Конспект урока по татарской литературе

Конспект урока по татарской литературе в 8 классе с использованием Сингапурского метода обучения.  В сфере образования дан старт совместному  масштабному проекту двух республик – Татарстана  и Сингапура.  Данный метод используется в школах Сингапура, он основан на  командных формах работы,  создании психологически комфортной, безопасной среды для обучающихся, использовании разнообразных структур как для академических целей, так и для классбилдинга (объединение класса), тимбилдинга (объединен...
Раздел Другое
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

8класс Татар әдәбияты.

Тема: Муса Җәлил тормышын һәм иҗатын өйрәнү ( 1нче дәрес)

Максат: 1 Легендар шагыйрь турында түбән сыйныфларда үткәннәрне искә төшерү.

  1. Муса Җәлилнең биографиясен һәм иҗатын белү.

  2. Укучыларның бәйләнешле сөйләм телләрен үстерү

  3. Укучыларда Муса Җәлил белән горурлану хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау: М. Җәлил портреты, китап күргәзмәсе.

Дәреснең барышы

1. Оештыру өлеше. (Хай Файв )

  • Исәнләшү

  • Уңай психологик халәт тудыру.

2.Актуальләштерү

- Дәреснең темасы буенча түбән сыйныфларда үтелгәннәрне искә төшерәбез (Джот Тотс - һәр укучы алдындагы кәгазь битләренә Муса Җәлил биографиясенә туры килгән сүзне яза. Төркем кешеләре һәр сүзне кычкырып әйтәләр, башкалар ул әйткәнне кабатламыйлар. Һәр кеше 4 әр сүз яза.Мәсәлән: герой шагыйрь, Моабит дәфтәре, хәрби суд, хыянәтче, фашистлар, мәңгеләштерде, Оренбург өлкәсе, Мостафа авылы, Мәскәү университеты, Ленин премиясе, Плетцензе төрмәсе, һәйкәл һ.б. Команда язган сүзләрен түбәндәгечә классификацияли:

а) Муса Җәлилнең Бөек Ватан сугышына хәтле тормышы нинди булган?

б) Муса Җәлилнең тиңдәшсез батырлыгы нәрсәдә?

в) Муса Җәлилнең исемен халкыбыз ничек мәңгеләштерде?

Һәр төркем сәгать теле уңаенда бирелгән классификация буенча сөйли ( Таймд Раунд Робин ) ( Укытучы төркемдәге һәр кешегә 1 минут вакыт бирә) Һәр тәркемнән бер классификация буенча бер укучы чыгыш ясый.

3. Белемнәрне тирәнәйтү

- Дәреслек белән эш.

  • Укучылар дәреслекнең 89 б. ачабыз, Муса Җәлил биогафиясен укыйбыз. (Чиратлашып уку)

- Укучылар, клок баддисларыгызны алыгыз, урындыкларны этеп куеп, сәгать 12 дәге иптәшегез белән очрашыгыз

  • Эй ар гайд Биографияне дәреслектән укыганчы бирелгән сорауларга җавап бирәбез. Өстәмә тагын нәрсәләр белдегез? ( һәр төркемдә башта буе озын укучы1 минут иптәшенә нәрсәләр белгәнен сөйли, аннан икенчесе.)

4.Физминутка.

- Микс Фриз групп . ( Сорауның җавабы нинди сан булуга карап төркемләшәләр) Музыка астында.

1нче сорау: Елның ничәнче аенда Муса дөньяга килде? ( февраль -2)

2нче сорау: Муса Җәлил ничә ел тоткынлыкта була? (1942-1944 - 2 ел)

3нче сорау: Тоткынлыкта язган шигырьләрен Муса Җәлил ничә блокнотка туплый? (2)

4нче сорау: Елның кайсы аенда 11җәлилченең гомере өзелә? (август - 8)

5.Ныгыту

Конэрс.4почмакта беркетелгән: герой, талантлы, курку белмәс, мәңгелек. ( укучылар уйлыйлар, кайсы атама аңа якынрак, шундагы атаманы бер биткә язып куялар, аннан шул почмакка барып басалар. Аннан соң күрше почмак белән парлашып, бер-берсенә үзләре сайлаган атамадан чыгып, "Кем ул Муса Җәлил?", дигән сорауга җавап бирәләр.Мәсәлән: Күрсәткән батырлыклары өчен Муса Җәлилгә Советлар Союзы Герое исеме бирәләр. Үлем көтеп ятканда да талантлы шагыйрь үлемсез шигырьләр яза. Һ.б.

6.Шигърият минуты. ( Укучылар үзләренең яттан белгән шигырьләрен сөйлиләр.

7. Йомгаклау.

- Өй эше: Дәреслектәге шигырьләрне сәнгатьле укырга өйрәнергә. 1 шигырен ятларга.

- билгеләр кую.

- саубуллашу














© 2010-2022