Рабочая программа. Литературное чтение

Раздел Другое
Класс 4 класс
Тип Рабочие программы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:


Аңлатма язуы

4 нче сыйныф өчен әдәби укудан эш программасы Россия Федерациясендәге һәм Татарстан Республикасындагы мәгарифкә кагылышлы хокукый-норматив актларга һәм федераль дәүләт стандартларына нигезләнеп төзелде:

1. Россия Федерациясенең "Мәгариф турында"гы Законы (Федеральный закон от 29.12.2012 273-ФЗ "Об образовании в Российской Федерации").

2. Татарстан Республикасының "Мәгариф турында"гы Законы (Закон Республики Татарстан "Об образовании" № 68-ЗРТ от 22 июля 2013 года, статья 8).

3. Россия Федерациясенең "Россия Федерациясе халыктелләре турында"гы 126-ФЗ нчы номерлы Законы (24.07.1998).

4. РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы приказы, 30 нчы август, 2013 нче ел №115 ("Об утверждении Порядка организации и осуществления образовательной деятельности по основным общеобразовательным программам - начального общего, основного общего и среднего общего образования").

5. "Татарстан Республикасының халык телләре турында" Законы (Закон Республики Татарстан от 08.07.1992 № 1560-XII (ред. от 03.03.2012г.) "О государственных языках Республики Татарстан и других языках в Республике Татарстан").

6. "Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында" Татарстан Республикасы Законы, 2004нче ел, 1нче июль.

7.Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар: 1-11нче сыйныфлар/[басма өчен Ч.М. Харисова, К.С.Фәтхуллова, З.Н.Хәбибуллина җаваплы].- Казан:Татар.кит.нәшр., 2011.-239 б.

8. Муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы «Азнакай шәһәре 4 лицее"ның 2015- 2016 нчы уку елына төзелгән укыту планы.

Укыту фәненең эш программасында тоткан урыны

Укыту планында каралганча, әдәби уку дәресе өчен эш программасы 70 сәгатькә бүленеп, атнага 2 сәгать исәбеннән төзелде.

Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына әдәбият укытуның төп максатлары

  1. Укучының татар әдәби телен үзләштерүенә, текстны аңлап, сәнгатьле итеп, йөгерек укуына, дөрес яза белүенә, әдәби тел формаларын саклап, төрле темаларга иркен сөйләшүенә ирешү, матур әдәбият әсәрләрен мөстәкыйль уку күнекмәләре формалаштыру, телдән һәм язма сөйләмнәрен үстерү.

  2. Балаларны татар әдәбияты, халык авыз иҗаты, татар халкының җыр-музыкасы, сынлы сәнгате белән таныштыру, күренекле язучылар һәм аларның әсәрләрен үзләштерүләренә ирешү, алар турында үз фикерләрен әйтергә өйрәтү.

  3. Әдәби-теоретик төшенчәләрне аңлату һәм кулланырга өйрәтү.

Төп бурычлар:

Укучыларга татар халкының килеп чыгышы, тарихи язмышы, милләттәшләребез тормышы турында мәгълүмат бирү.

  1. Халык тарихын һәм мирасын өйрәнү аша укучыларда Ватанга, халыкка, туган телгә мәхәббәт, олыларга, кечеләргә һәм гомумән кешегә ихтирам, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек тәрбияләү.

  2. Эстетик тәрбия бирү, табигатькә сакчыл, мәрхәмәтле караш булдыру.

  3. Әдәби әсәрләрне өйрәнү барышында укучыларны сәнгатьле уку алымнарына өйрәтү.

Укыту предметына характеристика

Татар әдәбияты укучыны олы тормышка әзерләү юлында әһәмиятле урын алып тора. Ул, беренче чиратта, рухи-әхлакый тәрбия бирү чыганагы булып тора. Әдәбият баланың иҗтимагый аңын, тарихи күзаллауларын үстерә һәм кешелек җәмгыятенең төп кыйммәтен - кешелеклелек (гуманизм) сыйфатларын тәрбияли, югары идеалга омтылу, кешеләргә шәхес итеп карау, әхлак кагыйдәләрен яшәү нормасы буларак кабул итү принципларын тормышка ашырырга ярдәм итә.

Мәктәптә әдәбият укыту сәнгать белән тормышның бәйлелеге, форма һәм эчтәлекнең бердәмлеге, тарихилык, яңалыкка омтылыш, тарихи-мәдәни белешмәләрне аңлау, әдәбият теориясендәге яңа төшенчәләрне үзләштерү, традицияләрне барлау, үзләштерү һәм саклау өчен тырышу, татар әдәби теленең бай сурәтләү чараларын файдалана алу принципларына нигезләнә. Мәктәп укучысы әдәби әсәрләрне бәяли һәм анализлый белергә тиеш, чөнки укучы әдәби әсәрләр, аларның авторлары фикере аша гомумкешелек кыйммәтләрен үзләштерә, халыкның рухи байлыгы белән таныша, тормышның катлаулы фәлсәфәсен аңларга тырыша. Әдәбият укыту эшчәнлеге боларның барын да исәпкә алып оештырылырга тиеш.

