• Преподавателю
  • Другое
  • Укучыларның үсеш дәрәҗәсенә йогынты ясаучы компьютер технологиясенең эффектлылыгы һәм нәтиҗәлелеге

Укучыларның үсеш дәрәҗәсенә йогынты ясаучы компьютер технологиясенең эффектлылыгы һәм нәтиҗәлелеге

Бүгенге уку-укыту процессы укытучылар алдына яңа педагогик технологияләргә таянып эшләү, уку-укыту эшендә аларның барсын да күпмедер дәрәҗәдә куллану максатларын куя. Информацион технологияләрнең зур тиз­лек белән үсүе яшь буынның белемле, иҗади фикер йөртүгә сәләтле булуын таләп итә. Укыту процессын информатизацияләү мәгариф өлкәсендә гаять зур мөмкинлекләр тудыра, чөнки аны белем бирүдә бик нәтиҗәле итеп кулланып була. Заманча технологияләр кулланып эшләү –  укучыда өйрәнә торган фәнгә кызыксы...
Раздел Другое
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Укучыларның үсеш дәрәҗәсенә йогынты ясаучы компьютер технологиясенең эффектлылыгы һәм нәтиҗәлелеге

Ганиева Алсу Сахиулловна

Iнче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы,

Менделеев шәһәре беренче урта гомуми белем бирү мәктәбе

Бүгенге уку-укыту процессы укытучылар алдына яңа педагогик технологияләргә таянып эшләү, уку-укыту эшендә аларның барсын да күпмедер дәрәҗәдә куллану максатларын куя. Информацион технологияләрнең зур тиз­лек белән үсүе яшь буынның белемле, иҗади фикер йөртүгә сәләтле булуын таләп итә. Укыту процессын информатизацияләү мәгариф өлкәсендә гаять зур мөмкинлекләр тудыра, чөнки аны белем бирүдә бик нәтиҗәле итеп кулланып була. Заманча технологияләр кулланып эшләү - укучыда өйрәнә торган фәнгә кызыксыну уяту, аның танып белү активлыгын үстерү һәм укучының иҗади мөмкинлекләрен камилләштереп, белемнәрен тирәнәйтү ул. Бүгенге уку-укыту процессында иң әһәмиятле урынны заманча технологияләрнең берсе булган компьютер технологиясе алып тора.

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак, мин үзем укыта торган дәресләрне кызыклы, нәтиҗәле, файдалы итүдә, уку-укытуның сыйфатын яхшыртуда мәгълүмати технологияләрдән, электрон почта, интернет челтәрләреннән файдалануның мөмкинлекләре зур дип саныйм.

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә интерактив такталарны, мультимедиа проекторларын, компьютер технологияләрен кулланам. Төп максат - укучыларда фәнни фикерләү, иҗади эшләү сәләтен үстерү, тәрбия эшендә югары нәтиҗәләргә ирешү, җәмгыятьтә үз урынын алырлык толерант шәхес тәрбияләү.

Мультимедиа технологияләрен куллану яңалыклар белән кызыксыну теләге уята. Укучыларның белемнәре формалаштырыла, сөйләм һәм мультимедиа чаралары белән эшләү күнекмәләре барлыкка килә, телнең лексикасын, грамматикасын һәм структурасын җиңелрәк үзләштерергә ярдәм итә. Дәрестә компьютердан файдалану максатчан һәм методик яктан нигезләнгән булырга тиеш. Әлеге технологияләрне яңа материалны өйрәнү дәресләрендә, укучыларның белем һәм күнекмәләрен тикшергәндә, проектлар методы белән интеграль дәресләр үткәргәндә кулланам. Укучыларга компьютер технологияләре ярдәмендә төрле күнегүләр бирәм, яңа темага керер алдыннан проблемалы ситуацияләр тәкъдим итәм. Әдәбият дәресләрендә язучы биографиясенең кызыклы фактлары белән таныштырам, читтән торып сәяхәт итү кебек эш төрен кулланам, язучы иҗаты буенча куелган әсәрләрдән яисә спектакльдән өзекләр күрсәтәм, нәфис сүз осталары язмаларын тыңлатам. Шулай ук дәрестән тыш чараларда, түгәрәкләр үткәргәндә, ата-аналар җыелышы уздырганда, компьютер технологияләрен куллануның уңай нәтиҗәләр бирүен күрдем.

Хәзер мәктәбебездә турыдан-туры интернет челтәренә тоташып була. Әдәбият дәресләрендә видеоматериаллар, спектакльләр карау өчен бик уңайлы. Зур экранда иллюстрацияләрне төрле зурлыкта яки аның аерым өлешләрен генә, иң әһәмиятлеләрен аерып алып, төрле төсләр белән күрсәтергә мөмкин. Иллюстрацияләрне текст белән бәйләргә яки музыка фонында бирергә була. Болай эшләгәндә бала күреп һәм ишетеп кенә калмый, иң әһәмиятлесе анда эмоцияләр барлыкка килә. Ә эмоцияләр, кичерешләр аша бирелгән белем үстерелешле укытуның нигезе булып тора.

Татар телен укытудагы бүгенге көн таләпләре һәм укучыларга Дәүләт йомгаклау аттестациясен бирергә кирәк булу, укытучыларны иҗади эзләнүләргә этәрде. ДЙА тестларына дөрес җавап бирү өчен, фәнне яхшы белү белән бергә, тестлар белән дә эшли белергә кирәк. Тестлар төзү һәм чишү өчен компьютерга кертелгән махсус программалар, интернет челтәрендәге он-лайн тестлар куллану укытучы хезмәтен күпкә җиңеләйтә.

Өлкән сыйныф укучылары белән эшләгәндә, проектлар методын куллану отышлы. Мондый алым белем бирү процессының нәтиҗәлелеген үстерә, укучыларны киләчәк тормышка әзерли, укыту нәтиҗәләре өчен җаваплылыкны, белем алуга кызыксынуны арттыра. Проект эше - теге яки бу проблеманы тирәнтен өйрәнү максатында, укытучы җитәкчелегендә эшләнә торган мөстәкыйль иҗади эш. Күпчелек очракта бу эш төркемнәрдә эшләнә һәм берничә этаптан тора. Әзерлек этабында проблема күрсәтелә, эш планлаштырыла, эзләнү методлары билгеләнә. Алга таба төркемнәрдә мәгълүмат җыеп эшкәртелә, нәтиҗәләр ясап, отчет языла. Соңыннан эшкә йомгак ясап, бәя бирелә.

Шулай ук бу метод укучыларны компьютер белән эшли белергә, текст процессоры ярдәмендә төрле документлар, график иллюстрацияләр әзерләргә, электрон таблицада гамәлләр үтәргә, гади программалар төзергә, электрон почтадан һәм интернеттан файдаланырга өйрәтә.

Әгәр укытучы үзе үзләштергән методлар,алымнар белән генә эшләсә, аның хезмәте бик чикләнгән булыр иде. Андый укытучы белем бирүдә югары нәтиҗәләргә ирешүдән генә туктап калмый, ә шәхес буларак та үсүдән туктый. Инновацион алымнар куллану гына укытучының ителлектуаль үсүенә ярдәм итә. Ул аны яңа белемнәр, яңа мәгълүматлар эзләүгә этәрә һәм аларны укыту-тәрбия эшчәнлегендә тормышка ашырырга булыша.


© 2010-2022