Статья Р. Фәхретдин мирасын дәресләрдә куллану

Раздел Другое
Класс -
Тип Статьи
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Мөхетдинова Р.Ф.,

МББУ "Лениногорск шәһәре

3нче урта белем бирү мәктәбе"нең

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Р.ФӘХРЕДДИН МИРАСЫН ДӘРЕСЛӘРДӘ КУЛЛАНУ.

Р.Фәхреддин- тырышлыкның, хезмәт сөючәнлекнең матур бер үрнәге булып тора. Р.Фәхреддин карашларында гыйлем- мәгърифәт гаять мөһим урынны били.Үз эшчәнлегенең асылын ул " милләтебезне укытуда һәм гыйлем" өйрәтүдә күрә. Аның фикеренчә,"гыйлемнән башка байлык,
байлыктан башка гыйлем булмас. Ягъни, гыйлемсез милләт баемас вә алга китмәс, баемаган милләт гыйлем өйрәнә алмас" .

Ризаэддин Фәхреддин кебек шәхесләребезнең мирасын барлап, җентекләп өйрәнү, алар белән укучыларны таныштыру - төп бурычларыбызның берсе. Моннан күп еллар элек язылган ул рухи байлыклар, әхлак кагыйдәләре, тәрбия ысуллары бүген дә үз кыйммәтләрен югалтмаган. Алар татар теле, татар әдәбияты дәресләрендә, сыйныф сәгатьләрендә, сыйныфтан тыш чараларда, ата-аналар җыелышларында куллану өчен кирәкле һәм файдалы материал булып торалар.

Бүгенге көн мәгарифе үз алдына белем һәм тәрбия бирүне, милли традицияләргә таянып, халык педагогикасы нигезендә алып бару бурычын куя. Буыннан буынга килгән һәм тәрбия процессында кулланылган ысуллар, нәтиҗәле алымнар, гомуми кабул ителгән һәм гадәткә кергән таләпләр, гореф - гадәтләр, гыйлем - күнекмәләр, педагогик карашлар яшь буынга белем - тәрбия бирүдә аеруча зур роль уйный. Укучыны тәрбияләү, баланы үстерү - катлаулы һәм каршылыклы процесс. Ә шул баланы шәхес итеп тәрбияләүне нәрсәдән башларга соң? Белем һәм тәрбия бирү процессында дини - әхлакый тәрбия бирүгә ныграк басым ясарга кирәк дип уйлыйм мин. Милләт киләчәгенә кирәкле шәхес тәрбияләүдә тел дә мөһим роль уйный. Безнең яшәешебез иҗтимагый күренешләрдән гыйбарәт. Тәрбия бирү эшчәнлеге дә җәмгыятьтәге шартлар йогынтысында даими үсә, камилләшә. Димәк, киләчәк кешесен без үз милләте турында күп белүче, милләте очен җаваплы, дини белемле һәм теле камил булган шәхес итеп күз алдына китерәбез.

Ризаэтдин Фәхретдин мирасы - халык педагогикасы шикелле үк, киң һәм күптөрле белемнәр җыелмасы. Аның хезмәтләреннән файдаланып укыту тәрбия өлкәсендә зур уңышларга ирешергә ярдәм итә. Бу саекмас чишмәдән һәр дәрестә файдаланып була. Мин үз дәресләремдә аның хезмәтләрен кулланырга тырышам. Татар теле дәресләрендә укучыларга кушма җөмләләрне өйрәтүдә үзем куллана торган өзекләр һәм җөмләләр белән уртаклашасым килә.

Гади җөмләләрдәге тиңдәш кисәкләрне билгеләтү өчен җөмләләр:

  • Дөньяда иң ләззәтле икмәк- адәм баласының үз кәсебе вә кул көче берлә табылган, маңлай тирләре агызу сәбәпле кулга кергән икмәк булыр.

  • Җәннәт ачкычлары халыкларның аяк асларында уралып йөриләр, шунларга абына вә сөртенәләр, ләкин шуны күрмиләр, бик ерак җирләргә барып шәм яндырып эзлиләр, ләкин таба алмыйлар.

  • Сәфәргә чыккан вакытларында юллары аркылы бер нәрсә үтеп китү яки карга вә саескан кебек кош тавышы ишетелү, тән тарту вә төш күрүдән шомланучылар вә шикләнеп йөрүчеләр-гакыллары пәрдәләнгән кешеләрдер.

  • Күршеләр белән гүзәл мөгамәләдә булыгыз, алар белән дус торыгыз, шатлык вә хәсрәт вакытларында уртаклашып, хәстә вә чирле вакытларында хәлләрен сорагыз, хезмәтләре булса - күрегез, алар өчен даими догачы булыгыз.

