Эссе на тему Я - учитель

    Эссе раскрывает мотивы выбора учительской профессии, отражает мои педагогические принципы и подходы к образованию, свое понимание миссии педагога в современном мире.«Педагогом нельзя стать, им надо родиться». Размышляя над этим, я поняла, что педагоги, преданные своей профессии, не знают, что родились под замечательным, тринадцатым по счету созвездием «Педагог»!своей профессии я считаю любовь к своему делу и своим ученикам. Дети - не мимоходом встреченный знакомый, которого можно наспех обой...
Раздел Другое
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Эссе "Мин- укытучы".

Укытучы, кешегә җылы бирүче кояш бул, кеше хисләрен үстерү өчен уңдырышлы туфрак бул. Белемне укучыларның хәтеренә һәм аңына гына түгел, беренче чиратта күңеленә, йөрәгенә сал. Син биргән белемнәр укучыларың өчен шул очракта гына әхлакый биеклеккә күтәрелүгә ярдәм итүче баскычлар була алачак.

Ничек итеп мәктәп елларында укучы баланы белемле, тәртипле, тормышка әзер булырлык итеп тәрбияләргә? Мәктәпне бетереп чыгып тормыш дулкынында йөзгәндә, аларның Чын кеше булып калуларына ничек ирешергә? Ничек итеп зыялы һәм тормышны яратып туган илгә хезмәт итүче олы шәхес тәрбияләргә? Ни өчен без укытып һәм тәрбияләп чыгарган укучыларның барысы да безнең өметне акламыйлар? Сәбәп нәрсәдә? Юкса бит мәктәптә без һәрвакыт яхшылыкка гына, акны карадан аерырга, тормыш ваклыкларына каршы торырга өйрәтәбез.

Мин үзем дәресләр бетеп, укучылар өйгә таралгач, класста бер үзем калып, үткән көнгә йомгак ясап, фәләсәфи уйларга бирелеп утырырга яратам. Башта мең төрле уй, мең төрле фикер. Бүген мин балаларга нәрсә бирдем, нәрсәне биреп бетермәдем. Алган белемнәрне алар киләчәктә куллана алырлармы? Ни өчен кайберәүләр кызыксынып укый, ә кайберләре көн үтсенгә генә килә. Ничек һәрбер дәресне кызыклы, истә калдырырлык итәргә.

Укытучы хәзерге заман кешесен гражданин, патриот, югары әхлакый, рухи сыйфатларга ия булган шәхес, физик яктан сәламәт, хезмәт кешесе, милли гореф-гадәтләрне тирәнтен белүче һәм аларны буыннан-буынга тапшыручы итеп тәрбияләргә тиеш.

Тормышта барысы да мәктәптән, ана мәхәббәте һәм укытучы мәхәббәтеннән башлана. Без үзебезнең яратуыбызны укучыларга бүлэк итәбез һәм алардан да күңелебез белән шуны көтәбез. Бала мәхәббәтенә ия булыр өчен укытучы бик күп йокысыз төннәр уткәрә, һәрбер дәрескә укучыларның киләчәк тормышларында кабатланмас буларлык әйберләр эзли. Моңарга үз эшләрен нык яратучы кешеләр генә сәлатле. Педагог булып туарга кирәк.

Эш - минем тормыш функциям. В. Закруткин сүзләре белән әйткәндә: "Бары тик хезмәт кенә кешегә бәхет алып килә, аның кыска гомерен озынайта, аны киләчәктә яхшы сүз белән искә алырлар дигән ышаныч бирә". Шуңа күрә дә мин үз профессиямнең нигезе итеп үз эшемә һәм үземнең укучыларыма карата мәхәббәтне саныйм. Укучылар алар узып китешли генә елмаеп исәнләшә торган танышлар түгел. Алар синнән аңлауны, игътибарны көтәләр. Укучының предметка булган кызыксынуы иң беренче чиратта укытучы белән укучы арасындагы мөнәсәбәткә бәйле. Яхшы укытучы булу өчен укыткан предметыңны һәм укыткан кешеләреңне яратырга кирәк.

Укучылар алар күптөрле. Алар бер үк дәреслекләр буенча шөгыльләнәләр, бер үк төрле китапларны укыйлар, бер үк төрле сыйныф һәм мәктәп яңалыклары, телевидение тапшырулары, илдәге һәм дөньядагы вакыйгалар турында фикер алышалар. Әмма аларның бер-берберсеннән аерылып торуларына мин көннән көн күбрәк инанам. Алар төрлечә эшкә алыналар, дәрестә бирелә торган материалны төрлечә кабул итәләр, танып белү эшчәнлегенең индивидуаль булуы белән аерылып торалар, үзләренә генә хас игътибарга, кабул итүгә, истә калдыруга һәм күзаллауга ия.

