларны таба, куллана алу.

Коммуникатив: туган тел нормаларын саклап сөйләү, әңгәмәдә катнашу, төркемдә эшләгәндә , үз фикереңне җиткерә, башкаларны тыңлый белү, үзара килешү.

Дәрес барышы.

I.Оештыру моменты .

-Исәнмесез, укучылар! Күкләребез аяз, тормышыбыз ямьле, илебез тыныч. Без, һәммәбез Туган илебезне яратабыз, аның безгә тынычлык китергән батырлары белән горурланабыз. Бүгенге дәресебез дә шуңа багышланыр.

2.Актуальләштерү.Максат-белем алуга карашларын ачыклау,алдагы дәрестә алган белемнәрен тикшерү.

-Өйдә сез Ә. Еникиның биографиясен укырга тиеш идегез. Ә хәзер тест ярдәмендә белемнәрегезне тикшерәбез.

Тест сорауларына дөрес җавапны билгелибез.

2-3 нче слайд.

1.Ә.Еники кем ул?

а) шагыйрь

б)драматург

в)язучы

3. Язучының әдәби эшчәнлеге ничәнче елда башланган?

а)1924

б)1926

в) 1930

4.Аның әсәрләре нинди темаларга багышланган?

а) авыл, сугыш, гаилә

б) мәктәп, шәһәр, укытучы

5.Язучының әсәрләре нинди телгә тәрҗемә ителгәннәр?

а) удмурт, мари, чуваш

б) рус, төрек, гарәп, инглиз

-Ә хәзер, укучылар бирелгән саннарны кулланып Ә.Еникинең тормыш юлы турында сөйлибез.

4 нче слайд.

1909, 1925, 1926,1954, 1984

5 нче слайд.Көтелгән җаваплар:

Ә.Еники 1909 нчы елның 2 нче мартында туган. 1925 нче елда ул Казанга килә. 1926 нчы елда әдәби эшчәнлеге башлана.1954 нче елда "Рәхмәт, иптәшләр" повестен яза. 1984 нче елда аңа Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе бирелә.

3.Яңа төшенчәләр формалаштыру.

-Ә.Еникинең әсәрләре нинди темаларга язылуы хакында әйттек. Хәзер укылачак хикәя кайсы темага язылган? Яңа сүзләр белән танышкач, сез бу хакта белерсез.

6 нчы слайд.

дәһшәтле-страшный

яралы-раненый

Һушыннан язмады-не потерял сознание

газап-страдание

аңына килә алмады-не смог прийти в сознание

салмак кына-медленно

бизгәк-лихорадка

кабер-могила

- Димәк, бу өзектә сүз нинди вакыйга турында бара? (сугыш турында )

-Укучылар, Ә.Еникинең "Кем җырлады?" хикәясеннән өзекне игътибар белән тыңлагыз. Аннан соң түбәндәге сорауларга җавап бирерсез.

-Хикәянең төп герое кем? Аңа нәрсә булган? Татар җыры егеткә ничек тәэсир итә?

Укытучының кычкырып укуы.

Көтелгән җаваплар:

Хикәянең төп герое-яралы татар егете. Ул бик нык яраланган. Хәле авыр. Җырны ишеткәч, ул аңына килеп ала, Таһирәне искә төшерә.

-Укучылар, өзекне кычкырып укыйбыз.

Бу өзекне нинди өлешләргә бүлеп була? Ул өлешләргә нинди исемнәр куеп булыр иде? Көтелгән җаваплар: 6 өлешкә бүлеп була.

7 нче слайд.

  1. Ике поезд очрашуы.

  2. Егетнең хәле.

  3. Татарча җыр.

  4. Егет аңына килә алмады.

  5. Ялгыз кабер.

6.Җырчы кыз Таһирә иде.

-Укучылар, бу әсәрнең проблемасы нәрсәдә?

Көтелгән җаваплар:

-Сугыш чорында кешеләрнең вакытсыз гомере өзелүе, якын кешеләрдән аерылу проблемасы куела.

- Бу әсәрнең әһәмияте нәрсәдә?

-Бөек Ватан сугышында Туган илне саклап калу өчен гомерләрен бирүче батырларыбызны күрсәтүдә.

