Доклад по УМК Нигматуллиной Р. Р

Раздел Другое
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

РУСТЕЛЛЕ ТӨРКЕМНӘРДӘ ТАТАР ТЕЛЕН УКЫТУ СЫЙФАТЫН КҮТӘРҮДӘ УКУ-УКЫТУ МЕТОДИК

КОМПЛЕКТЫНЫҢ РОЛЕ

Ихсанова Г.Ф.,

татар теле һәм әдәбияты укытучысы,

ТР Бөгелмә муниципаль районы МБГББУ

16 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе


Бүгенге көндә республикабызда иң җаваплы мәсьәләләрнең берсе булып, билингвизм принцибын, ягъни татар-рус, шулай ук рус-татар икетеллелеген эзлекле тормышка ашыру тора. Шунлыктан, рус телендә сөйләшүче укучыларны татар теленә өйрәтү өчен төрле авторлар тарафыннан дәреслекләр язылды һәм мәктәпләрдә кулланышка кертелде.

"Татарча да яхшы бел" - гомуми урта һәм өстәмә һөнәри белем бирү өлкәсендә рус телендә сөйләшүчеләрне татар теленә өйрәтү өчен төзелгән беренче укыту-методик комплекты (УМК) булып тора. Ул 2005-2010 нчы еллар дәвамында Татарстан республикасының 86 мәктәбендә, шул исәптән безнең мәктәптә дә уңышлы сынау үтте. Сынау вакытында укытучы һəм укучыларның гына түгел, ə мəктəп психологларының, ата-аналарның фикере дə даими ѳйрəнелеп һəм исəпкə алынып барылды.

Мин үзем 2005нче елдан ук Р.Р.Нигъмәтуллина авторлыгында төзелгән уку-укыту методик комплекты белән эшлим. Әлеге УМКның уңай һәм өстен яклары бик күп.

Сөйләм эшчәнлегенең барлык төрен дә үз эченә алган уку-укыту методик комплекты дəреслектəн, электрон əсбаптан, укытучы ѳчен методик кулланмадан, тел материалын үзлəштерү максатында укучылар ѳчен тѳзелгəн эш дəфтəреннəн һəм контроль үлчəү материалларыннан тора.

Дәреслек коммуникатив, проблемалы укыту, аңлаешлылык, күрсәтмәлелек, белемне ныклы үзләштерү принципларына нигезләнеп эшләнгән. Бу минем укучыларымда татар телендә сөйләшү теләге тудырды, чит телдә аралаша алудан канәгатъләнү хисе барлыкка китерде.

Рус телендә сөйләшүче балаларга татар телен укытуның төп максаты да - аралашырга өйрәтү, яки укучыларны сөйләм эшчәнлегенә тарту дигән сүз. Ә дәреслек исә, сөйләм эшчәнлегенә өйрәтүдә укытучы белән укучыларның бергәләп эшләү нәтиҗәсен билгеләүче төп ярдәмче. Бу әсбапта тел аралашу чарасы буларак кына түгел, бәлки халыкның мәдәнияте, традицияләре, гореф-гадәтләре һәм йолалары белән таныштыру уңаеннан кулланыла. Уку материалы эчтәлегенә этнографик мәгълүматлар (Сабантуй бәйрәме, милли ашамлыклар, милли киемнәр), архитектура һәм мәдәният һәйкәлләре турында материаллар, беркемсез әби-бабайлар, балалар, шәхесләр, классик язучы һәм шагыйрьләребез хакында белешмәләр, аларның әсәрләре бирелә. Алар турында сөйләшкәндә, укучыларым дәреслек материалындагы иң актив лексиканы кулланып, диалог һәм монологлар төзеп, үз фикерләрен бер-берсенә җиткерәләр.

Дәреслектә иллюстрацияләргә hәм рәсемнәргә зур игътибар бирелә. Һәр тема алдында бирелгән сюжетлы-проблемалы рәсемнәр укучыларымда логик фикерләү, вакыйгаларны фаразлау, игътибарлылыкны, күзәтүчәнлекне үстерүгә ярдәм итә. Әсбапта кызыклы сораулар, күзәтүне, чагыштыруны, анализлауны, логик фикерләүне таләп иткән биремнәр һәм күнегүләр туплап бирелгән. Алар "кар йомарламы" принцибы буенча билгеле бер эзлеклелектә үрелеп бара.