4 нче сыйныфлар өчен әдәбият дәреслеге алда санап кителгәннәргә нигезләнеп төзелгән. Балаларны әсәрләрнең авторлары белән таныштырганда, әдипләрнең портретлары һәм аларның тормышы ту­рында кыскача фактик материаллар, алар турында башка язучы һәм галимнәр фикерләрен биреп барыла. Моннан тыш, укучыларның татар әдәбияты белән кызыксынуларын үстерү өчен, кы­зыклы мәгълүматлар; татар әдәби музейлары турында белешмә материал, ягъни әдәби музейлардан алынган фоторепортажларга да урын бирелгән.

Рәссамнарның картиналары белән танышкан вакытта, уку­чыларның сөйләм телләрен, күзәтүчәнлекләрен, матурлыкка соклана белү хисләрен, гади генә предметны да образлы итеп күрә белүләрен үстерү өчен, музейлар, картиналарның язылу тарихы, эшләнеш алымы турында бирелгән кыскача мәгълүмат та әдәбият укытуның әһәмиятен арттыруга юнәлтелгән.

Рус мәктәбендә белем алучы татар балаларына әдәби укуны укытуның төп максаты һәм бурычлары

Матур әдәбият, аның авторы, әсәрнең жанры, персонажы турында күзаллау булдыру;

Уку күнекмәләрен үстерү һәм камилләштерү;

Матур әдәбият әсәрләрен укуга кызыксыну һәм хөрмәт тәрбияләү;

Татар теленең үзенчәлекле авазларын дөрес әйтә белү;

Дөрес һәм бәйләнешле әйтмә һәм язма сөйләмгә өйрәтү.

4 нче сыйныфлар өчен тәкъдим ителгән программа түбәндәге максатларны куя:

- укучыларда ана телен өйрәнүгә омтылыш, эзләнүгә теләк уяту, милләтеңә, телеңә мәхәббәт тәрбияләү;

- сөйләм һәм аралашу өлкәсенә караган мәгълүматлылык булдыру;

- план төзеп сөйләү, сораулар бирә белү, рәсем буенча хикәя төзү.

Төп бурычлар:

- уку күнекмәләрен үстерү һәм камилләштерү;

- укуга кызыксыну, китапка хөрмәт тәрбияләү, мәктәпкә, белем алуга уңай караш уяту;

- матур әдәбият, аның авторы, әсәрнең жанры, персонажы турында күзаллау булдыру;

- бәйләнешле телдән һәм язма сөйләмгә өйрәтү;

- әдәби әсәрләр йогынтысында табигатькә сакчыл караш,үз-үзеңне әдәпле тоту күнекмәләре булдыру;

- укучыларның әсәрне эмоциональ кабул итүенә ирешү; хисләрне әхлакый, рухи матурлык тойгылары белән баету;

- әдәби әсәрләрне укыганда, балаларның акылын, ихтыярын, хисләрен һәм рухи ихтыяҗларын үстерү.

Эш 5 юнәлештә алып барыла:

1. Әдәби әсәр белән эшләү:

  • текстның темасын аңлата белү;

  • текстны вакыйгасы буенча өлешләргә тарката белү;

  • сорау куя белү;

  • укытучы ярдәмендә план төзи һәм шуның буенча эчтәлеген сөйли белү;

  • укытучы ярдәмендә текстның төп фикерен билгели белү.

2. Сөйләм телен үстерү:

  • үзләштергән материалга нигезләнеп, ирекле сөйләшү-диалог оештыру;

  • яшь үзенчәлегенә туры килердәй текст сайлау;

  • бирелгән план буенча эчтәлекне сөйләү;

  • иҗади эшләргә өйрәнү-хикәя, әкиятләрне дәвам итү, әкиятләр, табышмаклар уйлау;

  • шигырьләр ятлау.

3. Әдәбият белемен өйрәнүгә әзерлек:

  • сүз сәнгатенең бер төре буларак матур әдәбият белән таныштыра башлау;

  • әкиятләрнең төп фикере,кызыклы сюжеты һәм композициясе;

  • әдәби әсәрләрнең темасын, идеясен билгеләргә өйрәтү;

  • табышмак, мәкаль һәм әйтемнәр,башваткычлар;

  • төрле сурәтләү чаралары белән таныштыру.

