10нчы сыйныф өчен татар әдәбиятыннан эш программасы (рус группасы)

Раздел Другое
Класс 10 класс
Тип Рабочие программы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Муниципальное бюджетное образовательное учреждение

«Сокольская средняя общеобразовательная школа»

Мамадышского муниципального района Республики Татарстан

Рассмотрено Согласовано Утверждаю

на заседании ШМО Заместитель директора Директор МБОУ

Руководитель ШМО школы по УР «Сокольская СОШ»

__________________ _________________ ________________

А.Ф.Садыкова Л.Н.Хабибуллина Н.Ю.Тихонова

Протокол №1 от Приказ №72 от

«24» августа 2015 г. «01» сентября 2015 г.



Рабочая программа

по татарской литертаруре

для 10 класса

учителя татарского языка и литературы

Галиевой Гузель Газинуровны




Рассмотрено и принято на

заседании педагогического совета

протокол №1 от «26»августа 2015 г.


2015г.

Аңлатма язу

Гомуми белем бирү өчен программа - дәүләт стандартларына нигезләнеп төзелгән.

Тематик план 2015-2016 нче уку елына МБОУ "Сокольская СОШ" укыту планы буенча төзелгән.

Мәктәпнең укыту планы буенча 10 сыйныфта татар теленә һәм әдәби уку дәресләренә 105 сәгать бирелә. Шуларның 70 сәг. Әдәби укуга бирелә.

Федераль Дәүләт стандартларында белем бирү системасының төп үсеш юнәлеше - системалы-эшчәнлекле (системно-деятельностный подход) юнәлеш, ә системаны барлыкка китерүче төп компонент - нәтиҗә: шәхси, метапредмет, предмет нәтиҗәләре дип билгеләнелә. Стандартларда күрсәтелгән бу концептуаль методологик нигез барлык фәннәрне укыту системасына да, шул исәптән рус телле балаларга татар теле һәм әдәбият укыту системасына да карый. Ягъни рус телле балаларга татар теле һәм әдәбият укыту системасыныңбарлык компонентлары да: программалар, укыту-методик комплектлары, дәрес процессы, контроль, идарә итү, белем күтәрү һ.б. - бар да бер максатка - нәтиҗәгә хезмәт итә.

Билгелебулганча, укытуның максаты җәмгыятьтарафыннанкуелгансоциальзаказбеләнбилгеләнә. ТатарстанРеспубликасының белембирүсистемасынакуйгантөпбурычы - иҗадификерләүче, инициативалы, иҗтимагыйтормыштаактивкатнашучы, белемле, икедәүләтһәмчиттелләрдәдәиркенсөйләшепаралашучыбилингваль (полилингваль) шәхестәрбияләү.

Югары баскычта рус телле балаларга татар теле һәм әдәбиятын укыту максатлары берничә аспектны үз эченә ала: таныпбелү, үстерү, тәрбия, белембирү.

Татарстан Республикасында яшәүче һәр милләт кешесе үз халкының бәйрәмнәрен, традицияләрен аңларга, хөрмәт итәргә, әдәбият-сәнгать вәкилләренең иҗади казанышлары белән үзенең рухи үсешен баета алу мөмкинлегеннән файдаланырга тиеш.

Программа эчтәлеге телгә өйрәтү процессын бала өчен "башка дөньяга тәрәзә ачу" булырлык һәм шуның аркылы аның үз яшәешендә тулырак аңлавына ярдәмитәрлек итеп сайланды.

Югары баскычта укучылар 1-9 сыйныфларда алган белемнәрен тагын да тулыландыралар, киңәйтәләр, гомумиләштерәләр. Урта баскычта өйрәнелгән темаларга өстәп, укучыларны Татарстанның сәнәгый-икътисади, фәнни һәм мәдәни үсеше, халыкара элемтәләре, Россиядә һәм дөнъяда тоткан урыны, Татарстанның югары уку йортлары, Татарстандагы яшьләр хәрәкәтләре, яшьләр арасындагы мөнәсәбәтләр һәм спорт казанышлары турында иркен аралашуга чыгару максат итеп куела.

Сөйләмнең предмет эчтәлеге.

Белем һәм тормыш. Киләчәккә юл сайлау. Теләк һәм мөмкинлекләр. Югары уку йортлары һәм без сайлаган һөнәрләр. Һөнәр сайлауда туган проблемалар.

