“Без спортны яратабыз”

“Без спортны яратабыз.”(Зурлар төркеме) Максат. Гимнастик стенкада дөрес координация белән хәрәкәт итүне камилләштерү; эч, кул мускулларын ныгыту; балаларда күнегүләрне дөрес башкару теләге тудыру; уен аша хәрәкәт активлыгын үстерү.  Җиһазлау: төсле кубиклар, коры бассейн, туплар, гимнастик стенка, магнитафон. Алдан эш. Спорт турында әңгәмәләр, фотоальбомнар карау, спорт турында шигырьләр өйрәнү.  Эшчәнлек барышы. I өлеш. - Хәерле көн балалар! Кәефләрегез яхшымы? Бала: Рәхмәт апа, без сәламәт ...
Раздел Другое
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

"Без спортны яратабыз."

(Зурлар төркеме)

Максат. Гимнастик стенкада дөрес координация белән хәрәкәт итүне камилләштерү; эч, кул мускулларын ныгыту; балаларда күнегүләрне дөрес башкару теләге тудыру ; уен аша хәрәкәт активлыгын үстерү.

Җиһазлау: төсле кубиклар, коры бассейн, туплар, гимнастик стенка, магнитафон.

Алдан эш. Спорт турында әңгәмәләр, фотоальбомнар карау, спорт турында шигырьләр өйрәнү.

Эшчәнлек барышы.

I өлеш.

  • Хәерле көн балалар! Кәефләрегез яхшымы?

Бала: Рәхмәт апа, без сәламәт

Шуңа күрә барыбызның

Йөзләре бик шат.

Сәламәт буласың килсә

Спортны ярат!

Тәрбияче: Бик әйбәт, ә сез иртән зарядка ясадыгызмы? Әйдәгез әле,җәйге болынга барыйк бергәләп уйнап алыйк.

Бала: Бер, ике, өч, бер, ике , өч.

Иртә торыйк, җитез булыйк,

Бер, ике, өч, бер, ике , өч.

Физзарядканы башлыйбыз

Әйдәгез бергә...

Тәрбияче: Алдыбызда матур алан. Сукмак буйлап барабыз.(Зал буйлап колоннада йөрү. )Кояш елмаеп карый Аның каршына барабыз.(Аяк очларында йөрү,куллар югары күтәрелгән.)Безгә бик күңелле ,кояш нурлары безне иркәли .Шатланып йөгереп алабыз.(Җиңелчә йөгерү).Юлыбызда очрады түмгәкләр ,кирәк аларны үтәргә (предмет аша сикерү)Менә без аланга килеп җиттек.

Бер, ике, өч! бер, ике , өч!

Сулыйбыз иркен итеп.

II. Сәламәтләндерү күнегүләре.

1. Б.т.Гәүдә төз, куллар янда. Кулларны күкрәк алдына куябыз, 3 тапкыр тартылабыз, ә аннан канаттай сузып ян-якка җәябез. (4-6 тапкыр)

2. Б.т. Гәүдә төз, куллар янда. Сул аякны тездән бөгеп күтәрәбез, тез астына шапылдатабыз, башлангыч торышка кайтабыз. (уң аяк б/н дә шулай ук) ( 6-8 тапкыр)

3. Б.т. Гәүдә төз, куллар янда. Сикереп аякларны җилкә киңлеге җәябез, куллар белән баш очында шапылдатабыз. (6-8 тапкыр)

4. Б.т. Аяклар җилкә киңлегендә, куллар иң башында. Терсәкләрне алга (артка) түгәрәк ясап әйләндерәбез.( 6-8 тапкыр)

5. Б.т. Аяклар җилкә киңлегендә.Куллар янда. Чүгәлибез, кулларны алга сузабыз, б.т. кайтабыз. (6-8 тапкыр)

6. Б.т. Куллар билдә, төз басып тору. Урында сикерү. (10-12 тапкыр)

Булдырдыгыз, бик яхшы.

Тәрбияче:

Безнең кыяга урмәләргә

Җитез балалар кирәк.

Кемнәр үрмәләргә әзер?

Тезелегез тизрәк.

  1. Стенага үрмәләп менеп баскычтан , дөрес координация белән төшү.

а) Баскычтан менеп, аркан буенча кулларны дөрес хәрәкәтләндереп акрын гына аска төшү.

б) Боҗрада күнегүләр.

в) Баскычтан менү, турникта тартылу.

Тәрбияче: Бу күнегүләрдән соң бераз ял итү кирәк.

Алдыбызда матур күл

Без шунда ашыгабыз.

Суга чумып, коенып

Без шулай чыныгабыз.

2) Коры бассейнда уеннар:

а) " Суда йөзү"; йөзү хәрәкәтләре ясала.

б) "Көчле аяклар"уены уйнала. Бассейнда арканы бортка терәп утыралар, аяк очлары белән шарны тотып югары күтәрәләр.

в) "Кем күбрәк шар җыя". Эч белән шарлар өстенә яту. Кулларны җәеп, күп итеп шарларны кочакка алу.

Ә хәзер бераз ял итик "чирәмгә" утырып, нинди спорт төрләрен яратуыгызны әйтегез.

  • Мин футбол яратам.

  • Мин хоккей яратам.

  • Мин йөзәргә яратам.

  • Мин гимнастик күнегүләр яратам.

  • Мин чаңгыда йөрергә яратам һ.б.

III. Күрсәтегез әле сез ничек йөрисез? Ничек сикерәсез? Балалар ничек тирән сулыйлар, матур итеп йөриләр? Хәзер бергәләп тигез,матур адымнар белән бакчабызга кайтыйк.

Йомгаклау.

Тәрбияче: Балалар, безнең шөгылебез ахырына якынлашты. Шөгылебез сезгә ошадымы? Балалар, сез бүген бик җитез,тырыш, актив булдыгыз. Сау-сәламәт булыгыз, спортны яратыгыз, киләчәктә күренекле спортчылар булырга хыялланыгыз, бу матур хыялларыгыз тормышка ашсын.

Спортны ярату кирәк

Безнең һәммәбезгә дә.

Сәламәтлек үзе бәхет

Киләчәк көнебездә.


© 2010-2022