Сценарий Туган телем-татар теле!

Раздел Другое
Класс 8 класс
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Туган телем-татар теле

(21 февраль- Бөтендөнья тел көне)


Максат: ана теленең бөеклеген, гагизлеген күрсәтеп, туган телне ихтирам

итү хисе тәрбияләү.

Вожатый: Хөрмәтле укытучылар, укучылар.1999 елда, ЮНЕСКО ның Генераль конференциясе тарафыннан 21 февраль-Бөтендөнья тел көне итеп билгеләп үтү турында карар кабул ителә. Һәм бу дата 2000 елдан башлап Бөтендөнья күләмендә билгеләп үтелә. Безнең мәктәт тә бу чарадан читтә калмый.

Татар теле... Тугач та иң газиз кешеңнән ишетә башлаган, күп гасырлык тарихы булган, Каюм Насыйрилар, Мәрҗәниләр, Тукайлар нигез салган, 7 млн. халык сөйләшкән, дөньядагы иң дәрәҗәле 14 тел исәбенә кергән, чит илләрдә дә өйрәнелә торган, бүгенге көндә җитлеккән, камилләшкән, теләсә нинди катлаулы фәнне өйрәтергә мөмкинлеге булган, Моабитның таш диварлары эчендә дә тынмыйча, аның калын стеналарын тишеп чыгып,бөтен дөньяга яңгыраган, утларга-суларга салсалар да, ассалар-киссәләр дә исән калган, иң-иң авыр кимсетүләргә дә түзгән, сынмаган-сыгылмаган, баш имәгән горур татар телем.

Кемнәр генә сиңа сокланмаган һәм кемнәр генә мактау җырламаган?! Кемнәр генә синең ярдәмеңдә дөньяны танып-белмәгән һәм уй-хисләрен башкаларга сөйләмәгән?!

Бүгенге кичәбезне сиңа багышлыйбыз, туган телем-татар теле.

1 укучы И минем җандай кадерле,

И җылы. Тере телем!

Кайгылар теле түгел син,

Шатлыгым теле бүген.

Тик синең ярдәм белән мин,

Тик синең сүзләр белән

Уйларын йөрәккәемнең

Дөньяга әйтә беләм.

2 укучы Туган тел төшенчәсенә зур мәгънә салынган. Ул Ватан, туган җир, ата-ана сүзләре белән бер үк дәрәҗәдә торучы бөек, кадерле сүз. Ул телне шуңа күрә туган тел дип атыйлар да. Ул телгә баланы аның иң газиз, иң якын кешесе-әнисе өйрәтә, шул телдә аңа бишек җырларын җырлый, иркәли, юата. Шуңа күрә халык аны ана теле дип тә атый.

("Тал бишек" җыры).

Вожатый Кеше тормышында бишек җырларының урыны дәрәҗәле. Һәркем аны, сабый чакның якты истәлеге итеп, гомеренең соңгы көннәренә кадәр күңел түрендә саклый. Ул җырлар газиз ана, туган ил, туган тел кебек изге төшенчәләр белән бергә йөри. Бу табигый да, чөнки бала шигьри матурлык, аналарның йөрәк җылысы, үз халкының рухы белән тәүге кат шушы бишек җырларында очраша. Бары тик ана гына баласына үз телендә изге теләкләрен тели.

(Сәхнәгә "бала" күтәреп «ана» чыга. Ул бишек җыры җырлый, баласына теләк тели).

Әлли-бәлли итәр бу,

Йокыларга китәр бу.

Бәү-бәү итеп, күз йомып

Изрәп кенә китәр бу.

Әлли итәр бу бала,

Бәлли итәр бу бала,

Үз халкына, үз иленә

Хезмәт итәр бу бала.


  • нәсел агачын дәвам итүче бул, улым;

  • зирәк, акыллы, тәмле сүзле, шәфкатьле, миһербанлы бул;

  • сау-сәламәт, тәүфыйкьлы, озын гомерле бул, балам;

  • күркәм холык-фигыльле, горур бул, якты маяк булып балкы;

  • мәрхәмәтле бул, балам, олыны олы, кечене кече ит;

  • йомшак күңелле бул, әти-әниеңә сөенечләр китереп яшә!

3 укучы Туган тел-иң татлы тел,

Туган тел-иң тәмле тел.

Тәмле дип телең йотма-

Туган телне онытма!

4 укучы Мин сөйлим анам телендә,

Яшим атам җирендә.

Бу бәхет миңа бирелгән

Туган йорт бишегендә.

Тәүге кабат аяк басып

Сукмактан киттем йөреп

Әйттем анам теле белән:

-Мин җирдә кеше!-диеп.

