• Преподавателю
  • Другое
  • Әдәбият фәненнән дәрес эшкәртмәсе Тема: М. Кәримнең Озын-озак балачак повестендә автобиографик мотивлар

Әдәбият фәненнән дәрес эшкәртмәсе Тема: М. Кәримнең Озын-озак балачак повестендә автобиографик мотивлар

Раздел Другое
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

5 нче сыйныф өчен әдәбият фәненнән дәрес эшкәртмәсе

Тема: М. Кәримнең "Озын-озак балачак" повестендә автобиографик мотивлар. "Кеше тудыру" бүлеге.

  1. Дәреснең максатлары:

  1. фәнни максат: М.Кәримнең "Озын-озак балачак" әсәре белән танышу;

  2. коммуникатив максат: укучыларны образлы фикерләргә өйрәтү;

  3. тәрбияви максат: халкыбызның элеккеге гореф-гадәтләрен искә төшерү.

II. Бурычлары:

1) укучыларны проза әсәрләрен анализларга өйрәтү;

2) балаларның фикерләү сәләтен, танып-белү осталыгын үстерү;

3) монологик сөйләм күнекмәләрен үстерү;

III. Принциплары:

1) дидактик: фәннилек, тормыш белән бәйләнеш;

2) лингвистик: функциональ;

3) методик: коммуникатив.

IV. Укыту ысуллары: аңлату - күрсәтү, өлешчә эзләнү.

V. Укыту алымнары: дәреслек белән эш, фронталь әңгәмә.

VI. Дәрес тибы: яңа материалны аңлату дәресе.

Җиһазлау: 5 класс әдәбияты, "Бишек җырлары", "Гөлбакча", "Халык педагогикасы" китаплары, тактада дәреснең эпиграфы.

Дәрес барышы.

  1. Оештыру моменты.

Уңай психологик халәт тудыру

Укытучы: Исәнмесез, укучылар!

Укучылар: Исәнмесез!

Укытучы: Исәнмесез, саумы сез!

Кәефләрегез ничек?

Укучылар: Бик яхшы. Кояшлы иртә кебек.

Укытучы: Сез дәрескә әзерме?

Укучылар: Әйе, әзер.

Укытучы: Бик әйбәт. Утырыгыз.

II. Актуальләштерү этабы.

1) Өй эшен тикшерү.

Укытучы: Укучылар, өй эше итеп, сезгә М. Кәримнең автобиографиясен укып килергә кушылган иде. Менә мондый сорауга җавап бирегез әле. М. Кәрим - кем ул?

Укучылар: Мостай Кәрим - башкорт халык язучысы. Ул - шагыйрь, проза әсәрләре язучы, драматург.

Укытучы: Ул кайчан һәм кайда дөньга килгән?

Укучылар: М. Кәрим 1919 нчы елның октябрендә Башкортстанның Чишмә районы Келәш авылында туган.

Укытучы: М. Кәримнең бала чагы кайда үтә?

Укучылар: Язучының бала чагы бай табигатьле туган авылында, эш сөючән авылдашлары арасында үтә. Ул чал тарих буе килә торган халык йолалары, гадәт-шөгылен ул үзе күреп үсә, әсәрләрендә дә аларга зур урын бирә.

Укытучы: Ул үз урынын кайда таба?

Укучылар: Ул үз урынын шигърияттә таба. Мәсәлән, "Туфрагым, һавам, суларым", "Яшьлек хатасы", "Болгар дәфтәреннән" шигырләре.

III. Дәрес темасын ачыклау.

Тактада: "Бу китап могҗизаларга ышанучан, сәеррәк, шаукымлырак, чаярак кешеләр турында".

Укытучы: Балалар, тактага язылган дәресебезнең эпиграфын укыгыз әле. (Укыйлар.)Бу сүзләрне автор кайсы әсәренә карата әйтте икән?

Укучылар: Бу сүзләр язучының "Озын - озак балачак" повесте турында.

Укытучы: Әйе, бик дөрес. Димәк, безнең бүгенге дәресебезнең темасы нинди булыр икән?

Укучылар: Без бүген Мостай Кәримнең "Озын - озак балачак" повесте белән танышачакбыз.

