Чикыл белән Мырый әкияте (4 сыйныф)

Раздел Другое
Класс 4 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема: "Чикыл белән Мырый" әкияте

Максат:

  1. Рабит Батулланың "Чикыл белән Мырый" әкияте белән таныштыру;

  2. Укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү; сорауларга дөрес җавап бирергә өйрәтү;

  3. Укучыларда әдәплелек сыйфатлары тәрбияләү.

Җиһазлау: проектор, карточкалар, рәсемнәр, курчаклар.

Дәрес тибы: катнаш дәрес

Дәрес планы.

  1. Оештыру өлеше.

Исәнләшү.

Хәерле көн, укучылар! Әйдәгез танышабыз! Минем исемем- Гөлназ Фәридовна. Сезнең исемегез ничек? Исемнәрегезне мин күрәм. Сезнең белән танышуыма мин бик шат. Ә хәзер дәресне башлыйбыз.

  1. Актуальләштерү.

1)-Укучылар, сез телевизор карыйсызмы? Ә ТНВ каналын беләсезме? ТНВ каналында балалар өчен нинди тапшырулар күрсәтәләр? "Күчтәнәч" тапшыруын күргәнегез бармы? (слайд)

-Ә нәрсә ул күчтәнәч? (гостинец). Күчтәнәч тапшыруында нәрсә күрсәтәләр? Мин сезгә бүген күчтәнәчкә әкият алып килдем. Ә әкиятне кемнәр яза? Нинди язучыларны беләсез?

-Укучылар, бу кем? (слайд) Ә кем ул Рабит Батулла?

Рабит Батулла - әкиятләр остасы. Ул балаларны бик ярата. Аның әкиятләрен балалар бик яратып укыйлар.

-Укучылар, сез Рабит Батулланың нинди әкиятләрен беләсез? (слайд)

2) Без бүген сезнең белән Рабит Батулланың "Чикыл белән Мырый" әкиятен карап, әкият буенча бирелгән сорауларга җавап бирергә өйрәнербез. Әйдәгез әкиятне карап үтик. (Курчак театры)

III. Төп өлеш.

1)Сүзлек эше (фонетик күнегү)

Ә хәзер яңа сүзләр белән танышабыз. (слайд) Мин укыйм, сез тынлагыз.

тычкан баласы-мышонок егылган-упал

басма-мостик йөзә белми-не умеет плавать

яр-берег коткарыгыз-спасите

ата мәче-кот батам-тону

койрык-хвост сузган-протянул

елга-река ябышкан-зацепился

качкан-убежал

-Әйдәгез әле, бу сүзләр белән җөмләләр төзеп карыйк.

2) Укучылар, хәзер мин әкиятне укыйм, сез игътибар белән тыңлагыз.(укыйм)

Әйдәгез сорауларга җавап биреп карыйк.

-Кем басмадан чыга? (слайд)

-Кинәт ул нишләгән?

-Яр буеннан кем килә?

-Чикыл нәрсә дип кычкырган?

-Мырый нәрсә дигән?

- Мырый нишләгән?

-Чикыл нишләгән?

IV. Ныгыту.

1) -Укучылар, сез әкиятнең эчтәлеген аңладыгызмы? Содержание сказки поняли? Әйдәгез сөйләп карыйк әле. (слайд)

- Ничек уйлыйсыз, тычкан баласы Чикыл дөрес эшләгәнме? Ә Мырый Чикылны ни өчен коткарырга уйлаган? (укучылар җавабын тыңлау)

2) -Тактага карыйбыз. Кабатлыйбыз. (тактага Чикыл белән Мырый рәсеме эленгән, уртада карточкалар . Карточкадагы сәзләрне укып тәрҗемә итәләр)

Сүзләр:

качкан - убежал

ялганлады - обманул

коткарды - спас

ашамакчы булды - хотел съесть

Ә хәзер әйтегез әле, бу сүзләрнең кайсылары Чикылга, кайсылары Мырыйга туры килә?

Чикыл исән калу максаты белән хәйләгә бара. Ә Мырый ашау максаты белән хәйләгә бара. Чикыл солгала ради своего спасения. Мырый спас ради своей цели, а цель была-съесть мышонка.

V. Йомгаклау.

-Яхшы. Менә безнең дәрес ахырына да якынлашып килә. Укучылар, без бүген дәрестә нишләдек? Әкиятнең исеме ничек?

"Чикыл белән Мырый" әкиятен кем язган? Рабит Батулла кем ул?

Үзегезгә нинди яңалык алдыгыз? (Кайчагында Чикыл кебек булырга мөмкин, ә Мырый кебек булырга һич ярамый) Нинди яңа сүзләр белдегез?

Өй эшен язып куегыз.

1 Яңа сүзләрне өйрәнергә.

2 әкиятне рольләргә бүлеп укырга өйрәнергә.

-Әйдәгез әле, өй эшен җиңеләйтү максаты белән без әкиятне уйнап карыйк.

Бүгенге дәрестә сез актив катнаштыгыз, дөрес җаваплар белән мине сөендердегез. Сез миңа шундый ошадыгыз, шуңа да минем сезгә бишле билгеләре генә куям. Билгеләр кую.

- Дәресебез шуның белән тәмам, сау булыгыз!


© 2010-2022