Рабочая программа для студентов 1 курса по дисциплине Татарский язык

Раздел Другое
Класс 9 класс
Тип Рабочие программы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

МӘГАРИФ ҺӘМ ФӘН МИНИСТРЛЫГЫ

ЮГАРЫ ҺӨНӘРИ БЕЛЕМ БИРҮЧЕ АВТОНОМИЯЛЕ ДӘҮЛӘТ МӘГАРИФ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ

ӘЛМӘТ ДӘҮЛӘТ МУНИЦИПАЛЬ ХЕЗМӘТ ИНСТИТУТЫ


УРТА ҺӨНӘРИ БЕЛЕМ БИРҮ ФАКУЛЬТЕТЫ

Эш программасы



дисциплина

«Татар теле»

белгечлекләр

I курс

080110 «Икътисад һәм бухгалтер хисабы»,

080118 «Иминият эше»,

100801 «Товар эше»,

110401 «Агрономия»,

110809 «Авыл хуҗалыгы механизациясе»

260502 «Җәмәгать туклануы продуктлары технологиясе»,






2015


"Каралды"

цикл комиссиясе

Беркетмә № " " 2015ел.

цикл комиссиясе председателе

____________ С.Н.Борисова

"Раслыйм"

Урта һөнәри белем бирү факультеты деканы

_____Г.Ш. Ибраһимова

" " 2015ел.


Төзүче

Л.Г.Хурамшина

ӘДМХИ ның татар теле һәм әдәбияты укытучысы



Укыту дисциплинасының эш программасы Федераль дәүләт белем бирү стандартына (ФГОС), шулай ук урта һөнәри белем бирү белгечлеге буенча «Татар теле» укыту дисциплинасы программасына нигезләнеп төзелгән.

Эшләүче оешма: югары һөнәри белем бирүче автономияле дәүләт мәгариф учреждениесе

Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институты

Урта һөнәри белем бирү факультеты



Төзүче:Хурамшина Л.Г., ӘДМХИ ның татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Урта һөнәри белем бирү буенча белем үстерү Федераль институты Федераль дәүләт учреждениесе эксперт советы тәкъдиме (ФГУ ФИРО).

Эксперт советы йомгагы №____________ «____»__________20__ ел.

номер













Эчтәлек


  1. Укыту дисциплинасының эш программасы паспорты

  2. Укыту дисциплинасының структурасы һәм эчтәлеге

  3. Укыту дисциплинасының тематик планы һәм эчтәлеге

  4. Укыту дисциплинасының үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү











1. укыту ДИСЦИПЛИНасының

эш ПРОГРАММасы паспорты

Татар теле



  1. Эш программасының куллану өлкәсе

Программа Татарстан Республикасының икътисади һәм авыл хуҗалыгы юнәлешендә белем бирүче махсус һөнәри урта уку йортларында татар телен ана теле буларак өйрәнүче студентлар өчен төзелде.

Программа "Татарстан Республикасы халыклары телләре турындагы" Татарстан Республикасы Законын гамәлгә ашыру буенча һәм урта (тулы) гомуми белем бирү махсус урта уку йортларының төп белем бирү программасының милли-региональ компонентның вариатив өлешеннән 78 сәгать бирелеп эшләнде. Бу программа 9 сыйныфны тәмамлаган студентларга 1 ел уку өчен исәпләнгән.

1.2. Төп һөнәри белем бирү программасы структурасында укыту дисциплинасының урыны: дисциплина гомуми гуманитар һәм социаль-экономик циклга керә.

1.3. Белем бирүнең төп максатлары:

1.Укучыларда лингвистик, коммуникатив, этнокультура өлкәсенә караган (культурологик) компетенцияләр булдыру.

2. Ана телендә камил сөйләшү, фикереңне җиткерә белү, тел һәм сөйләм күнекмәләрен тирән үзләштерү.

Төп бурычлар:

1.Татар теленең барлык тармаклары буенча эзлекле белем бирү

2. Сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча ныклы күнекмәләр булдыру.

3. Телдән һүм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләрен камилләштерү.

4. Дәреслек, өстәмә материал, белешмә әдәбият белән эш итү күнекмәләрен ныгыту.

Укыту методлары: катнаш, тәрҗемә итү, таныштыру, күзәтү, әңгәмә, эксперимент һ.б.

1.4. Укыту дәкъдим ителгән сәгатьләр саны:

Тулы уку сәгатьләр саны - 117:

аудитор сәгатьләр саны - 78;

мөстәкыйль сәгатьләр саны - 39.