-Бу өзекне укыгач, сез нинди хисләр кичердегез?

- Яралы егетне кызгану хисе һәм аның белән горурлану хисе. Ул-чын каһарман, аның үлеме дә Туган ил өчен көрәш белән бәйле.

-Укучылар, сез Бөек Ватан сугышы турында нәрсәләр беләсез? ( Укучыларың җаваплары тыңлана һәм тулыландырыла).

8-9-10 нчы слайдлар.

Илебез халкы үз Ватаныың азатлыгы, киләчәк буыннарның тынчлыгы өчен 47 ай буена яки 1418 көн һәм төн дәвамында авыр, канлы сугыш алып бара.Мәскәү һәм Сталинград янында, Курск дугасында, Днепрда һәм Ленинград тирәсендә, Белоруссиядә, Кырымда һәм Кавказда, Висла, Дунай, Одер һәм Эльба буйларындагы дәһшәтле сугышлар совет халкына җиңүләр алып килә.

Сугышның һәр тәүлегендә уртача 20869 кешенең гомере өзелгән яки сугыш юлының һәр метрында 15 солдатыбыз ятып калган.1418 тәүлеккә сузылган әлеге сугыш 22млн.кв.м. мәйдандагы тереклекне көйдергән,1710 шәһәрне, 70 мең авылны көл иткән, 27 млн кешенең гомерен өзгән.

-Чүпрәле төбәгеннән күпме кеше сугышка китә, ничәсе исән кайта?

11нче слайд.

-Безнең районнан Бөек Ватан сугышына 14 меңнән артык кеше китә. Шуларның 7 меңнән артыгы әйләнеп кайтмый.

-Безнең районыбызда Бөек Ватан сугышы геройларыннан кемнәрне беләсез?

Көтелгән җаваплар:

12 нче слайд. Советлар Союзы Геройлары безнең горурлыгыбыз. Алар: Зариф Алимов( Яңа Кәкерле), Семен Уганин (Матак), Нурулла Фазлаев (Мунчәли), Исмәгыйль Хәкимов (Зур чынлы), Петр Юхвитов (Хорновар-Шигали авылларыннан).

-Шулар арасында ничәсе сугыш кырыннан әйләнеп кайтмый? Сез алар турында нәрсәләр беләсез?

Көтелгән җаваплар: Алимов Зариф Закир улы, Юхвитов әйләнеп кайта алмыйлар. Сугышта һәлак булалар.

  • Ә хәзер Зариф Алимовның, Петр Юхвитовның сугыштагы батырлыклары хакында алдан әзерләнгән укучы чыгышын тыңлыйбыз. -Алдагы слайдка игътибар итегез.

13-14 нче слайд.

Алимов Зариф 1921 елда Яңа Кәкерле авылында туган. Мәктәптә тулы булмаган урта белем алган. Колхозда тракторчы булып эшләгән. 1940 елда Кызыл Армия сафларына алына. 1941 елның июненнән Бөек Ватан сугышында була.1942 елда кече лейтенантлар курсын тәмамлый. Сугышта каты яралана. Лейтенант Алимов Зариф Румыния җирләрендәге сугышта батырлыклар күрсәтә. Күп сандагы немецларны юк итә. 1945 елның 31 гыйнварында һәлак була. 1945 елның 24 мартында аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Венгрия җирендә күмелә.

2 нче укучы чыгышы. (15-16 нчы слайд).