4. Уку техникасы:

  • аңлап, йөгерек, сәнгатьле уку;

  • кычкырып уку тизлеге - 70 (авыр үзләштерүчеләр өчен) -90-110 (яхшы үзләштерүчеләр өчен) сүздән ким булмау;

  • эчтән шома уку күнекмәләрен формалаштыру;

  • укыганны аңлап сөйләргә өйрәтү.

5. Китап уку белән кызыксыну дәрәҗәсе:

  • татар һәм башка милләт язучыларының әкиятләре;

  • татар классик язучыларының балалар укырга тиешле әсәрләре;

  • вакытлы матбугат:балалар өчен газета, журналлар белән таныша башлау.


  • Укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр:

  • укылган текстка сорау куя белү;

  • әсәрне яки аерым өлешне төгәл итеп сөйләү;

  • бирелгән план буенча эчтәлек сөйләү;

  • иҗади эшләү: хикәя,әкият, табышмаклар иҗат итү, аларны анализларга, фикереңне белдерергә өйрәтү.

4 нче сыйныф ахырына укучылар әдәби укудан түбәндәге белем, осталык һәм күнекмәләргә ия булырга тиеш:

  • шигырьләрне яттан сөйли белү; анализлауның беренчел күнекмәләренә төшендерү;

  • халык аваз иҗатын әдәби әсәрдән аера белергә, аларга дөрес бәяләмә бирергә өйрәтү;

  • әдәби һәм сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен булдыру;

  • тропларның еш кулланыла торганнарын (метафора, эпитет, аллегория, чагыштыру һ.б.) аера белергә, әдәби әсәрдән табарга һәм сөйләмдә кулланырга өйрәтү.

Белем, осталык һәм күнекмәләрне бәяләү нормалары.

Телдән җавап бирүне бәяләү

Укуның күләме һәм аны бәяләү.

Укучыларның телдән сөйләмен бәяләгәндә, аның фонетик, грамматик ягы белән беррәттән сәнгатьлелеге дә исәпкә алына.

Тыңлап аңлау күнекмәләрен бәяләү:

1) "тулаем аңлады";

2) "өлешчә аңлады";

3) "аңламады".

Сыйныфлар

Хәрефләр саны

Сүзләр саны

Кычкырып уку

Эчтән уку

Кычкырып уку

Эчтән уку

4

210-360

360-420

55-70

105-120

Укучының монологик сөйләмен бәяләү

Диалогик сөйләмне бәяләү

Уку күнекмәләрен бәяләү

"5"

1.Бирелгән тема (рәсем, ситуация) буенча хикәя төзи белсә; дөрес интонация белән, тулы, эзлекле итеп, текстка бәя биреп, мөнәсәбәтен күрсәтеп сөйли алса, тупас булмаган хаталары җибәрелсә дә, ле куела.1 нче сыйныфта бәйләнешле сөйләм- 5-6 җөмлә тәшкил итә.

1. Тиешле темпта дөрес интонация белән сорау куйса; әңгәмәдәшенең сорауларына тулы жавап кайтарса куела.

1. Программа таләпләрен үтәсә (авазларны, сүзләрне, җөмләләрне дөрес, сәнгатьле итеп укыса), укытучы биргән сорауларга җавап бирә алса, текст эчтәлеген аңлы рәвештә үзләштерсә, куела.

"4"

2. Аерым паузалар, 1-2 сөйләм хатасы ясаса; укытучы тарафыннан икедән артык булмаган ачыклаучы сорау бирелсә, куела.

2. Дөрес сорау биреп, үзе дә әңгәмәдәшенең соравына дөрес жавап кайтарса, ләкин сөйләм вакытында укытучы ярдәменә мохтаҗ булса; 2-3 сөйләм хатасы җибәрсә куела.

2. Уку тизлеге гомуми таләпләргә туры килсә; сәнгатьлелек сакланса, 2-3 әйтелеш хатасы җибәрсә, пауза һәм интонация белән бәйле төгәлсезлекләр булса да; эчтәлекне аңлап, укытучы сорауларына җавап бирә алса, куела.

"3"

3. Теманың төп эчтәлеген ачса; 4-6 сөйләм хатасы җибәрсә; укытучы тарафыннан икедән артык ачыклаучы сораубирелсә яки укытучы ярдәменнән башка сөйләмне башлый (тәмамлый) алмаса, куела.

3. Укытучы ярдәмендә генә сорау бирсә яки җавап кай­тарса; сораулар биргәндә, сүзләр һәм грамматик формалар табуда төгәлсезлекләр җибәрсә яки өйрәнгән җөмлә калыпларының бер өлешен генә үзләштерсә; 4-5 сөйләм хатасы җибәрсә куела.

3. Уку тизлеге гомуми таләпләргә туры килмәсә; сәнгатьле итеп укымаса; логик басымны дөрес куймаса; 3-4 әйтелеш хатасы җибәрсә; текстны өзеп-өзеп укыса; укытучы биргән сорауларга җавап биргәндә, төгәлсезлекләр китсә; 4-5 әйтелеш хатасы җибәрсә, ле куела.