  • Сезне гүзәл вә гакыллы кешеләр булсыннар дип тәрбияләүдә булган мөгаллимнәрегезне олылагыз, нәсыйхәтләрен җиренә җиткеререргә тырышыгыз, сүзләренә каршы килмәгез, боларны аналарыгыз кебек күрегез, остазларыгыз дәрәҗәсендә сөегез, алар хозурында әдәпле булыгыз, һәр сүзләрен ихлас белән ишетегез.

Катлаулы кушма җөмлә синтаксисын өйрәнгәндә кулланыла торган өзекләр:

  • Кайгы күрү сәбәбеннән адәм балаларының холыклары төзәлә, күңелләре яхшылана, гакыллары артадыр (күп тезмәле кушма җ.).

  • Ният бозык булса, гамәл дә бозык, ният төзек булса, гамәл дә төзек вә могтәбәр буладыр (катнаш кушма җөмлә).

  • Бер өй эчендә яки бүлмәдә күп кеше йокласа һава бозыладыр, шуның өчен тәрбияле аналар, җәй көннәрендә мондый өйләрнең тәрәзәләрен ачып, һаваны алмаштырырлар (бер-бер артлы иярүле к.и.к.җ.).

  • Дәрес башланыр вакыт җитсә, һичкемне тыгызламыйча вә рәнҗетмичә, әдәп белән генә урыннарыгызга урнашыгыз (бер-бер артлы иярүле к.и.к.җ.).

  • Яман холыклар йогышлы булганлыктан, бер шәкертнең яман холкы барлыгын белсәгез, һичкемгә сиздермичә генә аннан аерылыгыз! (тиңдәш түгел иярүле к.и.к.җ.).

Ике компонентлы кушма җөмләләрне өйрәнгәндә куллана торган өзекләр:

  • Бер тарыдан ботка булмаса да, күп тарыдан ботка була (иярчен кире җ.).

  • Адәмнәрне малыгыз белән риза кылып бетерә алмассыз, әмма ачык йөзегез вә гүзәл холкыгыз аларны риза кыла алыр (теркәгечле тезмә к.җ.).

  • Ялкаулык күңелне каралта дигән сүз саф алтын булган хикмәт сүздер (иярчен аергыч җ.).

  • Үзең нинди гамәл кылсаң, аның җәзасы да шул төсле булганын күрерсең ( иярчен аергыч җ.)

  • Без үзебез чәчеп килгән орлыкларыбыздан үскән ашлыкларны урабыз (иярчен аергыч җ.).

  • Дөньяда кеше белми кала торган эш булмас ( иярчен аергыч җ ).

Синтаксик, морфологик һәм башка анализ күнегүләре өчен җөмләләр:

  • Эшләмәскә мөмкин булган эшне эшләү сәбәпле булган бәхетсезлек кадәр үкенечле нәрсә юктыр.

  • Алтын арыслан авызында, аны алу өчен күп тырышу кирәк.

  • Сүз бер төрле, әмма фигыль икенче төрле булу яхшылык галәмәте түгел.

  • Әхлак төзек булмаса, адәм баласының рухы сәламәт булмас, әхлак кануннарына буйсынмаган кеше инсан исемен күтәрергә хаклы кәсеп итә алмас.

  • Хәзинәгездә булган гыйлемнән артыкны дәгъва итмәгез; үз- үзегезне олы санап хөкем итмәгез! Күрмисезме? Бөртекләре күп вә эре булган башаклар һәрвакытта башларын түбән салып торырлар. Бөртексез яки аз бөртекле башаклар башларын югары күтәрерләр, аз гына һава селкенер булса, селкенергә керешерләр. Хәлбуки үзләренең утка яндырудан башка файдалары булмас.

Без, укытучылар, укучыларыбызны Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләренә таянып, алар үрнәгендә тәрбияләсәк, киләчәк буын һичшиксез әхлаклы, миһербанлы булып үсәр!

Әдәбият:

1.Фәхретдин Р. Балаларга үгет - нәсыйхәт.-Казан, 2011.

2.Мәшһүр мәгърифәтче - галим, педагог Р. Фәхретдин мирасын укыту- тәрбия процессында файдалану. 2 кисәк-Казан,2006.

3. Мәшһүр мәгърифәтче - галим, педагог Р. Фәхретдин мирасын укыту- тәрбия процессында файдалану. 4 кисәк-Казан,2008.

4. Минһаҗева Г. Олыласаң олыны- олылалар үзеңне// Мәгариф.-1997.-№7


© 2010-2022