Давыллы еллар җырчысы – Һади Такташ (Һ. Такташ иҗаты буенча дәрес планы)

Раздел Другое
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема: Давыллы еллар җырчысы - Һади Такташ

Максат:

  1. Дидактик: Һади Такташның шагыйрь, әдип, талантлы драматург, публицист, журналист һәм тәнкыйтьче булуын билгеләү.

  2. Үстерелешле: Укучыларның танып-белү активлыгын үстерү, иҗади фикерләү сәләтен камилләштерү; укучыларны эзләнү-тикшеренү эшчәнлегенә тарту, нәтиҗә ясарга юнәлеш бирү.

  3. Тәрбияви: Укучыларда коллективлык, ярдәмчеллек сыйфатлары тудыру; татар әдәбиятына, мәдәниятына хөрмәт, кызыксыну тәрбияләү.

Җиһазлау: Һ.Такташ китаплары, портреты, компьютер презентацияләре, колонкалар.

Материал: газета материаллары, китаплар, интернет материаллары.

Тибы: мәгълүмати

План:

  1. Уңай психологик атмосфера тудыру.

  2. Уку мәсьәләсен кую.

  3. Уку мәсьәләсен чишү.

Төркемнәрнең проект эшләрен тәкъдим итүләре:

I төркем: Һади Такташның биографиясе белән таныштыру. Презентация: "Халык күңелендә мәңгегә урын алган олы шагыйребез" (слайдлар ярдәмендә)

II төркем: Һади Такташның киң кырлы иҗаты белән таныштыру. Презентация: "Мин яралдым серле моңнарым белән бар дөньяны еглатырга" .

Күзләрне ял иттерү.

III төркем: Һ.Такташ әсәрләре галереясы.


  1. Проектны яклау.

Һәр төркем үз эшләрен күрсәтә.

  1. Рефлексия.

Бүген мин белдем.....

Миңа ошады....

Мин аңладым....

Хәзер мин эшли алам....

  1. Йомгаклау.

    1. Һәр группа җитәкчесенең үз группасындагы укучыларга билге куюы.

    2. Нәтиҗә.

Дәрес барышы.

  1. Уңай психологик атмосфера тудыру.

- Исәнмесез, кадерле укучылар. Хәерле көн! Ничек кәефләрегез? Бүгенге дәресне башлыйбыз. Проект эшләрен башкарып чыга алдыгызмы? Кыенлыклар булмадымы?

  1. Уку мәсьәләсен кую.

- Укучылар, без сезнең белән Һади Такташ турында өйрәндек. Бүгенге дәресебез өйрәнгәннәрне үзләштерү дәрәҗәсен күрсәтү булыр. Әдәби хәзинәләребезне нәрсәләр белән баеттык икән? Әнә шул хакта сөйләшербез.

  1. Уку мәсьәләсен чишү.

- Ә хәзер дәфтәрләрне ачып бүгенге числоны һәм теманы язып куябыз.

Укытучының кереш сүзе:

- Һ.Такташ бөтен көчен, талантын һәм гомерен туган халкына хезмәт итүгә багышлаган, күп гасырлык татар әдәбиятын яңа сәхифәләр белән баеткан, ХХ гасыр шигъриятенә яңа рух өстәгән, шулай ук драматургия, балалар әдәбияты, публицистика, тәнкыйть өлкәсендә гаять тирән эз калдырган иң күренекле классикларыбызның берсе.

- Бүгенге дәрескә без сезнең белән Һ.Такташның тормышы һәм иҗаты буенча төркемнәргә бүлешеп проект эшләре алган идек, хәзер мин сүзне сезгә бирәм.

I төркем: "Халык күңелендә мәңгегә урын алган олы шагыйребез"

(укучыларның компьютер презентациясе ярдәмендә Һ.Такташның биографиясенә багышланган чыгышлары) (слайд 1-2)

Һ.Такташның тормышы үзе яшәгән кырыс дәвердән аерылгысыз булып, язмыш булачак әдипне каршылыклар, аяныч-фаҗигаләр белән тулы юлдан атлата.