2. УКЫТУ ДИСЦИПЛИНАСЫНЫҢ СТРУКТУРАСЫ ҺӘМ ЭЧТӘЛЕГЕ

2.1. Укыту дисциплинасының күләме һәм укыту эшенең төрләре

Укыту эшенең төрләре

Сәгатьләр күләме

Тулы уку сәгатьләре

117

Мәҗбүри аудитор сәгатьләр (барлыгы)

78

шулардан:


лаборатор эшләр

-

практик дәресләр

78

контроль эшләр

-

курс эше (проект)

-

Мөстәкыйль эшләр (барлыгы)

39

шулардан:


Мөстәкыйль эшләр

39

Индивидуаль проект эшләре


Йомгак аттестация ( зачет)




















2.2. "Татар теле" дисциплинасының тематик планы һәм эчтәлеге.



Бүлекләрнең исемнәре һәм

темалары


Уку материалының эчтәлеге, лаборатор эшләр һәм практик дәресләр, мөстәкыйль эшләр.

Сәгатьләр күләме


Үзләштерү дәрәҗәсе

1

2

3

4


1 бүлек. Кереш өлеш




Тема 1.1. Тел турында мәгълүмат.

Телнең иҗтимагый роле, тарихи үсеше. Телләрнең төркемнәре. Төрки телләр һәм алар арасында татар теленең тоткан урыны. Татар теленең диалектлары. Тел белеме, аның тармаклары. Икетеллелек. Алфавит. Суверен дәүләт төзү вакыйгасы. Телләр турында закон кабул итү.

Мөстәкыйль эш. * " XXI гасырда татар теленең ролен үстерү өчен мин нишли алам?" - инша язарга.

2


2

2

2 бүлек. Фонетика




Тема 2.1. Фонетика

Аваз һәм хәреф. Транскрипция. Сузык һәм тартык авазлар. Сузык авазлар. Тартык авазлар.


Мөстәкыйль эш. Бирелгән сүзләрнең транскрипциясен, ничә хәреф һәм ничә аваз барлыгын күрсәтергә.


2


1


2

Тема 2.2. Аваз үзгәрешләре.

Аваз үзгәрешләре. Сузыклар ассимиляциясе (сингармонизм). Тартыклар ассимиляциясе. Тартыкларның чиратлашуы. Редукция.

Мөстәкыйль эш. Әдәби әсәрләрдән тартыклар чиратлашуга 14 җөмлә язарга.

2



2

3


3 бүлек. Графика һәм орфография



Тема 3.1. Графика, орфография, орфоэпия.




Графика, орфография, орфоэпия турында белешмә. Авазларның дөрес әйтелеше.

Мөстәкыйль эш. Бирелгән сүзләрнең транскрипциясен күрсәтергә .

2


1

2

Тема 3.2. Тикшерү диктанты.

Үткәннәрне кабатлау. Тикшерү диктанты.

2

1

4 бүлек. Лексика



Тема 4.1. Татар теленең сүзлек составы. Алынма сүзләр. Лексикография.

Татар теленең сүзлек составы. Алынма сүзләр. Лексикография

Мөстәкыйль эш. Пассив сүзләргә мисаллар язарга.


2

1

2

5 бүлек.

Сүз ясалышы.




Тема 5.1. Сүз ясалышы.

Сүз төзелеше һәм сүз ясалышы.

Мөстәкыйль эш. Татар телендә сүзләр нинди юллар белән ясала? Мисаллар китереп язарга.

2

1

2

6 бүлек.

Морфология



Тема 6. 1 Исем.

Исем. Исемнәрнең килеш белән төрләнеше. Исемнәрнең тартым белән төрләнеше. Исемнәрнең берлек һәм күплек саны.

Мөстәкыйль эш. Бирелгән исемнәргә морфологик анализ ясарга.

2




1

2

Тема 6.2. Фигыль. Затланышлы фигыльләр. Хикәя фигыль.


Фигыль. Затланышлы фигыльләр. Хикәя фигыль. Үткән заман хикәя фигыль. Хәзерге заман хикәя фигыль. Киләчәк заман хикәя фигыль.

Мөстәкыйль эш. Хикәя фигыльләр кергән әйтемнәр, мәкальләр, сынамышлар язарга, фигыльләрнең мәгънәләрен аңлатырга.

2

2

2

Тема 6.3 Фигыль. Боерык фигыль. Шарт фигыль.


Боерык фигыль. Боерык фигыльнең зат-сан белән төрләнеше. Шарт фигыль. Шарт фигыльнең зат-сан белән төрләнеше.

