- Преподавателю
- Другое
- Урок татарского языка: - “Яхшы милли телле – милләт, милли тел – милләт җаны, Изге хисне, милли гадәтне дә милли тел сөйләр”
Урок татарского языка: - “Яхшы милли телле – милләт, милли тел – милләт җаны, Изге хисне, милли гадәтне дә милли тел сөйләр”
Раздел | Другое |
Класс | 11 класс |
Тип | Конспекты |
Автор | Мухаметханова Г.М. |
Дата | 14.09.2015 |
Формат | docx |
Изображения | Нет |
Мөхәмәтханова Гүзәлия Миннехан кызы,
Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров
исемендәге Сатыш урта гомуми белем бирү
мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты
укытучысы.
Татар теле дәресе. 11 нче сыйныф.
Тема: - "Яхшы милли телле - милләт, милли тел - милләт җаны,
Изге хисне, милли гадәтне дә милли тел сөйләр".
Максат: милли телнең иҗтимагый тормыштагы әһәмияте,телне саклау-
милләтне саклауның төп өлеше икәнен үзләштерү,татар әдәби
теленең бар яктан да төзек кагыйдәле,камил,мөстәкыйль тел
булуына төшендерү;татар телен ни дәрәҗәдә белүләрен ачыклау,
белемнәрне тикшерүне республика телевидениесе тапшырулары
аша сынау;телгә мәхәббәт тәрбияләү.
Метод һәм алымнар: җыр тыңлау,шигырь уку, сорауларга җавап бирү,
укучылар чыгышы, җөмлә тикшерү, сүзләр төзү, реклама, кроссворд
чишү, мәкальне дәвам итү, әңгәмә.
Тапшырулар:"Музыкаль каймак", "Халкым минем...", "Канун.Парламент.
Җәмгыять", "Татарлар", "Тамчы-шоу", "Башваткыч", "Батырлар",
"Яшьләр тукталышы","Кара каршы","Мәдәният дөньясында".
Материал: китаплар, өстәмә материаллар.
Җиһазлар: магнитофон ,аудиоязма, интерактив такта.
Милли региональ компонент: Саба һәм Сатыштан чыккан якташлар
Яңа педагогик технология: информацион.
Предметара бәйләнеш:әдәбият,тарих,җыр сәнгате
Дәрес төре: материалны ныгыту, ягъни белем һәм күнекмәләрне камилләштерү дәресе.