- Преподавателю
- Другое
- 6нчы сыйныфта татар теленнән исем темасына зачет сораулары
6нчы сыйныфта татар теленнән исем темасына зачет сораулары
Раздел | Другое |
Класс | - |
Тип | Конспекты |
Автор | Накипова Р.Ф. |
Дата | 06.09.2015 |
Формат | docx |
Изображения | Нет |
№ 1.
-
Исем нәрсә ул? Ул нәрсәне белдерә? Кайсы сорауларга җавап бирә?
-
Урын-вакыт килешендәге исем нинди кушымчалар ярдәмендә ясала, җөмләнең кайсы кисәге була?
-
Исемнәрне табарга, морфологик анализ ясарга
Урман авыл баласын үз кочагына ала.
№ 2.
-
Ялгызлык һәм уртаклык исемнәрнең язылышын аңлатыгыз.
-
Чыгыш килешендәге исем ничек ясала, җөмләдә кайсы кисәге була?
3.Исемнәрне табарга, морфологик анализ ясарга
Атның якында гына ашап йөрүе җанга тынычлык бирә.
№ 3
-
Ясалышы ягыннан исемнәрнең төрләре.
-
Төшем килешендәге исем нинди кушымчалар ярдәмендә ясала, җөмләнең кайсы кисәге була?
-
Исемнәрне табарга, морфологик анализ ясарга
Геологлар илебездәге җир асты байлыкларының яңа ятмаларын табалар.
№ 4
-
Кушма исемнәр ничек ясала һәм ничек языла?
-
Юнәлеш килешендәге исем ничек ясала, җөмләнең кайсы кисәге була?
-
Исемнәрне табарга, морфологик анализ ясарга
Өйдәгеләр, эшләреннән бермәлгә туктап, тынып калдылар.
№ 5
-
Тезмә исемнәр ничек ясала һәм ничек языла?
-
Иялек килешендәге исем ничек ясала, җөмләнең кайсы кисәге була?
-
Исемнәрне табарга, морфологик анализ ясарга
Кибеттән чыкканда, әнисенең сумкасы әйбер белән тулы була.
№ 6
-
Парлы исемнәр ничек ясала, нәрсәне белдерә, ничек языла?
-
Баш килештәге исем кайсы җөмлә кисәге булып килә?
-
3. Исемнәрне табарга, морфологик анализ ясарга
Балалар Вазихның хыянәтен шундук кичерделәр.
№7
-
Кыскартылма исемнәр ничек ясала?
-
Татар телендә ничә килеш бар, аларның сораулары
-
Исемнәрне табарга, морфологик анализ ясарга
Бу көн Габдулланың күңелендә аеруча бер эз калдырды.
№ 8
-
Исемнәрдә күплек сан кушымчалары. Ялгану үзенчәлеге.(мисаллар)
-
Чыгыш килешендәге исем ничек ясала, җөмләнең кайсы кисәге була?
-
Исемнәрне табарга, морфологик анализ ясарга
Өстәлнең түбән башындарак Йөзлебикә утыра.
№ 9
-
Тартымлы исемнәр ничек ясала, килеш белән төрләнеше.
-
Баш килештәге исем кайсы җөмлә кисәге булып килә?
-
Исемнәрне табарга, морфологик анализ ясарга
Кыз ишектән карый да, өйдә беркем дә юклыгын күргәч, эчкә керә.