Открытый урок на тему Бәйләгеч кушымчалар (5 класс)

Бәйләгеч кушымчалар турында гомуми төшенчә формалаштыру, аны башка төр кушымчалардан аера торган билгеләрне үзләштерергә ярдәм итү; исемнең тартым, килеш, фигыльнең зат-сан кушымчаларын кабатлау, кушымча төрләрен бер-берсеннән аера белү.Регулятив УУГ(универсаль уку гамәлләре): мөстәкыйль рәвештә дәреснең темасын, максатын, бурычларын билгели белү, куелган максатка ирешү өченүз эшчәнлегеңне планлаштыра, эшчзнлекне башкарып чыкканнан соң аңа үзгәрешләр кертә, биремне эшләгәндә үз эшчәнлегеңне аңла...
Раздел Другое
Класс 5 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Открытый урок на тему Бәйләгеч кушымчалар (5 класс)Открытый урок на тему Бәйләгеч кушымчалар (5 класс)Открытый урок на тему Бәйләгеч кушымчалар (5 класс)Открытый урок на тему Бәйләгеч кушымчалар (5 класс)Открытый урок на тему Бәйләгеч кушымчалар (5 класс)Открытый урок на тему Бәйләгеч кушымчалар (5 класс)Открытый урок на тему Бәйләгеч кушымчалар (5 класс)Открытый урок на тему Бәйләгеч кушымчалар (5 класс)Открытый урок на тему Бәйләгеч кушымчалар (5 класс)Открытый урок на тему Бәйләгеч кушымчалар (5 класс)Открытый урок на тему Бәйләгеч кушымчалар (5 класс)Открытый урок на тему Бәйләгеч кушымчалар (5 класс)Открытый урок на тему Бәйләгеч кушымчалар (5 класс)Открытый урок на тему Бәйләгеч кушымчалар (5 класс)Открытый урок на тему Бәйләгеч кушымчалар (5 класс)Открытый урок на тему Бәйләгеч кушымчалар (5 класс)Открытый урок на тему Бәйләгеч кушымчалар (5 класс)Тема: Бәйләгеч кушымчалары.

Максат:

Укучыларга бәйләгеч кушымчалар турында гомуми төшенчә бирү һәм алган белемнәрне практикада кулланырга өйрәтү.

Бурычлар:

  1. бәйләгеч кушымчалар турында гомуми төшенчә формалаштыру, аны башка төр кушымчалардан аера торган билгеләрне үзләштерергә ярдәм итү;

  2. алган белемнәреңне файдаланып, үз фикереңне дәлилли белү күнекмәсен камилләштерү; балаларга куелган проблемаларны чишәргә этәргеч бирү.

  3. төркемнәрдә эшләү аша дустанә мөнәсәбәтләр урнаштырырга булышу; яз ел фасылына мәхәббәт уяту.

Көтелгән нәтиҗәләр

Предмет: бәйләгеч кушымчалар турында белгәннәрен файдаланып, гомуми төшенчә формалаштыру, исемнең тартым, килеш, фигыльнең зат-сан кушымчаларын кабатлау, кушымча төрләрен бер-берсеннән аера белү.

Регулятив УУГ(универсаль уку гамәлләре): мөстәкыйль рәвештә дәреснең темасын, максатын, бурычларын билгели белү, куелган максатка ирешү өченүз эшчәнлегеңне планлаштыра, эшчзнлекне башкарып чыкканнан соң аңа үзгәрешләр кертә, биремне эшләгәндә үз эшчәнлегеңне аңлата һәм эшчәнлеккә бәя бирә белү.

Коммуникатив УУГ: фикереңне төгәл аңлата, биремнәрне укый һәм кабул итә һәм төркемдә эшли белү.

Танып-белү УУГ: белемнәр системасында ориентлашабелү, үзләштерелгән һәм яңа белемнәрне аеру, дәреслек һәм дәреслтә алынган мәгълүмат нигезендә яңа белемнәр ачу, сорауларга җавап бирү.

