Мастер класска материал. Башка милләт вәкилләрен татар теленә өйрәтү

Раздел Другое
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Минем методик темам: «Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә коммуникатив һәм тәнкыйди фикерләү технологиясен кулланып камил шәхес тәрбияләү".

Хәерле көн, мөхтәрәм жюри әгъзалары. Мин -татар теле һәм әдәбияты укытучысы, Фәрхуллина Нәзилә Фаилевна. Бүген сезгә үземнең авторлык программамы тәкъдим итәм. Соңгы елларда Рәсәйнең төрле төбәкләреннән татар телен белмәгән, бөтенләй ишетмәгән балалар күченеп кайта. Һәм миндә аларга сыйныфтагы иптәшләре белән беррәттән татар телен бер дәрәҗәдә ничек өйрәтергә дигән фикер туды. Тәкъдим ителә торган программа 30 сәгатьлек курс өчен төзелгән. Бу программа Яр Чаллы социаль-педагогик технологияләр һәм ресурслар институты проректоры Гыйлманов Д.Ш. тарафыннан рецензияләнде.

Программада татар телен өйрәнүчеләрнең танып белү, фикерләү сәләтен үстерүгә, сүз байлыгын арттыруга зур игътибар бирелә, аларның акыл һәм иҗади сәләтләрен үстерү тәэмин ителә. Татар теле курсларында укучылар бирелгән сөйләмне дөрес кабул итәргә, сөйләмдә катнашырга (диалогик сөйләм), күргәннәре һәм ишеткәннәре турында сөйләргә (монологик сөйләм), татарча текстларны укырга һәм аңларга, шулай ук язу күнемәләренә ия булырга тиешләр.

Телгә өйрәтүдә коммуникатив методикага өстенлек бирелә. Коммуникативлык телгә өйрәтү процессының барлык якларын үзенә буйсындыра. Укыту максатлары, бурыч, принцип, методлары, эш алымнары шуннан чыгып билгеләнә.

Бирелә торган белем һәм күнекмәләрнең күләме җәмгыятебезнең иҗтимагый функцияләренә туры китереп билгеләнә. Программаның төп идеясе - укытуның фәнни һәм гамәли нигездә оештырылуы, телне белеп, татар теле ярдәмендә үзара иркен аралашу, уй-фикерләреңне дөрес итеп белдерү.

Укытучыларның бу өлкәгә караган фәнни-методик хезмәтләрне тиешенчә белүе, күпьеллык эш тәҗрибәсе булуы, яңа педагогик технологияләр белән тирән танышлыгы, заман укучысының таләпләрен тоеп эшләвен дәлилли.

Тәкъдим ителә торган программа авырлыкларсыз гамәлгә ашырыла алырлык.

Җыеп кына әйткәндә, программа фәнни һәм гамәли яктан уңышлы, рус телле укучыларны укыту өчен отышлы файдаланыла ала. Һәр дәрес саен укучыларның сүзлек байлыгы тулылана бара. Тагын шунысы кызыклы, мин әлеге программам белән мәктәп укучыларын гына укытып калмыйм,шәһәребезнең төрле оешмаларында эшләүче татар телен өйрәнергә теләгән өлкәннәрне дә укытам. Бу курслар алар өчен атнага 2 тапкыр үткәрелә. Программа өлкәннәр өчен инде апробация үтте, ягъни бер төркем рус милләтеннән булган медецина хезмәткәрләре татар теленә өйрәтелде.Ә укучылар өчен бу программа белән эш дәресләрдән соң индивидуаль үткәрелә.

Хөрмәтле жюри әгъзалары һәм бәйгедә катнашучылар, сез минем әлеге программам белән минем шәхси сайтымда таныша аласыз.

Бу программаны үтәгәндә ОНЛАЙН АНА ТЕЛЕ дә кулланыла, ул аны тулыландыра.

