Открытый урок по татарскому языку в 10 классе по теме Бәйлек һәм бәйлек сүзләр

Раздел Другое
Класс 10 класс
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема: Бәйлек. Бәйлек сүзләр. (Предлог.Послелог. Послеложные слова. ) № 20

Сыйныф: 10

Максат:

  1. Белем бирү: бәйләгеч сүз төркеме - бәйлек һәм бәйлек сүзләр турында белемнәрне тирәнәйтү;

  1. Күнекмәләр булдыру: укучыларның сөйләм телен, тыңлап аңлау сәләтен үстерү; бирелгән тема эчендә өйрәнелгән сүзләрне бәйләнешле сөйләмдә куллана белү күнекмәләре булдыру;

  2. Тәрбия бирү: дустыңа кызыксыну һәм хөрмәт тәрбияләү.

  3. Ориентлашу, мотивлаштыру этабы.

Уңай психологик халәт тудыру.

- Исәнмесез, укучылар. Минем исемем- Роза Назифовна. Мин сезнең белән танышырга телим.Хәлләрегез ничек? Бер-беребезгә карадык, матур итеп елмайдык. Парларыбызга хәерле көн һәм уңышлар теләгез.

Сәлам, дустым, хәерле көн!

-Уңышлар сиңа!

2. Өй эшен тикшерү.

-Сез хәл фигыльләре кертеп кечкенә хикәя төзеп килергә тиеш идегез.(Хикәяләрне, җөмләләрне уку, дөреслеген тикшерү)

3 Уку мәсьәләсен кую һәм чишү

Открытый урок по татарскому языку в 10 классе по теме Бәйлек һәм бәйлек сүзләр.

а)Ә без бүгенге дәрестә 8 нче класста алган белемнәрне ныгытырбыз.Сезгә төрле сүз төркемнәренә керүче сүзләр бирелгән.. 1 нче укучылар- исемнәрне, 2 нче укучылар - саннарны, 3 нче укучылар- сыйфатларны, 4 нче укучылар фигыльләр язып ала. Кайсы команда дөрес һәм тиз итеп тутыра алыр?

исемнәр

саннар

сыйфатлар

фигыльләр


Әйтегез әле, сез аларны нинди юл белән аерасыз? (Уйлыйбыз, түгәрәк буйлап сөйләшәбез)

Сорау куеп.

Акыллы, белән, унынчы, сөйли, урман, малай, китте, бишәү, юмарт, йөгерә, өчен, дустым, дүртебез, кебек, яшел, соң.

Бу сүз төркемнәренә кермәгән сүзләр калды. Аларга сорау куябыз. Хәзер тикшерәбез инде. Исемнәрне (сыйфатларны, фигыльләрне) нинди сорау куеп таптыгыз

(1-4 нче слайдлар)

Син ... нең җавабы белән килешәсеңме? Ни өчен?

Кайсы сүзләргә сорау куймыйча калдырдыгыз? (5 нче слайд)(белән, өчен, кебек, соң).

Ә ни өчен куймадыгыз? (Сорау куеп булмаганга ) .

Нәтиҗә:

б)Сорау куеп булмый торган сүзләр ни өчен кирәк? Хәзер шуны ачыклап китәрбез.

Бирелгән җөмләләрдә шушы сүзләр кулланылган.(6нчы слайд)

Дустым ____________озын буйлы.

Мин мәктәпкә дустым _________барам.

Без дәресләрдән _____төрле түгәрәкләргә йөрибез.

Синең _________ ашарга пешердем.

белән

өчен

кебек

соң

Аларны кулланмыйча җөмләләрне укыйбыз. Бу сүзләр ни өчен кулланылды?(7 нче слайд)

Сүзләрне бәйли дигән сүздән чыгып уйлап карагыз әле, бу сүзләрне сез ничек атар идегез?

- бәйли-

Нәтиҗә:

Открытый урок по татарскому языку в 10 классе по теме Бәйлек һәм бәйлек сүзләр

в) Бирелгән җөмләләрне русчага тәрҗемә итәбез.

Дустым кебек озын буйлы.

Мин мәктәпкә дустым белән барам.

Без дәресләрдән соң төрле түгәрәкләргә йөрибез.

Синең өчен ашарга пешердем.

Высокий как друг.

Я иду в школу с другом .

Мы после уроков идем на кружок.

Для тебя приготовила суп..

Нәтиҗә: (8 нче слайд)рус телендә предлоглар сүзгә кадәр, ә татар телендә бәйлекләр сүздән соң киләләр

Рус телендә бу сүзләр урнына нәрсәләр кулланыла? -Рус телендә бу сүзләр урынына предлоглар кулланыла

Сүз тәртибендәге аермалары бармы?- Әйе, рус телендә сүзгә кадәр, ә татар телендә сүздән соң киләләр.

