Бөек Җиңүнең 70 еллыгына карата Аларның яшьлеген сугыш урлады

Раздел Другое
Класс 10 класс
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Аларның яшьлеген сугыш урлады.

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына карата Аларның яшьлеген сугыш урлады

Ахметшин Якуб Исхак улы 1924нче елның 7 нче декабрендә Азнакай районы Мәлбагыш авылында 4 балалы колхозчы гаиләсендә туып үсә.

В 1941 нче елда аның иң зур абыйсын сугышка алалар.Минск тирәсендә барган каты сугышларда ул хәбәрсез югала. В 1942 нче елда 17 яшьлек Якуб абыйга да чират җитә. Аны Ярославль өлкәсенә торф чыгару эшләренә җибәрәләр.

1943 нче елны аны солдат хезмәтенә алалар,ә 1944 елда,өйрәнүләр узганнан соң өченче Прибалтика фронтына элемтәче итеп сугышка җибәрәләр. Ядрә яңгыры астында да элемтәне ялгарга туры килә иде. Бу мизгелләрдә туган йортка кайтып якыннарымны күрәсе килгән вакытлар бик еш була иде, дип искә Якуб абый дәһшәтле сугыш елларын. Каунас, Рига, Кенигсберг шәһәрләрен азат итүләрдә катнаша.

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына карата Аларның яшьлеген сугыш урлады

1945елның 4 маенда аны Маньчжурияне япон самурайларыннан азат итү өчен Ерак Көнчыгышка җибәрәләр. 1950 нче елга кадәр ул шунда хезмәт итә. Бөек Җиңү көнен Якуб абый Мәскәү шәһәренең тимер юл вокзалында каршылый. «Без поездның кузгалып китүен көтәбез, бермәлне күктә җем-җем итеп салют утлары ялтырый башлады.Үз колакларыбызга үзебез ышанмыйча радиодан сугышның бетүе турындагы хәбәрне тыңлыйбыз.Без ышанырга да ышанмаска да белмичә бер- беребезне кочаклап елашырга тотындык»ди ул, әле дә күз яшьләрен тыя алмыйча.

Сугыш еллары эзсез генә узмаган.Ул ике тапкыр яраланган, контузия алган,бүгенге көндә өченче группалы инвалид.Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен "Бөек Ватан сугышы ордены", "Кенигсберг шәһәрен азат итүдә катнашканы өчен медале," "1941-45 елларда Бөек Ватан сугышында катнашкан өчен медале","Элемтә отличнигы" күкәк билгесе һәм башка бик күп юбилей медальләре белән бүләкләнә

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына карата Аларның яшьлеген сугыш урладыБөек Җиңүнең 70 еллыгына карата Аларның яшьлеген сугыш урлады Бөек Җиңүнең 70 еллыгына карата Аларның яшьлеген сугыш урлады

Сугыш тәмамлангач та әле ул бары 1955 нче елда гына мобилизацияләнеп туган авылы Мәлбагышка кайта. Илебездә барган зур үзгәрешләрдән читтә калмаска тырышып нефть ятмаларын үзләштерү эшенә тотына.Бу өлкәдә дә сынатмаган Якуб абый бүгенге көндә "Хезмәт кызыл байрагы ордены" кавалеры һәм "Мактаулы нефтьче" исемен йөртүче зур хөрмәткә лаек шәхес. 90 яшен тутырган Якуб абый үзен бик бәхетле саный,чөнки бүгенге көндә балалары һәм оныклары тәрбиясендә җәмгыятебезнең зур кайгыртуын тоеп яши ул.



© 2010-2022