Татарстан-Туган җирем

Конспект урока для 6 класса русскоязычной группы. Тема «Татарстан-Туган җирем» представляет собой урок посвященный изучению Татарстана. Тип урока закрепление материала.Цели урока: Закрепление материала, научить правильно говорить звуки, привить любовь и уважение к своей родине.Так же к этому уроку прилагается презентация!Очень увлекательная и интересная информация, красочные рисунки и тест для учащихся. Так же предоставлены задания для интерактивной доски! В целом учащиеся осваивают за 45 минут ...
Раздел Другое
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:




Тема:


Татарстан - туган җирем



6 нчы сыйныф

рус төркеме



Казан шәһәре Яңа Савин районы

43 нче гомуми урта белем бирү

мәктәбенең I категорияле укытучысы

Низамова Миләүшә Касыйм кызы




2010 нчы ел

Апрель

Тема: Татарстан - туган җирем

Дәреснең тибы: материалны ныгыту, белем һәм күнекмәләрне камилләштерү.

Эпиграф: Татарстан - туган җирем,

Уртасында - Иделем.

Фонтаннары кара алтын,

Сары алтын - игенем.

Н.Исәнбәт

Максат: Татарстан турында алган белемнәрне ныгыту, белем һәм күнекмәләрне камилләштерү, бәйләнешле сөйләм телен үстерү, [к], [къ] авазларының әйтелешен ныгыту, сүзлек составын баету, иҗади индивидуаль эшләү сәләтен ныгыту, туган илгә, туган җиргә мәхәббәт тәрбияләү, гуманлык хисләрен тәрбияләү.

Җиһазлау: рәсемнәр, слайдлар, естлар, индивидуаль биремнәр, интерактив тактада биремнәр.

1. Оештыру

1) Исәнләшү

- Исәнмесез, укучылар!

- Исәнмесез, укытучы апа.

- Хәерле көн, укучылар.

- Хәерле көн, сезгә.

- Кәефләрегез ничек?

- Кояшлы иртә кебек.

Татар телен,

Тукай телен

Өйрәнергә дип килдек.

Тактада число, тема, эпиграф, Татарстан турында берничә рәсем.

2. "Татарстан гимны" яңгырый.

Р.Яхин музыкасы

Р.Байтимеров сүзләре

Күпме юллар йөрдем, дөнья күрдем,

Назлы җилләр йөзем сыйпады.

Сиңа кайткач кына туган ягым,

Күкрәгемә шатлык сыймады.

Укучылар бер куплетын җырлыйлар.

Татарстан гимны яңгырый.

Титрлар: Татарстан гербы, флагы, рәсемнәр.

3. Фонетик күнегү

[к], [къ] авазларының әйтелешен ныгыту.

Татар иле - Татарстан,

Син яңадан калыктың,

Көчле дә син, җитез дә син,

Атлан Акбүз атыңа

Һәм куа чык алга киткән

Ил-дәүләтләр артыннан.

Р.Харис

Тактада фонетик кунегү

К, къ авазлары аерылып тора.

II Актуальләштерү.

1. Өй эшен тикшерү (151 бит, 2 күнегү). Татарстан дәүләт символикалары турында сөйләргә иде.

1 рәт

Гимн

2 рәт

Флаг

3 рәт

Герб

Герб, гимн, флаг рәсемнәре.

2. Сораулар буенча эш.

- Син кайсы республикада яшисең?

- Татарстан кайда урнашкан?

- Безнең туган җиребез Татарстан, нинди республика?

- Татарстанның мәйданы күпме?

- Татарстан нинди республика белән чикләшә?

- Татарстанда ничә район, ничә шәһәр бар?

- Иң зур шәһәрләр нинди? (һәр шәһәргә билгеләмә бирегез)

- Татарстанның халкы күпме?

- Татарстанда нинди милләт вәкилләре яши?

- Татарстанның төп байлыгы нәрсә?