Шәхси УУГ: эшчәнлеккә үзбәя бирә белү, әхлак сыйфатлары формалаштыру.

Дәрес тибы - УМ кую һәм чишү

Җиһазлау: дәреслек, методик кулланма, презентация һ.б.





Дәрес барышы:

  1. Ориентлаштыру-мотивлаштыру этабы.

Максат: укучыларны уку эшчәнлегенә тарту, уңай психологик мотив тудыру.

а) психологик уңай халәт тудыру;

- Исәнмесез, укучылар. Кәефләрегез ничек? Дәрескә әзерләндегезме? Сез әзер булсагыз, дәресебезне башлыйбыз.

(Исәнләшү, хәерле көн теләү)

  • Яныгыздагы иптәшегезгә кояшлы көн теләгез,

Каршыдагы иптәшегезгә хәерле көн теләгез,

Бер-берегезгә яхшы теләкләрегез өчен рәхмәт әйтегез.

- Укучылар! Бер-беребезгә елмаешып алыйк. Дәресебезне күтәренке кәеф белән башлап җибәрик.

б) белемнәрне актуальләштерү.

II. Өй эшен тикшерү.

ІІI.Төп этапта булачак актив эшчәнлеккә әзерлек.

Сорауларга җавап рәвешендә узган дәрес материалын искә төшерү:

  • Укучылар, әйдәгез хәзер узган дәрес материалын Континиус Раунд Робин алымы ярдәмендә искә төшереп китик.

Максат: эшчәнлекнең яңа ысулын ачуга әзерләү, сорауларга җавап алу.

  • Сүзләр нәрсәләргә таркала ала?

Җавап: тамыр һәм кушымчага.

  • Сүзнең тамырыннан нәрсәләр ясарга була?

Җавап: тамырдаш сүзләр.

  • Тамырдаш сүзләрне ясауда нинди кушымчалар катшнаша?

Җавап: ясагыч кушымчалар

  • Тамырдаш сүзләрне ясауда катнашкан ясагыч кушымчалар тамырга нәрсәләр өсти?

Җавап: ясагыч кушымча тамырга яңа мәгънә өсти.

  • Тамыр сүз нәрсәне белдерә?

Җавап: тамыр - сүзнең төп мәгънәсен белдерә.

  • Кушымчалар үзләре генә мәгънә белдерә аламы?

Җавап: юк

  • Ә хәзер сүз ясалышы буенча кечкенә генә тест эшләп алабыз.

Сүз ясалышы буенча тест эшләү.

( Карточкалар күтәрәләр)

1.Сүзләрнең мәгънәле кисәкләргә дөрес бүленешен күрсәт:

а) кай-та-лар сү-зем-не

ә) кит-ә-сез эш-лә-гән

2.Мәгънәле кисәкләргә дөрес бүленмәгән сүзләрне күрсәт:

а) са-бын са-тып са-ры-рак

ә) кар-лар сөз-геч-кә яшь-лек

3.Ясагыч кушымчалары булган сүзләрне күрсәт:

а) белгеч юлдаш йонлач

ә) мәктәпкә яшьрәк балалар

4.Дуслык сүзенең нигезе нинди?

а) тамыр

ә) ясалма

5. Бер мәгънәле кисәктән торган сүзләрне күрсәт:

а) элгеч эзтабар җиләс

ә) сүзчән кайтыр уйламаган

б) сандугач карлыган яфрак

- Үткән дәреснең уку мәсьәләсе (УМ) нинди иде? (үткән дәреснең уку мәсьәләсен искә төшерү, дәрестә төзелгән схеманы күздән кичерү)

Көтелгән җавап (КҖ): Без үткән дәрестә мөнәсәбәт белдерүче кушымчалар турында сөйләштек.