"2"

4. Сөйләмдә эзлеклелек сакланмаса; паузаларда төгәлсезлекләр китсә; 6 дан артык сөйләм хатасы һәм грамматик хата ясаса, ле куела.

4. Әңгәмә вакытында зур авырлык белән генә сорау бирсә; сорауларга үз көче белән жавап бирә алмаса; 6 дан артык хата җибәрсә куела.

4. Уку тизлеге бик акрын булса; барлык сүзләрне дә иҗекләп укыса; текстны сәнгатьле, аңлаешлы итеп укымаса; әйтелеш нормаларын тупас бозса; орфоэпия һәм интонация хаталары эчтәлекне аңлауга җитди комачаулык тудырса; сүзләрне әйткәндә, 6 дан артык тупас бозып әйтү булса, куела.

Укытуның гомуми, шәхси, метапредмет нәтиҗәләре

Укытуның шәхси нәтиҗәләре

Төп гомуми белем бирү баскычын төгәлләгәндә, түбәндәге шәхси кыйммәтләр формалашкан булуы күзаллана:

  • шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге тудыру;

  • әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау;

  • әдәби әсәрләрдәге төрле тормыш ситуацияләренә һәм геройларның гамәлләренә гомүмкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү;

  • "гаилә", "туган ил", "мәрхәмәтлелек" төшенчәләрен кабул итү, "башкаларга карата түземлелек, кайгыртучанлык", "кеше кадерен белү" кебек хисләр формалашу.

Укытуның метапредмет нәтиҗәләре

Төп белем бирү баскычында татар телен укыту, танып белү чарасы буларак, укучыларның фикер йөртү, интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә, шулай ук, реаль тормышта туган проблемаларны хәл итү өчен кирәк булган универсаль уку гамәлләрен (танып белү, регулятив, коммуникатив) формалаштыруга хезмәт итә.

Танып- белү нәтиҗәләре:

  • фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү;

  • иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру;

  • объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү;

  • төп мәгълүматны аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;

  • тиешле мәгълүматны табу өчен, энциклопедия, белешмәләр, сүзлекләр, электрон ресурслар куллану.

Регулятив нәтиҗәләр:

  • уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү;

  • эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү;

  • уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;

  • билгеләгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү;

  • укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү;

  • ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру;

  • дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли һәм алар белән дөрес эш итә белү;

  • дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү.

Коммуникатив нәтиҗәләр:

  • әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек җавап бирә белү;

  • әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү;

  • аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек);

  • парларда һәм күмәк эшли белү;

  • мәгълүматны туплау өчен, күмәк эш башкару;

  • әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү.

  • эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү.

Укыту-методик, материаль-техник мәгълүмат бирү чыганаклары

1. Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар: 1-11нче с-флар/ [басма өчен Ч.М.Харисова, К.С.Фәтхуллова, З.Н.Хәбибуллина җаваплы].- Казан: Татар.кит.нәшр., 2011.

2.Уку китабы. 4 сыйныф: рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен)/ Р.Х.Ягъфәрова.-Казан:Татар.кит.нәшр.,2014.

3. Урта мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы. /Д.Ф. Заһидуллина. - Казан: Мәгариф, 2000

4. Ф.С. Вәлиева, Г.Ф. Саттаров. "Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы". Казан, " Раннур" , 2000.

5. Я.Х. Абдрәхимова "Әдәбият дәресләрендә бәйләнешле сөйләм үстерү" Казан, "Мәгариф" нәшрияты, 2000 ел.

6. Д.Ф. Заһидуллина. Урта мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы. Казан, "Мәгариф" нәшрияты, 2000 ел.

7. Кызыклы грамматика . С.Г. Вәгыйзов .- Казан: Мәгариф, 2006.

8.Электрон ресурслар: "Бала" китапханәсе; "Татар мультфильмнары», татар сайтлары beiem.ru һәм tarkhanova.ru

Ятлау өчен әсәрләр :

1.Габдулла Тукай. Ай һәм Кояш. Фатыйма белән Сандугач.

2.Хәсән Туфан. Тургай нигә эндәшми ?

3.Сибгат Хәким. Яңа шәһәрдә яшь юкә...

4. Шәйхи Маннур. Сагынып кайттык (4 строфа ). 5. Мәхмүт Хөсәен. Китап

Дәрес темасы

Сәг.

