Рабочая программа. Литературное чтение

Раздел Другое
Класс 3 класс
Тип Рабочие программы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:


Аңлатма язуы

3 нче сыйныф өчен әдәби укудан эш программасы Россия Федерациясендәге һәм Татарстан Республикасындагы мәгарифкә кагылышлы хокукый-норматив актларга һәм федераль дәүләт стандартларына нигезләнеп төзелде:

1. Россия Федерациясенең "Мәгариф турында"гы Законы (Федеральный закон от 29.12.2012 273-ФЗ "Об образовании в Российской Федерации").

2. Татарстан Республикасының "Мәгариф турында"гы Законы (Закон Республики Татарстан "Об образовании" № 68-ЗРТ от 22 июля 2013 года, статья 8).

3. Россия Федерациясенең "Россия Федерациясе халыктелләре турында"гы 126-ФЗ нчы номерлы Законы (24.07.1998).

4. РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы приказы, 30 нчы август, 2013 нче ел №115 ("Об утверждении Порядка организации и осуществления образовательной деятельности по основным общеобразовательным программам - начального общего, основного общего и среднего общего образования").

5. "Татарстан Республикасының халык телләре турында" Законы (Закон Республики Татарстан от 08.07.1992 № 1560-XII (ред. от 03.03.2012г.) "О государственных языках Республики Татарстан и других языках в Республике Татарстан").

6. "Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында" Татарстан Республикасы Законы, 2004нче ел, 1нче июль.

7.Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар: 1-11нче сыйныфлар/[басма өчен Ч.М. Харисова, К.С.Фәтхуллова, З.Н.Хәбибуллина җаваплы].- Казан:Татар.кит.нәшр., 2011.-239 б.

8. Муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы «Азнакай шәһәре 4 лицее"ның 2015- 2016 нчы уку елына төзелгән укыту планы.

Укыту фәненең эш программасында тоткан урыны

Укыту планында каралганча, әдәби уку дәресе өчен эш программасы 70 сәгатькә бүленеп, атнага 2 сәгать исәбеннән төзелде.

Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына әдәбият укытуның төп максатлары

  1. Укучының татар әдәби телен үзләштерүенә, текстны аңлап, сәнгатьле итеп, йөгерек укуына, дөрес яза белүенә, әдәби тел формаларын саклап, төрле темаларга иркен сөйләшүенә ирешү, матур әдәбият әсәрләрен мөстәкыйль уку күнекмәләре формалаштыру, телдән һәм язма сөйләмнәрен үстерү.

  2. Балаларны татар әдәбияты, халык авыз иҗаты, татар халкының җыр-музыкасы, сынлы сәнгате белән таныштыру, күренекле язучылар һәм аларның әсәрләрен үзләштерүләренә ирешү, алар турында үз фикерләрен әйтергә өйрәтү.

  3. Әдәби-теоретик төшенчәләрне аңлату һәм кулланырга өйрәтү.

Төп бурычлар:

Укучыларга татар халкының килеп чыгышы, тарихи язмышы, милләттәшләребез тормышы турында мәгълүмат бирү.

  1. Халык тарихын һәм мирасын өйрәнү аша укучыларда Ватанга, халыкка, туган телгә мәхәббәт, олыларга, кечеләргә һәм гомумән кешегә ихтирам, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек тәрбияләү.

  2. Эстетик тәрбия бирү, табигатькә сакчыл, мәрхәмәтле караш булдыру.

  3. Әдәби әсәрләрне өйрәнү барышында укучыларны сәнгатьле уку алымнарына өйрәтү.

Укыту предметына характеристика

Татар әдәбияты укучыны олы тормышка әзерләү юлында әһәмиятле урын алып тора. Ул, беренче чиратта, рухи-әхлакый тәрбия бирү чыганагы булып тора. Әдәбият баланың иҗтимагый аңын, тарихи күзаллауларын үстерә һәм кешелек җәмгыятенең төп кыйммәтен - кешелеклелек (гуманизм) сыйфатларын тәрбияли, югары идеалга омтылу, кешеләргә шәхес итеп карау, әхлак кагыйдәләрен яшәү нормасы буларак кабул итү принципларын тормышка ашырырга ярдәм итә.

Мәктәптә әдәбият укыту сәнгать белән тормышның бәйлелеге, форма һәм эчтәлекнең бердәмлеге, тарихилык, яңалыкка омтылыш, тарихи-мәдәни белешмәләрне аңлау, әдәбият теориясендәге яңа төшенчәләрне үзләштерү, традицияләрне барлау, үзләштерү һәм саклау өчен тырышу, татар әдәби теленең бай сурәтләү чараларын файдалана алу принципларына нигезләнә. Мәктәп укучысы әдәби әсәрләрне бәяли һәм анализлый белергә тиеш, чөнки укучы әдәби әсәрләр, аларның авторлары фикере аша гомумкешелек кыйммәтләрен үзләштерә, халыкның рухи байлыгы белән таныша, тормышның катлаулы фәлсәфәсен аңларга тырыша. Әдәбият укыту эшчәнлеге боларның барын да исәпкә алып оештырылырга тиеш.

3 нче сыйныфлар өчен әдәбият дәреслеге алда санап кителгәннәргә нигезләнеп төзелгән. Балаларны әсәрләрнең авторлары белән таныштырганда, әдипләрнең портретлары һәм аларның тормышы турында кыскача фактик материаллар, алар турында башка язучы һәм галимнәр фикерләрен биреп барыла. Моннан тыш, укучыларның татар әдәбияты белән кызыксынуларын үстерү өчен, кызыклы мәгълүматлар; татар әдәби музейлары турында белешмә материал, ягъни әдәби музейлардан алынган фоторепортажларга да урын бирелгән.

Рәссамнарның картиналары белән танышкан вакытта, укучыларның сөйләм телләрен, күзәтүчәнлекләрен, матурлыкка соклана белү хисләрен, гади генә предметны да образлы итеп күрә белүләрен үстерү өчен, музейлар, картиналарның язылу тарихы, эшләнеш алымы турында бирелгән кыскача мәгълүмат та әдәбият укытуның әһәмиятен арттыруга юнәлтелгән.

3 нче сыйныфлар өчен тәкъдим ителгән программа түбәндәге максатларны куя:

- укучыларда ана телен өйрәнүгә омтылыш, эзләнүгә теләк уяту, милләтеңә, телеңә мәхәббәт тәрбияләү;

- сөйләм һәм аралашу өлкәсенә караган мәгълүматлылык булдыру;

- план төзеп сөйләү, сораулар бирә белү, рәсем буенча хикәя төзү.

Төп бурычлар:

- уку күнекмәләрен үстерү һәм камилләштерү;

- укуга кызыксыну, китапка хөрмәт тәрбияләү, мәктәпкә, белем алуга уңай караш уяту;

- матур әдәбият, аның авторы, әсәрнең жанры, персонажы турында күзаллау булдыру;

- бәйләнешле телдән һәм язма сөйләмгә өйрәтү;

- әдәби әсәрләр йогынтысында табигатькә сакчыл караш,үз-үзеңне әдәпле тоту күнекмәләре булдыру;

- укучыларның әсәрне эмоциональ кабул итүенә ирешү; хисләрне әхлакый, рухи матурлык тойгылары белән баету;

- әдәби әсәрләрне укыганда, балаларның акылын, ихтыярын, хисләрен һәм рухи ихтыяҗларын үстерү.