Темалар, текстларда күтәрелгән мәсьәләләр укучыларның яшь үзенчәлекләрен, аларның тормыш тәҗрибәсен, кызыксыну даирәсен искә алып сайланган. Мәсәлән, V сыйныфта укыганда "Гаиләмне яратам", "Фатирыбыз миңа бик ошый", "Ял көне буш вакыт күбрәк" темалары укучыларымны аеруча кызыксындыра, бу темалар буенча укучыларым презентацияләр, проект эшләре башкаралар, "Яңа ел котлы булсын", "Туган көнемә килегез" темаларын тәмамлагач, Word программасында котлау открыткалары ясап, аларны Интертет челтәре аша бер-берсенә тапшыралар. Ә өлкәнрәк сыйныфларда укучыларны кызыксындырган темалар буенча өстәмә мәгълүмат туплап, компьютерда үзләре ясаган фильмнар күрсәтәләр, проект эшләрен яклыйлар.

Укучыларым белән эш дәфтәрендә грамматик-лексик материалны үзләштерү өчен язмача күнегүләр, темалар буенча биремнәр, белемнәрне тикшерү өчен тестлар эшлибез, ребуслар hәм кроссвордлар чишәбез. Эш дәфтәрендә телне белү дәрәҗәсе бертөрле булмаган укучылар өчен бирелгән төрле катлаулыктагы күнегүләр дә бик отышлы. Телдән өйрәнелгән материал, язмача күнегүләр эшләп ныгыткан очракта гына, укучыларның хәтерләрендә озаграк саклана. Дәреслек белән эш дәфтәрендәге күнегүләрнең нык бәйләнгән булуы hәм берсенең җавабы икенчесендә ачылып баруы укучыларымда мөстәкыйль эшләүгә кызыксыну уята. Алар кызыклы, мавыктыргыч, үтәү өчен әллә ни авыр түгел.

Контроль тестлар һәм текстлар җыентыгында һәр теманы йомгаклап тикшерү өчен биремнәр тәкъдим ителгән. Гомуми темадан соң тест рәвешендәге контроль эшләр укучыларның лексик һәм грамматик белемнәрнең үзләштерелүен һәм күнекмәләрнең формалаштыруын тикшерергә ярдәм итә, hәр укучы белән индивидуаль эшләргә мөмкинлек бирә. Бу җыентыкта дәреслектәге һәр темага өстәмә ике текст тәкъдим ителгән, бу очракта мин аларны укучыларымның уку һәм ишетеп аңлау эшчәнлеген тикшерү максатында кулланам.

Сөйләмне hәм ишетеп аңлауны параллель рәвештә эзлекле үстергәндә генә телдән аралаша алуга ирешеп була, шуңа күрә дәреслек нигезендә эшләнгән аудиоматериал аерым игътибарга лаек. Анда hәр дәрестә тыңлап эшләү өчен фонетик күнегүләр, текстлар, җырлар бирелә. Язмадагы сөйләмнең тизлеге hәм күләме әкренләп арта бара, тавыш тембрлары төрле. Күнегүләр төрле яшьтәге дикторлар тарафыннан укыла. Аудиоматериал махсус музыка бизәлеше hәм музыка сигналлары белән эшләнгән. Укучыларымда андагы физкультминутлар өчен мәгълүматлар, шигырь hәм җырлар аеруча кызыксыну уята. Уртача сәләтле укучыларым да бик теләп шигырьләрне өйрәнәләр, җырларны җырлыйлар.

Яңа уку-укыту методик комплекты белән эшли башлагач, балаларның татар теленә мөнәсәбәте уңай якка үзгәреп кенә калмады, белем сыйфаты да күтәрелде. Бердәм республика тесты нәтиҗәләре моны дәлилләде. Ә укучыларның белем сыйфаты - укытучының эш нәтиҗәсе күрсәткече. Гомумән алганда, уку-укыту методик комплекты белән эшләүче hәр укытучы үз хезмәтенә зур тырышлык куеп, эшеннән тәм табып башкарса гына, югары нәтиҗәләргә ирешеп була.


© 2010-2022