• Преподавателю
  • Другое
  • Сценарий внеклассного мероприятия по татарской литературе Каз өмәсе (Ощипывание гусей)

Сценарий внеклассного мероприятия по татарской литературе Каз өмәсе (Ощипывание гусей)

Раздел Другое
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

"Каз өмәсе".


Кичә татар һәм рус телләрендә бара. Сәхнәгә алып баручылар чыга. Киек казлар минусовкасы.

Алып баручы: Исәнмесез, мөхтәрәм укытучылар, укучылар һәм килгән кунаклар! Без бүген сезнең белән зур бәйрәмгә җыелдык. Бүген бездә "Каз өмәсе".

"Каз өмәсе" - алтын көзнең муллык, матурлык бәйрәме ул.

Ведущий: Здраствуйте, уважаемые преподаватели, гости, друзья! Сегодня мы с вами собрались в этом зале на праздник именуемый "Каз өмәсе". Татарский народ всегда славился своим гостеприимством.

В национальной культуре много веселых праздников, интересных, занимательных обрядов, обычаев и традиций. Татарский народ многие работы, требующие больших физических сил, много времени, привыкли выполнять вместе, коллективно, взаимовыручая друг - друга. До сих пор в деревнях сохранилась эта традиция - өмә - коллективный труд.

Алып баручы: элек казларны йолкып, юып бетергәннән соң егетләр һәм кызлар кич белән кич утырып канат сырганнар. Бүген без сезнең игътибарыгызга шушы күренешне тәкъдим итәсебез килә.

(Чынлы суы минусовкасына.)

Әби:( чыга, яулык, күлмәк, калын оек, галош, таяк тоткан) Ииии гомеркәйләр, гомеркәйләр... Бигрәк тиз үтәләр инде... Ә? Кая син?

Бабай: (аның тавышына чыга, түбәтәй, җилет, күлмәк, калын оек, галош кигән, таяк тоткан)Монда, монда... Нәрсә тагын?

Әби: нәрсә булсын, гомер үтә дим. Менә тагын каз өмәләре җитте. (Кулын маңгаена куеп карана.)

Бабай: нәрсә эзлисең инде анда тагын?

Әби: эзләмим кызларны көтәм нишләп һаман килмиләрдер? Канат сырасы бар бит... Үзләре - "бүген кич сездә булабыз, бәлешеңне пешереп куй", - диделәр.

Бабай: безгә хәзер кызлар килә мени? Таякны кертеп атыйм әле алайса...

Әби: Ииии кыланмасаң...

Музыка яңгырый. Гүзәлия "Авыл көйләре". Кызлар бии- бии чыгалар.

Әби: рәхмәт яугырлары, килеп җиттеләр. Бабай, кая син? Чык, кызлар килеп җитте.

Бабай: чыгам карчык, изге сәгатьтә балалар.

Әби:Иии балакайларым исән сау гына килеп җиттегезме?

Кызлар: исәннәрмесез! Килдек әби, рәхмәт чакырганыгызга.

Әби: Бик әйбәт, булдыргансыз. Әйдәгез эшкә тотыныйк алайса. Әйдәгез балакайларым канатларны алып чыгыйк, канат сыйрасы бар бит.

Кызлар: Әби, бабай!

Әби, бабай: әүүү, нәрсә?

Кызлар: нинди канат?

Бабай: каз канаты, каз өмәсендә тавык канаты булмый инде...

Кызлар: (көлешәләр) егетләрегез кайда? Үзебез генә алып чыкмабыз бит инде ул канатларны.

Әби: бабай егетләрең кайда соң синең? Кызларың килми дип интектердең.

Бабай: хәзер карчык һич кайгырма, мин бит әле үзем дә егетләр кебек...(сызгырып җибәрә,"Без бит авыл егетләре" көенә егетләр керә).

Егетләр: Исәннәрме, саулармы? Канатларны өлгерттекме?

Бабай: яхшы Аллага шөкер... узыгыз балалар...

Егетләр: эх, кызлары... Ай ай ай, ай ай ай татар кызлары матур, ай ай ай татар кызлары матур...(көйләп алалар, татар кызлары музыкасы яңгырап ала).

Бабай: әйе, быел казлар әйбәт булды...

Егетләр: нинди каз бабай, кызларың матур дибез...

Бабай: ә, әйе шул...

Кызлар: әйдәгез инде җитәр, чыгарыгыз канатларны... әби ачуланыр...

Егетләр тазиклар белән канатларны алып чыгалар. Кызлар ярым түгәрәк утырышып канатларны сыдыра башлыйлар. Ике егет бабабай янына, икесе кызлар янына барып өйрәтешкән булалар. Аннары бабай янына барып басалар.

Егетләр:Ну ничек инде хәлләр бабай?

Бабай: ничек дип ярый шунда... яшь чактагы кебек үк түгел инде... (егетләр көлешәләр). Эх, яшьчакта без җир җимертеп җырлап биеп йөри идек... Исеңдәме карчык?

Әби: әйееее...( уйланган булып)

Татарча бию көе уйный. Татарча бию. (4 кыз,4 малай).

Әби: иии кызларым, иң уңганнары... ничек матур эшлиләр.

Кызлар: әби чәйләреңне куя тор, эшне бетерәбез хәзер...

Бабай: нинди эш ди инде ул, берне җырламагач та...

Кызлар: була ул бабай...

Л.Махмутованың "Алтын бөртегем" музыкасына кызлар кулларына канатларын тотып бии-бии җырлыйлар.

Әби: и кызлар өстәлем әзер эшне генә бетереп китә күрегез...

Бабай: кызлар булдыра, ә егетләрнең җавабы бармы?

Егетләр: булмас ди...

"Без бит авыл егетләре" көенә үзләре җырлыйлар.

Әби: эх яшьләр шулай инде әллә ниләр кылана, безнең заманда да шулай өмәгә килә идек, җырлап - биеп эшнең беткәнен дә сизми кала идек. Без әле тагын йөзек салыш уены уйный идек.

Кызлар: канатларны җыеп алыйк әйдәгез, аннары бергәләп уйнарбыз...

Канатларны җыялар, канат сыручы кызлар егетләр белән бергә уйнарга тотыналар... татар ашлары слайд чыга... йөзек кемдә кала шуңа җәза... бер - ике кат җәза бирелә... җәзага әтәч, бака булып кычкырырга кирәк була. Әби белән бабай яннан гына карап торалар.

Бабай: карчык балаларның уйнаганын карап тора - тора ашларың турында оныткансың бит син.

Егетләр, кызлар көлешәләр.

С.Гыйбашев музыкасы. Алып баручылар чыга.

Алып баручы: Авылларда бүген кызлар җыры

Тальян моңы чыңлый өйләрдә.

Күңелләрдән, күңелләргә күчеп

Кызлар җыры, назы күңелдә.

Иске йолаларны изге итеп,

Муллык җыры җиргә түгелә.

Ведущий: Дорогие друзья! Вот и подошел к концу наш праздник.

Старинный праздник наш обряд,

Знакомит нас, сближает.

И красоту духовную

В наследье оставляет.

Алып баручы: Бәйрәмебезне чәй өстәле янында дәвам итәбез. Барыгызны да "Каз өмә"се өстәле янына чакырып калабыз. Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт!

Ведущий: Спасибо большое за внимание!

© 2010-2022