Татар халкының бай әдәби мирасын үзләштерү, халыкның үткәнен белү яшь буынга аң-белем һәм тәрбия бирү, аларның милли үзаңын үстерүдә мөһим роль уйный. Әдәби уку программасына текстларның күбесе балалар әдәбиятыннан һәм әдәби әсәрләрдән сайланып, табигать, кешенең табигатькә мөнәсәбәте, аның табигатьне саклаудагы роле,якын туганнар, чит кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр кебек бүгенге заман проблемаларына туры килә. Ел фасылларына багышланган шигырь һәм хикәяләр балаларда күзәтүчәнлек, игътибарлылык, матурлыкны күрә белү сәләтен үстерергә ярдәм итә. Шактый текст фольклордан алына. Эчтәлеге укучыларга якын булган әкиятләр укучыларда зирәклек, тапкырлык сыйфатлары тәрбияләүгә өлеш кертә. Белем алу һәм китап уку күнекмәләрен үстерү. Көз, кыш, яз, җәй фасылларының билгеләрен һәм үзгәрешләрен таный белү. Табигать, кешенең табигатькә мөнәсәбәте, аның табигатьне саклаудагы ролен; кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне тану.

Программада дәресләр "Уку һәм текстны өйрәнү", " Сыйныфтан тыш уку", " Бәйләнешле сөйләм үстерү"тематикасы буенча планлаштырылды. Сөйләшү тематикасы үтелгән материалдан, аңа бәйле лексик-фразеологик минимумнан чыгып билгеләнде. Укучыларда әдәпле сөйләм формалаштыру максатын күздә тотып, ул һәр сыйныфта да кертелгән. Безнең максат - аны сыйныф саен тирәнәйтә бару.

Укучыларның белеменә, эш осталыгына һәм күнекмәләренә төп таләпләр:

Гомуми белем бирү осталыгына таләпләр:

  • укылган текстка сорау куя белү;

  • әсәрне яки аерым өлешне төгәл итеп сөйләү;

  • бирелгән план буенча эчтәлек сөйләү;

  • иҗади эшләү: хикәя,әкият, табышмаклар иҗат итү.

Предмет буенча укучылар белергә тиешле белем осталыгы һәм күнекмәләре:

  • шигырьләрне яттан сөйли белү;

  • халык аваз иҗатын әдәби әсәрдән аера белү.

  • әдәби һәм сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен булдыру.

Матур әдәбиятының авторы,әсәрнең жанры, персонажы турында күзаллау булдыру. Әкиятләр, татар халкының мәзәкләре, мәкальләре һәм әйтемнәре, табышмаклар һәм тел шомарткычлар белән танышу, эчтәлекләрен аңлау күнекмәләрен булдыру.

Дөрес һәм бәйләнешле әйтмә һәм язма сөйләм күнекмәләрен формалаштыру. Әдәби әсәрләр йогынтысында үз-үзеңне әдәпле тоту күнекмәләре булдыру.

1.Әдәби әсәр белән эшләү:

  • текстның темасын аңлата белү;

  • текстны вакыйгасы буенча өлешләргә тарката белү.

  • сорау куя белү;

  • укытучы ярдәмендә план төзи һәм шуның буенча эчтәлеген сөйли белү;

  • укытучы ярдәмендә текстның төп фикерен билгели белү.

2.Сөйләм телен үстерү:

  • үзләштергән материалга нигезләнеп, ирекле сөйләшү-диалог оештыру;

  • яшь үзенчәлегенә туры килердәй текст сайлау;

  • бирелгән план буенча эчтәлекне сөйләү;

  • иҗади эшләргә өйрәнү-хикәя, әкиятләрне дәвам итү, әкиятләр,табышмаклар уйлау;

  • шигырьләр ятлау.

3.Әдәбият белемен өйрәнүгә әзерлек :

Сүз сәнгатенең бер төре буларак матур әдәбият белән таныштыра башлау.

  • әкиятләрнең төп фикере,кызыклы сюжеты һәм композициясе;

  • табышмак, мәкаль һәм әйтемнәр,башваткычлар.

4.Уку техникасы:

  • аңлап, йөгерек, сәнгатьле уку;

  • кычкырып уку тизлеге - 70 (авыр үзләштерүчеләр өчен) -90 сүздән ким булмау;

  • эчтән шома уку күнекмәләрен формалаштыру;

5.Китап уку белән кызыксыну дәрәҗәсе:

- татар һәм башка милләт язучыларының әкиятләре;

- татар классик язучыларының балалар укырга тиешле әсәрләре;

- вакытлы матбугат:балалар өчен газета, журналлар белән таныша башлау.

3 нче сыйныф укучыларының укудан белем, осталык һәм күнекмәләрен бәяләү нормалары

Укучыларның белем, осталык һәм күнекмәләренә дөрес һәм гадел бәя бирү - шактый катлаулы мәсьәлә. Башлангыч сыйныф укучыларының өйрәнгән материалны үзләштерү дәрәҗәсе ике юнәлештә тикшерелә: тел буенча мәгълүматлылык ( татар телендәге авазлар һәм иҗек калыплары, сүз һәм сүз төзелеше, сүз ясалышы, исем, сыйфат, сан, рәвеш, алмашлык, фигыль, бәйлек һәм бәйлек сүзләр, кисәкчәләр, җөмләнең баш кисәкләре, җыйнак һәм җәенке җөмләләр, эндәш сүзләр һ.б.); мәдәни мәгълүматлылык ( татар сөйләм этикеты, тормыш - көнкүрешкә караган әйбер исемнәре, йолалар, милли уеннар, халык авыз иҗаты, сынлы сәнгать һ.б.)

Телдән җавап бирүне бәяләү

Башлангыч сыйныф укучыларының татарча сөйләм дәрәҗәсе төрлечә була: кайбер балалар өйдә ана телендә аралаша, икенчеләре аерым очракларда гына татарча сөйләшә, ә кайберләре татарча бөтенләй белми. Шуңа да телдән әзерлек чорында ситуатив - тематик принцип буенча татарча аралашу күнекмәләрен ныгыту һәм үстерү, тыңлап аңлау һәм сөйләүне камилләштерә башлау бурычы куела, аралашу һәм язу өчен кирәк булган сүзләр белән тулыландырыла, еш кулланыла торган грамматик формалар активлаштырыла. Бу исә бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен булдырырга ярдәм итә. Балаларның тыңлап аәлау һәм сөйләү күнекмәләре даими рәвештә тикшерелеп, бәяләнеп барырга тиеш. Бу вакытта милли рухны чагылдырган әсәрләргә, милли уеннарга, гореф - гадәтләргә, халык авыз иҗатына һәм сөйләм этикетына аеруча зур игътибар бирелә.

Тыңлап аңлау күнекмәләрен бәяләү

Тыңлап аңлау күнекмәләрен бәяләү өч төрле була:

  1. "тулаем аңлады";

  2. "өлешчә аңлады";

  3. "аңламады".