Сыркыды чоры (слайд 3-6)

Булачак әдипнең балачагы, әти-әнисе, туганнары, дуслары белән үткәргән гүзәл мизгелләре Мордва республикасына кергән Сыркыды авылы белән бәйле. Беренче шигырьләре дә аның шушында "туа".

Пешлә чоры (слайд 7)

Һ. Такташ 1911-1913 елларда мәдәрәсәдә укый. "Күңел җимешләре" исемле кулъязма җыентыгын төзи.

Һади Такташ - Урта Азиядә (слайд 8)

Тормыш авырлыклары нәтиҗәсендә Урта Азия якларына Кәттә Курган шәһәренә юл тота. 15-16 яшь булуына карамастан, аңа хәйрия фонды акчасын ышанып тапшыралар, димәк, ихтирам казана. Аннары Бохарага күчә. Хезмәттән буш вакытларында шәһәр яшьләренең төрле мәдәни эшләренә, һәвәскәрләр оештырган спектакль, концертларга йөри, Бохара әмирен бәреп төшерүне максат итеп куйган сәяси хәрәкәттә актив катнаша. Матбугатта Бохарадагы вакыйгаларны яктырткан мәкалә-хәбәрләре басылып чыга.

«Газраилләр», «Караңгы төннәрдә», «Төркстан сахраларында» исемле шигырьләрен яза. «Төркстан сахраларында» дигән шигыре Ташкентта нәшер ителә торган «Олуг Төркстан» газетасының 1918 елгы 21 гыйнвар санында басылып та чыга. Бу - Һади Такташның матбугатта дөнья күргән беренче шигыре.

Сыркыды чоры (слайд 9)

1918 елның көзендә Һади туган авылы Сыркыдыга кайта. 1918 елның көзендә Сыркыдыда мәктәп советы төзелә. Һади Такташ та әгъза булып сайлана, соңыннан укытучы итеп билгеләнә.

Оренбург чоры (слайд 10)

1919 елның көзендә Оренбургка китә. Монда ул Оренбург губкомы органы «Юксыллар сүзе» газетасының җаваплы сәркатибе булып эшли, политик курсларда укый, шәһәрнең мәдәни тормышында кайнап, Шәриф Камал, Афзал Таһиров кебек күренекле язучылар белән таныша, үзе хезмәт иткән газета битләрендә көндәлек вакыйгаларга багышланган хәбәрләрен һәм шигырьләрен бастыра.

Ташкент чоры (слайд 11)

1921 елның язында Ташкент шәһәренә күчә. Анда ул «Белем йорты» журналының җаваплы сәркатибе вазифасын башкара. Шул ук вакытта Төркстан эшче-диһкан коммунистлар университетында, Кызылармеецлар мәктәбендә тел-әдәбият укыта. Ташкент чоры Такташ иҗат эшчәнлегенең тагын да активлашуы, шагыйрь буларак, иҗат йөзенең үзенчәлекле форма ала баруы белән характерлы. Биредә ул көрәш идеясен алга сөргән шигырьләрен («Онытылган ант», «Күләгәләр», «Нәләт», «Таң кызы», «Урман кызы») һәм атаклы «Җир уллары трагедиясе»н иҗат итә.

Мәскәү чоры (слайд 12)

1922 елның җәендә Һади Такташ Мәскәүгә күчеп килә. Мәскәүдә яшәгән вакытта Такташ төрле шагыйрьләрнең түгәрәкләренә йөри башлый. Аны барысы да кызыксындыра, бу аның үз-үзен эзләү вакыты. Владимир Маяковский белән дә ул аның түгәрәгендә очраша.