Мөстәкыйль эш. Газета-журналлардан карап, боерык һәм шарт фигыльләр кергән 15 җөмлә язарга.


2

1

2

Тема 6.4. Затланышсыз фигыльләр.


Затланышсыз фигыльләр. Сыйфат фигыль. Хәл фигыль. Инфинитив. Исем фигыль.

Мөстәкыйль эш. Сыйфат, хәл, инфинитив, исем фигыльләр кертеп, 15 җөмлә язарга.

2

1

2

Тема 6.5. Фигыль дәрәҗәләре.

Фигыль дәрәҗәләре. Кушымчалар белән дәрәҗә белдерү. Дәрәҗә белдерүнең аналитик чаралары. Фигыльгә морфологик анализ ясау.

Мөстәкыйль эш. Бирелгән фигыльләргә морфологик анализ ясарга.

2

1

2

Тема 6.6. Тикшерү диктанты.

Фигыль темасын кабатлау. Тикшерү диктанты.

2



2

Тема 6.7. Сыйфат. Рәвеш.

Сыйфат. Сыйфат дәрәҗәләре. Рәвеш. Рәвешнең мәгънәләре, төркемчәләре. Сыйфат белән рәвешне ничек аерырга. Сыйфат һәм рәвешкә морфологик анализ ясау тәртибе.

Мөстәкыйль эш. Бирелгән сыйфатларга һәм рәвешләргә морфологик анализ ясарга.

2




1

3

Тема 6.8. Сан.

Сан. Санның мәгънәсе һәм грамматик билгеләре. Сан төркемчәләре.

Мөстәкыйль эш. Бирелгән саннарга морфологик анализ ясарга.

2

1

3

Тема 6.9. Алмашлык.

Алмашлык. Зат алмашлыклары. Күрсәтү алмашлыклары. Билгеләү алмашлыклары. Сорау алмашлыклары. Билгесезлек һәм юклык алмашлыклары. Тартым алмашлыклары.

Мөстәкыйль эш. Бирелгән алмашлыкларга морфологик анализ ясарга.

2

1

2

Тема 6.10. Бәйләгеч һәм модаль сүз төркемнәрен .

Бәйлек. Теркәгеч. Кисәкчә. Хәбәрлек һәм модаль сүзләр. Аваз ияртеме. Ымлык.

Мөстәкыйль эш. Әдәби әсәрләрдән бәйлек, теркәгеч, кисәкчә, хәбәрлек һәм модаль сүзләр, аваз ияртеме, ымлык кергән җөмләләр язарга.

2

1


Тема 6.11. Контроль диктант.

Грамматик биремнәр белән контроль диктант.

2


7 бүлек. Татар әдәби теленең функциональ стильләре.




Тема 7.1. Татар әдәби теленең функциональ стильләре.

Фәнни стиль. Публицистик стиль. Матур әдәбият стиле. Эш кәгазьләре стиле.

Мөстәкыйль эш. Еш куллана торган эш кәгазьләрен язарга.


2

2

2

8 бүлек. Җөмләдә сүзләр бәйләнеше.



Тема 8.1. Җөмләдә сүзләр бәйләнеше.

Тезүле бәйләнешне белдерүче чаралар. Сүзләр һәм җөмләләр арасында ияртүле бәйләнешне белдерүче чаралар. Татар һәм рус телләренең сүзләр бәйләнешендә уртак һәм аермалы яклар.

Мөстәкыйль эш. Бер рус телендәге өзекне татарчага тәрҗемә итеп язарга.

2




2

2

Тема 8.2. Сүзтезмә.



Сүзтезмә һәм тезмә сүз. Сүзтезмәләрнең синонимлыгы.

Мөстәкыйль эш. Фразеологик сүзтезмәләрнең мәгънәләрен ирекле сүзтезмәләр яисә сүзләр белән алмаштырып язарга.


2

1

2

9 бүлек. Гади җөмлә.


Тема 9.1. Җөмлә.

Җөмлә ничек оеша? Ия. Хәбәр. Ия белән хәбәрнең яралашуы. Ия белән хәбәр арасында сызык.

Мөстәкыйль эш. Әдәби әсәрдән бер өзекне күчереп алып, ия һәм хәбәрләрен билгеләргә.

2


1

2

Тема 9.2. Җөмләнең иярчен кисәкләре.

Аергыч. Тәмамлык. Хәлләр. Аныклагыч.

Мөстәкыйль эш. Бирелгән текстны күчереп язарга, җөмлә кисәкләрен билгеләргә.

2

1

2


Тема 9.3. Җөмләнең модаль кисәкләре.