Татарстан турында, Казан турында, кырлар, урманнар, биюләр, карта рәсеме.

III. Төп өлеш.

1. Сүзлек эше.

- Укучылар без яраткан республикабыз буенча сәяхәтебезне дәвам итәбез, ә аның өчен ике дәүләт телен дә белергә кирәк.

- Сезнең белән сүзлек эшен эшлибез.

а) Тема буенча өйрәнелгән сүзләр искә төшерелә, кабатлана.

- күпмилләтле, күпчелек, нигез кора, ямансулап калсам, үзәгемә үтсә, сыенырга, куәт, көч, көрәш, хезмәт, билге, кабул ителде, сурәтләнгән, калкан, кашкарый, боҗра, үткен, намус, дәүләт, җәмгыять, сәясәт, икътисад, мәдәният, хөкүмәт, моннан мең еллар элек, таркалгач, сәүдәгәрләр, үсеш алгач.

Тактада татарча язылган, укучылар русча әйтә.

б) бүгенге дәрескә кирәкле яңа сүзләрне өйрәнәбез

Татарча

Русча

Ничек истә калган

Бәйсезлек

Хокук

Тигез хокуклы

Бурыч

Башлык

Независимость

Право

Равноправный

Обязанности, долг

Глава

Игълан итәргә

Идарә итәргә

Хөрмәт итәргә

Рөхсәт итәргә

Көн итәргә

Объявлять

Управлять

Уважать

Разрешить

Жить

Ярдәмче фигыль

итәргә исемгә кушылып, яңа фигыль барлыкка килә

Яңа сүзләр татарча-русча, татарча гына, русча, тат рус. Кабатланыла, ныгытыла.

Тактада:

1. татарча-русча

2. татарча гына

3. русча

4. татарча-русча

Сүзлек таратыла, сүзлек дәфтәренә язып куялар.

в) Яңа һәм иске сүзләр белән сүзтезмәләр төзелә.

г) Сүзтезмәләрдән җөмләләр төзелә.

Экранда иске һәм яңа сүзләр бергә күрсәтелә.

2. Бирем.

Бирелгән сүзләрдән җөмләләр төзибез. Тәрҗемә итәбез, һәр җөмләгә сорау куябыз.

Президент

республика белән

хөрмәт итәбез

Без

олыларны

көн итә

Укытучы

безгә бу китапны алырга

кабул итте

Татарстан президенты

Кремльдә чит ил кунакларын

идарә итә

Татарстан җирендә

төрле халыклар

рөхсәт итте

Президент

республика белән

идарә итә

Без

олыларны

хөрмәт итәбез

Укытучы

безгә бу китапны алырга

рөхсәт итте

Татарстан президенты

Кремльдә чит ил кунакларын

кабул итте

Татарстан җирендә

төрле халыклар

көн итә

Шуның буенча сорау җөмләләр төзибез.

Ике таблица тактада:

1. Бирем

2. Җөмләләрнең дөреслеге тикшерелә.

Физминутка:

Юлга чыктык без бергә

Туган илдә йөрергә.

Туган илнең төрле җирен,

Байлыкларын күрергә.

Тактада сүзләр язылган. (зарядка ясыйлар)

3. Текст өстендә эш. Укыйбыз, тәрҗемә итәбез. Текстка исем уйлап табабыз.

1990 нчы елда Татарстанның бәйсезлеге игълан ителде. Татарстанда дәүләт суверенлыгы турында Декларация кабул ителде. Татарстан халкы үзенең беренче Президенты итеп Минтимер Шәймиевны сайлады. Президент республика белән идарә итә. Президент - республика башлыгы.

Икенче Президент итеп, 2010 елның мартында Рөстәм Миңнеханов билгеләнде. Татарстанның иң югары органы - Дәүләт Советы.

Татарстанда барлык кешеләр тигез хокуклы. Татарстанда татар һәм рус телләре - тигез хокуклы дәүләт телләре.