Казан чоры (слайд 13 - 21)

1922 елның көзендә Казанга килә һәм гомеренең соңгы көннәренә кадәр шунда төпләнеп кала. Казанга килгәч, ул берникадәр вакыт Татар дәүләт театрында суфлер булып эшли, аннары «Чаян» (1923-1924), «Октябрь яшьләре» (1925), «Авыл яшьләре» (1926), «Азат хатын» (1926-1929) журналларының җаваплы сәркатибе вазифаларын башкара. 1929 елда «Чаян» журналы редакциясенә кайта һәм гомеренең ахырына кадәр шунда эшли.

Дәфтәрләргә язу (слайд 22). Такташ тормышы белән бәйле урыннар: Сыркыды - Кәттә Курган - Бохара - Ташкент - Сыркыды - Оренбург - Ташкент - Мәскәү - Казан

Файдаланылган әдәбият (слайд 23)

(слайд 24)

Укытучының нәтиҗәсе:

- Рәхмәт сезгә, укучылар. Димәк, нәтиҗә ясап шуны әйтергә кирәк, урта хәлле крестьян гаиләсендә туып-үсеп, мәдрәсә гыйлеменә таянып, мөстәкыйль рәвештә дөньяви фән нигезләрен үзләштергән Һади Такташ Октябрь инкыйлабына кадәр үк төрки-татар дөньясында киң танылу ала. ХХ гасырның татар әдәбияты, публицистикасы күгендә иң якты йолдызларның берсе булып балкый. Кызганыч, бик күп замандашлары кебек үк, әлеге йолдыз вакытсыз сүнә. Әмма ул калдырган әдәби-мәдәни мирас үлемсез.

- Ә хәзер минем сүзне проект эшләрен күрсәтү өчен II төркемгә бирәсем килә.

II төркем:

"Мин яралдым серле моңнарым белән бар дөньяны еглатырга" (слайд 1)

(укучылар компьютер презентациясе ярдәмендә Һади Такташның киң кырлы иҗаты белән таныштырып чыгыш ясыйлар) (слайд 2)

Һади Такташ - шагыйрь (слайд 3)

Шагыйрь иҗатын романтик һәм реалист буларак иҗат иткән ике чорга бүләләр. Такташ - Октябрь революциясенә кадәр неоромантик, гыйсъянчы.

Иҗатының беренче чоры (1916-1922) (слайд 4)

Бу чор иҗатына хас үзенчәлекләр:

  • романтик сурәтләү, бунтарьлык рухы өстенлек итү;

  • дини мифологик, символик образларның үзәктә торуы һәм шулар аша җир тормышын, яшәү мәгънәсен аңларга омтылу ("Газраилләр", "Күктән сөрелгәннәр", "Янар таулар", "Җир уллары трагедиясе");

  • мәхәббәттә янучы лирик герой ("Урман кызы", (слайд 4) "Таң кызы", "Зәңгәр күзләр");

  • гомумкешелек кыммәтләрен яклавы, фәлсәфи эчтәлек ("Мәңгелек әкият").

Иҗатының икенче чоры (1923- 1931) ) (слайд5,7, 8)

Бу чор иҗатына хас үзенчәлекләр:

  • реалистик сурәтләү өстенлек итү; (слайд 9)

  • гыйсъянчы (буйсынмаучы) лирик герой ("Такташ үлде", "Син дә үл инде", "Әйдә, энем");

  • чынбарлыкка, яңа җәмгыятькә бәя, мөнәсәбәт бирелү ("Болай... гади җыр гына", "Ак чәчәкләр", "Мокамай") (слайд 9);

  • объектив һәм субъектив эчтәлек, форма яңалыгы, иҗтимагый тормыштагы социаль-психологик каршылыклар ("Киләчәккә хатлар", "Бүгенге матурлык");

  • яшьлек, мәхәббәт, гаилә мәсьәләренә мөрәҗәгать итү ("Алсу", "Мәхәббәт тәүбәсе" (слайд 12); "Югалган матурлык");

  • халыкчанлык, тел бизәкләре байлыгы, юмор ("Нәни разбойник");