Әйдәгез хәзер аның схемасын искә төшереп китегез.(Модель әйтелә)

Схема

Тамыр


кушымча


ясагыч мөнәсәбәт белдерүче


бәйләгеч модальлек


VI. УМ кую ситуациясе. Бирелгән текстка карап, УМ (уку мәсьәләсен) формалаштырыгыз.

Ел... дүрт фасыл... бар: яз, җәй, көз, кыш. Һәр ел фасыл... үзенчә матур. Менә ямьле яз да килеп җитте. Март, апрель, май - яз айлары. Яз җиткәч, көннәр озая, төннәр кыскара. Кар эри, тамчы тама. Күк... кояш балкый. Җылы як... кошлар кайта. Иң элек каргалар, алардан соң тургайлар, сыерчыклар кайта... . Елгалар... боз кузгала, су арта. Балалар урам... уйнарга чыга... .


  • Ә сез язның тагын нинди билгеләрен әйтә аласыз?

  • Сезгә яз ел фасылы ошыймы, ни өчен?

(яз турында әңгәмә)

  • Без ялгаган кушымчалар ни өчен кирәк булды, без аларны ни өчен ялгадык?

КҖ. Без ялгаган кушымчалар җөмләдәге сүзләрне бер-берсе белән бәйләр өчен кирәк.

-Сүзләрне аларсыз гына куллансаң буламы?

КҖ. Юк.

  • Димәк, без бүген нәрсә турында өйрәнәбез?Безнең уку мәсьәләсе нинди?

КҖ. Димәк, без бүген бәйләгеч кушымчалары турында өйрәнәбез.

  • Бүгенге дәреснең максаты нинди?

КҖ

Үзбәя.

(Тактага һәм дәфтәрләргә тема языла.)

  1. УМ адымлап (өлешләп)чишү этабы.

  1. Модельләштерү.

  • Проектта бирелгән белешмәне өйрәнеп, бәйләгеч кушымчалары турында белгәннәрне схемада чагылдырырга кирәк. Кушымчаларны үзегезгә искә төшереп язарга кирәк булачак.



Белешмә.

Мөнәсәбәт белдерүче кайбер кушымчалар сүзләрне һәм җөмләләрне бәйләү өчен хезмәт итә. Шуңа күрә алар бәйләгеч кушымчалар дип атала. Мондый кушымчалар исемнәр белән фигыльләргә ялгана.

Исемнәрдә - тартым һәм килеш кушымчалары, фигыльләрдә - зат-сан кушымчалары бәйләгеч кушымчаларына керә. Алар сүз ахырында киләләр.

Әйдәгез хәзер килеш, тартым һәм зат-сан кушымчаларын искә төшереп алабыз.

Яз сүзен килешләр белән төрләндерәбез. Кем төрләндерә?

Б.к. яз, тамчысы

И.к. язның, тамчысының

Ю.к. язга, тамчысына

Т.к. язны, тамчысын

Ч.к. яздан, тамчысыннан

У.в.к язда, тамчысында

Тамчы сүзенә 3 нче зат тартым кушымчасы ялгагыз әле.

Там сүзен зат-сан белән төрләндерегез.

Берлек сан

Мин тамам, эшлим

Син тамасың, эшлисең

Ул тама, эшли

Күплек сан

Без тамабыз, эшлибез

Сез тамасыз, эшлисез

Алар тамалар, эшлиләр

(һәр төркем үзенең схемасын төзи)

  • Хәзер ике командага да схемаларын алыштырырга киңәш итәм. Һәр төркем схеманы күзәтә һәм үзенең төзәтмәләрен кертә һәм кире икенче командага бирә.

Схема

Әйдәгез хәзер килеш, тартым һәм зат-сан кушымчаларын искә төшереп алабыз.

Яз сүзен килешләр белән төрләндерәбез. Кем төрләндерә?

Б.к. яз, тамчысы

И.к. язның, тамчысының

Ю.к. язга, тамчысына

Т.к. язны, тамчысын

Ч.к. яздан, тамчысыннан

У.в.к язда, тамчысында

Тамчы сүзенә 3 нче зат тартым кушымчасы ялгагыз әле.

