4нче сыйныфның рус төркеме өчен дәрес эшкәртмәсе

«Обновление содержания и методики преподавания  татарского языка  литературы в условиях ФГОС» темасы буенча укыган Түбән Кама шәһәренең 10нчы мәктәбе укытучысы Хилазова Динара Хафиз кызының зачет эше.                             Коммуникатив технология нигезендә төзелгән дәрес үрнәге   (Р.З. Хәйдәрова, Г.М. Әхмәтҗанова. Татар теле, 4нче сыйныф, 161-162нче дәресләр)                                               Шигырь Җәйге болында   Кызыл, сары, зәңгәр, күк... Бик күп төрле чәчәкләр Сабантуйга... до сораулар после   1.     Җәйге болында чәчәкләр, җиләкләр үсә.     2.     Җәйге болында күбәләкләр очмый.     3.     Яңгыр ява, аннан соң салават күпере чыга.     4.     Салават күпере өч төсле.    Таблицаны парта кырыена алып куялар.   IV.           Дәреснең максатын һәм бурычларларын билгеләү. Интерактив тактада бер-берартлы рәсемнәр килеп чыга, бу рәсемнәр буенча (проблемалы сораулар ярдәмендә) дәреснең темасын китереп чыгару.   -         Бу рәсемгә карагыз. Бу нәрсә? -         Бу кояш. -         Кояш нишли? (елмая, көлә, җылыта, кыздыра...) -         Кояш нинди? (матур, сары...) -         Ә болар нәрсәләр? (чәчәкләр) -         Алар нинди? (алар матур, төрле төсле...кызыл, ак, сары...... до сораулар после   1.     Җәйге болында чәчәкләр, җиләкләр үсә.     2.     Җәйге болында күбәләкләр очмый.     3.     Яңгыр ява, аннан соң салават күпере чыга.     4.     Салават күпере өч төсле.   -         Җәйге болында чәчәкләр үсәме? (әйе, “+” куябыз) -         Җәйге болында күбәләкләр очамы, очмыймы? (оча, “-”) -         Яңгыр яав, аннан соң нәрсә чыга? (салават күпере, “+”) -         Салават күпере өч төслеме? (юк, 7 төсле, “-“).   -         Димәк, без бүген нәрсә турында сөйләштек? -         Ничек эшләдек? Үзбәя. -         Кайсыгызның кояшында нурлар күбрәк? Димәк, үзегезгә ничәле билгесе куярсыз? (“5”ле.. –Мин дә шулай уйлыйм...) -         Кемнеке әзрәк? Аларга ничәле куябыз? (“4”...
Раздел Другое
Класс -
Тип Рабочие программы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

«Обновление содержания и методики преподавания

татарского языка литературы в условиях ФГОС» темасы буенча укыган Түбән Кама шәһәренең 10нчы мәктәбе укытучысы

Хилазова Динара Хафиз кызының зачет эше.















Коммуникатив технология нигезендә төзелгән дәрес үрнәге


(Р.З. Хәйдәрова, Г.М. Әхмәтҗанова. Татар теле, 4нче сыйныф, 161-162нче дәресләр)










Шигырь

Җәйге болында


Кызыл, сары, зәңгәр, күк...

Бик күп төрле чәчәкләр

Сабантуйга җыелган.

Яңгыр үтте, җил тынды,

Күр салават күперен -

Бар да шуннан коелган:

Кызыл, сары, зәңгәр, күк...

(Шәүкәт Галиев)

Җәй билгеләрен өйрәнү өчен циклда 2 сәгать бирелгән:

1нче дәрес - ЛКФ

2нче дәрес - Д/М сөйләм дәресе.

Циклдагы 1нче дәрес.

Лексик күнекмәлрне формалаштыру (ЛКФ) дәресе.

Тема: "Шәүкәт Галиевнең "Җәйге болында" шигыре.

Дәрес тибы: ЛКФ

Дәрес максатлары:

  1. Укытучы өчен:

Белем бирү максаты (дәреснең предмет нәтиҗәсе):

  • "Җәйге болында" шигырендәге яңа сүзләр белән таныштыру;җәй билгеләре турында әйтә һәм сорый белү; шигырьне сәнгатьле уку.

Үстерү максаты (дәреснең метапредмет нәтиҗәсе):

  • Логик фикерли белү; уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү; парларда һәм күмәк эшли белү, аралаша белү сәләтен үстерү;

Тәрбия бирү максаты (дәреснең шәхси нәтиҗәсе):

  • укучыларның татар телен өйрәнүгә кызыксынуларын арттыру; матурлыкны күрә белү, табигатькә сак караш тәрбиясе булдыру.