Республикабызда төрле милләтләр тату көн итәләр. Туган илен яраткан, башка халыкларны хөрмәт иткән кеше генә бәхетле була ала.

Татарстан - суверенное государство. У каждого государства есть свои символы. Флаг, герб, гимн - это государственные символы. В 1991 году был принят Государственный флаг Республики Татарстан. В 1992 году был принят Государственный герб Республики Татарстан. В 1993 году был принят Государственный гимн Республики Татарстан.

Самое большое богатство Татарстана - это его люди. В Татарстане проживает около 4 млн. человек. Это люди разных национальностей. Все народы живут дружно.

Рәсемнәр: флаг, герб, Р.Миңнеханов, М.Шәймиев, Декларация.

Текстның исеме чыга: "Татарстан - бәйсез дәүләт"

4. Монологик сөйләмне үстерү.

- Татарстан турында сез нәрсәләр сөйли аласыз?

А) Татарстан турында сөйлиләр.

Б) Казан - Татарстанның башкаласы.

Татарстан, Казан турында титрлар

5. Диалогик сөйләмне үстерү.

1. Такта янында сөйләгән укучыга сораулар бирәләр, укучы җавап бирә.

2. Кирәкле репликаларын куеп диалог төзегез.

- ...?

- Татарстанның беренче Президенты - Минтимер Шәймиев

- ...?

- Татарстанда Президент - 5 елга сайлана

- ...?

- Президент гадел, җитди, җаваплы, акыллы булырга тиеш.

Бирем тактада:

Минтимер Шәймиев, Рөстәм Миңнеханов портретлары.

IV Дәресне ныгыту.

1. Грамматик бирем. Тестлар.

Дөрес җавапны табыгыз.

1) Татарстанның иң зур шәһәре нинди?

А. Бөгелмә

Б. Чистай

В. Казан

2) Татарстанның дәүләт флагында нинди төсләр бар?

А. Ак, кызыл, зәңгәр.

Б. Кызыл, яшел, зәңгәр.

В. Яшел, ак, кызыл.

3) Сөембикә манарасы ничә катлы?

А. Сигез катлы.

Б. Җиде катлы.

В. Биш катлы.

3) Чистайда нәрсәләр җитештерәләр?

А. Нефть.

Б. Автомобиль.

В. Сәгатъ.

4) Татарстан аша нинди елгалар ага?

А. Идел, Кама, Зөя.

Б. Идел, Нократ, Обь.

В. Зөя, Лена, Мишә

5) Алабуга шәһәре нинди елга буенда урнашкан?

А. Идел.

Б. Кама.

В. Мишә.

6) Татарстан Дәүләт гимнының авторлары кемнәр?

А. Рөстәм Яхин, Рамазан Байтимеров.

Б. Салих Сәйдәшев, Гөлшат Зәйнашева

В. Сара Садыйкова, Равил Фәйзуллин.

7) Татарстанның беренче Президенты кем?

А. Минтимер Шәймиев.

Б. Равил Моратов

В. Фәрит Мөхәммәтшин.

8) Татарстанның бүгенге Президенты кем?

А. Салават Миңнеханов.

Б. Рөстәм Миңнеханов.

В. Рифкатъ Миңнеханов.

9) Татарстан шәһәрләрен билгеләгез?

А. Түбән Кама, Чистай, Оренбург.

Б. Тамбов, Алабуга, Әлмәт.

В. Бөгелмә, Яр Чаллы, Казан.

10) Татарстанның күренекле кешеләре?

А. Каюм Насыйри, Николай Лобачевский

Б. Кол Гали, Сергей Есенин.

В. Салих Сәйдәшев, Михаил Булгаков.

12) 9 Майда республикабыз нинди бәйрәмне билгеләп үтә?

А. Җиңүнең 65 еллыгын.

Б. Конституция көнен.

В. Укытучылар көнен.

13) 2013 елда Казанда нинди зур вакыйга булачак?