IV. Яңа материалны өстендә эшләү.

Укытучы: Бүген без повестьнең беренче өлеше белән танышырбыз.

а) Сүзлек өстендә эш.

Укытучы: Әсәрдә сезгә таныш булмаган сүзләр дә очрар. Аларның мәгънәләрен аңлатмалы сүзлектән карап китик.

гамәл хакыйкать җөрьәт

Кодрәт дәрман тәүфыйк

б) Укытучының беренчел укуы.

в) Әсәрнең эчтәлеге буенча эш алып бару.

Укытучы: Әсәрдә нинда вакыйга сурәтләнгән?

Укучылар: Бала туу мизгеле.

Укытучы: Әйе, бу вакытны автор бәхетле, серле, тылсымлы мизгел дип атый. Бала туу әсәрдә зур бәйрәм буларак күрсәтелә.1 нче бүлектә кемнәр катнаша?

Укучылар: Беренче бүлектә Олы инәй, Кече инәй, Кара Йомагыл, кендек бабасы катнаша.

Укытучы: Кече инәй һәм Олы инәй кем ул?

Укучылар: Олы инәй малайның әбисе, ә Кече инәй - әнисе.

Укытучы: Кара Йомагыл ник килә?

Укучылар: Аның хатыны бала таба.

Укытучы: Ничек килеп керә? Табып укып күрсәтегез. (231 бит.)

Укытучы: Олы инәй ни өчен һәрчак үзе белән малайны ияртә?

Укучылар: Малай янәшәсендә булса, хатыннар җиңелрәк бәбәйли кебек тоела аңа.

Укытучы: Кара Йомагыл ни өчен малай булуын тели?

Укучылар: Чөнки малайлар нәселнең дәвамчылары.

Укытучы: Кем ул кендек әбисе?

Укучылар: Балага туарга ярдәм итүче, кендеген кисүче.

Укытучы: Хәзер ул вазифаларны кемнәр башкара?

Укучылар: Табиблар.

Укытучы: Кендек әбисе ниләр эшләгән? (Җаваплар тыңланыла.)Әйе, табиблык сәләтенә ия булган кешеләр кендек әбисе булып йөргәннәр. Ул бәбиләүче ананы көйләп торган, үзенең тәмле сүзләре, йомшак куллары белән аларның хәлләрен җиңеләйткән, көч биреп торган.

Элек бала тугач, кендек әбисе бәбине тозлы су белән юган. Тоз баланың нәфис тәнен төрле микроблар керүдән саклый дип саналган. Соңыннан, баланың әнисенә генә түгел, ә әтисенә дә кадерле, газиз булуын исәпкә алып, кендек әбисе баланы әтисенең күлмәгенә төргән. Кендек әбисе ана белән баланы 3 көн тәрбияләгән. Соңыннан "кендек әбисен озату" бәйрәм ителгән. Кендек әбисе, бала тугач, аны авызландырган. Башта салават әйтә (дога), соңыннан: "Ата-ана йоласы, пәйгамбәрләр догасы, бәхетле бул, тәүфыйклы бул",- дип бал-май каптыра торган булган. Халыкта элек-электән "Кем авызландырса, бала шуңа охшап үсә" дигәннәр. Шуңа күрә кендек әбисе үзендә бары тик изге сыйфатларны гына булдырырга тиеш булган.

  • Ә нинди исем сайларга соң? (Җаваплар тыңланыла.)

Исемсез туып җиһанга, ат ала, исем ала;

Кылган гамәлләр исемен бизи ала,

Җисем китә, исем кала, чал тарихка юл ала",- дип яза Гомәр Сатаров.

Пәйгамбәребез кешеләрне күркәм мәгънәле исемнәр кушырга өндәгән.

Укытучы: Малайга кем дип исем кушалар?

Укучылар: Малайга Хәбибулла дип исем кушалар.

Укытучы: Ул нәрсәне аңлата?

Укучылар: Хәбибулла-Аллаһының сөеклес.

Укытучы: Икенчесенең исеме ничек?

Укучылар: Фазыл-өстен, камил, лаеклы, дәрәҗәле, намуслы, белемле, кешелекле.

Укытучы: Исемне кем куша?

