Җөмләдә сүзләр бәйләнеше, сүзтезмәләр темасы буенча тест сораулары

Раздел Другое
Класс 8 класс
Тип Тесты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Җөмләдә сүзләр бәйләнеше, сүзтезмәләр темасы буенча тест сораулары

Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 8нче сыйныфы (татар балалары) өчен


А

1.Бәйләүче грамматик чараның нинди булуына карап, җөмләдә сүзләр бәйләнеше ничә төргә бүленә?

а)2

ә)3

2.Айрат математиканы бик ярата.

Бу җөмләдә сүзләр нинди бәйләнештә?

а) тезүле бәйләнеш;

ә) ияртүле бәйләнеш;

3.Кызыл чәчәкләр, самолетта очу, күп уйныйлар, иртән килү.

Бу тезмәләр ничек атала?

а) тезмә сүз;

ә) сүзтезмә;

4.Кура җиләге, бал корты, көя күбәләге, Түбән Кама, Яшел Үзән.

Бу тезмәләр ничек атала?

а) тезмә сүз;

ә) сүзтезмә;

5.Түгәрәк күл, тәмле бәлеш,урманга бару, чаңгыда шуу, сигезенче сыйныф.

Калын хәрефләр белән бирелгән сүзләр нинди кисәк?

а) ияртүче кисәк;

ә) иярүче кисәк;

Б

1. Күрмимен алны вә артны: и чабам мин, и чабам;

Ашыгам, тирлим, пешәм һәм кып-кызу уттай янам. (Г.Тукай)

Тезүле бәйләнешләрне табыгыз, нинди грамматик чаралар ярдәмендә бәйләнгәннәрен күрсәтегез.

2. Кызыклы китап уку, дөрес утыру, иң беренче кул күтәреп җавап бирү, матур язу- Алсуның иң яраткан эшләре.

Ияртүле бәйләнешләрне табыгыз, нинди грамматик чаралар ярдәмендә бәйләнгәннәрен күрсәтегез.

3.Сүзтезмәләрне һәм тезмә сүзләрне баганалап языгыз.

Икенче бала, җир җиләге, Әлфиянең әнисе, тырышып укый, бал корты, минем китап, яшел борчак, су анасы, күлдә коена, Балык Бистәсе, күңелле балачак, сабан туе, салават күпере,

әниләр кочагы.

С

1.Һәр грамматик чара белән бәйләнгән өчәр сүзтезмә уйлап языгыз:

-килеш кушымчалары;

-бәйлек яки бәйлек сүзләр;

-фигыль кушымчалары;

-янәшәлек.

2.Ияртүче кисәкнең кайсы сүз төркеменнән булуына карап, сүзтезмәләр 6 төркемгә бүленә: исем сүзтезмә, фигыль сүзтезмә, сыйфат сүзтезмә, алмашлык сүзтезмә, рәвеш сүзтезмә, сан сүзтезмә.

Һәр төркемчәгә өчәр мисал уйлап языгыз.

3.Үзегез сайлаган өч сүзтезмә белән җөмлә уйлап языгыз.


© 2010-2022