5 укучы Күзләремне ачты минем,

Иркәләде үз телем.

Үз телем яктыртты юлны,

Үз телем бирде белем.

1 укучы Асыл сүзләреңне, туган телем,

Биреп торчы миңа азга гына.

Бөтенләйгә түгел-вакытлыча,

Тик җитәрлек гомер азагыма.

2 укучы Синнән алган һәрбер сүземне мин.

Күз карасы кебек саклар идем.

Ул сүзләрнең затлыларын алып,

Дога итеп кенә ятлар идем.

3 укучы Халкым теле-хаклык теле.

Аннан башка минем илем юк!

Илен сөймәс кенә телен сөймәс,

Иле юкның гына теле юк.

Вожатый Татар халкында шундый бер әйтем бар: бауның озыны, сүзнең кыскасы яхшы. Әйе, бу бигрәк тә мәкальләр турында әйтелгәндер. Укучылар, мәкальләрне ни дәрәҗәдә беләсез шуны сынап карыйк, мәкаль әйтешеп алыйк.

- Күңеле турының- теле туры.

- Үткен тел- бәхет,

Озын тел-бәла.

  • Акыллының теле- күңелендә,

Тиленең акылы- телендә.

- Ана баланы ике тапкыр тудыра:

1 кат-тән биреп,

2 кат-тел биреп.

- Яхшының сүзе акыл чыгара,

Яманның теле ачу чыгара.

- Кулы кычыткан эш бозар,

Теле кычыткан сүз бозар.

  • Телеңне тыйсаң тыныч булырсың.

  • Кешенең үзенә карама, сүзенә кара.

  • Изге сөйләсәң, изге ишетерсең,

Яман сөйләсәң, яман ишетерсең.

  • Кеше күрке-йөз,

Йөзнең күрке-күз,

Уйның күрке-тел,

Телнең күрке- сүз.

  • Авызың кыек булса да, сүзең туры булсын.

  • Яхшыны ишетәсең килсә, яман сөйләмә.

Вожатый Туган телнең бөеклеге, аһәңлеге, матурлыгы турында кайда гына язылмаган да, кемнәр генә җырга салып җырламаган.Татар халкында шундый бер төшенчә бар. Ул риваять дип атала. Риваять сүзе гарәп теленнән алынган. Анда элеккедән килгән яисә буыннан-буынга сөйләнгән вакыйга-хәлләр хикәяләнә. Без дә сезнең игътибарга бер риваять тәкъдим итәбез.

(Риваять сәхнәләштерү)

1 укучы Туган җирем- Идел буе,

Һәркемнең бар туган иле.

Туган җирем кебек назлы,

Җырдай моңлы татар теле.

2 укучы Җыр булырлык сүзләр биргән

Матур телем-туган телем,

Рәхмәт сиңа! Туган телем-киңдер

Сиңа күңелем түрем.

3 укучы Халыкларга хөрлек биргән

Туган илем

Сине җырлап, итәгеңә башым идем.

Җырла диеп бирде миңа туган илем

Тукай телен, Такташ телен, Җәлил телен.

4 укучы Минем телем-

Меңәрләгән ишләре күк,

Моңлы тел ул.

Үзенә җай, үзенә ятыш,

Аның көе:

"Сак-Соклары", "Рамайлары!,

"Сарманнары", "Гөлҗамалы",

"Карурманы", "Әллүкие"...

(татар халык җыры)

Вожатый Һәр халыкның туган теле- аның мәдәнияте, тарихи көзгесе. Шуңа да телебез сафлыгы, матурлыгы, аһәңлеге өчен армый-талмый көрәшергә, эшләргә кирәк.

Югары мәдәниятле булуга туган телеңне яхшы белү дә керә. Үз халкына ана телендә хезмәт күрсәтә алырлык хәзерлеге булмаган кешене, ул нинди генә дәрәҗәле эштә эшләмәсен, һич тә югары мәдәниятле кеше дип әйтеп булмый.

Тел ачылгач әйтә алсаң:"Әни!"-дип,

Тел ачылгач әйтә алсаң:"Әти!"-дип,

Күзләреңә яшьләр тыгылмас,

Туган телең әле ул булмас.

Соң минутта әйтә алсаң:"Әни!"-дип,

Соң минутта әйтә алсаң:"Әти!"-дип,

Күзләреңә яшьләр тыгылыр,

Туган телең әнә шул булыр.

Безнең 21 февраль-Бөтендөнья тел көненә багышланган кичәбез тәмам. Игътибарыгыз, ихтирамыгыз өчен рәхмәт!

Кичәбезне Г.Тукайның "Туган тел" җыры белән тәмамласак, бу бер дә артык булмас.




© 2010-2022