Икътисади тормыш, яңа һөнәрләр. Без сайлаган профессияләр, аларга куелган таләпләр. Бүгенге яшьләрне борчыган проблемалар. Татарстан Республикасының Милли китапханәсе. Казан университетының Н.И.Лобачевский исемендәге фәнни китапханәсе.

Телләр белгән - илләр гизгән. Төрле телләрне өйрәнү. Киң таралган телләр. Төрки телләр.Чит илләрдәге татарлар тормышы.

Татарстан тарихы. Татар халкы тарихы. Казанның тарихи һәм истәлекле урыннары. Татарстанның казанышлары.

Әдәбият - сәнгать дөньясында. Милли мәдәният һәм сәнгать. Татар халкының якты йолдызлары (композиторлар, рәссамнар, җырчылар, артистлар, шагыйрьләр, язучылар, мәгърифәтчеләр). Күренекле шәхесләр турында кыскача белешмә бирә белү: З.Яруллин, Р. Яхин, Н.Җиһанов, Л. Фәттахов, Х.Бигичев, И. Шакиров, Ә. Афзалова, Ш.Биктимеров, С.Гобәйдуллина, Т.Миңнуллин.

Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше. Татарстанның бөтендөнья спорт үсешенә керткән өлеше. Казандагы яңа спорт корылмалары. Спорт төрләре, дөньякүләм танылган спортчылар. Татарстанның атаклы спортчылары.

Зарарлы гадәтләрдән сакланыгыз. Сәламәт яшәү рәвеше. Зарарлы гадәтләргә каршы тору. Татарстанда яшьләр хәрәкәте, яшьләрнең төрле акцияләрдә катнашуы.

Дустың булмаса эзлә, тапсаң сакла. Дусларга хас уңай һәм тискәре сыйфатлар, дус була белү, дуслар белән аралашу серләре. Дуслыкта кызларның һәм егетләрнең роле.

Беренче хисләр, гаилә кору. Саф хисләр, беренче хисләр, аларга сак караш. Яшьләрнең үзара аралашу әдәбе. Бергә ял итү. Катнаш гаиләләр, аларның киләчәге. Балаларны ярату, саклау, ата-ананың балалар алдындагы, балаларның ата-аналар алдындагы бурычы. Ятим балалар.

Беркем дә, бер нәрсә дә онытылмый. Бөек Ватан сугышы чорында Татарстан кызлары һәм улларының батырлыгы. Хәтер китабы.




Татар әдәбиятыннан үзләштерү өчен мәҗбүри минимум


  • Ф. Әмирхан. "Хәят".

  • К.Тинчурин "Сүнгән йолдызлар".

  • Г. Камал. "Беренче театр"

  • М. Җәлил. "Җырларым".

  • М. Җәлил. "Кичер, илем"

  • Ә. Еники. "Кем җырлады?"

  • Г. Кутуй. "Тапшырылмаган хатлар"

  • Г. Әпсәләмов. "Газинур".

  • Г. Әпсәләмов. "Ак чәчәкләр".

  • Х. Туфан. "Кайсыгызның кулы җылы?".

  • Х. Туфан. "Әйткән идең...".

  • И. Юзеев. "Мин телим дусларга".

  • Ф. Яруллин. "Сез иң гүзәл кеше икәнсез".

  • Т. Миңнуллин. "Әниләр һәм бәбиләр".

  • Р. Миңнуллин. "Ә ни өчен?"

  • Р. Батулла. "Сөембикә"

  • Р. Байтимеров. Татарстан гимны







Тел чаралары һәм аларны куллану күнекмәләре:


Фонетика. Орфоэпия. Графика.

Татар телендә сузык һәм тартык авазларның үзгәрешләре. Сүзләрнең транскрипциясе. Татар сөйләмен фонетик яктан дөрес оештыру. Басым. Татар телендә сүз басымының үзенчәлекләрен белү һәм аерым грамматик формалардагы сүзләрдә басымны дөрес кую.Хикәя, сорау, боеру һәм тойгылы җөмләләрне дөрес интонация белән әйтү.Актив үзләштерелгән лексик берәмлекләрне, шул исәптән кушма, тезмә, парлы һәм кыскартылма сүзләрне дөрес әйтү һәм язу.