  • еш кына романтизм белән реализм үрелеп килү; сөйләм шигыренең уңышлы формаларын табу(слайд 12);

Һади Такташ - драматург (слайд 16)

Такташ һәм театр дигән теманы кузгатканда, төп өч момент, ягъни Такташ - артист, Такташ - тәнкыйтьче, Такташ - драматург буларак игътибар үзәгендә торырга тиеш. «Җәмгыяте хәйрия» файдасына ясала торган үзешчән спектакльләрне оештыручыларыннан берсе булып китә. Һәвәскәр артист буларак, спектакльләрдә аерым рольләр башкара. Бер үк вакытта ул мондый культура яңалыклары турында Ташкентта чыга торган "Олуг Төркстан" газетасына кыскача мәкаләләр дә җибәреп тора. Һ. Такташ татар сәхнәсенә 4 драма әсәре язып калдыра. "Җир уллары трагедиясе" 1923 елда басыла һәм шул ук елны зур сәхнәгә менә. 1927 елда "Күмелгән кораллар" драмасын сәхнәгә куя. 1929 елда "Югалган матурлык" пьесасы татар академия театрында уйнала. "Камил" драмасы нигезендә шагыйрь 1930 елда "Востоккино" өчен "Камил" исемле киносценарий яза. 1931 елда "Янгын" пьесасы өстендә эшли.

Һади Такташ - прозаик

1929 елда ул "Таң җиле" романын язуга да шактый вакытын бүлә. Әсәр язылып бетмәгән килеш кала, аның бары тик зур булмаган бер кисәге генә "Безнең юл" журналында (12сан, 1929 ел) басылып чыга. 2010 елда шагыйрьнең 110 еллыгы уңаеннан 3 томлыгы басылып чыкты. Тәмамаланмаган романның бүлекләре, нәсерләр, хикәяләр 2 томда бирелгән. Без моңарчы Һ.Такташны шагыйрь буларак кына белсәк, басылган китаплары моның алай булмавын раслый. Дөрес, без аның "Караборынның дусты" хикәясе белән таныш.

Һади Такташ - журналист (слайд 17-20)

1919 елның көзеннән 1921 елның февраленә кадәр Оренбургта «Юксыллар сүзе» газетасында эшли, анда әдәби сотрудник, аннары җаваплы секретарь һәм вакытлы редактор вазыйфаларын үти.

1921 елда Ташкентка күчеп килә һәм «Белем йорты» журналында җаваплы секретарь булып эшли. Ташкентта чагында «Олуг Төркстан» газетасының актив хәбәрчесе була.

1922 елда шагыйрь Казанга килә. 1923-1924 елларда «Чаян» журналы редакциясендә җаваплы секретарь, шуның белән беррәттән «Татарстан» газетасында әдәби сотрудник була. 1925 елда «Октябрь яшьләре», 1926 елда аның дәвамы булган «Авыл яшьләре» журналлары редакциясендә җаваплы секретарьлык, шул ук елның октябрь аеннан башлап 1929 елның башына кадәр «Азат хатын» журналында җаваплы секретарьлык бурычын башкара. 1929 елда ул яңадан «Чаян» журналына кайта, бер үк вакытта «Яңалиф» журналының редколлегия члены була. «Чаян» журналында гомеренең ахырына кадәр эшли.

Һади Такташ - тәнкыйтьче (слайд 21)