Һәр укытучы алдында бик күп проблемалар туа тора, ә ул проблемаларны хәл итәр өчен ул бөтен гомере буена хезмәт итә. Һәр укучыга индивидуаль якын килеп эшләгәндә педагог буларак, минем бурычым булып укучылар белем һәм күнекмәләр алган вакытта белем бирү эшчәнлеген стимуллаштыручы психолого-педагогик шартлар тудыру тора.

Баланы һәрьяклап тәрбияләргә теләсәк, аны шулай ук һәрьяклап өйрәнергә дә кирәк. Баланы өйрәнми торып, педагогның үзе теләгән тәрбия, укыту алымнарын һәм чараларын сайлап алырга хокукы юк, дип уйлыйм мин. Педагог баланы һәрьяклап өйрәнергә, ягъни аның психологиясен һәм холкын гына түгел, ә бәлки шәхси тормышын, аның холкын формалаштыручы мохитне дә өйрәнергә тиеш.

Теләсә кайсы тәрбия гаиләдән башлана. Шуңа күрә дә укытучының ата-аналар белән эшләве, аларны читләтеп тәрбияләве кайтаваз булып укучыларында, аларның дөньяга карашларында, укуга мөнәсәбәтләрендә, кешелекнең асыл сыйфатларының укучыда нинди булуында чагылачак.

Мөгаллим укучыларының хис-тойгыларын аңларга, аларга кире тәэсир итә торган вакыйга һәм күренешләрне булдырмаска тырышырга, эшне балаларның халәтен истә тотып оештырырга тиеш дип уйлыйм. Үзара аңлашу, килешү, бер-береңә ышаныч белдерүдән башка бернинди юл белән дә кешенең хисләренә тәэсир итеп булмый.

Әгәр дә укытучы балаларның мәктәптә үткәрәчәк һәр көнен, аларның һәр дәресен тирәнтен уйлап, бөтен көчен биреп һәм яратып планлаштырырга иренсә, бу нәрсә аңа дистәләрчә һәм йөзләрчә укучыларның дәрестә игътибарлы булырга, өй эшен үтәп килергә, җәмәгать эшләрен башкарырга иренүләре формасында кире әйләнеп кайтачак.

Дәрес, ул укытучының шәхси һәм һөнәри "көзгесе", иҗади остаханәсе. Һәрбер дәрестә укытучының педагогик системасын һәм нәтиҗәләрен күрергә була. Дәрестә яңа ачышлар туа, экспериментлар үткәрелә, проблемалар чишелә, хаталар ачыклана, иҗади эзләнүләр алып барыла, уңышлы нәтиҗәләр ясала.

Дәрес-бик зур әһәмиятле тәрбия эше дә. Укучыларга әхлак, хезмәт, эстетик, экологик, физик, социаль-юридик тәрбия нигезләре салына.

Хәзерге таләпләргә җавап бирүче һәм дөрес итеп оештырылган дәрес кенә күпмедер дәрәҗәдә безгә акыллы, зыялы, тәрбияле шәхес тәрбияләргә булыша. Мин моны яхшы аңлыйм һәм шуңа күрә дә дәреснең һәр минутын файдалануны, аның нәтиҗәле булуын, укучыларны ялыктырмавын, файдалы булуын үземә бурыч итеп куям.

Укытучы үзенең белем дәрәҗәсен, осталыгын һәрвакыт күтәреп торырга тиеш. Курслар, яңа әдәбият, эксперименталь эшләр, яңа программалар - болар барысы да педагогның квалификациясен күтәрергә ярдәм итә. Яңалык алып килүче, күп белүче укытучы белән укучыларга да аралашырга кызыклы.

. Күңелне иң борчыганы-баларның сәламәтлеге. Мәктәпкә килгәндә үк балаларның күбесе авыру була. Мәктәптә укучының авыруын булдырмау, аны тирәнәйтмәү юнәлешендә системалы эш алып бару таләп ителә. Укучылар белән үткәрелгән һәр дәрес, һәр тәрбия чарасы- баланың сәламәтлеге турында кайгыртып оештырылырга тиеш дип уйлыйм мин. Биология укытучысы буларак, дәресләрдә һәм бакчада эшләгәндә мин моңа бик игътибар итәм. Әгәр дә инде ниндидер сәбәпләр аркасында тиешле нормадан тайпылабыз икән, моңа минем күңелем әрни. Укытучы буларак мин баланың сәламәтлеге өчен җаваплы, чөнки тәүлекнең иң актив вакытын ул мәктәптә үткәрә.

Балаларыбызда толерантлык тәрбияләү шәхси кыйммәт булып тора. Кешелеклек, гуманизм, башка милләт кешеләренә, аларның теленә, мәдәниятына, тарихына, традицияләренә кешелекле мөнәсәбәт булырга тиеш.