са-ны

Үзләштерелергә һәм камилләштерелергә тиешле

махсус белем һәм күнекмәләр

Предметара нәтиҗәләр һәм укучыларның унверсаль уку гамәлләре (УУГ)

Үткәрү вакыты



танып белү УУГ


регулятив УУГ


коммуникатив УУГ


план

факт



Табигать һәм без ( 19 сәгать)

I чирек -17 сәгать

1

Бсү №1 "Туган якның серле табигате".

1

Дәреслек белән таныштыру. Дөрес уку күнекмәләре белән танышу, аңлы уку алымнарын булдыру.

Аңлап уку;тиешле мәгълүматны сайлап алу;төп мәгълүматны аеру;фикерләрне логик чылбырга салу;иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү,аларны чишү өчен алгоритм булдыру; объектларны чагыштыру; классификация-ләү өчен уртак билгеләрне билгеләү;эшчән-лек процессында контроль һәм бәя бирү.

Эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү;укыту-чы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаш-тырырга өйрәнү:эш тәртибен аңлап,уку эшчәнлеген оештыра белү;билгеләнгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү

Әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү; әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү.

03.09.

2.

Гарәфи Хәсәнов "Август".

1

Әсәр белән таныштыру. Уку һәм сөйләм күнекмәсен булдыру, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү.

07.09.

3.

Шәйхи Маннур "Сагынып кайттык"

1

Әсәр белән таныштыру.

Уку һәм сөйләм күнекмәләрен булдыру. Табигатькә мәхәббәт тәрбияләү.

10.09.

4

А.Алиш буенча "Алдакчы Наил"

1

Әкиятләргә салынган мәгънәне, дөреслекне ача белү. Әсәрне уку рольләргә бүлү, дөрес интонация кую, сорауларга җавап бирү.

14.09.

5

Б.с.ү.№2.Алдашу гадәтенең зарары.

1

Сөйләм телен үстерү,

лексиканы белү, план нигезендә сөйләү. Алдауның начар

гадәт икәнен төшендерү.

17.09.

6

Кытай халык әкияте

"Тырыш Юн Су"

1

Әкият белән таныштыру. Уку һәм сөйләм, йөгерек уку күнекмәләрен булдыру.

21.09.

7

Әхмәт Фәйзи буенча "Тукай"

1

Г.Тукайның балачагы белән таныштыру.Уку һәм сөйләм күнекмәләрен үстерү, Г.Тукай иҗатына кызыксыну уяту.

24.09.

8

Романда Г.Тукай образының бирелеше.

1

Г.Тукайның шәхес буларак шигърияттә тоткан урыны турында фикерләрен җиткерә алу.

28.09.

9

Г. Тукай "Ай һәм кояш",

1

Сәнгатьле уку күнекмәләре булдыру,шигырьнең сән гатьчә эшләнеш үзенчәлекләрен, сурәтләү-сынландыру чараларын

(эпитет, чагыш тыру, метафорларны) терминнарын әйтмичә генә күзәтү, сорауларга җавап, сүзлек эше.

01.10.

10

Г. Тукай "Яшь агач"

1

Дөрес уку күнекмәләре белән танышу, әсәрнең тематикасын ачу, аңлы уку алымнарын булдыру.

05.10.

11

Мәхмүт Галәү буенча "Кырмыскалар"

1

Әсәр белән таныштыру. Бәйләнешле сөйләм телен үстерү.Күзәтүчәнлек тәрбияләү

08.10.

12

Күмәк эш таркалмас

1

Табигатькә сакчыл караш, күзәтүчәнлек тәрбияләү. Аңлап укырга өйрәтү, әсәрдән тормыш өчен кирәкле төп фикерне табу, сорауларга җавап, сүзлек эше.

12.10.

13

Гариф Галиев буенча "Аю агачлар белән... сөйләшә"

1

Әсәр белән таныштыру. Бәйләнешле сөйләм телен үстерү.Күзәтүчәнлек тәрбияләү

Аңлап уку;тиешле мәгълүматны сайлап алу;төп мәгълүматны аеру;фикерләрне логик чылбырга салу;иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү,аларны чишү өчен алгоритм булдыру; объектларны чагыштыру; классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү;эшчәнлек процессында контроль һәм бәя бирү

Эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү;укыту-чы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү:эш тәртибен аңлап,уку эшчәнлеген оештыра белү;билгеләнгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү

Әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү; әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү.


15.10.

14

Туган ягым - яшел бишек

1

Лексиканы белү, сорауга җавап бирү, сөйләм телен үстерү.

Табигатькә сакчыл караш, күзәтүчәнлек тәрбияләү

19.10.

15

Г. Тукай "Фатыйма белән Сандугач"

1

Сәнгатьле уку күнекмәлә рен камилләштерү, лексиканы белү,

сорауга җавап бирү.

22.10.

16

Роза Хафизова буенча "Күгәрчен һәм малай"

1

Хикәя белән таныштыру. Уку һәм сөйләм, йөгерек уку күнекмәләрен үстерү.