г) Бәйлекләр бик күп. Без аларны әкренләп хәтердә калдырырбыз. Ә менә бәйлек сүзләрне истә калдырырга шушы гади генә китап һәм дәфтәр ярдәм итәр.

Китап кайда? урындыкның алдында (калганын балалардан әйттерү), арты, өсте, уртасы, яны, кыры, әйләнәсе

Бәйлек сүзләргә сорау куеп була. Алар бәйлекләрдән аермалы буларак, килешләр белән төрләнәләр.(килешләрне искә төшерү.), исемнәрдән ясалган.

Алдына- ю.к.

Алдыннан -чыгыш килеш

Алдында -урын- вакыт килеше.(9 нчы слайд)

Бәйлек

Бәйлек сүзләр

Сорауга җавап бирми

сүзләрне бәйли

белән, аша, кебек, шикелле, төсле, кадәр, чаклы, хәтле, сыман, аша, аркылы, саен, турында, буенча, күрә, каршы, кадәр, таба, башка, бирле, соң

Ас, өс, арт, ал, ян, урта, буй

4 Материалны ныгыту

Нокталар урынына бәйлек һәм бәйлек сүзләрне куеп языгыз.(10 нчы слайд)

1) Без Айсылу ... елга янына киттек. 2) Башта күпер ... чыктык. 3) Без елга ... бик озак бардык. 4) Бакча ... чишмә чыга. 5) Безнең авыл ... зур урман бар. 6) Урман ... тирән кое бар. 7) Рәсимнең малайлар ... уйныйсы, балык тотасы, көймәдә йөзәсе килә. 8) Башта Рәсим ... малайлар кереп йөрделәр.

Аша, янында, янына, артында, янына, белән, янына, янында

Җөмләләрнең дөреслеген тикшерү. (11 нче слайд)

1) Без Айсылу белән елга янына киттек. 2) Башта күпер аша чыктык. 3) Без елга янына бик озак бардык. 4) Бакча артында чишмә чыга. 5) Безнең авыл янында зур урман бар. 6) Урман янында тирән кое бар. 7) Рәсимнең малайлар белән уйныйсы, балык тотасы, көймәдә йөзәсе килә. 8) Башта Рәсим янына малайлар кереп йөрделәр.

Открытый урок по татарскому языку в 10 классе по теме Бәйлек һәм бәйлек сүзләр

5. Рефлексия. Дәрескә йомгак.

-Дәрестә алган белемнәрнең дәрәҗәсен бәяләү максатыннан алдагы эшне тәкүдим итәм Әйе (+) яки юк (-) дип кенә җавап бирәсе.

Сораулар

Әйе (+)

Юк (-)

Татар телендә бәйлекләр һәм бәйлек сүзләр бар

Бәйлекләр сүзләрне бәйли

Бәйлекләр килеш белән төрләнә

Белән бәйлеге кем? соравына җавап бирә

Яшел сүзе - бәйлек

Өс, ас, ян, ал, арт - бәйлек сүзләр

Кебек, сыман, шикелле - бәйлекләр

Дустым белән барусүзтезмәсендә белән бәйлеге исменән соң килә

Сезнең кебек матур сүзтезмәсендә кебек бәйлеге исемнән соң килә

Бәйлекләр сорауга җавап бирми, аларның мәгънәсен аңлатып булмый

12 нче слайд), 13 нче слайд) 6. Яңа төшенчәләрне ныгыту.

6. Ситуатив күнегүләр.(14 нче слайд)

Как скажешь о том: Как скажешь о том, что

- ты хочешь читать книгу о дружбе

- ты хочешь играть с другом волейбол

- ты хочешь встретиться с другом возле школы

- ты хочешь сходить к другу

- ты живешь возле реки

7.Өй эше.

1) Карточкадан күнегүне эшләргә.

Бәйлекләр белән һәм бәйлек сүзләр белән җөмләләр төзергә

Бәйлекләрне һәм бәйлек сүзләрне табып, түгәрәк эченә ал.

Көрәк белән казу. Мәктәпкә хәтле бару. Кичкә кадәр эшләү. Эштән соң күрешү. Белем өчен уку. Тау хәтле йорт. Абый кебек булу. Кыштан бирле уку. Җилгә каршы атлау. Әнисеннән башка яшәү. Җәй саен кайту

Открытый урок по татарскому языку в 10 классе по теме Бәйлек һәм бәйлек сүзләр

© 2010-2022