Урок по татарской литературе. Тема: Тауда (2 класс русскоязычная группа)

Раздел Другое
Класс 2 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

"8 нче гомуми белем бирү мәктәбе"

Муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе







Ачык дәрес

2 нче сыйныф рус төркеме

Тема: Тауда (уку дәресе)







I кв. категорияле

татар теле укытучысы

Мөхәммәтова Эльза Илгиз кызы

Яр Чаллы

2016

Укытучы: I кв. категорияле татар теле һәм әдәбият укытучысы Мухаметова Э.И., МБОУ "СОШ № 8"

Тема: Тауда.

Максат:

1. Белем бирү максаты - кыш темасына кагылышлы лексиканы актив кулланышка кертү, Кая? Кайда? Кайдан? сорауларына дөрес җавап бирү. "Тауда" тексты белән танышу.

2. Фикер сәләтен үстерү максаты - укучыларның мөстәкыйль фикерләү сәләтләрен, үз-үзеңә бәя бирү мөмкинлекләрен үстерүгә шартлар тудыру.

3. Тәрбияви максат - бер-береңә дус мөнәсәбәт тәрбияләү, аралашу, хезмәттәшлек итү күнекмәләре формалаштыру. Татар телен өрәнүгә уӊай мөнәсәбәт тудыруга йогынты ясау.

Җиһазлау: компьютер, проектор, экран, тема буенча презентация, мәктәп ишегалды рәсеме, биремле карточкалар, дәреслек: "Күӊелле татар теле" 2кл. Р.З.Хәйдәрова, Н.Г.Галиева. Казан "Татармультфильм" нәшрияты, 2013 ел.

Дәрес тибы. Яңа материалны өйрәтү.

Метод: аңлату, өлешчә эзләнү, күрсәтү.

Алымнар: укытучы сүзе, укучы сүзе, дәреслек белән эшләү, әңгәмә, язмача эш

Дәрес барышы:

I. Оештыру.

- Исәнмесез, балалар.

- Исәнмесез.

- Хәерле көн. Утырыгыз.Бүген урамда көн нинди?

- Салкын. Болытлы. Кар яумый. Җил исә. (мәктәп ишегалды рәсеменә "кояш", "болытлар" ябыштырыла)

- Слайд №3 Тактага карагыз һәм җавап бирегез: Үзе салкын, үзе бик матур..." нәрсә ул?

- Кыш. Слайд №4

- Дөрес. Без дәрестә нәрсә турында сөйләшәбез?

- Кыш.

- Кыш айларын әйтегез.

- Декабрь, гыйнвар, февраль.

-Молодцы. Бүген дәрестә без нәрсә эшлибез?... Игътибар тактага. Слайд №5. Укыйбыз

- яңа сүзләр өйрәнәбез;

- текст белән танышабыз;

- җөмләләр төзибез.

II. Өй эшен тикшерү.

- Өй эшен тикшерәбез. 77 бит, 8нче күнегү. 1нче җөмләне .............. укый.

- ...........

(Слайд №6, тикшерәбез)

Сәлим тау+га килде.

Сәлим тау+да чана шуа.

Сәлим тау+дан өйгә кайта. (Укучылар телдән ни өчен бу аффикс язылуын аңлаталар.)

ҮЗБӘЯ.

III. Уку мәсьәләсен чишү.

- Балалар, сез кышны яратасызмы? Урамда уйныйсызмы?

- Әйе.

- Урамда нәрсә эшлисез?

- Мин чана шуам. Мин чаңгы шуам. Мин тимераякта шшуам. Мин хоккей уйныйм.

- Без дә бер уен уйныйбыз. Слайд №8. Рәсемнәр ясалган (чана, китап, чаңгы, кар бабай, тимераяк, кәшәкә, туп, машина, чәчәк) Найдите слова, относящиеся к зиме. (группада эш)

-.........(карточкаларда язылган сүзләр арасыннан эзләп табалар)

- Слайд №9, тикшерәбез.

ҮЗБӘЯ

- Бүген без бер текст белән танышабыз. Текстның исемен сез үзегез әйтергә тиеш буласыз. Слайд №10 (чана, чаңгы, ледянки, бублик). Что обәего в этих 4х картинках?

- .............