Лексикология. Сүз төзелеше һәм ясалышы.

Сүзнең лексик мәгънәсе. Сүзнең күп мәгънәлелеге. Туры һәм күчерелмә мәгънәле сүзләр. Лексик берәмлекләрнең күчерелмә мәгънәләрен, башка сүзләр белән бәйләнешкә керү үзенчәлекләрен белү. Фразеологизмнар. Антоним, синоним, омонимнарны сөйләмдә урынлы куллану. Алынма сүзләр. Сүз ясалыш ысуллары. Татарча-русча, русча-татарча һәм башка төр сүзлекләрдән файдалану.

Грамматика.

Аерым сүз төркемнәренә хас грамматик формаларның татар һәм рус телләрендә тәңгәл килү-килмәвен белү: татар телендә исемнең род категориясе булмавы һәм аның лексик берәмлекләр белән бирелеше; татар телендә исемнең тартым категориясе булуы һәм аның рус телендә бирелеше; татар телендә хикәя фигыльнең заман формаларының мәгънәви үзенчәлекләре; татар телендә фигыльнең вид категориясе булмавы һәм аның аналитик формалар белән бирелеше; татар телендә сыйфатның сыйфатланмыш белән ярашмавы; бәйлек һәм бәйлек сүзләрнең татар телендә сүздән соң килүе; татар сөйләмендә кисәкчәләрнең препозитив (иң,үтә, тома, шыр, әллә) һәм постпозитив (түгел, бит, инде, әле,гына/генә, кына/кенә, ук/үк) булуы; татар телендә саннарның һәм сыйфатларның исем янында төрләнмәве (өчмалайда- утрех мальчиков; бишенче сыйныфта - в пятом классе; җиде баланың - усеми детей, матур бинада - в красивом здании); микъдар саны белән янәшә килгәндә, исемнәрнең сан белән төрләнмәве.

Синтаксис. Пунктуация.

Җөмләдә сүзләрне бәйләүче чараларны гамәли куллана белү.

Татар телендәге хикәя җөмләнең хәбәр белән тәмамлану үзенчәлеген истә тотып, сөйләм оештыра алу.

Татар җөмләсендә сөйләм яңалыгының хәбәр алдында урнашуын белү. (Бүген безгә кунаклар килә. Кунаклар безгә бүген килә. Кунаклар бүген безгә килә).

Иярченле кушма җөмләләрнең сөйләмдә актив кулланыла торган төрләреннән файдалана алу. Синтетик иярчен җөмләләрнең һәрвакыт баш җөмлә алдыннан килү үзенчәлеген истә тотып, сөйләм оештыра алу.

Бер үк фикерне төрле синтаксик калыплар белән белдерә алу.

Язма сөйләмдә тыныш билгеләрен дөрес куя белү: ия белән хәбәр арасында сызык; җөмләнең аерымланган кисәкләре, модаль сүзләр, тиңдәш кисәкләр янында, тезмә һәм ирченле кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре. Диалог һәм туры сөйләм янында тыныш билгеләре.

6. Укыту предметының сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча

планлаштырылган нәтиҗәләре

Укучының урта гомуми белем бирү мәктәбен тәмамлаганда, сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча түбәндәге нәтиҗәләргә ия булуы планлаштырыла:

Диалогик сөйләм

Программа кысаларындагы тематикада диалогик сөйләм күнекмәләрен камилләштерү: диалог - сораштыру, диалог - тәкъдим, диалог - фикер алышу, катнаш диалоглар. Диалог күләме: һәр катнашучы ягыннан кимендә

10 - 12 реплика.

Монологик сөйләм

Программадатәкъдимителгәнтемалар кысасында сөйләмнең коммуникатив типлары буенча бәйләнешле сөйләмне камилләштерү: сурәтләп сөйләү, эчтәлек сөйләү, хикәя төзү, персонажларны характерлау, хәбәр итү. Монологиксөйләм күләме: 13 - 15 фраза. Сөйләмнең вакыт ягыннан дәвамлылыгы - 2 - 2,5 мин.


Тыңлап аңлау

Программада тәкъдим ителгән эчтәлек нигезендә төрле төрдәге тыңлап аңлау күнегүләрен үти белү; сүзләрне, җөмләләрне ишетеп тәрҗемә итә белү; зур булмаган аутентив яки адаптацияләнгән әдәби әсәрләрдән өзекләрне, мәгълүмати характердагы текстларны, вакытлы матбугат язмаларын тыңлап аңлап, эчтәлеге буенча фикер әйтү, аралашуга чыгу.

