Конспект урока по татарскому языку Сыйфат дәрәҗәләре

Татар теленнән дәрес коспектыТема: Сыйфат дәрәҗәләре.Дәреснең максатлары: 1. Сыйфат һәм аның дәрәҗәләре турында төшенчә бирү, сыйфат дәрәҗәләренең кушымчалары белән таныштыру.2. Укучыларның логик фикерләсәләтен, мөстәкыйльлекләрен, иҗади активлыкларын һәм танып-белүне үстерүгә ярдәм итү.3. аралашу һәм коллективта хезмәттәшлек итү күнекмәләрен формалаштыру. Дәреснең тибы: ГКФҖиһазлау: Таблицалар.
Раздел Другое
Класс 5 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема: Сыйфат дәрәҗәләре.

Дәреснең максатлары:

1. Сыйфат һәм аның дәрәҗәләре турында төшенчә бирү, сыйфат дәрәҗәләренең кушымчалары белән таныштыру.

2. Укучыларның логик фикерләсәләтен, мөстәкыйльлекләрен, иҗади активлыкларын һәм танып-белүне үстерүгә ярдәм итү.

3. аралашу һәм коллективта хезмәттәшлек итү күнекмәләрен формалаштыру.

Дәреснеңтибы: ГКФ

Җиһазлау: Таблицалар.

Дәрес барышы:

I. Мотивлаштыру-ориентлаштыру.

1. Исәнләшү.

Уңай психологик халәт тудыру.

Һава турында сөйләшү .

2. Актуальләштерү.

А) Дәрескә булган кагыйдәләрне искә төшерү:

- Әдәпле һәм игътибарлы бул!

- Сүзеңне дөрес һәм ачык итеп әйт!

- Иптәшләреңне хөрмәт ит!

- Башкаларны бүлдермә!

Б) Өй эшен тикшерү. 2 укучы диалогны чыгып сөйлиләр (77нче бит, 4 нче күнегү).

В) Сималтиниус Раунд Тейбл структурасы буенча фигыльләрне кабатлап алу.

Мин сезгә үткән заман хикәя фигыльләрнең зат-сан белән төрләнешендә хаталар җибәрелгән карточкалар таратам. Сез хаталарны төзәтәсез һәм түгәрәк буенча бер-берегезгә биреп, дөреслекне тикшерәсез.

- Габдулла Тукай бик яшьтән ятим калачак.

- Әнием бүген эшкә соңга калыр.

- Кичә трамвайлар начар йөри.

- Төнлә белән кар яуды.

- Наил диктантын "биш"легә язар.

II. Яңа материалны өйрәнү.

1. Сүзлек эше. Алар белән җөмләләр төзү.

Энәле-

Калын-

Нечкә-

Озын-

Кыска-

Зәңгәр-

Яшел-

Кызыл-

Сары-

2. Табышмак әйтәм:

Тоз түгел - ак,

Боз түгел - каты,

Кар түгел - эри. (Шикәр)

Ак, каты сзләренә сорау куегыз.

- Нинди?

- Нинди?(какой?) сорауларына җавап бирүче нинди сүз төркеме?

- Прилагательное.

- Татарчасынәйтегез.

- Сыйфат.

- Русча кагыйдәсен әйтегез.

- Прилагательно е- это часть речи, которая обозначает признак предмета и отвечает на вопросы - какой?

- Татарчасын кем әйтә алыр.

- Предметның билгесен белдереп, нинди ? соравына җавап биргән сүз төркеме - сыйфат дип атала. (Пример.)

3. Төрле төстәге шарлар рәсемнәре белән эш. Бу шарлар нинди төстә? (Зәңгәр, зәңгәррәк, бик зәңгәр)

- Зәңгәр шар, шар зәңгәррәк, шар бик зәңгәр, шар зәңгәрсу. Укучылар, бу сыйфатның төрле дәрәҗәдә килүе була.

4. Сүзлекэше.

Дәрәҗә - степень.

5. Кем аңлады? Бүгенге дәреснең темасы нинди була?