Һ.Такташның тәнкыйть эшчәнлеге 1922 елдан башлап гомеренең ахырына кадәр дәвам итә. Ул аның журналистик эшчәнлеге белән дә бәйле. Матбугат үсешенә кагылышлы («Татар хатын-кызлар матбугаты», «Ничек язарга?»), проза һәм поэзиянең торышын анализлаган («Эшче-крестьян яшьләр әдәбияты», «Шигырьләр турында бераз әңгәмә», «Партиясез» һәм партияле шигырьләр турында» һ.б.) мәкаләләре, драма әсәрләренә рецензияләре («Оҗмах кошы», «Оперетта каһарманнары», «Адашкан күңел» һ.б.) аның әдәбият-сәнгатьнең төрле өлкәләре белән кызыксынган, әдәби тормышның үзәгендә кайнаган. Аның тәнкыйть мәкаләләрендә 20-30 еллар идеологиясенең тәэсире дә сизелә. «Җир уллары трагедиясе»ндә шигырьләр бүлегенә сүз башы итеп бирелгән «Иҗадиятем турысында» дигән мәкаләсендә Һ.Такташның шул еллардагы каршылыклы әдәби-эстетик карашлары чагылган. «Үзем һәм башкалар турында» мәкаләсендә Һ.Такташ үзенең шагыйрьлек асылын һәм вазыйфасын аңлата. (слайд 22)

Дәфтәрләргә язу (слайд 23). Такташ - шагыйрь, прозаик, драматург, артист, публицист, журналист, тәнкыйтьче.

Файдаланылган әдәбият (слайд 24)

(слайд 25)

Күзләргә гимнастика.

III төркем проект эшен тәкъдим итә: Һ.Такташ әсәрләре галереясы. (слайд 1-3)

Һади Такташ әсәрләре укучыларга тәэсир итә, аларның күңелләрен били, шатландыра.

Һади Такташ үзенең беренче әсәрләрендә үк җәмгыять үсеше өчен мөһим мәсьәләләр күтәрергә, татар дөньясының гаделсезлегенә, иске тәртипләргә каршы чыгучы образлар тудырырга омтыла. Беренче әсәре «Газраилләр» (1916) (слайд 4), «Күктән сөрелгәннәр» (1918) шигырьләренең икесендә дә галәм-җир мохитендәге фәрештә образын күрәбез. Шуңа карамастан шагыйрь җир кешеләре турында кайгырта, укучыны гади бәндәләрнең язмышы хакында уйлануга этәрә. (слайд 5)

"Җир уллары трагедиясе" 1921 нче елда иҗат ителә. Кешеләр матур киләчәккә өметләрен югалтмаганнар. Әмма гаделлек өчен көрәштә адәм балалары да, анабыз Хава да пассив көчләр булып кала. Җирдә явызлык күп, ялгыз гына җиңеп булмаячагын автор дөрес сурәтли. (слайд 6)

"Мәхәббәт тәүбәсе" поэмасы күңелдә тирән эз калдыра. Татар шигъриятендә яшьлек һәм аның табигый юлдашы мәхәббәт турында кемнең дә булса мондый да матур, җыйнак итеп әйтеп биргәне юк дияргә мөмкин. Шагыйрь Ана исемен бөек исем итеп саный, гаиләнең ныклыгын, бала тәрбияләүнең җаваплылыгын, аналарга хөрмәт белән карарга кирәклеген искәртә. (слайд 7-8)

"Урман кызы" әсәрен (1922) игътибар белән укыган кеше аның
лирик героеның күңел дөньясын ачып соклана. Яшь бер кызның рәсемен сүз ярдәмендә шулай камил тудыру шагыйрь талантының көчен күрсәтә.

"Алсу" (1929) - якты лирик поэма. Шагыйрь студент тормышының бер мизгелен генә сурәтли. Алсуның хөрлеге, яктылыкка, белемгә тартылуы чорның җитди адымнары белән, меңләгән авыл яшьләренең укуга омтылышы белән аклана. (слайд 9)

"Таң җиле" романының баштагы өлеше беренче тапкыр 1929 елның 12 декабрь санында "Безнең юл" журналында Һ.Такташ имзасы белән басылган. Язылып бетмәгән бу романга тормыш материалы итеп язучы үзенең туган яклары мишәр авылларындагы вакыйгаларны ала. Романның төп герое - Рөстәм образында авторның үз тормышы чагылып үтә. Аның үсмер вакытлары да Һади балачагына охшаш. (слайд 12)

"Күмелгән кораллар" да авылда барган сыйнфый каршылыклар үзәктә тора. 1920-1921 елларда большевиклар крестьян кулындагы икмәкне корал көче кулланып тартып алуга керешәләр. Шуның нәтиҗәсе буларак Татарстанда 1921 елда ачлык китерелеп чыгарыла. Тамбов ягы крестьяннары Икмәкне бушлай бирмәс өчен көрәш юлына басалар.

