Дәрес конспекты Л. Лерон Супермалай

Раздел Другое
Класс 5 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

ФИО: Сәхбеева Эльвира Илдус кызы

Эш урыны: Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе "Азнакай шәһәре 5 нче урта гомуми белем һәм инглиз телен тирәнтен өйрәнү мәктәбе"

Сыйныф: 5 А (рус группасы)

Фән: әдәбият









ТЕМА: Ләбиб Леронның "Супермалай" хикәясе буенча эш. Тест №2.

МАКСАТЛАР:

1. Ләбиб Леронның "Супермалай" хикәясе буенча эш оештыру. Белем - күнекмәләрен тикшерү.

2. Татар теленнән рус теленә, рус теленнән татар теленә тәрҗемә итү күнекмәләрен камилләштерү. Сүз байлыгын арттыру. Бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

3. Хезмәтне хөрмәтләү, тырышлык хисләре тәрбияләү.

ҖИҺАЗ: "Татар теле" 5 нче сыйныф өчен дәреслек, проектор, карточкалар, компьютер, мультимедия презентациясе.

ДӘРЕС БАРЫШЫ:

I. Оештыру моменты

  1. Исәнләшү. Уңай халәт тудыру.

  2. Максатлар белән таныштыру.

II. Белемнәрне актуальләштерү.

  1. Өй эшен тикшерү.

  2. "Иң яхшы тәрҗемәче" уены.

III. "Супермалай" хикәясе өстендә эш.

  1. Картиналар буенча диалог төзү.

  2. 73 нче бит, 5 нче күнегү (сораулар кую).

  3. ТИК-ТЭК-ТОУ.

ФИЗМИНУТКА

  1. РЕЛЛИ РОБИН.

IV. Ныгыту.

  1. 74 нче бит, 4 нче күнегү.

  2. Мәкаль белән эш.

  3. Җөмләләрне дәвам итегез.

V. Йомгаклау.

  1. Өй эше бирү.

  2. Билгеләр кую.



ДӘРЕС БАРЫШЫ:

I. Оештыру моменты

  1. Исәнләшү. Уңай халәт тудыру.

  • Хәерле көн, укучылар. Хәерле көн, кунаклар. Әйдәгез, балалар, туган ягыбызгы, бүгенге көнебезгә хәерле көн телик (слайд №1)

Дәрес конспекты Л.Лерон Супермалай



  • Һәр дәрестә куллана торган, бүген дә онытмаска тишле, нинди өч кагыйдә бар? Шуны искә төшерик (слайд №2)

Дәрес конспекты Л.Лерон Супермалай

  1. Максатлар белән таныштыру.

  • Балалар, бүген без сезнең белән Ләбиб Леронның "Супермалай" хикәясе буеча эшне дәвам итәрбез. Дәрестә игътибарлы, актив булуыгыз сорала.

II. Белемнәрне актуальләштерү.

  1. Өй эшен тикшерү.

  • Сез өйдә "Супермалай" хикәясен сөйләргә өйрәнеп килергә тиеш идегез (берничә укучыдан өй эше сорала).

  1. "Иң яхшы тәрҗемәче" уены.

  • Я люблю помогать маме.

  • Артур, Кәрим нәрсә диде?

  • Алия, спроси у Амины любить ли она готовить? (шул рәвешле һәр җөмлә тәрҗемә ителә, сорауларга җавап бирелә, дөреслеге тикшерелә).

  • Мин кар көрәргә яратам.

  • Ты любишь работать?

  • Мин өй эшләрен вакытында эшлим.

  • Я люблю читать книги.

III. "Супермалай" хикәясе өстендә эш.

  1. Картиналар буенча диалог төзү.

  • Ә хәзер 72 нче биттәге рәсемнәрне файдаланып, диалог төзеп карыйк. (берничә укучы белән эш башкарыла)



  1. 73 нче бит, 5 нче күнегү (сораулар кую).

  • Җөмләләргә мөмкин булган сорауларны куегыз. (төрле укучыдан сорала)

  1. ТИК-ТЭК-ТОУ.

  • Ә хәзер 1 нче номерлы укучылар парталарыгызда яткан чиста битләрне кулларыгызга алыгыз һәм урталай икегә бөкләгез, ертыгыз. Кырыегыздагы күршеләрегезгә яртысын бирегез. 1,2 номерларның кулларында битләр, шуларны тагын урталай бөкләгез, ертып каршыгыздагы укучыларга бирегез. Хәзер исә, һәрбер укучы, кулларындагы битләрне урталай бөкләп икегә ерта. 1әр кыягызны мин таратам. Сезнең каршыгызда барлыгы 9 кәгазь-карточка, шуларның эченә "Хезмәт" темасына караган сүзләр языгыз (һәр укучы 2шәр карточкага яза). Карточкаларны бутап бирелгән таблицага урнаштырыгыз (төрле тәртиптә). Алдагы бирем, һәр укучы "Крестик - нолик" уенын истә тотып (уенның тәртибе искә төшерелә), 3әр җөмлә төзи. Моның өчен сезгә 3 минут бирелә.

ФИЗМИНУТКА


  1. РЕЛЛИ РОБИН.

  • Укучыларның бер-берсенә җөмлә укулары.

  • Укучылар, үзегез төзегән җөмләләрне кырый күршеләрегез белән бер-берегезгә укыгыз.

  • Укытучының тикшерүе. (һәр партадан төрле номерлы укучы тикшерелә)

IV. Ныгыту.



  1. 74 нче бит, 4 нче күнегү.

  • Бу раслауларның кайсысы дөрес? (җавап дәлилләп барыла)



  1. Мәкаль белән эш.

  • Укучылар, алдагы слайдка игътибар итәбез. "Супермалай" хикәясе һәм бирелгән мәкаль арасында нинди охшашлык бар? (укучыларның фикерләре тыңлана) (слайд №3)

Дәрес конспекты Л.Лерон Супермалай



  1. Җөмләләрне дәвам итегез.

  • Укучылар, хәзер сезгә җөмләләрнең башы бирелә, ә азагын сез тексттан табып, үзегез укып бетерергә тиеш (слайд №4)

Дәрес конспекты Л.Лерон Супермалай



  1. Тест (һәр укучыга аерым битләрдә)

  1. "Ике пирожный" хикәясе дуслык турында:

А) әйе;

Б) юк;



  1. Әкияттә бөтен эшне тычкан эшли:

А) әйе;

Б) юк;



  1. Укылган хикәяләр хезмәт турында:

А) әйе;

Б) юк;



  1. Супермалай бик тә тырыш:

А) әйе;

Б) юк;



  1. Әниләргә һәрвакыт ярдәм итәргә кирәк:

А) әйе;

Б) юк;

VI. Йомгаклау.

  • Дәресебез нинди темага багышланды?

  • Үзегез өчен нинди яңалыклар алдыгыз?

  1. Өй эше бирү (слайд №5)

Дәрес конспекты Л.Лерон Супермалай

  1. Билгеләр кую.

© 2010-2022