6. Дәфтәрләрне ачып число, теманы язып куябыз.

7. Таблицалар белән эш.

Конспект урока по татарскому языку Сыйфат дәрәҗәләре.

Конспект урока по татарскому языку Сыйфат дәрәҗәләре.

Дәреслектән кагыйдәне укыгыз. Мин әйтми калган сүз юкмы?

Ныгыту.

1.78 нче бит, 2 нчекүнегү

2. Парлардаэш, тәрҗемә итегез сыйфатларның дәрәҗәләрен әйтегез.

- Это платье красивое.

- А это платье красивее.

- У меня платье длиннее, а у тебя короче.

- Этот дом маленький, а этот еще меньше.

- Эта кукла новее.

- Твой костюм красивее.

- Снег белее платья.

3. Парларда эшләгәндә нинди сыйфатлар кулландыгыз? Әйдәгез шуларны баганалап язабыз һәм сыйфатның төрледәрәҗәләренә куябыз.

гади чагыштыру артыклык кимлек

матур матуррак бик матур -

озын озынрак бик озын озынча

кыска кыскарак бик кыска кыскача

яңа яңарак бик яңа яңача

4. Физкультминут. Микс-фриз-груп структурасы.

- Ял итепалыйк. Басыгыз, урындыкларны матур итеп урыннарына куегыз, такта янына чыгыгыз. Хәзер мин музыка уйнатам. Сез ял итегез, йөрегез, биегез. Музыка туктагач, сез бер урында басып каласыз, ә мин тема буенча сораулар бирәм.. Сораулар:

1. Сыйфатның ничә дәрәҗәсе бар? (4)

2. Тактада ничә сыйфат бар? (3)

3. Тактада ничә кимлек дәрәҗәсендәге сыйфат бар? (2)

4. Тактада ничә яшел алма бар? (6)

5. Ничә зәңгәр шар күрәсез? (5)

6. Тактадагы рәсемдә ничә яшел шарф бар? (2)

7. Син ничәнче сыйныфта укыйсың?

8. Бу ничәнче дәрес?

9. Син ничәнче мәктәптә укыйсың?

10. Айда ничә атна?

11. Сыйныфта ничә тәрәзә?

5. КОНЕРС (Corners) структурасы.

Хәзергезаманхикәяфигыльләрнеңзаманнарынкарточкаларярдәмендәкабатлау.

а)Һәрукучыгасыйфатларязылганкарточкалартаратыла.

Салкын, җылы, ап-ак, матур, бикматур, иңчибәр, бикяшел, кыскарак, яктырак, тәмлерәк, яшькелт, алсу, зәңгәрсу.

Хәзер мин сезгәсүзләрязылган карточка таратам. Бусүзләрярдәмендәүзегезгәкирәклепочмакнысыйлыйсыз. Фикерегезнепартнерыгызга 15 секунд аңлатасыз.Кемнең буе озынрак,шулбашлый.ТАЙМД ПЭА ШЭА (Timed- Pair-Share) структурасы.(Вакытбашланды. Таймер куела. Вакытбетте.)Молодцы,укучылар.Булдырдыгыз!

6. Тиешле сыйфатларны куеп, җөмләләрне языгыз.

.... кыш җитте.

Җирне ... кар каплады.

Кешеләр ... киемнәрен киделәр.

Кышкы урман ... .

Урманда ... бүреләр, ... төлкеләр, ... куяннар яши.

(Салкын, ап-ак, җылы, бик матур, усал, хәйләкәр, куркак.)

6.Йомгаклау.

- Бүген без дәрестә нинди сүз төркемен өйрәндек?

- Ул нәрсәне белдерә? Нинди сорауларга җавап бирә?

- Сыйфатның ничә дәрәҗәсе бар, ниндиләр?

7.Өй эше. 1. "4" ле өчен - 4 нчекүнегү, сыйфатның төрле дәрәҗәләренә куеп язарга.

2. "5"ле өчен - 5 сыйфат белән җөмлә язарга.

8. Билге кую.



© 2010-2022