"Камил" драмасында авылны һәм шәһәрне социализм юлына бастыруга бәйле иҗтимагый-сәяси көрәш мотивлары сурәтләнә. Әдип биредә сыйнфый көрәшне шул чор рухында үтә кискенләштереп сурәтли. Пьсада шахтерларның бишьеллык өчен көрәш һәм удар бригадалар, авылда колхоз өчен көрәш һәм удар бригадалар, эшчеләрнең үзләренең урыннарыннан торып колхоз төзелешенә ярдәмнәре, хәтта шул эш белән юлбашчылык итүләре сурәтләнә. (слайд 10)

"Югалган матурлык" (1928) драмасы. Бу - семья, мәхәббәт мәсьәләләренә багышланган әсәр. Пьесада интеллигенция, студентлар, хезмәткәрләр тормышы чагыла. Драма конкрет тормыш материалына таянып язылган. (слайд 11)

Һади Такташ балалар әдәбиятын үстерүгә дә үзеннән зур өлеш кертә. Гражданнар сугышы вакыйгаларын тасвирлаган "Караборынның дусты" әсәре барыбызга да таныш. Хикәядә Әйдүк белән Караборын арасында сюжетны мавыктыргыч, тәэсирле итәрлек эчкерсез дуслык тасвирланган. (слайд 13)

"Тәүфыйклы песи" 1928 елда иҗат ителгән. Ул юмористик шигырь, сәхнә өчен әзер сценарийны хәтерләтә. Хайваннар дөньясына мәхәббәтне арттыра, наян күренешне ясап куя. "Тәүфыйклы песи" әкият-шигыренә нигезләнеп, композитор Луиза Хәйретдинова белән шагыйрь Зөлфәтнең опера язулары да Такташның популярлыгын сөйли. (слайд 14)

(слайд 15)

Дәфтәрләргә язу (слайд 16). Такташның иҗат җимешләре: 126 шигырь-поэма; 8 сәхнә әсәре; 58 публицистик әсәр; 14 проза әсәре; 30 тәнкыйть мәкаләсе.

Файдаланылган әдәбият (Слайд 17)

(слайд 18)

Укытучы сүзе:

- Һади Такташ бөтен гомерен, бөтен әдәби сәләтен, белемен, иҗади көчен халыкка хезмәткә багышлаган язучыларның берсе. Ул Бөек Октябрь революциясенә чаклы ук талантлы каләме белән танылган шәхес. Ул - трибун-шагыйрь дә, кабатланмас әдип тә, ялкынлы публицист та, журналист та, драматург һәм артист та, атаклы тәнкыйтче дә, педагог та, актив җәмәгать эшлеклесе дә. Әдәби мирасының зурлыгы, күп кырлылыгы, аның әһәмияте, тирәнлеге һәм беркемне кабатламас иҗаты белән ул халкыбыз тарихында сүнмәс йолдызларның берсе булып тора.

- Ә хәзер укучылар бүгенге дәрестән кем үзенә нинди яңалык алды икән, шуны ачыклап китик әле: (слайдта язылган, укучылар дәвам итә).

V. Рефлексия.

Бүген мин белдем.....

Миңа ошады....

Мин аңладым....

Хәзер мин эшли алам....

VI. Йомгаклау

  1. Һәр группа җитәкчесенең үз группасындагы укучыларга билге куюы.

  2. Укытучының төркем җитәкчеләренә билге куюы.

  3. Нәтиҗә.

© 2010-2022