Укытучы һәм класс җитәкчесе буларак балаларда дөньяга дөрес караш формалаштырырга тырышам. Дөньяда, җәмгыятьтә бара торган социаль-икътисади, сәяси үзгәрешләрне аңлатырга, аларга дөрес бәя бирергә өйрәтәм. Мине табигатьне һәм аның байлыкларын дөрес итеп рациональ куллану һәм саклау, әйләнә-тирәбезнең пычрануы һәм башка глобаль проблемалар борчый. Авылларыбыздагы җитешсезлекләр, төшеп калган чүпләр, сынган агачлар минем күңелемне яралый. Күңелемдәге яхшылыкка омтылу орлыкларын балалар күңеленә саласым һәм туган табигатькә сакчыл караш, матурлыкны тоя белүне, саклауны тәрбиялисем килә. Һәр туган таңга, яфрак яручы агачка, челтерәүче чишмәгә алар сөенсеннәр иде, күңелләре һәрвакыт саф булып калсын һәм туган илнең патриотлары булсыннар иде. Туган җирнең, туган илнең киләчәге алар кулына каласын аңласыннар һәм үзләренең җаваплылыкларын тоярга өйрәнсеннәр иде. Шуңа күрә дә дәрестә һәм дәрестән тыш вакытларда мин моңа игътибар итәм, милли региональ компонентларны кулланам, җирле материал белән бәйлим, балаларның матурлыкны тою хисләренә кагылырга тырышам.

Укытучының бай рухи дөньясы, аның кешеләр белән мөгаләмәсе, җәмгыятьтә тоткан урыны, хаттә киенүе, атлап йөрүләре, елмаюы, исәнләшүе - барысы да мөһим нәрсәләр. Шушы сыйфатлар белән янәшә һөнәри белемең, осталыгың, сәяси-иҗтимагый әзерлегең белән һәрдаим камиллеккә омтылучы, балаларыбыз өчен дә, гаиләләребез өчен дә иң абруйлы бер зат - ялгышканга юл күрсәтүче, алга әйдәүче булырга тиеш! Авыл халкы алдында авторитеты булса гына ул балалар алдында рәхәтләнеп дәрес бирә ала, яисә тәрбияви чара үткәрә ала, аның сөйләгәннәрен кабул итәчәкләр.

Укытучы үз алдында көченә караганда зуррак максат куярга тиеш. Шул чагында гына ул укучыларын күтәрә һәм үзе дә күтәрелә ала. Ул әле үз алдында зур максатны дөньяга мәңгелеккә килмәгәне һәм планетабызда үз өлешенә туры килгән игелекне эшләп калдырырга бурычлы булганы өчен дә куярга тиеш.

Мин, XXI гасыр укытучысы, киләчәк җәмгыятебез каршында, Дәүләт каршында, Кешелек җәмгыяте каршында җаваплылыгымны тирәнтен аңлыйм. Минем иң зур бурычым һәр укучымны, бөтен җәмгыятьне бәхетле итүдән, Җирдә тормышның чәчәк атуына ярдәм итүдән гыйбәрәт.

Үземнең иң бөек бурычымны тормышка ашыру хакына укучыларым өчен һәркайда һәм һәр җирдә Яңа Кеше үрнәге булырга, аларда әхлаклылык сыйфатлары тәрбияләргә, аларны белемле итәргә ант итәм. Укучыларыма өлкән дус, ышаныч, таяныч булырга, үз профессиям белән горурланырга ант итәм.

Һәр укучыдан даими рәвештә шәхси күңел байлыгын эзләргә, шуңа таянырга, ишәйтергә ант итәм.

Балага мөнәсәбәте булган барлык өлкәннәрнең аңа карата игътибарлы, игелекле булулары өчен көрәшергә ант итәм.

Һәрвакытта, хәтта бик авыр хәлләрдә калганда да, бер укучымнан да өмет өзмәскә, аның әйбәт кеше булып үсүе өчен көрәшергә, педагогик тырышлыгым нәтиҗәләрен көткәндә түземле булырга ант итәм.

Үземнең профессиональ осталыгымны даими күтәрергә, педагогик эшчәнлегемдә фәнне һәм коллегаларымның алдынгы тәҗрибәсен файдаланырга, иҗадилык күрсәтергә, битарафлык белән көрәшергә ант итәм.

Педагог булу нинди зур бәхет! Мин бу сүзләрне тагын-тагын кабалыйм. Бу профессияне сайлаганга мин үкенмим һәм үземне бәхетле саныйм. Мине укыткан һәм миңа ышанган кешеләргә мин бик рәхмәтле! Бер урында таптанмаска һәм гел алга барырга этәргеч биргән укучыларыма мин зур рәхмәтле!

Менә чираттагы эш көне.. "Апа, без сезне шундый сагындык!" Бу сүзлэр минем өчен зур бүләк, ә мондый бүләк өчен яшисе килә! Безнең эшебез һәрвакыт шатлык һәм укучыларыбыз өчен горурлану алып килсен.

Сәгъдиева Гөлшат Галимҗановна,

Иске Казиле урта мәктәбе укытучысы.






Кама Тамагы муниципаль районы

Иске Казиле урта гомуми белем бирү мәктәбе



Эссе

«Мин-

укытучы"

Автор: Сагьдиева Гөлшат

Галимҗан кызы


2015 ел



© 2010-2022