Конспект урока по татарскому языку на тему Б авазы. Сан+исем төзелмәсе. (1 класс)

Раздел Другое
Класс 1 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:





Тема: [б] авазы. Сан + исем төзелмәсе.

Максат:

  1. [б] авазын әйтергә һәм сөйләмдә ишетеп танырга өйрәтү. Басма Бб хәрефләре белән таныштыру;

  2. Рәсемнәр буенча җөмләләр төзү күнекмәсен камилләштерү;

  3. Сан + исем төзелмәсен сөйләмдә куллану.

Җиһазлау: Б хәрефе, күл, бака рәсемнәре, саннар.

Материал:

  1. 1 класс Татар теле дәреслеге Хәйдарова Р.З., Н.Г. Галиева

  2. "1 нчы сыйныфта рус телендә сөйләшүче балаларга татар телен укыту" методик кулланма, Хәйдарова Р.З., Н.Г.Галиева.

  3. "Уйнап укый сабыйлар" укытучылар өчен методик кулланма. Зиннурова Ф.М.

Дәрес планы

  1. Оештыру.

  • Исәнмесез, укучылар.

  • Исәнмесез, укытучы апа.

  • Хәерле иртә.

  • Укычылар бүген безнең дәрескә кояш килгән. Ул безнең дәресебезгә нурлар чәчеп торыр. Әйдәгез әле, без дә сезнең белән бер-беребезгә карап, елмаеп куйыйк әле. (Елмаялар)

  • Сез бүген барыгыз да дәрескә әзерме? Китапларыгыз, дәфтәрләрегез бармы? (Әйе)

  • Укучылар, безгә бүген тагын бер кунак килгән. Әйдәгез, аның белән танышып китик әле.

  • Исәнмесез, укучылар. Мин - бүре. Мин сезнең белемегезне тикшерергә килдем. Мин сезнең белән танышырга телим.

  • Синең исемең ничек? (Укучылардан сорап чыга)

  • Синең исемең бик матур.

  • Мин сезгә бүләкләр алып килдем. Әгәр дә дәрестә актив катнашасагыз мин сезгә бүләкләр өләшәм.

Укытучы: Бүре утырып тор. Кунак булырсың.

  1. Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.

  1. Укучылар, безгә кунак кроссворд алып килгән. Нам надо отгадать.

1

Б

Ү

Р

Е




2

А

Ю






3

К

Е

Р

П

Е



4

А

Р

Ы

С

Л

А

Н

Бүре, аю, керпе, арыслан рәсемнәре.

  1. - Укучылар нинди сүз килеп чыкты?

  • Бака, дөрес.



  • Бака нинди? (яшел)

  • Бака нишли? (сикерә, йөзә)

  • Укучылар, бу нәрсә? (балык)

  • Балык нинди төстә? (зәңгәр)

  • Балык йөзәме? (әйе)

  1. - Укучылар, бака, балык сүзләре нинди хәрефкә башлана? Слова бака, балык с какой буквы начинаются? (буква б)

  • Вот мы сегодня с вами познакомились с буквой Б б.

  1. Укучылар, ә хәзер без сезнең белән кушылмаларны укып китик:

Ба-ба-ба

Балык бака бара

Бә-бә-бә

Бәрән бәке бәрә

Бе-бе-бе

Бетергеч белән без

Би-би-би

Бияләй биш бит

Бу-бу-бу

Буран Булат була

Бү-бү-бү

Бүре бүләк бүген

  • Рәхмәт, укучылар. А теперь мы с вами поиграем в игру -над, -под, су өстендә, су астында.

  • Представим, что это маленькое озеро. Кто скажет озеро как по- татарски? (күл)

  • Если бака над водой как мы ска скажем? (су өстендә)

  • Если под водой? (су астында)

  • Баканы кем су өстенә куяр?

  • Бака су астында да йөзә бит әле ул, кем су астына куяр?

  • Ә хәзер балыкны кая куябыз? Балык кайда яши?

  • Рәхмәт, укучылар без сезнең белән бака белән балыкның кайда яшәгәндеген дә белдек. Ә хәзер без сезнең белән ял итеп алыйк.

  1. Бүре физкультминутка ясата.

Су буенда бакалар

Баталар да калкалар, баталар да калкалар

Уңга да иеләләр

Сулга да иеләләр

Артка да иеләләр

Алга да иеләләр

Ә аннары барысы бергә

Сикерешеп алалар.

  • Матур итеп утырыгыз. Все красиво садитесь.



  1. Ныгыту.

  1. Сейчас мы с вами открываем учебники. Китапларны ачабыз.рәсемне карыйбыз.

  • Кого мы видим на рисунке? Рәсемдә нәрсәләр күрәбез?

  • Бу нәрсә? (бүре)

  • Бүре нинди? (усал, матур)

  • Что они собрали? Алар нәрсә җыйганнар? (гөмбә)

  • Рәсемдә ничә бүре? Давайте посчитаем сколько их на рисунке? (ике)

  • Если их много как мы скажем? (бүреләр)

  • А вы умеете считать до 10? (әйе) укучылар саныйлар

  1. Мы ведь с вами знаем стихотворения о цифрах, давайте расскажем.

1 ле саны : Бу берле, нечкә ул, шырпы төсле.

2 ле саны : Бусы - икеле саны

Нык хәтерләгез аны

3 ле саны : Кушсаң икегә берне

Өчле чыга шул чакны

4 ле саны : Өчтән соң килгән цифр

Дүртле була, белеп тор.

5 ле саны : Оста биюче төсле

дүрттән соң килә бишле

6 лы саны : алтылы саны ачык йозак

Асты түгәрәк, ә өсте - ыргак

7 ле саны : Кисәүгә охшаганы

Була җиделе саны.

8 ле саны : Аслы һәм өсле тора

Ике нәп - нәни боҗра.

9 лы саны : Акробатка охшаганы,

Анысы - тугызлы саны.

0 саны : О хәрефе шикеллесе

Нуль саны була инде.

Бүре : Ун минут калгач,

Җиде туларга

Иртән мәктәпкә

Кирәк барырга

Чөнки сигездә

Белә һәр бала

Звонок була, дәрес башлана.

Укытучы: Открываем тетради. Сейчас мы с вами напишем в тетрадях букву Бб. (дәфтәрләрдә эш)



  1. Йомгаклау.

Укытучы: укучылар, с какой буквой мы сегодня познакомились? Что мы с вами делали на уроке?

Сегодня на уроке все активно учавствовали, молодцы!

Бүре: Нәни дусларым

Рәхмәт, сезгә дә

Материалны

Нык үзләштергәнгә.

(Бүре укучыларга бүләк тарата).

Укытучы: Укучылар, матур итеп бастык. Дәрес тәмам. Сау булыгыз!













© 2010-2022