Әкият дөньясына сәяхәт 5 сыйныф

Раздел Другое
Класс 5 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема: Әкият дөньясына сәяхәт.

Максат:

1. Татар халык авыз иҗаты буларак әкият турында белгәннәрне искә төшерү, әкиятләргә халык акылы, батырлыгы салынуын аңлату, шул турыда уйларга өйрәтү;

2. Чагыштыра, нәтиҗә ясый белү кебек фикерләү сәләтен үстерү.

3.Әкият геройлары үрнәгендәукучыларга хезмәт тәрбиясе бирү, бер-береңне хөрмәт итү хисләре булдыру.

Җиһазлау: презентация, ноутбук, экран, проектор, яңа сүзләр язылган карточкалар.

Материал: 5 нче сыйныф өчен Татар теле дәреслеге (Р.З.Хәйдәрова)

I. Дәресне оештыру

Исәнмесез, укучылар,килдегезме дәрескә?

Уен - көлке эшләрегез калдымы тәнәфестә?

Хәлләрегез ничек? Кәефләрегез ничек?

Әйдәгез әле ,укучылар, кәефләребезне тагын да күтәреп җибәрер өчен ,бере-беребезгә матур сүзләр әйтик әле.

- Никита, яңа галстук кигән, бик матур!

- Рәхмәт!

- Катя, синең итәгең бик матур!

- Рәхмәт, Настя! Синең дә кофтаң яңа!

- Кара, Ангелина, Данилның галстугы яңа, матур!

- Рәхмәт, кызлар! Сез дә бик матур! һ.б.

Бер-берегезгә матур сүзләр әйтеп, дәресне башлап җибәрдек. Минем сезне тагын да матуррак, яңа сүзләр белән таныштырасым килә. Экранга игътибар белән карыйк әле.

Яңа сүзләр

(кабатлыйбыз)

Эшчән - трудолюбивый

Тырыш - старательный

Яхшы - хороший

Ихтирамлы - уважительный

Тәрбияле - воспитанный

Ярдәмчел - отзывчивый

Акыллы - умный

Укучылар, бу яңа сүзләр безгә бүген сорауларга җавап бирергә һәм киләсе дәрестә бер-берегезне мактап, матур сүзләр - комплементлар әйткәндә ярдәм итәр.

II.Актуальләштерү.

Безнең бүгенге дәресебез гадәти түгел, бүген мин сезне әкият дөньясына сәяхәткә чакырам. Без сезнең белән бик күп матур әкиятләр укыдык. Әкиятләрне торле милләт вәкилләре иҗат итә. Ә әкиятләрне без никадәр яхшы беләбез икән? Әйдәгез, әкиятләрнең авторын әйтеп карыйк әле.

Әкиятләрнең авторын бел! (слайд)

-Укучылар, "Төремкәй" әкиятен кем язган?

-Бу-рус халык әкияте.

"Кәҗә белән бүре" әкиятен кем язган?

-Бу татар халык әкияте.

"Шалкан" әкиятен кем язган?

-Бу-рус халык әкияте.

"Тавык, Тычкан һәм Көртлек" әкиятен кем язган?

-Бу татар халык әкияте.

III. Төп өлеш.

Без узган дәрестә "Тавык,Тычкан һәм Көртлек" әкияте белән танышкан идек.

Әйдәгез әкиятне искә төшереп,яңа сүзләр ярдәмендә Тавыкка бәя биреп карыйк .

Сез ничек уйлыйсыз,Тавык нинди?

(Тавыкка бәя бирәләр)

(слайдта сыйфатлар языла)

-Укучылар, сез әйтеп киткән сыйфатлар арасында әкиятәге Тавыкка туры килә торган иң матур сыйфат нинди? (эшчән, тырыш)

- Без сезнең белән эш турында мәкальләр өйрәнгән идек, әйдәгез бергәләп искә төшерик .

Татар халык мәкале:

Кем эшләми, (шул ашамый)

Ә рус халкында моңа охшаш мәкаль бармы?

Кто не работает, тот не ест.

Рәхмәт, дәвам итәбез. Татар халык мәкале:

Эш беткәч (уйнарга ярый)

Рус халык мәкале?Делай дело, гуляй смело.

Агач җимеше белән, (кеше эше белән)

Рус халык мәкале? Дерево славится плодами, а человек делами.

Эш сөйгәнне, (ил сөяр)

Рус халык мәкале? Кто любит труд, того и люди чтут.

Рәхмәт.- Әйе, укучылар.Эш сөйгән кешене бөтен кеше дә ярата, хөрмәт итә.

IV. Ныгыту.

Әйдәгез хәзер эшчән Тавык турында "Тавык, Тычкан һәм Көртлек" әкиятеннән бер өзек карап китик.

(әкияттән өзек)

Рәхмәт укучылар. Ә сез башка халыкларның "Тавык, Тычкан һәм Көртлек" әкиятенә охшаган әкиятләрен беләсезме?

-Украин халык әкияте "Колосок"

"Колосок" әкиятенең төп геройлары кем? (ике тычкан һәм әтәч)

Әтәч нәрсә пешерә? (әтәч пирог пешерә)

Тавык нәрсә пешерә?(тавык ипи пешерә)

VI. Өй эше.. Укучылар әкиятне төрле халык иҗат итә.Без дә иҗат итә алабыз. Бүген мин иң матур әкият язучыга конкурс игълан итәм һәм өй эше итеп сезгә әкият язып килерсез.

VII. Йомгаклау.

Менә безнең кыска вакытлы дәресебез ахырына да якынлашып килә.

Без бүген сезнең белән әкият дөньясына сәяхәт иттек.

"Тавык, Тычкан һәм Көртлек" әкиятен кем язган?

Нинди яңа сүзләр белдегез?

Димәк, "Тавык, Тычкан һәм Көртлек" әкияте безне нәрсәгә өйрәтә?

(әкият безне тырыш, эшчән ..... булырга өйрәтә)

Әйе,укучылар, әкиятләрне кайсы гына халык иҗат итмәсен, алар безне бары тик яхшы булырга, бер-береңне хөрмәт итергә, һәм тәртипле булырга өйрәтә. Мин сезнең алдагы юлыгыз әкияттәге кебек бары тик яхшылыкта, дөреслектә, матурлыкта үтүен телим.

Бүгенге дәрестә сез актив катнаштыгыз, дөрес җаваплар белән мине сөендердегез,шуңа да мин сезгә бишле билгеләре генә куям.

- Дәресебез шуның белән тәмам, сау булыгыз!

Хөрмәтле кунаклар, сезгә игътибарыгыз өчен зур рәхмәт.



© 2010-2022