Укуның күләме һәм аны бәяләү

Уку дәресләренең төп вазифасы - укучыларда дөрес, йөгерек, сәнгатьле итеп, текстның эчтәлеген аңлап уку күнекмәләре булдыру һәм үстерү, аларны китап белән эшләргә өйрәтү. Уку техникасы сыйныфтан сыйныфка камилләшә барырга тиеш.

Баланың уку сәләтен бәяләгәндә, текстның эчтәлеген аңлап, тиешле тизлектә, авазларны һәм сүзләрне дөрес әйтеп, интонацияне саклап, башкалар ишетелерлек һәм аңларлык итеп уку мөһим. Кычкырып укыганда, сүзләрнең дөрес әйтелешенә игътибар ителә.

Кычкырып уку белән бергә, баланың эчтән уку мөмкинлекләрен камилләштерү турында да онытмаска кирәк. Эчтән уку тизлеге дә гомуми таләпләргә туры килергә тиеш. Әмма 1 нче сыйныфтан эчтән укырга өйрәтү бурычы куелмый (мәҗбүри түгел).

Укуны билгеләү өчен, укучыга 2 - 3 минутлык тоташ текст бирелә. Шуннан соң 1 минутка ничә сүз укуын табарга мөмкин.

Сыйныфлар

Хәрефләр саны

Сүзләр саны

Кычкырып уку

Эчтән уку

Кычкырып уку

Эчтән уку

3

140 - 210

290 - 360

35 - 55

70 - 105

Уку күнекмәләрен бәяләү

Программа таләпләрен үтәсә (авазларны, сүзләрне, җөмләләрне дөрес, сәнгатьле итеп укыса), укытучы сорауларына җавап бирә алса,текстның эчтәлеген аңлап үзләштерсә, "5"ле куела.

Уку тизлеге гомуми таләпләргә туры килсә; сәнгатьлелек сакланса да, 2 - 3 әйтелеш хатасы җибәрсә; пауза һәм интонация белән бәйле төгәлсезлекләр булса да, эчтәлекне аңлап, укытучының сорауларына җавап бирә алса, "4"ле куела.

Уку тизлеге гомуми таләпләргә туры килмәсә, сәнгатьле итеп укымаса, логик басымны дөрес куймаса, 3 - 4 әйтелеш хатасы җибәрсә, текстны өзеп - өзеп укыса, укытучы сорауларына җавап биргәндә, төгәлсезлекләр китсә"3"ле куела.

Уку тизлеге бик акрын булса, барлык сүзләрне дә иҗекләп укыса; текстны сәнгатьле, аңлаешлы итеп укымаса; әйтелеш нормаларын тупас бозса; орфоэпия һәм интонация хаталары эчтәлекне аңлауга җитди комачаулык тудырса; сүзләрне әйткәндә, 6 дан артык тупас бозып әйтү булса, "2"ле куела.

Укытуның гомуми, шәхси, метапредмет нәтиҗәләре

Укытуның шәхси нәтиҗәләре

Төп гомуми белем бирү баскычын төгәлләгәндә, түбәндәге шәхси кыйммәтләр формалашкан булуы күзаллана:

  • шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге тудыру;

  • әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау;

  • әдәби әсәрләрдәге төрле тормыш ситуацияләренә һәм геройларның гамәлләренә гомүмкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү;

  • "гаилә", "туган ил", "мәрхәмәтлелек" төшенчәләрен кабул итү, "башкаларга карата түземлелек, кайгыртучанлык", "кеше кадерен белү" кебек хисләр формалашу.

Укытуның метапредмет нәтиҗәләре

Төп белем бирү баскычында татар телен укыту, танып белү чарасы буларак, укучыларның фикер йөртү, интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә, шулай ук, реаль тормышта туган проблемаларны хәл итү өчен кирәк булган универсаль уку гамәлләрен (танып белү, регулятив, коммуникатив) формалаштыруга хезмәт итә.

Танып- белү нәтиҗәләре:

  • фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү;

  • иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру;

  • объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү;

  • төп мәгълүматны аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;

  • тиешле мәгълүматны табу өчен, энциклопедия, белешмәләр, сүзлекләр, электрон ресурслар куллану.

Регулятив нәтиҗәләр:

  • уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү;

  • эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү;

  • уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;

  • билгеләгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү;

  • укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү;

  • ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру;

  • дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли һәм алар белән дөрес эш итә белү;

  • дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү.

Коммуникатив нәтиҗәләр:

  • әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек җавап бирә белү;

  • әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү;

  • аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек);

  • парларда һәм күмәк эшли белү;

  • мәгълүматны туплау өчен, күмәк эш башкару;

  • әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү.

  • эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү.





Укыту-методик, материаль-техник мәгълүмат бирү чыганаклары

1. Программа: Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләрендә татар әдәбиятын укыту программасы: 1-11нче сыйныфлар/[төзүче авторлары:Ф.Г.Галимуллин, З.Н.Хәбибуллина ,Х.Г.Фәрдиева].- Казан: Татар.кит.нәшр., 2011.

2. Уку китабы : Рус телендә белем бирүче дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 3 нче сыйныфы өчен дәреслек(татар балалары өчен)/ Р.Х. Ягъфәрова. - Тулыл. 4 нче басма. - Казан: Мәгариф, 2013

Өстәмә әдәбият:

1.Ф.С.Вәлиева, Г.Ф.Саттаров. "Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы". Казан, " Раннур" , 2000.

2. Я.Х.Абдрәхимова "Әдәбият дәресләрендә бәйләнешле сөйләм үстерү" Казан, "Мәгариф" нәшрияты, 2000 ел.

3. Д.Ф.Заһидуллина. Урта мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы. Казан, "Мәгариф" нәшрияты, 2000 ел.

4. Кызыклы грамматика . С.Г.Вәгыйзов .- Казан: Мәгариф, 2006..

5.Электрон ресурслар: "Бала" китапханәсе; "Татар мультфильмнары», татар сайтлары beiem.ru һәм tarkhanova.ru

Эш программасының эчтәлеге.

Темалар

Программадагы сәгать саны

Туган телен кадерләгән халык кадерле булыр

7

Көз

7

Туган як

7

Кыш

7

Яхшыдан үрнәк ал, яманнан гыйбрәт ал

8

Ата- ана һәм туганнар

7

Яз

6

Әкият сөйлим сезгә

8

Җәй

7

Бәйләнешле сөйләм үстерү


Класстан тыш уку


Барлыгы

64

Программа материалының эчтәлеге

Бүлекләрнең темасы

Сәг.саны

Әсәрләр

1.

Туган телен кадерләгән халык кадерле булыр.

7

Г.Афзал. Ана теле.

Ш.Галиев. Туган тел.

М.Әмир. Җиргән теле.

М.Гафури. Балалар эше.

Н.Арсланов.Тел.

М.Мәһдиев. Укытучы алдында белгәнеңне яшермә.

В.Нуриев. "Чук һәм Гек" һәм дә... Ирек. Шүрәле.

К.Насыйри. Акыллы һәм яхшы холыклы...

Г.Тукай. Кызыклы шәкерт.

Г.Хөсәенов. Исем.

2.

Көз! Бу инде синмени?

8

Н.Мадьяров. Көзге урман.

И.Туктар.Урман букеты.

Р.Вәлиева.Көз.