26.10.

17

Б.с.ү.№3. Кошларга ярдәм итәбез.

1

Бәйләнешле сөйләм төзи белү.

29.10.

II чирек -14сәг.



18

Лев Толстой буенча " Арыслан белән эт"

Л.Толстойның әсәрләре белән танышу. Әсәрдәге моральне

аерып уку.

09.11.

19

К.т.у.№1.Ф.Ярул -лин."Серле дөнья"

1

Туган якка каркта горурлык хисе тәрбияләү. Үзара дус, тату булырга өндәү.

12.11.


Озын-озак балачак (19 сәгать)

20

Нәҗип Думави буенча "Сарбай"

1

Н. Думавиның әсәре белән таныштыру. План төзү күнекмәләре өстендә эшләү.

Аңлап уку;тиешле мәгълүматны сайлап алу;төп мәгълүматны аеру;фикерләрне логик чылбырга салу;иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү,аларны чишү өчен алгоритм булдыру; объектларны чагыштыру; классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү;эшчәнлек процессында контроль һәм бәя бирү

Эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү;укыту-чы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү:эш тәртибен аңлап,уку эшчәнлеген оештыра белү;билгеләнгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү

Әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү; әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү.

16.11.

21

"Кем нәрсәгә күнегә-шуның белән күмелә".

1

Текст эчтәлегенә карата бирелгән сорауларга җавап бирү ,

укыган әсәрне бәяли белү,сөйләм телен баету, лексиканы белү.

19.11.

22

Рафаил Төхфәтуллин буенча "Сабый чаклар"

1

Р. Төхфәтуллинның "Агымсу"повестеннән алынган өзек белән таныштыру.

23.11.

23

Бабайларыбыз яшь чагында

1

Сәнгатьле уку күнекмәлә рен камилләштерү, лексиканы

белү, сорауга җавап бирү.

26.11.

24

Адлер Тимергалин буенча "Угры"

1

А. Тимергалинның иҗаты белән таныштыру.Дөрес уку күнекмәсен үстерү.

30.11.

25

"Кемнең арбасына утырсаң,шуның җырын җырларсың".

1

Яңа лексика белән танышу. Татар сөйләмен тыңлап аңлау

03.12.

26

Кытай халык әкияте "Малай белән Елан"

1

Әкият белән таныштыру. Уку һәм сөйләм, йөгерек уку күнекмәләрен үстерү.

Уку максатын мөстәкыйль билгеләү; тиешле мәгълүматны сайлап алу ; сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу; фикерләрне логик чылбырга салу; мәсьәләне чишү өчен уңайлы ысул сайлау;төшенчәгә якын килү өчен нәтиҗә ясау.

Укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү:эш тәртибен аңлап,уку эшчәнлеген оештыра белү;билгелән-гән критерий-ларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү;уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү

Әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү; әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү.

07.12.

27

Яхшылыкка каршы яманлык эшләмиләр.

1

Әкияттәге уңай һәм тискәре образларны таба, аларга хас сыйфатларны билгели белү, лексиканы белү, сәнгатьле сөйләү.

10.12.

28

Ләбибә Ихсанова буенча "Ун сумлык маҗара"

1

Язучының кыскача тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру. Бәйләнешле сөйләм телен устерү.

14.12.

29

Б.с.ү.№ 4.Нәрсә ул яхшы,нәрсә ул начар.

1

Сөйләм үстерү;

әниләргә ярдәм итәргә

кирәклекне аңлау.

17.12.

30

Фәнис Яруллин буенча "Зәңгәр күлдә ай коена"

1

Шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру. Дөрес һәм сәнгатьле уку күнекмәмен үстерү. Хезмәт кешесенә карата хөрмәт тәрбияләү.

21.12.

31

Яхшылык эшләргә ашык.

1

Сәнгатьле уку күнекмәләрен камилләштерү, лексиканы белү.

24.12.


III чирек - 21 сәгать

32

Әмирхан Еники буенча "Кунакта"

1

Укучыларны хикәя белән таныштыру. Эчке һәм тышкы матурлык төшенчәләренә төшендерү. Кунакта үз-үзеңне тәртипле тоту кагыйдәләрен тәрбияләү.

Уку максатын мөстәкыйль билгеләү; тиешле мәгълүматны сайлап алу ; сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу; фикерләрне логик чылбырга салу; мәсьәләне чишү өчен уңайлы ысул сайлау;төшенчәгә якын килү өчен нәтиҗә ясау.

Укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү:эш тәртибен аңлап,уку эшчәнлеген оештыра белү;билгелән-гән критерий-ларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү;уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү

Әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү; әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү; мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару; әңгәмәдәшнең фикерен тыңлый белү

11.01.