  1. Укучыларга җиткерелә торган дәреснең белем бирү максаты (дәреснең предмет нәтиҗәсе):

  • Җәй билгеләре турында сөйләү өчен кирәк булган лексик материалны өйрәнү.

Җиһазлау: мультимедия проекторы, дәрескә әзерләнгән мультимедия материалы, таратма материал.

Дәреслек: Р.З. Хәйдәрова. Татар теле. 4 сыйныф: рус телендә башлангыч сыйныф укучылары өчен дәреслек (татар телен өйрәнүче укучылар өчен). - Казан: Татармультфильм, 2014. - 128б.

Дәрес барышы. (укучылар төркемнәрдә утыралар, парталарда таратма материал, кояшның бите, һәрбер дөрес җавап өчен укучыга кояшның нурлары бирелә).


  1. Оештыру.

  1. уңай психологик халәт тудыру.

Укучылар белән исәнләшү:

-Исәнмесез, укучылар!

-Исәнмесез, Динара Хафизовна!

-Хәлләрегез ничек?

-Яхшы.

-Хәерле көн сезгә!

-Хәерле көн сезгә дә!

2) Бүгенге көн турында әңгәмә оештыру:

- Лёня, спроси у Нади какая сегодня погода на улице.

(Надя, бүген урамда көн нинди? - Бүген урамда көн матур, җылы, кояшлы, кояш көлә, кар эреде, җылы җил исә...)

  • Влада, спроси у Руслана какое сейчас время года.

  • (Руслан, хәзер кайсы ел вакыты? -Хәзер яз.

  1. Өй эшен тикшерү.



  1. Актуальләштерү (ягъни яңа материалны кабул итүгә әзерлек).

Сингапур структурасы Эр-Ар-Гайд таблицасының сул ягын тутыру.

до

сораулар

после


  1. Җәйге болында чәчәкләр, җиләкләр үсә.


  1. Җәйге болында күбәләкләр очмый.


  1. Яңгыр ява, аннан соң салават күпере чыга.


  1. Салават күпере өч төсле.


Таблицаны парта кырыена алып куялар.


  1. Дәреснең максатын һәм бурычларларын билгеләү.

Интерактив тактада бер-берартлы рәсемнәр килеп чыга, бу рәсемнәр буенча (проблемалы сораулар ярдәмендә) дәреснең темасын китереп чыгару.


  • Бу рәсемгә карагыз. Бу нәрсә?

  • Бу кояш.

  • Кояш нишли? (елмая, көлә, җылыта, кыздыра...)

  • Кояш нинди? (матур, сары...)

  • Ә болар нәрсәләр? (чәчәкләр)

  • Алар нинди? (алар матур, төрле төсле...кызыл, ак, сары...)

  • Чәчәкләр нишли? (үсә)

  • Юля, син чәчәкләр яратасыңмы? Ә сиңа нинди чәчәкләр ошый? Спроси у Ангелины, какие цветы ей нравятся?

  • Ә бу? (җиләкләр)

  • Алар нинди (тәмле, кызыл, пешкән)

  • Син җиләк яратасыңмы? Җиләктән нәрсә ясыйлар? (спроси у Лизы, любит ли она ягоды?)

  • (Күбәләкләр рәсеме) Болар нәрсәләр? (Күбәләкләр)

  • Алар нишли? (очалар)

  • Укучылар, сезнең парталарыгызга бүген күбәләкләр очып килгән, аларның берсен сайлап алыгыз, кулыгызга куегыз. Синең күбәләгең нинди төстә? Спроси, какого цвета бабочка Лизы?...)

(Бал кортлары турында да шул тәртиптә)

  • Чәчәкләр, җиләкләр кайда үсә? Бал кортлары, күбәләкләр кайда оча? (җаваплар тыңлана: аланда, урманда, болында...)

  • Әйе, алар болында үсәләр, очалар. Бу рәсемдә кайсы ел вакыты сурәтләнгән? (Җәй)

  • Димәк, бүген нинди болын турында сөйләшербез? (Җәйге болын турында)

  • Руслан, бу рәсемне кышкы болын белән чагыштыр. (кышкы болын нинди? Җәйге болын нинди? җавап тыңлана).