Г.Хәсәнов. Көзне инде...

Р.Корбанов. Каурыйлар.

Г.Мөхәммәтшин.Ак песи.

И.Солтан. Бәрәңге алганда.

А.Тимергалин. Шәһәрдә алтын көз...

3.

Туган як.

7

Х.Туфан. Казан турында җырлар.

Г.Сабитов.Кара урман...

Б.Рәхмәт. Алтын безнең җир.

М.Шабаев.Идел суы.

Г.Тукай. Умарта корты вә чебеннәр.

Л.Зөлкарнәй. Бичуралар һәм бичаралар.

М.Латыйфуллин. Сабан туенда.

4.

Килеп җитте кыш та.

7

С.Шакир.Кар ява.

"Салават күпере" журналыннан. Кар бөртеге нәрсә ул?

Н.Думави.Йомшак кына кар ява...

Р.Хафизова.Песнәк.

Җ.Тәрҗеманов. Кыш бабай.

Р.Низамова. Бүген мәктәптә бал-маскарад.

К.Тәхау.Гыйнвар.

Җ.Дәрзаман.Җепшек көндә.

5.

Яхшыдан үрнәк ал, яманнан гыйбрәт ал.

9

Л.Толстой.Алмагачлар

Р.Төхфәтуллин.Алмагачлы юл

Р.Фәйзуллин. Ничек яхшы булырга?

Ш.Маннапов.Су тәме.

Л.Лерон.Гөлләр рәхмәте.

Б.Камалов.Укудан кайту белән, Тәүгиз...

Р.Гаташ. Малай чак!

К.Насыйри. Ашаганда...

Ә.Бикчәнтәева.Тәмле сүз.

Ш.Галиев.Гафу үтендем.

Р.Низамиев.Әйдәгез...

6.

Ата-ана һәм туганнар.

7

М.Гафури.Ата-ана

Ф.Яруллин.Кояштагы тап.

Ш.Галиев.Авылча, бабайча ял...

Р.Вәлиева.Туган көндә.

В.Ахунҗанов.Әбигә энә саплыйм.

Р.Батулла. Карурманга бара Мөбарәк.

7.

Яз.

6

Г.Рәхим.Шушы язгы мизгелдә.

Г.Хәсәнов. Сыерчыклар, кайтып...

Н.Думави.Балалар сүзе.

Р.Низамова.Кояш шундый кыздыра...

Дәрдемәнд. Кояшның нурлары.

М.Кәрим.Беренче тамчылар.

8.

Әкият сөйлим сезгә.

8

Татар әкияте. Кем көчле? Кем җиңүче?

А.Алиш.Чукмар белән Тукмар.

Удмурт әкияте.Тычкан белән Чыпчык.

Р.Хафизова. Беренче шагыйрь, яки Тылсым иясе.

Рус әкияте.Әтәч белән борчак.

Т.Миңнуллин. Гафият турында әкият.

М.Шабаев. Чаба иде...

Балалар фольклоры. Борын-борын...

9.

Җәй җитте!

9+2

Р.Вәлиева. Яңгыр белән Кояш.

Р.Миңнуллин.Яңгырда яланөс...

Н.Дәүли. Бала болыт.

Г.Тукай. Яңгыр.

В.Монасыйпов. Табиблар.

Ә.Халидов. Кырмыскалар.

М.Хөсәен. Сабан туе.

А.Гыйләҗев. Арча ягына Сабан туена...

Ә. Маликов. Мәктәп баласына.

Ятлау өчен әсәрләр

Габдулла Тукай. Кызыклы шәкерт

Мәҗит Гафури. Балалар эше.

Бари Рәхмәт . Алтын безнең җир.

Нәҗип Мадъяров. Көзге урман.

Хәсән Туфан. Казан турында җырлар.

Җәвад Тәрҗеманов. Кыш бабай.

Газинур Морат. Тылсымлы тел.




Дәрес

Теоретик материал

Б.с.ү.(дәрес эчендә)

К.т.у.

Ятлау


1 нче чирек

17

15

4

2

4


2 нче чирек

14

12

1

2

2


3 нче чирек

20

17

2

3

1


4 нче чирек

17+2(экскурсия)

14 +2

3

3

1


еллык

70

60

10

10

8


















Т/С

Бүлекләр һәм

темалар.

Сәг.

саны

Үзләштерелергә һәм камилләштерелергә тиешле махсус белем һәм күнекмәләр

Предметара нәтиҗәләр һәм укучыларның универсаль уку гамәлләре (УУГ)

Үткәрү вакыты

танып белү УУГ

регулятив УУГ

коммуникатив УУГ

план




Факт


1 нче чирек - 17 сәгать

I. Туган телен кадерләгән халык кадерле булыр-7 сәгать.

1

Бәйләнешле сөйләм үстеру №1. "Туган телен кадерләгән халык кадерле булыр."

Г. Афзал. Ана теле. Ш.Галиев. Туган тел.

Н.Арсланов.Тел.

1

"Туган тел" турында әңгәмә кору, телдән хикәя төзү. Укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү. Сүз байлыгын арттыру.Үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үзләштерү. Әңгәмә,сүзлек өстендә эш, сәнг.уку,сорауларга җавап бирү. Шигырьнең эчтәлеген истә калдыру, дөрес йөгерек , аңлап уку күн-рен булдыру. Сүз байлыгын арттыру.

Аңлап уку; тиешле мәгъ-лүматны сайлап алу; төп мәгъ-лүматны аеру; фикерләрне ло-гик чылбырга салу;иҗади һәм эзләнү характе-рындагы проб-леманы бил-геләү,аларны чишү өчен алго-ритм булдыру; объектларны чагыштыру; классификация-ләү өчен уртак билгеләрне билгеләү;






Уку максатын мөстәкыйль билгеләү; тиешле мәгълүматны сайлап алу ; сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу; фикерләрне логик чылбырга салу; мәсьәләне чишү өчен уңайлы ысул сайлау;төшенчәгә якын килү өчен нәтиҗә ясау.

Эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү;укыту-чы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаш-тырырга өйрәнү:эш тәртибен аңлап,уку эшчәнлеген оештыра белү; билгеләнгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү








Укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаш-тырырга өйрәнү:эш тәртибен аңлап,уку эшчәнлеген оештыра белү;билгелән-гән критерий-ларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү;уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.

Әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү; әңгәмә-дәшнең аралашу холкы белән идарә итү.


Әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү; әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү; мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару; әңгәмәдәшнең фикерен тыңлый белү.







04.09.





2

Мирсәй Әмир. Җиргән теле.

1

Уку,сүзлек өстендә эш,укылган буенча фикер алышу,план буенча эчтәлеген сөйләү. Хикәянең эчтәлеген аңлап сөйли белү.Укучыларның мөстәкыйль фикерләве, гомумиләштереп нәтиҗә ясау сәләтен үстерү.

07.09.


3

Мәҗит Гафури. Балалар эше. М.Мәһдиев. Укытучы алдында белгәнеңне яшермә.