Тыңлап аңлау күнегүләренең вакыт ягыннан яңгырау озынлыгы: 1,5 - 2 мин.

Уку

Программаның предмет эчтәлегенә туры килгән әдәби, фәнни-популяр, рәсми характердагы текстлар белән танышу барышында, мәгълүмат белән эшләү күнекмәләренә ия булу.

Мәгълүматны танып белү, үзләштерү ихтыяҗыннан чыгып, тәкъдим ителгән текстларны аңлап укырга өйрәнү.

Күрмә-символик мәгълүматлы, иллюстрацияле, таблицалы текстлар белән эшләү күнекмәләренә ия булу.

Текст укыганда, кирәкле мәгълүматны аерып алу, системага салу, чагыштыру, анализлау, гомумиләштерү, интерпретацияләү һәм үзгәртү кебек эшчәнлекләрне үзләштерү.

Текстның эчтәлегенәнигезләнеп, контекстбуенчаяңасүзләрнең мәгънәсенаңлау.

Уку өчен текстның күләме: 10 нчы сыйныф - 400, 11 нче сыйныф - 500 сүз.

Язу

Программада тәкъдим ителгән эчтәлек нигезендә актив куллануда булган сүзләрне, төрле калыптагы диалоглар, конкрет бер тема буенча хикәя төзеп яза белү,прагматик текстлар (рецептлар, белдерүләр, афишаһ.б.), эпистоляр жанр текстларын (шәхси һәм рәсми хатлар, котлауларһ.б) дөрес яза белү; проблемага карата фикерне язмача җиткерә белү;тәкъдим ителгән текстның эчтәлегенә нигезләнеп, аны үзгәртеп яки дәвам итеп яза белү.

Язма эшнең күләме: 100 -120 сүзгә кадәр.

УКЫТУ предметЫНЫҢ темаларга якынча бүленеше


Предмет буенча билгеләнгән тематик эчтәлек, якынча сәгатьләр саны

Укучыларның төп эшчәнлек төрләренә характеристика

Сөйләмнең предмет эчтәлеге


Белем һәм тормыш. Киләчәккә сайлаган юл. Теләк һәм мөмкинлекләр. Югары уку йортлары. Икътисади тормыш, яңа һөнәрләр. Һөнәр сайлауда туган проблемалар.

Бүгенге яшьләрне борчыган проблемалар. Татарстан республикасы Милли китапханәсе. Казан университетының Н.И.Лобачевский исемендәге фәнни китапханәсе.

Телләр белгән - илләр гизгән. Төрле телләр өйрәнү. Чит илләрдәге татарлар тормышы.

Татарстан тарихы. Татар халкы тарихы. Казанның тарихи һәм истәлекле урыннары. Татарстанның яңа икътисади үсеш дәрәжәсе.

Әдәбият - сәнгать дөньясында. Милли мәдәният һәм сәнгать. Татар халкының якты йолдызлары (композиторлар, рәссамнар, җырчылар, артистлар, шагыйрьләр, язучылар, мәгърифәтчеләр). Күренекле шәхесләр турында кыскача белешмә бирә белү: З.Яруллин, Р. Яхин, Н.Җиһанов, Л. Фәттахов, Х.Бигичев, Ә. Афзалова, Ш.Биктимеров, С.Гобәйдуллина, Т.Миңнуллин.

Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше. Татарстанның бөтендөнья спорт үсешенә керткән өлеше, Казандагы яңа спорт корылмалары. Спорт төрләре, дөньякүләм танылган спортчылар. Татарстанның атаклы спортчылары.

Зарарлы гадәтләрдән сакланыгыз. Сәламәт яшәү рәвеше. Зарарлы гадәтләр.Татарстанда яшьләр хәрәкәте, яшьләрнең төрле акцияләрдә катнашуы.

Дустың булмаса эзлә, тапсаң сакла. Дусларга хас уңай һәм тискәре сыйфатлар, дус була белү, дуслар белән аралашу серләре. Дуслыкта кызларның һәм егетләрнең роле.

