Конспект урока на тему Н. Исәнбәт. Җирән чичән белән Карачәч сылу драмасы

Раздел Другое
Класс 7 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема: Үткер сүз, тапкыр сүз -уй бинасы.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

М е т а п р е д м е т - театр сәнгате турында төшенчә формалаштыру.

П р е д м е т - Н.Исәнбәтнең тормыш юлы һәм иҗаты, фольклор өлкәсендәге эшчәнлеге турында белешмә бирү; " Җирән Чичән белән Карачәч сылу " әсәрен өйрәнү.

Ш ә х е с к ә к а г ы л ы ш л ы - әсәр аша укучыларда ныклы ихтыяр көче тәрбияләү.

Материал: дәреслек (1 нче кисәк, 42 -49 нчы битләр), эш дәфтәрендә 10, 11нче битләр.

Җиһазлау: Н.Исәнбәт портреты, китаплары мультимедиа проекторы, слайдлар, видеоязмалар.

Дәрес барышы:

I. Мотивлаштыру-ориентлаштыру

1. Дәресне оештыру

Уңай психологик халәт тудыру

2. Актуальләштерү

1) Өй эшен тикшерү: әсәрне сәнгатьле укуларын тикшерү (берничә укучы укый); сүзлекчәдәге сүзләрнең татарчасын белүләрен тикшерү; укучыларның Фатих Әмирхан әсәре буенча өйрәнгән Зөһрә кыз образына язылган бәяләмәләрен тыңлау.

2) Укытучы юнәлдерүче сораулар биреп, укучылар белән халык авыз иҗаты әсәрләре турында әңгәмә оештыра.

  • Сезгә нинди әсәрләр ошый? Кайсылары исегездә калды? Ни өчен?

  1. Уку мәсьәләсен кую

Укытучы бүген дә дәрестә халык авыз иҗаты турында сөйләшүне дәвам итәчәкләрен, Нәкый Исәнбәтнең күпкырлы эшчәнлеге белән танышачакларын әйтә.

II. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү

1. Автор белән танышу.

1) Укытучы, язучының шигырьләрен укып, китапларын күрсәтеп, аның тормышы һәм иҗаты, галимлек эшчәнлеге белән таныштыра.

2) Бер укучы дәреслектән Н.Исәнбәт турында белешмәне укый.

3) Укытучы, сораулар ярдәмендә, укучыларның аңлавын тикшерә. 48 нче биттәге 1, 2 нче биремнәр эшләнелә.

2. Сүзлек белән эш.

1) Укытучы сүзләрне укый, укучылар аның артыннан кабатлыйлар. Авыр сүзләрне аерым укучылардан кабатлаттыра.

2) Укытучы русчасын әйтә, укучылар тәрҗемәсен әйтә.

3) Укучылар чылбыр буенча яңа сүзләр белән сүзтезмәләр яки җөмләләр төзеп әйтәләр.

3. Нәкый Исәнбәтнең "Җирән Чичән белән Карачәч сылу " әсәрен рольләргә бүлеп уку.

1) Укытучы сорау бирә:

  • Пьесада кемнәр турында сүз бара? Вакыйга кайсы чорда бара?

2) Укытучы Җирән Чичән белән Карачәч сылуның сүзләренә игътибар иттерә, мәгънәләрен аңлата.

4. Укучылар үз сүзләре белән Җирән Чичәнгә, Карачәч сылуга бәяләмә бирәләр.

5. Биремнәр һәм сорауларны эш дәфтәрендә эшләү.

6. Әсәрдәге фольклор элементларын таба белү.

III. Рефлексив бәяләү

1. Укучылар дәреслектәге 4, 5 нче биремне эшлиләр. Бу биремнәр эшләнгәндә, әсәрнең эчтәлеге тулысынча яңадан кабатланырга тиеш.

2. Бәяләү. Укучыларга дәрестә катнашканнары бәяләнеп билгеләр куела.

3. Өй эше: а) драманы укырга, сүзлекчәне өйрәнергә;

ә) Н. Исәнбәтнең фольклор өлкәсендәге эшчәнлеге турында материаллар туплап, чыгыш ясарга әзерләнергә (проект эше);

б) Җирән чичән белән Карачәч сылуның рәсемен ясарга.

4. Алдагы дәрескә проблема кую.

Укытучы, дәресне тәмамлаганчы, йомгаклап нәтиҗә ясар өчен сораулар бирә:

  • Фольклор әсәрләре ни өчен бүгенге көндә дә әһәмиятен югалтмый?

(Аларда халыкның зирәк акылы тупланган.)

Укытучы өчен өстәмә материал

Нәкый Исәнбәт - татар әдәбиятын үзенчәлекле әсәрләрбелән баеткан талантлы язучы. Ул - татар драматургиясенең Г. Камал кебек олы шәхесләр башлап җибәргән традиция- ләрен дәвам итүче дә, халык авыз иҗатының бай хәзинәләрен туплап эшкәрткән зур галим дә.

Н. Исәнбәт туплаган, гыйльми өйрәнгән, төркемләгән мәкаль һәм табышмаклардан төзелгән җыентыкларны кем генә белми, алардан кем генә файдаланмый икән! Укучыларга «Татар халкының балалар фольклоры» китабы аеруча яхшы таныш. Фольклор байлыкларын яхшылап өйрәнгәнгә, эчтәлекләрен дөрес ачканга, халык иҗатының бөтен тармакларын да әйбәт белгәнгә күрә, Н. Исәнбәт әдәби әсәрләрендә аларга еш мөрәҗәгать итте. Ул мәкаль-әйтемнәрдән уңышлы файдаланды, халык авыз иҗатындагы аерым сюжетларны пьесаларына нигез итеп алды. Н. Исәнбәтнең «Җирән Чичән һәм Карачәч сылу» комедиясе бүгенге көндә Г. Камал театрында зур уңыш белән куела. Анда XIV йөзнең урталарында Идел буенда барган вакыйгалар сурәтләнә. Җирән Чичән шулай ук - халык тарафыннан тудырылган образ. Әдипнең бу әсәрләрендә дә, башкаларында да хезмәт кешесенең кайгы-хәсрәтләре, көндәлек проблемалары күрсәтелә. Н. Исәнбәт аларны мәрхәмәтсез, кайчак надан, куркак хаким сыйныфларга каршы куя. Уңай геройлар, үзләренең зирәклекләре ярдәмендә, тормыш киртәләрен җиңеп чыгалар. Н. Исәнбәт халык авыз иҗатында киң таралыш тапкан фикерләргә таяна, үз әсәрләрендә шуларның иң куәтлеләрен ассызыклый. Әдип, тарихны халык тудыра дип санаганга, шулай эшли.



© 2010-2022