1

Сүзлек өстендә эш,сәнгатьле уку, әңгәмә кору,сорауларга җавап бирү. Дөрес йөгерек , аңлап уку күнекмәләрен булдыру. Әңгәмә,өзекне укып, укытучы җитәкчелегендә бергәләп анализлау,нәтиҗә ясау. Хикәянең эчтәлеген аңлап сөйли белү.Укучыларның мөстәкыйль фикерләве,гомумиләштереп нәтиҗә ясау сәләтен үстерү.

11.09.


4

В. Нуриев. "Чук һәм Гек" һәм дә ...Ирек.

К. Насыйри. Акыллы һәм яхшы холыклы...

1

Әңгәмә кору, әсәрне эчтән һәм кычкырып уку ,фикер алышу,текстка сорау кую, җавап бирү. Сүз байлыгын арттыру. Тәртип турында әңгәмә кору,өзекне уку, анализлау, нәтиҗә ясау. Уңай һәм тискәре сыйфатларны тормыштан алынган мисаллар белән дәлилли белү.

14.09.


5

Габдулла Тукай. Кызыклы шәкерт. Класстан тыш уку.№1.

Г. Тукай. Шүрәле.

1

Шигырьне сәнгатьле итеп уку, әңгәмә кору,сорауларга төгәл, тулы җавап бирә белү. Әкиятне кычкырып уку,төп фикерен билгели белү,рольләргә бүлеп сөйли белү. Әдәби китапларга кызыксыну уяту.

Аңлап уку;тиешле мәгълүматны сайлап алу;төп мәгълүматны аеру;фикерләрне логик чылбырга салу;иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү,аларны чишү өчен алгоритм булдыру; объектларны чагыштыру; классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү;эшчәнлек процессында контроль һәм бәя бирү.

Эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү;укыту-чы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү:эш тәртибен аңлап,уку эшчәнлеген оештыра белү;билгеләнгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү

Әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү; әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү.





18.09.


6

Г.Хөсәенов. Исем. Бәйләнешле сөйләм үстерү№2.

Исемең матур,кемнәр куйган...

1

Әңгәмә,сүзлек өстендә эш,аңлап уку,исемнәрнең мәгънәсен аңлату. Татар халкының исем кушу йоласы, гарәп исемнәренең раушан бизәк булуы турында белемнәрен арттыру. Исемнәр буенча әңгәмә кору. Ата- ана кушкан исем белән горурлана белү.

21.09


7

В. Нуриев. Шүрәле.(Хикәя-табышмак)

1

Аңлап уку, күренешләрне чагыштыру,эчтәлеген кыскача сөйли белү.


25.09.


II. Көз! Бу инде синмени?- 8 сәгать.

8

Нәҗип Мадьяров. Көзге урман. Бәйләнешле сөйләм үстерү №3. Көзге бизәкләр.

1

Шигырьне дөрес басым һәм интонация белән уку, сүзлек эше,сорауларга җавап бирү. Табигатьнең үзенчәлекләрен күрә белү, әсәрдәге сурәтләүне табигатьтәге үзгәрешләр белән чагыштыру. Көзге бизәкләр турында әңгәмә кору, терәк сүзләрне кулланып хикәя төзи белү.

Уку максатын мөстәкыйль билгеләү; тиешле мәгълүматны сайлап алу ; сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу; фикерләрне логик чылбырга салу; мәсьәләне чишү өчен уңайлы ысул сайлау;төшенчәгә якын килү өчен нәтиҗә ясау.




Аңлап уку;тиешле мәгълүматны сайлап алу;төп мәгълүматны аеру;фикерләрне логик чылбырга салу;иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү,аларны чишү өчен алгоритм булдыру; объектларны чагыштыру; классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү;эшчәнлек процессында контроль һәм бәя бирү.

Укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаш-тырырга өйрәнү:эш тәртибен аңлап,уку эшчәнлеген оештыра белү;билгелән-гән критерий-ларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү;уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.



Эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү;укыту-чы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү:эш тәртибен аңлап,уку эшчәнлеген оештыра белү;билгеләнгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү

Әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү; әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү; мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару; әңгәмәдәшнең фикерен тыңлый белү.




Әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү; әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү.


28.09.





9

Идрис Туктар. Урман букеты.

1

Тиз, аңлап дөрес уку, эчтәлек сөйләргә өйрәнү,текстның төп фикерен билгели белү. Табигатьнең матурлыгын күрә белү, аны кәгазьдә, сөйләмдә чагылдыра белү,

02.10.


10

Резеда Вәлиева. Көз. Рафис Корбанов. Каурыйлар.

1

Шигырьне дөрес басым һәм интонация белән уку, сүзлек эше,сорауларга җавап бирү. Укучыларның мөстәкыйль фикерләве, гомумиләш-тереп нәтиҗә ясау сәләтен үстерү.

05.10.


11

Гарәфи Хәсәнов. Көзне инде...

1

Көз турында әңгәмә кору, аңлап дөрес уку, текст сүзләрен кулланып эчтәлеген сөйләү.

09.10.


12

Газиз Мөхәммәтшин. Ак песи.

1

Әңгәмә,сүзлек өстендә эш,аңлап уку, план төзү, план буенча сөйли белү.


12.10.


13

Класстан тыш

уку №2.

Ф.Хөсни. Урман сукмаклары.

1

Татар классик язучыларының балалар өчен иҗат ителгән әсәрләре белән танышу,

аңлап уку, мәгънәсен аңлату, төп фикерне билгеләү.


16.10.


14

Илгизәр Солтан. Бәрәңге алганда. Адлер Тимергалин."Шәһәрдә алтын көз..."

1

Шигырьне дөрес басым һәм интонация белән уку, сүзлек эше,соруларга төгәл җавап бирү, вакытлы матбугат: балалар өчен газета- журналлар белән танышу. Аңлап уку, күренешләрне чагыштыру, төп фикерен билгеләү. Табигатьнең матурлыгын күрә белү, аны кәгазьдә, сөйләмдә чагылдыра белү, аңлап уку


19.10.


15

Бәйләнешле сөйләм үстерү №4. И.Левитанның"Ал-тын көз" картинасы.

1

Картина буенча әңгәмә кору, терәк сүзләрне кулланып хикәя язу.




23.10.


III. Туган як -7 сәгать.

16

Хәсән Туфан. Казан турында җырлар.

1

Шигырьне дөрес басым һәм инто-нация белән уку, сүзлек эше, сорау-ларга җавап бирү. Аңлап уку күнек-мәләрен булдыру. Казан турында шигырьләр уку, балалар өчен чыга-рылган газета-журналлар исемен атау, атаклы кешеләрен әйтү. Рес-публиканың баш шәһәре Казан икә-нен белү, аның матурлыгын тану

Уку максатын мөстәкыйль билгеләү; тиешле мәгълүматны сайлап алу ; сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу; фикерләрне логик чылбырга салу; мәсьәләне чишү өчен уңайлы ысул сайлау;төшенчәгә якын килү өчен нәтиҗә ясау.

Эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү;укыту-чы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү:эш тәртибен аңлап,уку эшчәнлеген оештыра белү;билгеләнгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү

Әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү; әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү; мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару; әңгәмәдәшнең фикерен тыңлый белү.

26.10.


17

Габделхәй Сабитов. Кара урман...