- Ә без кайда чана, чаңгы, ледянки шуабыз?

- Тауда.

- Дөрес. Без "Тауда" текстын укыйбыз. Слайд №11. Текста яңа сүзләр бар. Тактага карыйк. Слайд №13

БИЕК - ВЫСОКИЙ

БУЛДЫ - БЫЛО

ЧЫКМАДЫ - НЕ ВЫШЕЛ

ДИДЕ - СКАЗАЛ

ИКЕНЧЕ КӨННЕ - НА ДРУГОЙ ДЕНЬ

Мин укыйм. Укучылар кабатлыйлар.

- Тәрҗемә итегез. Гора высокая.

-.....

- Гора высокая была.

-.........

- Салим не вышел. (Салим на улицу не вышел. На другой день Салим вышел. «Син шума», - диде Вәли....)

ФИЗМИНУТКА

КАР, КАР, КАР ЯВА,

БУРАННАРНЫ ТУЗДЫРА.

КУЛЛАРГА ТӨШЕП ЭРИ,

ҮЗЕ БИК ТИЗ ТУҢДЫРА.

ЙОМШАК КАРНЫ АЛАБЫЗ

АННАН ШАРЛАР ЯСЫЙБЫЗ.

КАР АТЫШЫП УЙНЫЙБЫЗ,

БИК КҮҢЕЛЛЕ ЯШИБЕЗ. Слайд №12

Текстны 1нче мәртәбә тыңлау (аудиоязмада)

- Текст нәрсә турында?

-.......(русча җаваплар)

- Текстны 2нче мәртәбә тыңлыйбыз. И вставляем пропущенные слова

ТАУДА

Вәли һәм Нәсим тау ясадылар. Ә Сәлим .............. чыкмады, өйдә утырды, чөнки ул авырды. Тау биек, зур булды. Вәли ............... шуды, Нәсим ............ шуды.

Икенче көнне Сәлим дә ............ килде.

- Шума, бу синең тавың түгел! - диде Вәли.

- Шу, Сәлим, син дә шу, - диде Нәсим.

- Тикшерәбез. Слайд №15

ҮЗБӘЯ.

IV. Беренчел ныгыту.

- Слайд № 16. Мин укыйм, укучылар тексттан җөмләләрне табып, укыйлар.

- Вали и Насим сделали горку.

- Салим на улицу не вышел, потому что заболел.

- Горка получилась большой и высокой.

- Вали катался на санках.

- Насим катался на лыжах.

- «Не катайся! Это не твоя горка», - сказал Вали.

- «Катайся, Салим», - сказал Насим.

- Ответьте на вопрос: А как бы вы поступили на месте Вали? Слайд № 17

- …………

ҮЗБӘЯ.

V. Белемнәрне мөстәкыйль кулану.

- Дәфтәрләрне ачабыз. Числоны язабыз. Матур утырыгыз.

Егерме җиденче гыйнвар.

Сыйныф эше.

4нче күнегү. Слайд № 18. (мөстәкыйль эшлиләр)

- Тикшерәбез. Слайд № 19

4нче күнегү.

2) Вәли белән Нәсим тау ясадылар.

4) Сәлим урамда уйнамады.

6) Вәли чана шуды, Нәсим чаңгы шуды.

VI. Рефлексия.

- Назовите 3 слова, которые мы сегодня учили и вы запомнили.

-..............( отвечают 3-4 ученика)

- Скажите 2 предложения из текста, которые вы запомнили.

-..............( отвечают 3-4 ученика)

- Скажите 1 предложение из текста, с которым вы придя домой поделитесь с мамой и папой.

-..............( отвечают 3-4 ученика)

VII. Өй эше.

- Слайд № 20. 78 бит, 1нче күнегү (укырга)

VIII. Йомгаклау. Билге кую.

- Слайд № 21. Кем, мин бүген "5"лек эшләдем, дип уйлый икән, ак кар бөртеге күтәрә; "4"лек, ди икән, зәңгәрсу кар бөртеге күтәрә, "3"лек - зәңгәр.

Ә хәзер "мәктәп ишегалдына" билгеләрегездән тау ясап куйыйк.

Менә нинди матур тау килеп чыкты.

Дәрес тәмам. Сау булыгыз.



© 2010-2022