Беренче хисләр, гаилә кору. Саф хисләр, беренче хисләр, аларга сак караш. Яшьләрнең үзара аралашу әдәбе. Бергә ял итү. Катнаш гаиләләр, аларның киләчәге. Балаларны ярату, саклау, ата-ананың балалар алдындагы, балаларның ата-аналар алдындагы бурычы. Ятим балалар.

Беркем дә, бер нәрсә дә онытылмый. Бөек Ватан сугышы чорында Татарстан кызлары һәм улларының батырлыгы.

Күрсәтелгән темалар кысасында укучыларның төп эшчәнлек төрләренә характеристика "Сөйләм эшчәнлеге төрләре" бүлегендә бирелә.

Сөйләм эшчәнлеге төрләре

Укучыларның төп эшчәнлек төрләренә характеристика

Коммуникатив күнекмәләр

Диалогиксөйләм

Тормыш-көнкүреш, уку, хезмәт, ял итү сфераларында этикет нормалары нигезендә төзелгән диалог формалары: хәбәр итү, тәкъдим итү, сорау, сораштыру, инкарь итү, теләк белдерү, үтенү, риза булу (булмау).


Монологик сөйләм Сөйләмнең коммуникатив типларын кулланып (хәбәр итү, сурәтләп сөйләү), терәк сүзләр, сюжетлы рәсемнәр, план нигезендә сөйләү.



Тыңлап аңлау

Аралашу барышындачит сөйләмне ишетеп аңлау.

Зур күләмдә булмаган текстларны аудиоязмада тыңлап аңлау.



Уку

Программадатәкъдимителгән әдәби әсәрләрне, әсәрләрдән өзекләрне, автор текстларын, орфоэпик нормаларны саклап, сәнгатьле уку.

Зур булмаган текстларны үзлектән аңлап уку.

Тәкъдим ителгән әдәби әсәрләрне сүзлекләр кулланып уку.

Язу

Вакыйганы хикәяләп язу.

Картинаны сурәтләп язу.

Прагматиктекстлар (рецептлар, белдерүләр, афишаһ.б.), эпистоляржанртекстлары (шәхсиһәмрәсмихатлар, котлауларһ.б.) язу.

Коммуникатив бурычка таянып, фикерне җиткерү.

Татар сөйләм этикеты үрнәкләреннән урынлыфайдаланып, әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү.

Парлап яки күмәк сөйләшү барышында,үз фикереңне аңлата, раслый, дәлилли белү, ситуация аңлашылмаганда, сорау биреп ачыклау.

.......................................

Монологик сөйләмдә кереш, эндәш сүзләрне кулланып, орфоэпик һәм грамматик нормаларнысаклап, үз фикереңне төгәл җиткерү.

Сораулар ярдәмендә, план буенча яисә мөстәкыйль рәвештә өйрәнгән текстны үзсүзләрең белән сөйләү.

Өйрәнгән шигырьләрнеяттан сөйләү.

Төрле вакыйгалар, яңалыклар турында хәбәр итү.

Персонажларны тасвирлау.

.....................................................

Төрлетөрдәге тыңлап аңлау күнегүләрен үтәү.

Сыйныфташларыңның сөйләмен тыңлап аңлау һәм аларга үз фикереңне аңлату, алар белән әңгәмә кору, әңгәмәдә катнашу.

Тәкъдим ителгән текстны тыңлап, эчтәлеге буенча сорау җөмләләр төзү,сорауларга җавап бирү.

Зур булмаган аутентив яки адаптацияләнг әнәдәби әсәрләрдән өзекләрне, мәгълүмати характердагы текстларны, вакытлы матбугат язмаларын аңлап, эчтәлеге буенча фикереңне әйтү.

............................................................

Татар теленең әйтелеш нормаларын саклап, сәнгатьле һәм аңлап уку, аның төп фикерен билгеләү.

Текстның эчтәлегенә нигезләнеп, контекст буенча яңа сүзләрнең мәгънәсен аңлау.Текстның исеменнән чыгып яисә таныш лексикага таянып, текстның эчтәлеген фаразлау.

Укылган мәгълүматка бәйле гади нәтиҗәләр ясау.

...................................................

Өйрәнелгән темалар буенча актив кулланылышта булган сүзләрне дөрес язу.

Конкрет бер тема буенча хикәя төзеп язу.

Үзеңне борчыган проблемага карата фикерләреңне язмача җиткерү.