1

Уку, сүзләрне аңлату, синонимнарын әйтү, исемнәргә туры килгән билгеләрен табу, текстка рәсемнәр ясау, синонимнар табу, сайлап уку.

Табигатьнең матурлыгы, байлыгы кеше кулында икәнлеген күрә белү.

30.10.




18

2нче чирек- 14 сәгать

Бари Рәхмәт Алтын безнең җир. Марс Шабаев.Идел суы.

1

Уку. Сүзлек эше, сорауларга җавап.

Ватанны ярату, аның белән горур-лану, казылма байлыкларын белү. Шигырьне сәнгатьле , йөгерек уку, сорауларга җавап бирү, биремнәрне үтәү.

Елгаларны , күлләрне сакларга кирәклеген аңлау.Суның тормыш чыганагы булуын белү.

09.11.



19

Габдулла Тукай. Умарта корты вә чебеннәр.

1

Мәсәлне аңлап уку, эчтәлеге буенча әңгәмә, сүз байлыгын арттыру.


Аңлап уку; тиешле мәгълү-матны сайлап алу;төп мәгълү-матны аеру; фи-керләрне логик чылбырга салу; иҗади һәм эзлә-нү характерын-дагы проблема-ны билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру; объектларны чагыштыру; классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү;


Эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү;укыту-чы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү:эш тәртибен аңлап,уку эшчәнлеген оештыра белү;билгеләнгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү.


Әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү; әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү.









13.11.


20

Ләис Зөлкарнәй. Бичуралар һәм бичаралар.

1

Әсәрне аңлап уку, план төзү, план буенча сөйли белү.



16.11.


21

Мәгъсум Латыйфуллин. Сабан туенда .

1

Аңлап, йөгерек, сайлап уку күнекмәләрен үстерү. Милли бәйрәмнәр турында сөйләшү.

С.Сәйдәшев турында башлангыч белем булдыру.

20.11.


22

Класстан тыш уку №3. Бари Рәхмәт. Иң күңелле чак.

1

Шигырьне дөрес басым һәм интонация белән уку, сүзлек эше,сорауларга җавап бирү. Аңлап уку күнекмәләрен булдыру. Әсәрне аңлап уку, план төзү, план буенча сөйли белү.






23.11


IV. Килеп җитте кыш та - 7 сәгать.

23

IV. - Килеп җитте кыш та - 11 сәгать.

Самат Шакир.Кар ява. Нәҗип Думави. Йомшак кына кар ява...

1

Дөрес ,йөгерек , аңлап уку күнекмәләрен булдыру. Сүз байлыгын арттыру, сурәтләү чараларын куллана белү. Шигырьне дөрес басым һәм интонация белән уку, сүзлек эше,сорауларга җавап бирү. Табигатьнең үзенчәлекләрен күрә белү, әсәрдәге сурәтләүне табигатьтәге үзгәрешләр белән чагыштыру.

Фикерләрне логик чылбырга салу;иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы чишү ысулларын мөстәкыйль рәвештә булдыру;

V . Яхшыдан үрнәк ал, яманнан гыйбрәт ал -11 сәгать. .

Укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаш-тырырга өйрәнү;эш тәртибен аңлап,уку эшчәнлеген оештыра белү;уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.

Әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү; әңгәмәдәш-нең аралашу холкы белән идарә итү;

27.11.


24

Кар бөртеге нәрсә ул? ("Салават күпере"журналын-нан).

1

Укучыларның мөстәкыйль фикерләве,гомумиләштереп нәтиҗә ясау сәләтен үстерү.

30.11.


25

Роза Хафизова. Песнәк.

1

Әсәрне кычкырып йөгерек уку, укытучы ярдәмендә анализлый белү, өлешләп уку, характеристика бирә белү.

04.12.


26

Раушания Низамова. Бүген мәктәптә бал-маскарад .

1

Әсәрне кычкырып йөгерек уку, укытучы ярдәмендә анализлый белү, өлешләп уку, характеристика бирә белү. Әсәрне аңлап уку, план төзү, план буенча сөйли белү. Укучыларның мөстәкыйль фикерләве,гомумиләштереп нәтиҗә ясау сәләтен үстерү.

07.12.


27

Бәйләнешле сөйләм үстерү №5. Җир ак юрган ябынган.

Җәвад Тәрҗеманов. Кыш бабай.

1

үзләштергән материалга нигезләнеп, ирекле сөйләшү-диалог оештыру;

яшь үзенчәлегенә туры килердәй текст сайлау;


11.12.


28

Касыйм Тәхау. Гыйнвар. Җәүдәт Дәрзаман.Җепшек көндә.

1

Әсәрне кычкырып йөгерек уку, укытучы ярдәмендә анализлый белү, өлешләп уку, характеристика бирә белү. Шигырьне дөрес басым һәм интонация белән уку, сүзлек эше,сорауларга җавап бирү. Аңлап уку күнекмәләрен булдыру.



14.12.


29

Класстан тыш уку №4. Х.Халиков. Сакаллы малай.

1

Әсәрне дөрес басым һәм интонация белән уку, сүзлек эше,сорауларга җавап бирү. Аңлап уку күнекмәләрен булдыру.


18.12.


V. Яхшыдан үрнәк ал, яманнан гыйбрәт ал - 9 сәгать.

30

Л.Толстой. Алмагачлар .

Рафаил Төхфәтуллин. Алмагачлы юл.

1

Әсәрне кычкырып йөгерек уку, укытучы ярдәмендә анализлый белү, өлешләп уку, характеристика бирә белү.


Уку максатын мөстәкыйль билгеләү;сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу;мәсьәләне чишү өчен уңайлы ысул сайлау;төп һәм ярдәмчел билгеләрне аеру;анализлау, объектларны чагыштыру; классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү;чагыштырып нәтиҗә ясый белү күнекмәләрен формалаштыру;


Укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү;эш тәртибен аңлап,уку эшчәнлеген оештыра белү;уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү; укудагы уңышларга, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый,анализ-лый белү.



Коммуни-катив мәсьәләгә таянып фикерне төгәл җиткерү; әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү; әңгә-мәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү; мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару; әңгәмәдәш-нең фикерен тыңлый белү.

21.12.


31

Р. Фәйзуллин. Ничек яхшы

Булырга.

1

Хикәягә салынган төп мәгънәне аерып күрсәтә белү.

25.12.






32

3 нче чирек -20 сәгать



Шамил Маннапов Су тәме.

1

Аңлап һәм сәнгатьле уку күнекмәләрен булдыру, сүзлек эше,сорауларга җавап бирү. Аңлап уку күнекмәләрен булдыру.



























11.01.



33

Л.Лерон. Гөлләр рәхмәте. Р.Гаташ. Малай чак!

1

Шигырьне дөрес басым һәм интонация белән уку, сүзлек эше,сорауларга җавап бирү. Табигатьнең үзенчәлекләрен күрә белү, әсәрдәге сурәтләүне табигатьтәге үзгәрешләр белән чагыштыру. Шигырьне кычкырып йөгерек уку, укытучы ярдәмендә анализлый белү, эчтәлек буенча сораулар төзи белү.