А. Студентлар универсиадасы.

Б. Олимпия уеннары.

В. Халыкара фестиваль.

14) Бу ярышларда ничә спорт төре булачак?

А. 15

Б. 18

В. 26

Җаваплар

1) Татарстанның иң зур шәһәре нинди?

В. Казан

2) Татарстанның дәүләт флагында нинди төсләр бар?

В. Яшел, ак, кызыл.

3) Сөембикә манарасы ничә катлы?

Б. Җиде катлы.

3) Чистайда нәрсәләр җитештерәләр?

В. Сәгатъ.

4) Татарстан аша нинди елгалар ага?

А. Идел, Кама, Зөя.

5) Алабуга шәһәре нинди елга буенда урнашкан?

Б. Кама.

6) Татарстан Дәүләт гимнының авторлары кемнәр?

А. Рөстәм Яхин, Рамазан Байтимеров.

7) Татарстанның беренче Президенты кем?

А. Минтимер Шәймиев.

8) Татарстанның бүгенге Президенты кем?

Б. Рөстәм Миңнеханов

9) Татарстан шәһәрләрен билгеләгез?

В. Бөгелмә, Яр Чаллы, Казан.

10) Татарстанның күренекле кешеләре?

А. Каюм Насыйри, Николай Лобачевский

12) 9 Майда республикабыз нинди бәйрәмне билгеләп үтә?

А. Җиңүнең 65 еллыгын.

13) 2013 елда Казанда нинди зур вакыйга булачак?

А. Студентлар универсиадасы.

14) Бу ярышларда ничә спорт төре булачак?

В. 26

1. Тест.

2. Җаваплар тактада тикшерелә.

2. Шигырь укучылар конкурсы.

Татарстан, туган җир, башкалабыз турында шигырьләрне сәнгатьле уку.

(исеме, авторы, интонация, тема, күләме)

Титрлар: Казан, Татарстан

V. Йомгаклау.

1. Нокталар урынына кирәкле исем-фамилияләрне куеп укыгыз.

а) ... - Татарстан Президенты

б) ... - Россия Президенты

в) ... - Америка Президенты

г) ... - Франция Президенты.

2. Грамматик бирем, җөмләләрне дәвам итү.

А) Минем туган җирем - ....

Б) Аның төп байлыклары - ....

В) Республикабызның ил башлыгы - ....

Г) Татарстанда дәүләт телләре - ....

Д) Татарстанның югары органы - ....

Е) Татарстанда төрле милләт халыклары көн итә - ....

3.

- Укучылар без нинди илдә көн итәбез?

- Россия нинди ил?

- Безнең тугшан җиребез нинди республика?

- Татарстанның башкаласы нинди шәһәр?

- Республика белән кем идарә итә?

- Республикабызның башлыгы кем?

- Татарстан нинди республика?

- Татарстанның дәүләт символлары?

- Татарстанның дәүләт телләре?

- Татарстанның төп байлыгы нәрсә?

- Татарстанда барлык кешеләр дә тигез хокуклымы?

- Татартсанның табигый байлыклары нәрсәләр?

- Сез республикагызны яратасызмы?

- Сез Татарстаныбыз белән горурланасызмы?

Грамматик бирем, сораулар тактада, дәфтәргә күнегүне язып куялар.



Сораулар тактада.

2. Өй эше.

А. Ватан, туган ил, туган җир турында мәкальләр язып килергә, мәгънәләрен аңлатырга, яттан сөйләргә.

Б. Диалог төзергә. Сез интернет челтәре аша Киров өлкәсендә яшәүче дустыгыз белән республика турында сөйләшәсез.

В. Монолог төзергә "Казан - Татарстанның башкаласы".

Биремнәр тактада

3. Укучыларга билгеләр кую.

4. Саубуллашу. "Мин яратам сине Татарстан" музыкасы яңгырый.

"Мин яратам сине Татарстан" музыкасы


© 2010-2022