План-конспект урока по татарской литературе на тему Дуслар

Раздел Другое
Класс 4 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема: Дустың булмаса тап!

Дәрес тибы: алган белемнәрне актуальләштерү, камилләштерү, ныгыту дәресе.

Максатлар:

Предмет: "Дуслар" темасына кагылышлы лексиканы камилләштерү; алган белемнәрне коммуникация чаралары буларак куллану; диалогик, монологик сөйләм өстендә эшләү.

Метапредмет: дуслыкның табигый күренеш булуына төшендерү; музыкаль бизәлеш аша тел өйрәнүгә кызыксыну арттыру.

Шәхси: укучыларда дуслык кадерен белү, дуслыкны саклау, дустың белән горурлану хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау: интерактив такта, кирәкле музыка, презентация.

Дәрес барышы

1.Мотивлаштыру

а)Дәресне оештыру (уңай психологик халәт тудыру)

- Исәнмесез, балалар! Хәерле көн! Кәефләрегез ничек?

- Мин сезне күрүемә бик шат!

б)Уку мәсьәләсен кую

- Балалар, хәзер без җыр тыңлап китәбез. (җыр тыңлыйлар)

- Сезгә җыр ошадымы? (Әйе,ошады)

- Җыр нәрсә турында? (дуслык, дуслар турында)

- Димәк, без сезнең белән дәрестә нәрсә турында сөйләшәбез? ( дуслык, дуслар турында)

- Безнең бүгенге дәресебезнең темасы: " Дустың булмаса тап, тапсаң - югалтма!" (слайд №1)

- Балалар, мин бүген сезнең арадан дуслар эзлим һәм сезне түгәрәккә чакырам.

- Дуслар эзлим үземә
Суз кулыңны тизрәк.
Миңа матурлар кирәк.
Миңа батырлар кирәк. ( Балалар ике командага бүленеп утыралар. Беренче команда - "Матурлар", икенче команда - "Батырлар". Һәр команда үз капитанын сайлый.)

2. Белем һәм күнекмәләрне актуальләштерү

- Мин бик шат, чөнки минем дусларым матурлар һәм батырлар.

- Ә дуслар тагын нинди була? Әйдәгез искә төшереп китик. (слайд №2)

Игътибарлы Юмарт Эшчән Тәртипле

Ягымлы Акыллы Ярдәмчел

Тырыш Күңелле Батыр

(Балалар укытучы артыннан кабатлыйлар)

(слайд №3, буш слайд)

- Балалар, кем күбрәк сүз истә калдырды? Языгыз. Мин сезгә бер минут вакыт бирәм. (Һәр команда сүзләр яза, сәгать саный(ком сәгате))

- Ә хәзер командалар сезгә сүз бирәм. (Һәр команда бер укучы сүзләрне укый)

3. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту

- Балалар, минемчә, бу сезнең өчен бик җиңел булды. Менә кроссворд чишеп карагыз ( цифровой ресурс, һәр командадан берәр бала чыга)

- Балалар, хәзер уйнап алабыз. Дустыгызның сыйфатларын санап (арта бару тәртибендә) чыгыгыз. Кем чылбырны ахырга кадәр барып җиткерә, шул - җиңүче. ( Командаларда эш бара)

4. Ял итү

- Әйдәгез, матур һәм батыр дусларым, ял итеп алыйк. ( Балалар музыка астында төрле бию хәрәкәтләре ясыйлар, туктаган балага сорау бирелә)

Уку мәсьәләсен төрле эш алымнары аша этаплап чишү.

- Синең дустың бармы? Дустың белән кайда дуслыштыгыз? Синең дустың нинди? Дустың кайда яши? Сез бергә нишлисез? Ул ничәнче сыйныфта укый?

(слайд №4)

Узнай у друга:

1. Есть ли у него друг?

2. Как его зовут?

3. Сколько ему лет?

4. Какой твой друг?

5. Где он живет?

6. Где вы подружились?

- Ял иткәндә, мин сезгә сораулар бирдем. Шул сорауларны кулланып, диалог төзегез һәм монологка әйләндереп сөйләгез. (Балалар эшли, сәгать саный. Эш беткәч, беренче төркем диалог сөйли, икенчесе диалогны монолог итеп сөйли)

5. Дәреслек белән эш

- Балалар, дәреслекнең 34 нче битен ачабыз, 3 нче күнегүне табабыз.

(слайд №5)

Пригласи друга:

- сходить в магазин;

- вместе поиграть:

- записаться в спортивный кружок;

- кататься на лыжах;

- к себе домой.

- Дусларны чакыру өчен, аларны табарга кирәк. Әйдәгез, бергәләп дуслар эзлибез, ә сез дусны күрше командадан табарга тиеш. ( Музыка уйный, туктагач балалар парларын билгелиләр)

- Дусларым, парларыгызны күрсәтегез. Менә хәзер үзегезнең дустыгызны чакырыгыз. Искә төшереп китик әле. ( Укытучы дәреслектән биремнәрне укып чыга (34 нче бит, 3 нче күнегү), биремнәр презентация аша күренә. Балалар парларда эшлиләр)

6. Рефлексия

1) Рефлексив кабатлау

- Балалар, сез бүген дуслар таптыгызмы? Әйдәгез әле, бер-беребезгә (күрше командага) комплиментлар әйтик. ( Балалар бер-берсенә)

- Батырлар, сез матурлар турында нәрсә әйтә аласыз? Дәрестә алар нинди булдылар?

-Матурлар, ә сез батырлар турында нәрсә әйтә аласыз? Дәрестә алар нинди булдылар?

2) Бәяләү ( дәрестә актив катнашкан балаларга билгеләр кую)

Балалар, бүген билгене үзегезгә -үзегез куясыз

Кем үзенә 5 ле билгесе куя шул кызыл түгәрәкне күтәрә

Кем үзенә 4 ле - зәңгәртүгәрәкне күтәрә

Кем үзенә 3 ле - сары түгәрәкне күтәрә.

3) Өйгә эш сайлап аыгыз (слайд №6)

а) Дустың турында сөйләргә.

б) Дустың турында диалог төзергә.

в) "Минем дустым" темасына презентация ясарга.

(слайд №7)

Укытучы дәресне шигырь юллары белән тәмамлый

Һәркемнең дә була якын дусты,
Хәтта җәнлекләрнең дә.
Югалтсагыз якын дусны,
Күңелсез булыр сезгә.






© 2010-2022