33

Әдәпкә күңсәң,адәм булырсың.

1

Әсәрнең идеясын билгели алу, бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү.

14.01.

34

Мостай Кәрим буенча "Икебез дә унөчтә булсак"

1

Укучыларны хикәя белән таныштыру. Бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

18.01.

35

Астрид Линдгрен буенча

"Сугышмыйча ярамыймы соң?"

1

Чит ил язучылары әсәрләре белән таныштыруны дәвам итү. Уку һәм сөйләм күнекмәсен үстерү, кызыксыну уяту.

21.01.

36

Дуслык белән көчле без.

1

Уку күнекмәләрен

камилләштерү, лексиканы

белү, текстка сораулар куя белү Сугышуның начар гадәт икәнен аңлау.

25.01.

37

Вакыйф Нуруллин буенча "Бүреләр,үгез һәм без"

1

Йөгерек һәм сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү.

28.01.

38

Б.с.ү №5. "Балачакның кызыклы уеннары".

1

Узган материалларга, уку һәм сөйләм күнекмәләренә нәтиҗә ясау.

01.02.

Тәрҗемә әсәрләр (10 сәгать)

39

П.П.Ершов "Канатлы ат"

1

П.П.Ершовның әсәрләре белән таныштыру.

04.02.

40

Әкияттәге тылсым.

1

Дөрес һәм сәнгатьле уку күнекмәсен үстерү.

Уку максатын мөстәкыйль билгеләү; тиешле мәгълүматны сайлап алу ; сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу; фикерләрне логик чылбырга салу; мәсьәләне чишү өчен уңайлы ысул сайлау;төшенчәгә якын килү өчен нәтиҗә ясау

Укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаш-тырырга өйрәнү:эш тәртибен аңлап,уку эшчәнлеген оештыра белү;билгелән-гән критерий-ларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү;уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү

Әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү; әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү; мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару; әңгәмәдәшнең фикерен тыңлый белү.

08.02

41

А.С.Пушкин "Салтан патша, аның данлы, көчле баһадир улы князь Гвидон Салтанович һәм гүзәл патша кызы Аккош турында әкият"

1

А.С.Пушкинның әсәрләре белән таныштыру. Дөрес һәм сәнгатьле уку күнекмәсен үстерү.

11.02

42

Әкиятне анализлау.

1

Образлар аша укучыларга әхлак тәрбиясе бирү.

15.02

43

Төп геройларның сыйфатлары.

1

Төп геройларны табу һәм бәяли белү. Характеристика бирү.

18.02

44

Марк Твен "Том Сойер маҗаралары"

1

Чит ил язучылары әсәрләре белән таныштыруны дәвам итү. Уку һәм сөйләм күнекмәсен үстерү.

22.02

45

Төп геройның сыйфатлары.

1

Төп геройны таба һәм бәяли белергә өйрәтү

Характеристика бирү

25.02

46

Антуан де Сент-Экзюпери "Нәни принц".

1

Чит ил язучылары әсәрләре белән таныштыруны дәвам итү. Бәйләнешле сөйләм күнекмәсен үстерү.

29.02

47

Җаваплылык хисе.

1

Антуан де Сент-Экзюпери иҗатына кызыксыну уяту.

03.03.

48

"Тәрҗемә әсәрләр" бүлеген йомгаклау

1

Узган материалларга, уку һәм сөйләм күнекмәләренә нәтиҗә ясау.

07.03.

Шигърият (12 сәгать)



49

Габдулла Тукай "Җәйге таң хатирәсе

1

Г.Тукайның биографиясен дәге төп моментлар турын да мәгълүматлы булу.

Аңлап уку;тиешле мәгълүматны сайлап алу;төп мәгълүматны аеру;фикерләрне логик чылбырга салу;иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү,аларны чишү өчен алгоритм булдыру; объектларны чагыштыру; классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү;эшчәнлек процессында контроль һәм бәя бирү.

Эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү;укыту-чы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү:эш тәртибен аңлап,уку эшчәнлеген оештыра белү;билгеләнгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү.

Әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү; әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү; мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару; әңгәмәдәшнең фикерен тыңлый белү.

10.03.

50

Һади Такташ "Ак чәчәкләр".

1

Матурлыкны шагыйрь күзе белән күрергә өйрәнү, сәнгатьле

уку күнекмәләрен камилләштерү.

14.03.

51

Б.с.ү.№6. Шагыйрьләр иҗатын беләбезме?

1

Бәйләнешле сөйләм төзи белү.

17.03.

52

IV чирек - 18 сәгать

Хәсән Туфан "Давылда",

1

Х.Туфан шигырьләре белән таныштыру.

31.03

53

Хәсән Туфан "Кемнәр сез?"