Дәресләр балаларның телне белмәвен күздә тотып ике телдә алып барыла. Бүгенге мастер классым бәйрәмнәр темасына багышлана. Бу тема программада 9 нчы сәгать булып бирелә.

  • Әйдәгез бергәләп бәйрәмнең моделен төзик.

  • Уважаемые участники моего мастер класса, сегодня у нас 9 ое занятие.

  • На прошлом занятии мы с вами проходили порядковые числительные и дни недели. Давайте вспомним эту лексику.

  • Беренче, икенче, унынчы, егерменче,утызынчы...

  • Атна көннәре,дни недели Дүшәмбе, сишәмбе, чәршәмбе,пәнҗешәмбе, җомга, шимбә ,якшәмбе.

  • Хорошо,спасибо!

  • Тема сегоднешнего занятия Праздники. Перед Вами лежат шаблоны для создания моделя, там написано праздники на татарском языке. Теперь я читаю эти слова,потом вы повторяете хором ,делаем перевод этих слов и рядом записоваем.

  • Әниләр көне -День матери

  • Яңа ел бәйрәме - Новый год

  • Туган көн - День рождения

  • Җиңү бәйрәме - день Победы

  • (кабатлыйбыз)

  • Теперь повторяем тему прошлого занятия, используя порядковые числительные составляем предложения.

  • Әниләр көне 28 нче ноябрь дә шимбә була.

  • Давайте найдем по календарю в 16 ого года в какой день недели эти праздники совпадают.

  • Яңа ел бәйрәме 31 нче декабрьдә була.

  • Туган көн 21 нче июльдә була.

  • Җиңү бәйрәме 9 нчы майда була.

Рас у нас тема праздники перед праздниками у нас бывают домашние дела. Это у нас пройденная тема, повторяем словосочетании через Онлайн АНА ТЕЛЕ. (8 раздел,новые слова)

Вспоминаем знакомые нам слова. (Структура - Нәрсә эшләргә кирәк?) Барысыннан да кабатлатам.

На праздник мы накрываем стол. У каждого народа есть свои национальные блюда. Сегодня мы с Вами познокомимся национальными блюдами татарского народа. ОНЛАЙН АНА ТЕЛЕ . Бәлеш, гөбәдия, чәк чәк и.т. кабатлыйбыз.

Теперь составте по структуре

Әби ____________пешерә.

Әби нәрсә пешерә? Составляем предложения.

Скажите, как переводится слово пешерә?- печет.

Әни тәмле чәкчәк пешерә.

Мин тәмле гөбәдия яратам.

Ә син? Спрашиваем друг -друга.

Национальные блюда какие? Тәмле, баллы, кайнар. Хорошо, спасибо! Конечно же на праздниках мы друг -другу желаем добрые пожелания. Перед Вами лежат новые слова, давайте повторим их и научимся поздравлять друзей с праздником. Я читаю эти слова, повторяем хором и записываем перевод. Бәйрәм белән котлыйм.

Теперь у нас получилась модель. Попробуем заново по структуре составить предложения, где мы заменяем выделенные слова своими.

Дустым, сине Җиңү бәйрәме белән котлыйм. Бәхет телим.

Хорошо, дальше используя материал пройденных занятий попробуем составить текст. Представьте у вашей подруги сегодня день рождение. Как вы опишете этот день. Напишите свои пожелания на этих же листочках. Работаем по модели.

Бүген 11 нче Февраль, пәнҗешәмбе. Дустымның туган көне.Аңа тузан сөртергә, тузан суыртырга, идән юарга,өй җыештырырга кирәк. Ул бәлеш пешерә. Ул кайнар гөбәдия ярата.

Дустым, Сине туган көнең белән котлыйм.Сәламәтлек, бәхет,шатлык, уңышлар телим. Давайте почитаем ваши тексты, что у нас получилось.

Что скажет в ответ ваша подруга? Рәхмәт.

Хөрмәтле,коллегалар, мин дә сезгә сәламәтлек, бәхет, шатлык телим.


© 2010-2022