Уку максатын мөстәкыйль билгеләү;сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу;мәсьәләне чишү өчен уңайлы ысул сайлау;төп һәм ярдәмчел билгеләрне аеру;анализлау, объектларны чагыштыру; классификация-ләү өчен уртак билгеләрне билгеләү;чагыштырып нәтиҗә ясый белү күнекмәләрен формалаштыру;

Укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү;эш тәртибен аңлап,уку эшчәнлеген оештыра белү;уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү; укудагы уңышларга, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый,анализ-лый белү.


Коммуника-тив мәсьәләгә таянып фикерне төгәл җиткерү;әң-гәмәдәш белән аралашу калыбын төзү; әңгәмәдәш-нең аралашу холкы белән идарә итү; мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару; әңгәмәдәш-нең фикерен тыңлый белү.



15.01.


34

Б.Камалов. Укудан кайту белән, Тәүгиз...

1

Әсәрне кычкырып йөгерек уку,

укытучы ярдәмендә анализлый белү, өлешләп уку, характеристика бирә белү.

18.01.


35

Каюм Насыйри.Ашаганда...

1

Укучыларның мөстәкыйль фикерләве,гомумиләштереп нәтиҗә ясау сәләтен үстерү.


22.01.


36

Класстан тыш уку №5. Р.Миңнуллин.

Күчтәнәч.

1

Әсәрне дөрес басым һәм интонация белән уку, сүзлек эше,сорауларга җавап бирү. Аңлап уку күнекмәләрен булдыру.

25.01.


37

Әминә Бикчәнтәева.Тәмле сүз.

1

Тиз, аңлап дөрес уку, эчтәлекне сөйләргә өйрәнү, текстның төп фикерен билгели белү.



29.01.


38

Бәйләнешле сөйләм үстерү № 6. Яхшы сүз балдан татлы. Ш.Галиев.Гафу үтендем. Р.Низамиев.Әйдә -гез...

1

Үзләштергән материалга нигезләнеп, ирекле сөйләшү-диалог оештыру;

яшь үзенчәлегенә туры килердәй текст сайлау;

иҗади эшләргә өйрәнү-хикәя,әкият, шигырь иҗат итү .


01.02.


VI. Ата -ана һәм туганнар - 7 сәгать.

39

Мәҗит Гафури. Ата-ана.

1

Әсәрне уку, сүзлек эше, сорауларга җавап, образларга характеристика бирү.

Иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү;аларны чишү өчен алгоритм булдыру;сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу;эш башкару ысулларына һәм шартларына анализ ясау;классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү.




Уку эшчәнлеген оештыра белү;уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү; укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү;

Әңгәмәдәшнең фикерен тыңлый белү; мәгълүмат-ны туплау өчен күмәк эш башкару. әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү














05.02.


40

Ф.Яруллин. Кояштагы тап.

1

Хикәягә салынган төп мәгънәне аерып күрсәтә белү, укытучы ярдәмендә анализлый белү, өлешләп уку, характеристика бирә белү.

08.02.


41

Ш.Галиев. Авылча, бабайча ял...

1

Шигырьне дөрес басым һәм интонация белән уку, сүзлек эше,сорауларга җавап бирү.Аерым строфаларның эчтәлеген аңлата белү.

12.02.


42

Бәйләнешле сөйләм телен үстерү №7. Туганлык мөнәсәбәтләре.

1

Үзләштергән материалга нигезләнеп, ирекле сөйләшү-диалог оештыру;

яшь үзенчәлегенә туры килердәй текст сайлау;

иҗади эшләргә өйрәнү-хикәя,әкият, шигырь иҗат итү .

15.02.


43

Резеда Вәлиева.Туган көндә. В.Ахунҗанов.Әбигә энә саплыйм.

1

Аңлап уку, күренешләрне чагыштыра белү, әсәргә якын килеп эчтәлеген сөйләү. Шигырьне дөрес басым һәм интонация белән уку, сүзлек эше,сорауларга җавап бирү.Аерым строфаларның эчтәлеген аңлата белү

19.02.


44

Р. Батулла. Карурманга бара Мөбарәк

1

Әсәрне уку, сүзлек эше, сорауларга җавап, образларга характеристика бирү.

22.02.


45

Класстан тыш уку №6. Р.Миңнуллин Әнкәйнең ак чәчләре.

1

Әсәрне дөрес басым һәм интонация белән уку, сүзлек эше,сорауларга җавап бирү. Аңлап уку күнекмәләрен

булдыру.




26.02.


VII. Яз - 6 сәгать.

46

Гәрәй Рәхим.Шушы язгы мизгелдә.

1

Шигырьне дөрес басым һәм интонация белән уку, сүзлек эше,сорауларга җавап бирү.Аерым строфаларның эчтәлеген аңлата белү.

Иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү;аларны чишү өчен алгоритм булдыру;сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу;эш башкару ысулларына һәм шартларына анализ ясау;классифика-цияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү.



VIII. Әкият сөйлим сезгә - 13 сәгать.

Уку эшчәнле-ген оештыра белү;уку эш-чәнлеге нәти-җәләрен кон-трольгә ала белү; укыту-чының күрсәт-мәләрен аңлап үти белү;Уку хезмәтендә үзе-ңә максат куя;

бурычларны билгели ,эш тәртибен аң-лап,уку эшчән-леген оештыра һәм нәтиҗә-ләрне кон-трольгә алу





Әңгәмәдәшнең фикерен тыңлый белү; мәгълүмат-ны туплау өчен күмәк эш башкару. әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү







29.02.

47

Гарәфи Хәсәнов. Сыерчыклар кайтып...

1

Хикәягә салынган төп мәгънәне аерып күрсәтә белү, укытучы ярдәмендә анализлый белү, өлешләп уку, характеристика бирә белү.

04.03.


07.03.







11.03.

48

Класстан тыш уку№7.

М.Әхмәтҗанов.

Карга бураны.

1

Әсәрне дөрес басым һәм интонация белән уку, сүзлек эше,сорауларга җавап бирү. Аңлап уку күнекмәләрен булдыру.

49

Нәҗип Думави. Балалар сүзе. Раушания Низамова. Кояш шундый кыздыра...

1

Хикәягә салынган төп мәгънәне аерып күрсәтә белү, укытучы ярдәмендә анализлый белү, өлешләп уку, характеристика бирә белү.

50

Дәрдемәнд. Кояшның нурлары.

1

укытучы ярдәмендә анализлый белү, өлешләп уку, характеристика бирә белү.

14.03.


51

VIII. Әкият сөйлим сезгә - 13 сәгать.

Мостай Кәрим Беренче тамчылар.

1

Шигырьне дөрес басым һәм интонация белән уку, сүзлек эше,сорауларга җавап бирү.Аерым строфаларның эчтәлеген аңлата белү.

18.03.


4 нче чирек - 17 сәгать + 2 сәгать экскурсия

VIII. Әкият сөйлим сезгә- 8 сәгать.

52

Татар халык әкияте.Кем көчле? Абдулла Алиш.Чукмар белән Тукмар .

1

Әкиятне эчтән һәм кычкырып уку, эчтәлеген аңлауны тикшерү, биремнәрне төгәл үтәү. Хикәягә салынган төп мәгънәне аерып күрсәтә белү, укытучы ярдәмендә анализлый белү, өлешләп уку, характеристика бирә белү.