Юхвитов Петр Сергеевич -Бөек Ватан сугышы каһарманы, 1918 нче елда Хорновар- Шигали авылында туган. 1934 елда башлангыч урта мәктәпне, аннан соң Цивильскидагы педагогия училищесын тәмамлагач, башлангыч сыйныф укытучысы булып эшләгән. 1939 елның августында Кызыл Армия сафларына чакырыла һәм 1941 елга кадәрТөмәндәге хәрби пехота училищесында укый. 1943 елның ноябреннән Бөек Ватан сугышында була. 1 нче Украина фронты гаскәрләре составында Киевны саклау операциясендә катнаша, батырлык үрнәкләре һәм хәрби осталык күрсәтә. Бер ай чамасы алгы сафта сугыша һәм авыр яралана. Ярты ел госпитальдә дәвалана. 1944 елның августында Карпат юнәлешендә һөҗүм итү бурычы куела. Әлеге сугышта 873 нче укчы полкның рота командиры өлкән лейтенант Петр Юхвитов аеруча батырлык күрсәтә. 9-12 август көннәрендә аның ротасы берничә украина авылыннан фашистларны юк итә. Әмма 12 август кичендә рота алдан яхшы әзерләнгән "521" биеклегендәге оборона пунктына юлыга. Ивано- Франковск өлкәсендәге Галичск районының Коростеньки авылы янында була әлеге бәрелеш. Дошман безнең сугышчылар өстенә пулеметтан ут яудыра, шушы каршылыклар вакытында рота үзенең командирын- өлкән лейтенант П. Юхвитовны югалта. Каһарман якташыбызның гәүдәсе Ивано-Франковск өлкәсенең Бурштын шәһәрендәге Батырлар каберлегенә күмелә.

-Районыбызда алар истәлегенә нәрсә эшләнгән?

(17 нче слайд).

Иске Чүпрәле авылындагы бер урам Зариф Алимов исемен йөртә. Яңа Кәкерле авылында аның бюсты басып тора. Хорновар- Шигали авылындагы һәм Галичск районындагы урта мәктәпләр Советлар Союзы Герое, Ленин, Александр Невский һәм Кызыл Йолдыз орденнары кавалеры Петр Юхвитов исемен йөртә.

-Күрәсез, укучылар, безнең якташларыбыз-Зариф Алимов белән Петр Юхвитов та Туган илебезнең җиңү яулавы өчен сугышта күп батырлыклар күрсәткәннәр, һәлак булып калганнар. Без шушы Советлар Союзы Геройлары, исән калган һәм сугышта үлеп калган геройларны мәңге онытырга тиеш түгел. Сугышта үлеп калган батырларның исеме Хәтер китабына кертелгән. Сугышта төрле дәрәҗәдә батырлыклар күрсәткән райондашларыбыз турында Р.С.Субаевның "Чүпрәле авр сынау елларында" исемле китабыннан укып белергә мөмкин ("Хәтер", "Чүпрәле авыр сынау елларында" китапларын күрсәтү).Аларга мәңгелек дан!

-Укучылар, сезнең бабаларыгыз арасында да сугышта катнашучылар бар.

Кемнең бабасы сугышта катнашкан? Сез бу турыда ниләр беләсез? (Укучыларның җаваплары тыңлана).

-Укучылар, экранга игътибар итегез, батырлык турында мәкальләр бирелгән. Сез аларның парларын табарга һәм тәрҗемә итәргә тиеш.

18 нче слайд.

Батыр яуда матурлык

Батырга, даны үлми

Батырлыкта , әйтсә -сүзеннән кайтмас

Батыр үзе үлсә дә үлем юк

Батыр әйтмәс беленер.

19 нчы слайд.

Батыр яуда беленер.

Батырга үлем юк.

Батырлыкта матурлык.

Батыр үзе үлсә дә, даны үлми.

Батыр әйтмәс, әйтсә-сүзеннән кайтмас.

-Укучылар, әлеге мәкальләрнең кайсысын алсак та, һәрберсе батырлыклар күрсәткән геройларыбыз турында сөйли. Без исән калган сугыш ветераннарын хөрмәт итәргә, алар белән ешрак очрашырга һәм горурланырга тиешбез.

Дәрестә җавап биргән, актив катнашкан укучыларга билгеләр кую.

Өй эше. Сугыштан исән-сау әйләнеп кайткан Советлар Союзы геройлары -Семен Уганин , Нурулла Фазлаев, Исмәгыйль Хәкимовларның сугыштагы батырлыклары турында материал әзерләп килергә.

Әлеге шигырь юллары белән дәресебезне тәмамлыйбыз.

20 нче слайд.

Һәйкәл булып баса җиңүчеләр,

Һәйкәл булып баса батырлар.

Ә батырлар ике тапкыр үлми,

Җирдә алар мәңге балкырлар.

-Дәрес тәмам. Сау булыгыз, укучылар.







© 2010-2022