Конспект урока Орфография буенча үткәннәрне кабатлау

Раздел Другое
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:







Татар теле.


Тема: Орфография буенча үтелгәннәрне кабатлау.



(5 сыйныф)




Төзеде:

Теләче районы Иске Җөри гомуми

белем бирү урта мәктәбенең татар

теле һәм әдәбияты укытучысы

Салимова Резеда Гафуровна.



5 сыйныф. Татар теле.

Тема: Орфография буенча үтелгәннәрне кабатлау.

Максат: 1. Сүзләрне дөрес язу күнекмәләрен камилләштерү.

2. Ишетеп язу күнекмәләрен үстерү.

3. Башкаларга карата игътибарлылык, мәрхәмәтлелек сыйфатлары

тәрбияләү.

Җиһазлау: Мәкальләр язылган кассета, сүзләр язылган плакат, рәсемнәр.

План.

I. Актуальләштерү.

1.Максатны хәбәр итү.

2.Керпе белән таныштыру (Булышабызмы?)

II. Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү.

1. Чәчәктәге биремнәрне эшләү.

1) о һәм ө хәрефләренең дөрес язылышы;

2) 2 аваз кушылмасын белдергән сузык аваз хәрефләре;

3) я,ю,е хәрефләре кайчан берничә аваз белдерә?

4) о хәрефенең берничә аваз белдерүенә аңлатма бирергә;

5) 2 тартык авазга билге булган хәрефләр;

6) в хәрефе нинди тартык авазларга билге була?

7) г хәрефе нинди авазларга билге була?

8) К хәрефе нинди авазларга билге була?

9) иҗек башындагы (къ), (гъ) тартыртыкларының калынлыгы ничек белдерелә;

10) иҗек ахырындагы (къ), (гъ) тартыртыкларының калынлыгы ничек белдерелә;

2. Магнитофон язмасыннан мәкальләр тыңлау һәм аерым кагыйдәләргә туры килгән сүзләрне дәфтәргә язып бару.

Кагыйдәләр язылган плакат тактага эленә.

1) о, ы хәрефләре язылышына мисаллар;

2) ө, е хәрефләре язылышына мисаллар;

3) нечкә иҗек башындагы /гъ/ авазы белдерелүгә мисаллар;

4) нечкә иҗек башындагы /къ/ авазы белдерелүгә мисаллар.

Мәкальләр.

1. Бауның - озыны, сүзнең кыскасы яхшы.

2. Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне.

3. Әдәп төбе - гадәт.

4. Гыйлемсез гамәл юк.

5. Газета - ут, мәкаль - ук.

6. Кешенең кемлеген төсеннән белеп булмый.

7. Тел кылычтан үткен, каләм телдән үткен.

3. Тактадагы плакат буенча тикшерү.

Озыны, төбе, гадәт, гыйлемсез, гамәл, олыласаң,

олыны, олыларлар, мәкаль, төсеннән, каләм.

4. Физкультминутка.

5. Сүзлек диктанты язу.

Тотрыклы, төзелеш, берсекөнгә, һичөзлексез, юньле, япь-яшь, гаҗәп, вөҗдан, иҗтимагый, гайрәтле, гадәт, игълан, мәгълүмат, газиз, тәнкыйть, вәгъдә, каләм, мөстәкыйль, кагыйдә, җәмгыять, җәмәгать, нигъмәт.

6. Тактадагы плакат буенча тикшерү һәм үзбәя.

7. «Дидактик материал»дан күнегүләр эшләү. №18,19 (14б)

III. Йомгаклау.

1. Өй эше бирү.

5 - 6 җөмлә төзеп язарга.

2. Билгеләр кую (диктанттан алган билгеләр).

- Бүгенге дәрестә нәрсә эшләдек? (…)

- Керпе малаен шатландырдык. Ул сезгә үзенең күчтәнәчен бирә.


© 2010-2022