Фикерләрне логик чылбырга салу; иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы чишү ысулларын мөстәкыйль рәвештә булдыру;эш башкаруның ысулларына һәм шартларына анализ ясау.

Эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү;укыту-чы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү:эш тәртибен аңлап,уку эшчәнлеген оештыра белү;





Әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү; әңгәмәдәш-нең аралашу холкы белән идарә итү.




01.04.


53

Удмурт халык әкияте.Тычкан белән Чыпчык.

1

Рольләргә бүлеп сәнгатьле уку, текстның сүзләрен кулланып сөйли белү.


Аңлап уку;тиешле мәгълүматны сайлап алу;төп мәгълүматны аеру;фикерләрне логик чылбырга салу;иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү,аларны чишү өчен алгоритм булдыру;

Эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү;укыту-чы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү:эш тәртибен аңлап,уку эшчәнлеген оештыра белү;билгеләнгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү



Әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү; әңгәмәдәш-нең аралашу холкы белән идарә итү.





04.04.


54

Роза Хафизова.Беренче шагыйрь яки Тылсым иясе.

1

Рольләргә бүлеп сәнгатьле уку, текстның сүзләрен кулланып сөйли белү.

08.04.


55

Татар халык әкияте. Кем җиңүче?

1

Әкиятне эчтән һәм кычкырып уку, эчтәлеген аңлауны тикшерү, биремнәрне төгәл үтәү.


11.04.


56

Рус халык әкияте.Әтәч белән борчак.

1

Рольләргә бүлеп сәнгатьле уку, текстның сүзләрен кулланып сөйли белү.


15.04.


57

Класстан тыш уку№8. Татар халык әкиятләре.

1

Әкиятләрне эзлекле сөйләү, төп фикерен әйтә белү.


18.04


58

Туфан Миңнуллин Гафият турында әкият.

1

Хикәягә салынган төп мәгънәне аерып күрсәтә белү, укытучы ярдәмендә анализлый белү, өлешләп уку, характеристика бирә белү.



22.04.


59

Бәйләнешле сөйләм үстерү №8. Әкият язып карыйк.

1

Үзләштергән материалга нигезләнеп, ирекле сөйләшү-диалог оештыру;

яшь үзенчәлегенә туры килердәй текст сайлау;

иҗади эшләргә өйрәнү- әкият иҗат итү

25.04.


IX. Җәй җитте! -9 сәгать+2 сәгать

60

Резеда Вәлиева. Яңгыр белән Кояш. Роберт Миңнуллин. Яңгырда яланөс...

1

Әкиятне аңлап уку, сорауларга җавап бирү. Җәйге табигатьтәге үзгәрешләрне күрү һәм тасвирлап бирү күнекмәсен үстерү. Яңгыр, Кояшны җанландырып сурәтләү Шигырьне дөрес басым һәм интонация белән уку, сүзлек эше,сорауларга җавап бирү.


Аңлап уку;тиешле мәгълүматны сайлап алу;төп мәгълүматны аеру;фикерләрне логик чылбырга салу;иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү,аларны чишү өчен алгоритм булдыру;



Эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү;укыту-чы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү:эш тәртибен аңлап,уку эшчәнлеген оештыра белү;билгеләнгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү.

Әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү; әңгәмәдәш-нең аралашу холкы белән идарә итү.


29.04


61

Нәби Дәүли. Бала болыт. Габдулла Тукай. Яңгыр.

1

Хикәягә салынган төп мәгънәне аерып күрсәтә белү, укытучы ярдәмендә анализлый белү, өлешләп уку, характеристика бирә белү. Шигырьне дөрес басым һәм интонация белән уку, сүзлек эше,сорауларга җавап бирү.

02.05.


62

Класстан тыш уку №9. Х. Халиков. Рәхим итегез.

1

Әсәрне дөрес басым һәм интонация белән уку, сүзлек эше,сорауларга җавап бирү. Аңлап уку күнекмәләрен булдыру.

06.05.


63

Әхмәд Халидов. Кырмыскалар.

1

Хикәягә салынган төп мәгънәне аерып күрсәтә белү, укытучы ярдәмендә анализлый белү, өлешләп уку, характеристика бирә белү. Сәхнәләштерү. Әсәрне яки аерым өлешне төгәл итеп сөйләү;

бирелгән план буенча эчтәлек сөйләү; Сүзлек эше, уку, мәкальләрне аңлату, табышмак чишү, сорауларга җавап.

09.05.


64

Бәйләнешле сөйләм үстерү №9. Дару үләннәре һәм урман санитарлары. В.Монасыйпов. Табиблар.

1

Иҗади эшләү, эзләнә белү. Дөрес һәм бәйләнешле әйтмә һәм язма сөйләм күнекмәләрен формалаштыру.

Аңлап уку;тиешле мәгълүматны сайлап алу;төп мәгълүматны аеру;фикерләрне логик чылбырга салу;иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү,аларны чишү өчен алгоритм булдыру;

Эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү;укыту-чы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү:эш тәртибен аңлап,уку эшчәнлеген оештыра белү;билгеләнгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү.

Әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү; әңгәмәдәш-нең аралашу холкы белән идарә итү.





13.05.


65

Мәхмүт Хөсәен. Сабан туе. Аяз Гыйләҗев.Арча ягына Сабан туена...

1

Уку, сүзлек эше. Сорауларга җавап.биремне үтәү, сабантуй уеннарын искә төшерү. Текстның темасын аңлата белү, вакыйгасы буенча өлешләргә тарката белү. Укытучы ярдәмендә анализлый белү. Дөрес һәм бәйләнешле әйтмә һәм язма сөйләм күнекмәләрен формалаштыру, өлешләп уку, характеристика бирә белү.

16.05.


66

Бәйләнешле сөйләм үстерү №10.Татар халкының милли бәйрәме -Сабан туй.

1

Иҗади эшләү, эзләнә белү. Дөрес һәм бәйләнешле әйтмә һәм язма сөйләм күнекмәләрен формалаштыру.

20.05.


67

Класстан тыш уку

№ 10. Г.Морат.Тылсымлы тел.

1

Матур әдәбиятының авторы, әсәрнең жанры, персонажы турында күзаллау.

Аңлап уку;тиешле мәгълүматны сайлап алу;төп мәгълүматны аеру;фикерләрне логик чылбырга салу;иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү,аларны чишү өчен алгоритм булдыру;

Эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү;укыту-чы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү:эш тәртибен аңлап,уку эшчәнлеген оештыра белү;билгеләнгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү.

Әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү; әңгәмәдәш-нең аралашу холкы белән идарә итү.


23.05.


68

Әдип Маликов. Мәктәп баласына. Ел буена үзләштерелгән темаларны йом-гаклау. Җәйгә биремнәр.

1

Ел буена үзләштерелгән белемнәрне гомумиләштерү.

27.05.


69

Туган як табигатенең гүзәллеген күзәтү.Табигатькә экскурсия.

1

Туган якның гүзәллегенә соклана белү.

28.05.


70

Туган якның рәссамнары белән танышу. "Мизгел" күргәзмә залына экскурсия.

1

Районыбыздагы танылган рәссамнарың иҗаты белән танышу.

30.05.




© 2010-2022