Эндәш сүзләр. Кереш сүзләр.

Мөстәкыйль эш. Әлбәттә, бәлки, зинһар, ахры, ахрысы, чыннан да һ.б. кереш сүзләрен кулланып, җөмләләр язарга.

2


1

2

Тема 9.4. Гади җөмлә төрләре.

Хикәя җөмлә. Сорау җөмлә. Боерык җөмлә. Тойгылы җөмлә. Җәенке һәм җыйнак җөмләләр. Тулы һәм ким җөмләләр. Раслау һәм инкяр җөмләләр. Гади һәм кушма җөмләләр. Ике составлы һәм бер составлы җөмләләр.

Мөстәкыйль эш Матур әдәби әсәрдән бер өзек күчереп язарга. Җәенке җөмләләрне җыйнак җөмләләргә әйләндерергә.


2





1

3

Тема 9. 5. Бер составлы җөмләләрне төркемләү.

Бер составлы фигыль җөмләләр. Бер составлы исем җөмләләр. Сүз җөмләләр. Атау җөмләгә охшаш төзелмәләр. Бер составлы җөмлә белән ике составлы җөмлә синонимлыгы. Бер составлы җөмләләрнең үзара синонимлыгы. Татар һәм рус телләрендә бер составлы җөмләләр.

Мөстәкыйль эш. Бирелгән текстагы һәр җөмләнең билгеләрен язарга.

2


1

2

10 бүлек. Җөмләдә сүзләр тәртибе.



Тема 10.1. Җөмләдә сүзләр тәртибе.

Җөмләдә сүзләр тәртибе. Сүзләрнең кире тәртибе. Җөмлә кисәкләренең кире тәртибе. Җөмләнең актуалҗ кисәкләргә бүленеше һәм сүз тәртибе. Җөмләдә сүз тәртибе һәм логик басым.

Мөстәкыйль эш. Язма башланып бирелә. Сөйләм предметынһәм сөйләм яңалыгын табарга. Язманы дәвам итәргә.

Безнең авылга бер кыз килде. Кыз Казаннан икән. Ул гимназиядә укый икән.Бу гимназиядә төрек теле өйрәнәләр икән...

2


1

2

Тема 10.2. Б.С.Ү. Сочинение. "Иң кадерле кешем"

Бирелгән тема буенча фикер алышу, сөйләп карау, караламага һәм чистага күчерү.

2


11 бүлек. Кушма җөмлә.


Тема 11.1. Тезмә кушма җөмләләр.

Тезмә кушма җөмләләр. Теркәгечсез тезмә кушма җөмләдә лексик берәмлекләр. Теркәгечле тезмә кушма җөмлә. Тезмә кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре.

Мөстәкыйль эш. Әсәрләрдән 10 тезмә кушма җөмлә табып күчереп язарга

2

1

2

Тема 11.2. Иярченле кушма җөмләләр.

Иярченле кушма җөмләләр. Иярченле кушма җөмләләрнең төзелеше (синтетик һәм аналитик җөмләләр).

Мөстәкыйль эш. 8 татар халык мәкале язарга, мәкальләрнең кайсысы нинди төзелештә икәнен (тезмә кушма җөмләме, иярченле кушма җөмләнең синтетик яки аналитик төреме икәнен) аңлатып бирергә.

2

1

3

Тема 11.3. Иярченле кушма җөмләләрнең мәгънә ягыннан төрләре.

Иярченле кушма җөмләләрнең мәгънә ягыннан төрләре. Иярчен ия һәм хәбәр җөмләләр. Иярчен аергыч һәм тәмамлык җөмләләр.Иярчен аныклагыч җөмләләр.

Мөстәкыйль эш. Үзегез укый торган газета, журналдан, матур әдәбият әсәреннән 8-10 иярчен кушма җөмлә язарга.

2



1

3

Тема 11.4. Иярчен хәл җөмләләр.

Иярчен хәл җөмләләр. Иярчен вакыт җөмлә. Иярчен урын җөмлә. Иярчен сәбәп җөмлә. Иярчен максат җөмлә. Иярчен рәвеш җөмлә. Иярчен күләм җөмлә. Иярчен шарт җөмлә.

Иярчен кире җөмлә.

Мөстәкыйль эш. Бирелгән җөмләләрнең төрен һәм төзелешен билгеләргә.

2


1

3

Тема 11.5.Иярченле кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре.

Синтетик иярченле кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре.

Аналитик иярченле кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре.

Мөстәкыйль эш. Иярчен кушма җөмләләр кертеп, ирекле темага хикәя язарга.