Укучылар: Исемне мулла куша.

Укытучы: Әйе, 1 атна эчендә исем кушылырга тиеш булган. Бала исемсез озак торса, елак була, чөнки ул үзенә мөрәҗәгать иткәнне ишетә, тоя. Бу аны тынычландыра. Исемне мулла куша. Башта баланы юындыралар, ак биләүгә билиләр, мендәр өстенә салалар, аяклары кыйбла якка каратыла. Тиешле дога укылганнан соң, мулла исемен пышылдый. Кайбер якларда тәмле телле, йомшак телле булсын өчен авызына бал-май каптыралар.

Укытучы: Ә сез үз исемнәрегезнең мәгънәсен беләсезме? (Җаваплар тыңланыла.

Укучылар: Харис - саклаучы, яклаучы; Айсылу - айдай чибәр; Әмир - боеручы, әмер бирүче; Диләрә - сөекле, иң яраткан, иң сөйгән; Илһам - дәрт, иҗади дәрт; Радик - максатка омтылучы; Ралинә - кояш бүләк итүче Һ.б.

V. Ял итү моменты.

Без инде хәзер зурлар,
Күп эшли безнең куллар.
Без идән дә юабыз
Һәм керләр дә уабыз,
Тузан сөртә беләбез,
Ашарга пешерәбез.
Тиздән үсеп җитәрбез,
Шунда эшкә китәрбез.

VI. Яңа материал өстендә эшне дәвам итү.

Укытучы: Сөенче алу нәрсә ул?

Укучылар: Сөенче - ул сөенечле хәбәр. Повестьта бала туу турындагы хәбәр.

Укытучы: Сөенчене кем әйтә? Нәрсә вәгъдә ителә?

Укучылар: Сөенчене әти кешегә кендек әбисе әйтә. Аңа бәрән бирелә, сый-хөрмәт күрсәтелә.

Укытучы: Укучылар, элек сөенче хәбәр белән килгән кешегә, борынгы йола буенча: "Бала йомырка кебек тәгәрәп үссен", - дип йомырка бирә торган булганнар.

Укытучы: Бала тугач нинди шатлыклы мәшәкатьләр көтелә?

Укучылар: Бәби күчтәнәчләре, исем кушу.

Укытучы: Бәби ашы китерү күпмегә сузыла?

Укучылар: Бәби ашы китерү бер атнага сузыла.

Укытучы: Бәби ашы итеп нинди ризыклар алып киләләр? Шул турыдагы юлларны дәреслектән табып укып күрсәтегез әле. Аның мәгънәсе нәрсәдә дип уйлыйсыз?

Укытучы: Әйе, бәби ашы - ана сөте. Ә инде ананың сөте тәмле, туклыклы булсын өчен дип, кешеләр тәмле-тәмле сыйлар китергәннәр.

- Кендек әбисе белән малайны ничек зурлыйлар?

Укучылар: Алар атна буена бәби туган йортта торалар һәм аларга сый-хөрмәт күрсәтәләр. Түр башында мамык мендәр өстендә утырып, баллап - майлап чәй эчәләр, атна буе мунча керәләр. Күчтәнәчләр белән өйгә кайтып китәләр.

Укытучы: Әсәрдә Олы инәйнең нинди сыйфатларын күрдек?

Укучылар: Ул сабыр, түзем, йомшак куллы, тәмле телле, ярдәмчел, бала җанлы, тормыштан тәм-ямь табып яши белүче кеш.

Укытучы: Укучылар, ә бәбине алда ни көтә? (Юындыру).

Укучылар: Бәбине юындырганда аңа төрле такмаклар әйтелә торган булган. Менә берсен тыңлап китегез әле.

Бүре кебек җитез бул.

Көндез уйна, кич йокла,

Бәхетле бул, тәүфыйклы бул.

Яфрак кебек ярпайсын,

Колмак кебек кабарсын,

Борчак кебек тәгәрәп йөрсен,

Куян кебек сикереп йөрсен.

Укытучы: Укучылар, ә бала туганга кемнәр сөенә?

Укучылар: Әти-әнисе, әби-бабасы, апа-сеңелләре, абый-энеләре, күршеләр, туганнар, таныш - белешләр.)

