Эш -хәрәкәтне белдерә торган сүзләр

Раздел Другое
Класс 1 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Предмет: татар теле.

Сыйныф: 1

Дәрес тибы: яңа белемнәр «ачу»

Тема : Эш -хәрәкәтне белдерә торган сүзләр.

Педагогик максатлар:

1. Эш-хәрәкәтне белдерә торган сүзләр белән таныштыру; нишли? нишләде ?сораулары дөрес куя белелергә өйрәтү; эш -хәрәкәтне белдерә торган сүзләрне сөйләмдә куллану.

Планлаштырган нәтиҗә

Предмет УУГ

Эш-хәрәкәтне белдерә торган сүзләрне танып белү,аларга сораулар кую

Метапредмет УУГ

Регулятив:дәреснең максатын таба һәм формалаштыра алу,үзеңнең эшчәнлегеңне максатка нигезләнеп төзи алу.

Танып белү:дәрестә алынган мәгълүмат,укытучының сорауларына җавап табып,үз белемнәреңә таянып яңа белем туплау.

Коммуникатив: дәрестә һәм төрле ситуацияләрдә диалогта катнаша белү; укытучының, классташларның сорауларына җавап бирү; сөйләм этикеты нормаларын үтәү: исәнләшә, саубуллаша, рәхмәт белдерә белү; башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү;парларда эшли белү.

Шәхси: укуга карата кызыксыну хисе булу, укучы ролен үзләштерү;

Дәреслек:Ф.Ф.Харисов,Г.Д.Сираҗиева Рус телендә башлангыч гомуми белем бирүмәктәбенең 1нче сыйныфлар өчен дәреслек,2012

Җиһазлау: сюжетлы рәсемнәр; карточкалар,тест биремнәре,презентация.


Дәрес этабы

УУД

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Оештыру

Коммуникатив (бер-беренә хөрмәт,дустанә мөнәсәбәт)

- Исәнмесез, укучылар. Хәерле иртә!

-Тыныч кына урыннарыбызга утырабыз.Сезнең кәефләрегез бик икән ,шуңа әйдәгез әле дәресебезне татар халык мәкале белән башлап җибәрик.

Дуслык тау күчерә.

-Бу мәкальне сез ничек аңлыйсыз?

-Хәзер дәфтәрләрдә числоны язабыз.

Мәкаль дәфтәрләргә күчереп язабыз.(Матур язу минуты)

-Хәерле иртә,сезгә.

Хәерле иртә,безгә.

Хәерле иртә,һәммәбезгә.


-Белдәм, дус булырга кирәк.

-Дуслык булганда гына уңышка ирешергә була.

Актуальләштерү

Шәхси (укуга карата кызыксыну хисе булдыру)

-Ә хәзер, әйдәгез, "Артык сүз" уенын уйнап алабыз.

1.Әни, Алсу,бабай,туп;

2.Китап, бакча, малай, өстәл;

3.Сыерчык, эт, песи, укучы;

4.Урам,кибет,йөгерә,дәфтәр;

-Туп сүзе нәрсә?соравына җавап бирә.

-Малай сүзе кем?соравына җавап бирә.

-Татар телендә кешеләргә кем?хайваннарга нәрсә соравы куела.

-Йөгерә сүзе артык.

Проблемалы ситуация тудыру

Дәреснең темасы һәм максаты белән таныштыру

Танып белү (куелган сорауга җавап бирә белү)

Регулятив(дәреснең максатын кую,укытучы ярдәмендә эшне планлаштыру)

-Укучылар, соңгы юллдагы сүзләргә игътибар итегез әле.Йөгерә сүзенә нинди сорау куярбыз

икән?

-Димәк, без бүген дәрестә нинди сүзләр белән танышырбыз?

-Безнең дәресебезнең максаты нинди булыр микән?

-Нишли?

- Нишли? Нишләде? сорауларына җавап бирә торган сүзләр белән танышырбыз.

-Сүзләргә сорау куярга өйрәнербез.

-Нишли? Нишләде? сорларына җавап бирүче сүзләрне табарга өйрәнербез.

Уку мәсьәләсен өлешләп чишү

-Хәзер бирелгән сорауларга җавап бирәбез.

Үрдәк нишли? (йөзә)

Укучы нишли? (укый)

Эт нишли? (өрә)

Сандугач нишли? (сайрый)

-Йөзә,укый,өрә,сайрый нинди сорауга җавап бирәләр?

-Алар предметның нәрсәсен белдерәләр?

- Нишли? сорауга җавап бирәләр.

-Предметның эшен,хәрәкәтен белдерәләр.


Физминутка


-Бирелгән сүзләр арасыннан нишли? нишләде? сорауларына җавап биргән сүзләрне яз.

Чаба,бала,оча,йөзәбирде,үлән,дәфтәр,үсә,чәчә,тәгәрде.


Яңа белемнәрне ныгыту



Коммуникатив (башкаларның сөйләмен тыңлый белү)

Укытучы әйткән сүзләрне хәрәкәтләр белән күрсәтәбез

Йөгерәбез,очабыз,барабыз,сикерәбез,йөклый-быз,укыйбыз,язабыз,карыйбыз,бирәбез,алабыз,йөзәбез.

Дәреслек белән эш. 56 бит 96 нче күнегү

Бирәлгән сүзләргә эш-хәрәкәтне белдергән сүзләр өстәп яз.

Бирелгән сүзләр арасыннан нишли? нишләде? сорауларына җавап биргән сүзләрне яз.

Чаба,бала,оча,йөзә,бирде,үлән,дәфтәр,үсә,чәчәк,тәгәрде.

Бирелгән сюжетлы рәсемнәрдән нишли? сорауларына җавап бирә торган сүзләрне тап.


Укучылар хәрәкәтләр белән күрсәтәләр



Төркемнәрдә эш.


Парларда эш

Рефлексия


Регулятив(укытучы ярдәмендә эшнең дөреслеген тикшерү,эш сыйфатына бәя биру)

Тест.

1.Алма сүзенә нинди сорау куябыз?

А)кем?

Б)нәрсә?

2. Кош сүзенә нинди сорау куябыз?

А)кем?

Б)нәрсә?

3.Оча сүзенә нинди сорау куябыз?

А)кем?

Б)нәрсә?

В)нишли?

4. Бирде сүзенә нинди сорау куябыз?

А)кем?

Б)нәрсә?

В)нишләде?

5.Нишли? соравына җавап бирә торган сүзләр нәрсәне белдерә?

-Без бүген дәреснең масатына ирештекме?

-Сез бүген дәрестә нәрсәләр белдегез?

-Бүгенге дәрестә сезгә нәрсә авыр булды?

Үзбәя


© 2010-2022