1

Йөгерек һәм сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү.

.04.04

54

К.т.у.№2.Х.Туфан шигырьләре

1

Х.Туфан шигырьләре белән таныштыру. Йөгерек һәм сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү.

Аңлап уку;тиешле мәгълүматны сайлап алу;төп мәгълүматны аеру;фикерләрне логик чылбырга салу;иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү,аларны чишү өчен алгоритм булдыру; объектларны чагыштыру; классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү;эшчәнлек процессында контроль һәм бәя бирү.

Эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү;укыту-чы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү:эш тәртибен аңлап,уку эшчәнлеген оештыра белү;билгеләнгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү.

Әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү; әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү; мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару; әңгәмәдәшнең фикерен тыңлый белү.

07.04.

55

С.Хәким "Яңа шәһәрдә яшь юкә..."

1

Сәнгатьле шигырь сөйләү күнекмәләрен камилләштерү.

11.04.

56

С.Хәкимнең " Яңа шәһәрдә яшь юкә..." шигырен анализлау.

Анализлый белү.

14.04.

57

С.Хәким"Апрель башы..."

1

Шигырьдә авыл кешеләренә булган мәхәббәтне ачыклау. Кызыксыну уяту.

18.04.

58

Мәхмүт Хөсәен "Күңелле чак",

1

Сәнгатьле уку күнекмәләрен камилләштерү. Матурлыкны

шагыйрь күзе белән күрергә өйрәнү.

21.04.

59

Мәхмүт Хөсәен"Китап"

1

Шигырьдә китапка булган мәхәббәтне ачыклау, кызыксыну уяту.

25.04.

60

"Китап" шигырен анализлау.

1

Сөйләм телен үстерү,

сәнгатьле уку күнекмәләрен камилләштерү,шигырьне анализлау.

28.04.

Халык авыз иҗаты ( 10 сәгать)

61

Мәкальләр һәм әйтемнәр.

1

Сөйләм телен мәкальләр һәм әйтемнәр белән баету.

Иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү;аларны чишү өчен алгоритм булдыру;сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу;эш башкару ысулларына һәм шартларына анализ ясау;классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү.

Әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү; әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү; мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару; әңгәмәдәшнең фикерен тыңлый белү.

02.05.

62

Табышмаклар ,мәзәкләр.

1

Сөйләм телен баету, уйлау, фикерләү сәләтен үстерү.

05.05.

63

Б.с.ү. №7. Без әкиятләр яратабыз.

1

Әкиятләрдәге уңай геройларга мәхәббәт тәрбияләү,халык

фольклоры белән кызыксыну. Китап уку белән

кызыксындыру, мөстәкыйль укуга күнектерү.

09.05.

64

А.Алиш буенча."Эт үзенә ничек хуҗа эзләгән?"

1

Халык әкиятләре белән таныштыру. Уку һәм сөйләм күнекмәсен үстерү. Халык авыз иҗатына кызыксыну уяту.

12.05.

65

Татар әкияте. "Патша,вәзир һәм тегермәнче".

1

Уку һәм сөйләм күнекмәсен үстерү. Халык авыз иҗатына кызыксыну уяту.

16.05.

66

К.т.у.№3. Яраткан әкиятем.

1

Әкиятләрдәге уңай геройларга мәхәббәт тәрбияләү, халык фольклоры белән кызыксынуны көчәйтү.

19.05.

67

Башкорт әкияте."Курайчы"

1

Уку күнекмәләрен

камилләштерү, лексиканы

белү

Аңлап уку;тиешле мәгълүматны сайлап алу;төп мәгълүматны аеру;фикерләрне логик чылбырга салу;иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү

Эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү;укыту-чы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү

Әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү; әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү; мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару; әңгәмәдәшнең фикерен тыңлый белү.

23.05.

68

Татар әкияте. "Убыр-Таз".

1

Уку күнекмәләрен

камилләштерү, лексиканы

белү, эчтәлек. Тылсымлы

әйберләрне табу. Әкиятләрне чагыштыру.

26.05.


69

"Туган ягым табигате" Дәрес-сәяхәт.

1

28.05.

70

Туган як рәссамнары."Мизгел"музеена экскурсия.

1

30.05.

Барлыгы : 70 сәгать ,б.с.ү. -7 ,к.т.у. - 3 , ятлау - 6.

Белем осталыгы һәм күнекмәләрен бәяләү формалары



1 чирек

2 чирек

3 чирек

4 чирек

еллык


Дәрес

17

14

21

18

70

Теманы өйрәнү

14

12

19

15

60

Бәйләнешле сөйләм үстерү

3

1

2

1

7

Класстан тыш уку

-

1

-

2

3

Ятлау

3

-

-

3

6





© 2010-2022