Укытучы: Чыннан да, туганнарың булу нинди бәхет бит ул. Шатлыкларыңны бүлешергә, кайгыларыңны уртаклашырга якын туганнарың булса, тормыш итүе дә җиңеләйгән кебек тоела. Менә Р.Миңнуллин да "Энекәш кирәк мина" шигырендә шуның турында язган. Вәсилә, шигырьне укып күрсәт әле безгә.

Укытучы: Сезнең энегез, сеңлегез бармы? Сез аларның өйгә кайтуларын ничек каршыладыгыз? Ниләр эшләдегез? Ничек әзерләндегез? (Җаваплар тыңланыла.)

Укытучы: Әйе, хәзер без сабыйга нәни бала кровате алабыз. Ә элек сабый кайда йоклаган?

Укучылар: Бала бишектә йоклаган.

Укытучы: Ә бишек нәрсәдән ясалган? Ничек беркетелгән?

Укучылар: Җаваплар тыңланыла.

Укытучы: Сабый бишектә ята. Бишек электән ук табигый материаллардан хәзерләнгән. Ягы-ягы белән тал чыбыктан үрелгәннәре да очрый, тар гына такта кисәкләрен бизәкләп ясаганнарын да очратырга мөмкин. Бишек сиртмә ярдәмендә ыргакка эләгә һәм тушәмгә ныклы итеп беркетелә. Бишекне өйнең матчасына беркетелергә рөхсәт ителмәгән, халыкта алай эшләү баланы саташтыра дигән фикер яшәгән.

Укытучы: Бишек янында нәрсәләр башкарылган?

Укучылар: Бишек янында "Бишек җыры"башкарылган.

Укытучы: Укучылар, сезнең кырыклау дигән йола турында ишеткәнегез бармы?

Укучылар: Юк.

Укытучы: Балага 40 көн тулганчы ялгыз калдырырга ярамаган, киткән очракта янында я пычак, я кайчы, я очлы тимер калдырырга кушылган. Шулар баланы җан алыштырудан саклар дип ышанганнар. Кырыклау көнендә баланы юындыргач, 40 кашык су белән башын чайкаганнар. Бу инде 40 көн үткәч, балага зәхмәт тә, башка төрле куркыныч та янамый, 40 көннән соң аның ныгып китүен аңлаткан. Кырыклауга килгән кешеләр бүләк белән килергә тиеш булган.

VII. Йомгаклау.

Укытучы: Укучылар, бүгенге дәрестән сез үзегезгә нинди яңалык алдыгыз?

Укучылар: Без бүген М. Кәримнең "Озын-озак балачак" повесте һәм татар халкында бала туу белән бәйле йолалар белән таныштык.

Укытучы: Әйе, күпме йола, гореф-гадәт бар икән бит, ләкин хәзерге чорда шуларның берничәсе генә безнең тормышыбызда сакланып калган. Гореф - гадәтләрне оныту - начар сыйфат. Ә бит һәрбер йоланың мәгънәсе бар. Йолаларыбызны, гадәтләребезне онытмасак иде. Эпиграфка әйләнеп кайтсак, геройлар гына түгел, әсәрдәге вакыйгалар үзләре дә чын маҗара түгелмени дип әйтер идем. Исем кушу, йолаларны башкару үзе бер рөхәт шаукым түгелме соң? Бүгенге дәрестән сез татар исемнәренең мәгънәләренә колак салып, киләчәктә минем киңәшләремнең, бер өлешен генә тотсагыз да, бу дәрес заяга үткәрелмәгән икән, дияр идем.

б) Укучыларның белемнәрен бәяләү.

в) Өй эше бирү. (Сайлап алу.)

Укытучы: Балалар, көндәлекләрне ачып, үзебезгә охшаган өй эшен язып куябыз.

1) Беренче бүлекнең кыскача эчтәлеген сөйләргә;

2) 243 нче биттәге сорауларга җавап эзерләргә;

3) бала туу вакыйгасы белән бәйләнгән башка йолалар турында белешмә язып килергә.

Укытучы: Дәрес бетте. Барыгызга да зур рәхмәт.

© 2010-2022