- Преподавателю
- Другое
- Годовая контрольная работа по татарскому языку для 10 класса
Годовая контрольная работа по татарскому языку для 10 класса
Раздел | Другое |
Класс | 10 класс |
Тип | Тесты |
Автор | Ситдикова Г.Н. |
Дата | 05.08.2015 |
Формат | doc |
Изображения | Нет |
10 нчы сыйныф
Еллык йомгаклау контроль эше.
1 вариант
А1. Кызлар сәхнәдә оста биеделәр. җөмләсендәге билгеләнгән сүз
а) аергыч; ә) хәл; б) хәбәр; в) тәмамлык булып килгән.
А2. Җыю саннарын билгеләгез:
а) борау, игәү, сорау; ә) тау, дәү, бау; б) алтау, җидәү, тугызау; в) алтау, тугызау, унтугыз.
А3. Җөмләдәге алмашлыкның төркемчәсе:
Мин ипине гел теге кибеттән алам.
а) билгеләү; ә) тартым; б) юклык; в) күрсәтү.
А4. Боерык фигыльле җөмләне билгеләгез:
а) Мәктәпне тәмамлагач, минем юрист буласым килә. ә) Укытучы яңа теманы бик яхшы аңлатты.
б) Сине кеше мактасын. в) Табигатьне сакларга кирәк.
А5. Ябарга сүзенең антонимын табыгыз:
а) ачарга; ә) төшәргә; б) егылырга; в) сикерергә.
А6. Хәзерге заман сыйфат фигыльнең тезмә (составная) формасы ничек ясала?
а) -а кушымчасы белән; ә) торган ярдәмче фигыле белән; б) -а торган формасы; в) -учы, -үче кушымчасы белән.
А7. Икенче зат берлектәге тартым белән төрләнгән сүзне табыгыз:
а) барганнар; ә) дустыңны; б) китмәссең; в) моның.
А8. Җөмләнең ахырын табыгыз:Җәй ахыры димәссең , ...
а) яхшы кешеләргә бай. ә) урамда утыз градус салкын. б) шулкадәр салкынайтты. в) шуның белән горурланам.
А9. Кисәкчәләрне билгеләгез:
а) тирән, мөмкин, ярый; ә) дөбер-шатыр, шык-шык, елык-елык; б) ук- үк, гына- генә, -чы, -че; в) өчен, таба, соң.
А10. Кайсы рәттә сүзнең тамыры дөрес билгеләнмәгән?
а) хаклык (хак ); ә) тиңләү ( тиң ); б) якташлар ( якташ ); в) җирле ( җир )
А11. Картларча сүзе кайсы сүз төркеменә карый?
а) исем; ә) сыйфат; б) рәвеш; в) алмашлык.
В1. Җөмләне дәвам итәргә: Күп укыган, ...
С. Текстны укыгыз. Хикәя килеп чыгардай итеп, 4-5 җөмлә өстәп дәвам итегез. Текстка исем бирегез.
Беркөнне Алсу әбисе белән урманга барды. Нинди генә агачлар үләннәр үсми икән анда. Менә бер кош агачка кунды да тук-тук итә башлады."Бу тукран ", - диде әбисе.
Бәяләү критерийлары:
А өлеше- 1әр балл, В өлеше-2шәр балл, сочинение-10балл.
Максималь баллар суммасы- 25 балл.
24-25 балл-«5»ле
20-23 балл-«4»ле
15-22 балл-«3»ле
15тән түбән -«2»ле
10 нчы сыйныф
Еллык йомгаклау контроль эше.
1 вариант
А1. Кызлар сәхнәдә оста биеделәр. җөмләсендәге билгеләнгән сүз
а) аергыч; ә) хәл; б) хәбәр; в) тәмамлык булып килгән.
А2. Тәртип саннарын билгеләгез:
а) бер, биш ,йөз ; ә) тау, дәү, бау; б) алтау, җидәү, тугызау; в) алтынчы, тугызынчы, унтугызынчы.
А3. Җөмләдәге алмашлыкның төркемчәсе:
Мин беркайчан да әнигә начар сүзләр әйтмим.
а) билгеләү; ә) тартым; б) юклык; в) күрсәтү.
А4. Хәл фигыль кергән җөмләне билгеләгез:
а) Мәктәпне тәмамлагач, минем юрист буласым килә. ә) Укытучы яңа теманы бик яхшы аңлатты.
б) Сине кеше мактасын. в) Табигатьне сакларга кирәк.
А5. Ачты сүзенең антонимын табыгыз:
а) ачты; ә) япты; б) егылды; в) сикерерде.
А6. Хәзерге заман сыйфат фигыльнең тезмә (составная) формасы ничек ясала?
а) -а кушымчасы белән; ә) торган ярдәмче фигыле белән; б) -а торган формасы; в) -учы, -үче кушымчасы белән.
А7. Беренче зат берлектәге тартым белән төрләнгән сүзне табыгыз:
а) кызга; ә) дустымны; б) китмәссең; в) моның.
А8. Җөмләнең ахырын табыгыз: Март ае булса да , ...
а) яхшы кешеләргә бай. ә) урамда утыз градус салкын. б) шулкадәр салкынайтты. в) шуның белән горурланам.
А9. Бәйлекләрне билгеләгез:
а) тирән, мөмкин, ярый; ә) дөбер-шатыр, шык-шык, елык-елык; б) ук- үк, гына- генә, -чы, -че; в) өчен, таба, соң.
А10. Кайсы рәттә сүзнең тамыры дөрес билгеләнмәгән?
а) хаклык (хак ); ә) тиңләү ( тиң ); б) якташлар ( якташ ); в) җирле ( җир )
А11. Беркайчан сүзе кайсы сүз төркеменә карый?
а) исем; ә) сыйфат; б) рәвеш; в) алмашлык.
В1. Җөмләне дәвам итәргә: Кем эшләми, ...
С. Текстны укыгыз. Хикәя килеп чыгардай итеп, 4-5 җөмлә өстәп дәвам итегез. Текстка исем бирегез.
Якшәмбе көнне Марат әнисе белән Казанга барды. Аның әле Казанны беренче генә күрүе иде. Алар бик күп җирләрдә булдылар.
Бәяләү критерийлары:
А өлеше- 1әр балл, В өлеше-2шәр балл, сочинение-10балл.
Максималь баллар суммасы- 25 балл.
24-25 балл-«5»ле
20-23 балл-«4»ле
15-22 балл-«3»ле
15тән түбән -«2»ле