2

2

3

Тема 11.6. Катлаулы кушма җөмләләр.

Күп тезмәле кушма җөмләләрнең төрләре. Күп иярченле катлаулы кушма җөмләләр (тиңдәш иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә,тиңдәш түгел иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә, бер-бер артлы иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә, берничә төр иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә.

Мөстәкыйль эш. Кушма җөмлә бүлеген кабатларга.



2

1


3

Тема 11.7. Кушма җөмләләрне кабатлау.

Кушма җөмләләрне кабатлауга күнегүләр эшләү.

Мөстәкыйль эш. Контроль эшкә әзерләнергә.

.

2

1

2

Тема 11.8. Контроль диктант.

Контроль диктант.

2


Тема 11.9. Хаталар өстендә эш.

Хаталар өстендә эш.

Үткәннәрне кабатлауга күнегүләр эшләү.

Мөстәкыйль эш.

2



1

Тема 12.2. Үткәннәрне кабатлау.

Үткәннәрне кабатлауга күнегүләр эшләү.

Мөстәкыйль эш. Зачетка әзерләнергә.

2


2

Тема 11.10 .Зачет


2

2


3. Укыту шартлары

3.1. Материаль-техник яктан тәэмин итү

«Татар теле» кабинеты

Кабинет жиһазлары:

- укучылар саны буенча укыту урыннары;

- укытучының эш урыны.

Төп дәреслек: Татар теле, 11 сыйныф, Казан, "Мәгариф" нәшрияты, 2006 ел. Сафиуллина Ф.С., Ибраһимов С.М., : Татар теле, 10 сыйныф, Казан, "Мәгариф" нәшрияты, 2000 ел. Абдуллина Р.С., Шәйхиева Г.М..

Техник чаралар:

- компьютер;

- интернет

3.2. "Татар теле " дисциплинасында кулланыла торган китаплар исемлеге

1. Татар теле, 11 сыйныф, Казан, "Мәгариф" нәшрияты, 2006 ел. Сафиуллина Ф.С., Ибраһимов С.М.,

2. Татар теле, 10 сыйныф, Казан, "Мәгариф" нәшрияты, 2000. Абдуллина Р.С., Шәйхиева Г.М.

3. Татар теле морфологиясе: Югары уку йортлары өчен д-лек.Ф. М. Хисамова.-Казан: Мәгариф, 2006.-335б.

4. Татар теле: Күнегүләр. Анализ үрнәкләре. Тестлар.-Казан: Татар.кит. нәшр., 2005.-160б.

5. Татарча-русча , русча-татарча сүзлекләр.

6. Вакытлы матбугат. "Гаилә учагы", "Казан утлары", "Мәйдан","Сөембикә", "Сәхнә" журналлары.

"Әлмәт таңнары" җирле газетасы.

russiansabroad.com/

Формалаштырылган гомуми белем бирү осталыгы һәм күнекмәләренә бәяләмә

(уку елы башына)

1. Фонетика, лексика тармаклары турында, сузыкларга һәм тартыкларга хас орфоэпик һәм орфографик нормаларны белү, аваз үзгәрешләренә аңлатма бирә белү.

2. Татар теленең сүзлек составын белү. Лексикография буенча тулы мәгълүмат бирә белү.

3. Сүз төзелеше, сүз ясалышы, кушымчалар турындагы белемнәрне ныгыту.

4. Сүз төркемнәре. Синтаксис буенча тулы мәгълүмат алу.

5. Язу тарихын тирән белү.

Предмет буенча укучылар үзләштерергә тиешле белем осталыгы һәм күнекмәләре

(уку елы ахыры)

1. Орфография, орфоэпия нормаларын үзләштерү, фонетик анализ ясый белү.

2. Төрле сүзлекләрдән файдалану күнекмәләрен булдыру.

3. Сөйләмдә сүз төркемнәреннән дөрес һәм урынлы файдалану, төгәл итеп анализлау

4. Сүзләргә фонетик, морфологик, синтаксик анализ ясый белү күнекмәләрен булдыру, анализ үрнәкләрен камил белү.

5. Сүз ясалышын, төзелешен, сүзтезмәләрне тикшерү үрнәкләрен камил белү.

6. Орфографик прициплар һәм аларның нормаларын белү.

7. Стилистика һәм сөйләм культурасы нормаларын төгәл белү.

8. Пунктуация кагыйдәләреннән дөрес файдалану.

9. Сөйләм эшчәнлеге буенча тулы мәгълүматлы булу.




© 2010-2022