  • Бүгенге дәреснең бурычлары турында әйтегез. Русча да ярый. (Без бүген җәйге болын, җәй билгеләре турында сөйләшергә, яңа сүзләрне истә калдырырга, алар белән сөйләм оештыра белергә тиеш).


  1. Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру (шигырь өстендә эш)

Тактада транскрипция билгеләре белән язылган яңа сүзләр:

Күк - [ күк ]

Тынды - [тынды]

Салават күпере - [ салаwат күпере]

Шуннан - [шуннан ]

  1. Тактада язылган сүзләрнең мәгънәсен ачыклау (семантизацияләү)

  2. Бу сүзләрнең әйтелеше өстендә эш (хор белән, аерым-аерым)

  3. Сүзтезмәләр, җөмләләр әйтү: салават күпере матур, шуннан карыйбыз, җил тынды, буран тынды, күк төс...


  1. Укучылар, 93 битне ачыгыз әле. Анда Шәүкәт Галиевнең шигыре бар. Ул ничек атала? ("Җәйге болында").

  • Мин шигырьне укыйм, сез карап барыгыз.

  • Хәзер үзегез укыгыз.

  • Җәй билгеләрен табыгыз. (....), Җәйге болында нәрсәләр булган?

  • Чәчәкләр Сабантуйга җыелган, яңгыр яуган, салават күпере чыккан...

  • Ни өчен чәчәкләр Сабантуйга җыелган? Сез моны ничек аңлыйсыз?

  • Нәрсә ул салават күпере? (радуга) ул кайчан чыккан? (башта яңгыр яуган, аннан соң салават күпере чыккан).

  • Оля, синең салават күперен күргәнең бармы? Ул ничә төстән тора?

  • Салават күпереннән нәрсәләр коелган? Моны ничек аңлыйсыз?

  • Димәк, табигатьтә салават күперенең барлык төсләре дә бар.. Кояш сары төстә, үлән... (яшел), күк йөзе (зәңгәр), чәчәкләр, күбәләкләр (....).

  • Руслан, безгә шигырьне тагын бер кат укып күрсәт әле.

  • Настя, спроси у Артема, почему он любит лето.

  • Артем, җәй ни өчен күңелле, рәхәт?

Физкультминут.



  1. Материалны сөйләмдә ныгыту этабы.

94 бит 4нче күнегү (бирелгән сүзләр белән җөмләләр төзе:

алан, ис, төс, җил, яңгыр, салават күпере, кояш).

6нчы күнегү (парларда эшлиләр: бер-берсенә сораулар бирәләр, аннан соң борылалар да кара-каршы сөйләшәләр):

Восстанови диалог

  • ... ?

  • Әйе, мин җәйне яратам.

  • Ә ни өчен?

  • ... .

  • Синең салават күперен күргәнең бармы?

  • ... .

  • Салават күперендә нинди төсләр бар?

  • ... .

(Берничә парны сорыйм).

  1. Рефлексия. Эр-ар-гайд таблицасының уң ягын тутыру.

до

сораулар

после


  1. Җәйге болында чәчәкләр, җиләкләр үсә.


  1. Җәйге болында күбәләкләр очмый.


  1. Яңгыр ява, аннан соң салават күпере чыга.


  1. Салават күпере өч төсле.


  • Җәйге болында чәчәкләр үсәме? (әйе, "+" куябыз)

  • Җәйге болында күбәләкләр очамы, очмыймы? (оча, "-")

  • Яңгыр яав, аннан соң нәрсә чыга? (салават күпере, "+")

  • Салават күпере өч төслеме? (юк, 7 төсле, "-").


  • Димәк, без бүген нәрсә турында сөйләштек?

  • Ничек эшләдек?

Үзбәя.

  • Кайсыгызның кояшында нурлар күбрәк? Димәк, үзегезгә ничәле билгесе куярсыз? ("5"ле.. -Мин дә шулай уйлыйм...)

  • Кемнеке әзрәк? Аларга ничәле куябыз? ("4"...)

  • Калганнарга, димәк бүген "3"ле билгесе генә.

VIII Өй эше бирү.

  1. Проект эшенә әзерләнергә. 94 бит 5нче күнегү (җәйге табигать темасына хикәя төзе. Бирелгән сүзтезмәләрдән файдалан: кояш кыздыра, кошлар сайрый, җиләкләр пешә, көннәр озын, төннәр кыска, су буе, оста балыкчы).

  2. Шигырьне сәнгатьле укы.
































© 2010-2022