Там сүзен зат-сан белән төрләндерегез.

Берлек сан

Мин тамам

Син тамасың

Ул тама

Күплек сан

Без тамабыз

Сез тамасыз

Алар тамалар

Яңа белемнәрне куллану эшен оештыру. Беренчел ныгыту.

Максат: яңа белемнәрне практикада куллану.

  1. Хәзер бирелгән шартлы билгеләргә туры килерлек сүзләр уйлап язабыз һәм шул сүзләр белән җөмләләр төзисез. Кайсы команда күбрәк сүз уйлый һәм иң матур җөмләләр төзи.


-Хәзер, әйдәгез, бер уен уйнап алабыз.

Һәр төркем бер-берсенә сүзтезмәләр әйтә, сүзтезмәләрнең я кушымчасын әйтеп бетерми, я ялгыш ялганган кушымча белән. Мәсәлән, эштән бару - дөресе - эшкә бару, мин укыйбыз - мин укыйм, өй кайту - өйгә кайту һ.б

(төркемнәр бер-берсенә чиратлап әйтәләр)

Йомгаклау.

3. Сез хәзер КУИЗ-КУИЗ-ТРЕЙД (опроси-опроси-обменяйся) структурасы ярдәмендә бер-берегезнең белемнәрен тикшерерсез. Моның өчен сезгә карточкалар ясарга кирәк булачак. Хәзер беренче номерлы партнерлар ак бит алалар, битне уртага бүләләр. Яртысын иңбаш партнерына бирәләр һәм тагын уртага битне бүлергә тиеш буласыз. Битнең берсен биткә-бит партнерга бирәсез. Битнең астын 4\1 өлешен бөкләргә кирәк була. (күрсәтелә). Битнең күренә торган өлешенә сез иң яхшы дип саналган соравыгызны язасыз, ә күренми торган өлешенә соравыгызга җавабы языла. Моны эшләү өчен сезгә 2 минут вакыт бирелә. Вакыт башланды (Таймер куела) вакыт бетте .

- Хәзер сез торасыз, кулыгызны күтәрәсез, якында булган иптәшегез янына барасыз һәм соравыгызны бирәсез, иптәшегез сорауга җавап бирергә тиеш. Иптәшегез сорауга җавап бирә алмаса, сез аңа булышасыз. Дөрес җавап ишеткәннән соң, иптәшегезне мактыйсыз һәм аның соравын тыңлап җавап бирәсез. Бергә кабатлыйбыз "Молодец, рәхмәт миңа синең белән эшләргә бик рәхәт булды".

Моннан соң сез карточкаларыгыз белән алмашырга тиеш буласыз. Әлеге эшне сез 3 тапкыр кабатларга тиеш буласыз.

- Барыбыз да бастык, урындыкларны төзәттек. Парлар табабыз. Беренче булып үз соравын исемендәге хәрефләр саны күбрәк булган укучы әйтә. Эш беткәч, сез үз урыннарыгызга утырырга тиеш буласыз.

- Эшли башладык .

- Вакыт бетте, үз урыннарыгызга үтәсез һәм утырасыз. Афәрин!

- Бүгенге дәрестә нәрсә өйрәндек?

- Бәйләгеч кушымчалар турында нәрсәләр белдегез?

- Исемнең нинди кушымчалары керә?

- Фигыльнең нинди кушымчалары керә?

Үзбәя.

Хәзер һәркем үзенә дәрес өчен билгеләр куя. (һәрберсеннән сорап чыгам)

8. Рефлексия.

Максат. Уку максаты белән ирешелгән нәтиҗәләрне чагыштыру, үзбәя бирү

Миңа дәрес кызыклы булды.... (ничә кешегә кызыклы булган,шулар кулларын күтәрәләр)

Миңа авыр булды.....( кулларын күтәрәләр)

Мин аңладым.... (кулларын күтәрәләр)

Өй эше - 1 төркем - 266 нчы күнегү, 2 төркем - 267 нче күнегү


© 2010-2022