Тәкъдим ителгән текстның эчтәлегенә нигезләнеп, аны үзгәртеп яки дәвам итеп язу.

Тел чаралары һәм аларны куллану күнекмәләре

Фонетика. Орфоэпия. Графика.


Татар телендә сузык һәм тартык авазларның үзгәрешләре. Сүзләрнең транскрипциясе. Басым. Татар телендә сүз басымының үзенчәлекләре. Грамматик формалардагы сүзләрдә басымның урыны.Хикәя, сорау, боеру һәм тойгылы җөмләләрне дөрес интонация белән әйтү.Актив үзләштерелгән лексик берәмлекләрне, шул исәптән кушма, тезмә, парлы һәм кыскартылма сүзләрне дөрес әйтү һәм язу.

Язу һәм укуның төп кагыйдәләрен, программада бирелгән сүзләрнең әйтелешен һәм язылышын белү.

Татар теленең барлык авазларын дөрес әйтә белү. Хәрефләр белдергән авазларны транскрипция билгеләре белән язу.

Җөмләләрнең ритмик-интонацион үзенчәлекләренә карап, төрләрен (хикәя, боеру, тойгылы) аера белү.

Лексикология. Сүз төзелеше һәм ясалышы.

Урта гомуми белем бирү мәктәбендә башлангыч һәм төп баскычларда үзләштерелгән лексик берәмлекләрне исәпкә алып, аралашу темаларына караган 1300-1400 лексик берәмлекне продуктив рәвештә үзләштерү.

Сүзнең лексик мәгънәсе. Сүзнең күп мәгънәлелеге. Туры һәм күчерелмә мәгънәле сүзләр. Лексик берәмлекләрнең күчерелмә мәгънәләрен, башка сүзләр белән бәйләнешкә керү үзенчәлекләрен белү. Фразеологизмнар. Антоним, синоним, омонимнарны сөйләмдә урынлы куллану. Алынма сүзләр. Татарча-русча, русча-татарча һәм башка төр сүзлекләрдән файдалану.

Телдән һәм язма сөйләмдә программага кертелгән лексик берәмлекләрне дөрес әйтү һәм куллану.

Сөйләмдә коммуникатив максатка туры килгән гади тотрыклы гыйбарәләр, клишелар куллану.


Грамматика.


Аерым сүз төркемнәренә хас грамматик формаларның татар һәм рус телләрендә тәңгәл килү-килмәвен белү: татар телендә исемнең род категориясе булмавы һәм аның лексик берәмлекләр белән бирелеше; татар телендә исемнең тартым категориясе булуы һәм аның рус телендә бирелеше; татар телендә хикәя фигыльнең заман формаларының мәгънәви үзенчәлекләре; татар телендә фигыльнең вид категориясе булмавы һәм аның аналитик формалар белән бирелеше; татар телендә сыйфатның сыйфатланмыш белән ярашмавы; бәйлек һәм бәйлек сүзләрнең татар телендә сүздән соң килүе; татар сөйләмендә кисәкчәләрнең препозитив (иң,үтә, тома, шыр, әллә) һәм постпозитив (түгел, бит, инде, әле,гына/генә, кына/кенә, ук/үк) булуы; татар телендә саннарның һәм сыйфатларның исем янында төрләнмәве (өчмалайда- утрех мальчиков; бишенче сыйныфта - в пятом классе; җиде баланың - усеми детей, матур бинада - в красивом здании); микъдар саны белән янәшә килгәндә, исемнәрнең сан белән төрләнмәве.

Синтаксис. Пунктуация.


Җөмләдә сүзләрне бәйләүче чаралар.

Татар телендәге хикәя җөмләләрнең үзенчәлеге.

Татар җөмләсендә логик басым.

Иярчен кушма җөмләләрнең киң кулланылышта йөргән аналитик һәм синтетик төрләре: вакыт, урын, максат, сәбәп, шарт, кире җөмләләр.

Бер үк фикерне төрле синтаксик калыплар белән белдерә алу.

Язма сөйләмдә ия белән хәбәр арасында, җөмләнең аерымланган кисәкләре, модаль сүзләр, тиңдәш кисәкләр янында, тезмә һәм ирченле кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре. Диалог һәм туры сөйләм янында тыныш билгеләре.

Җөмләдә сүзләрне бәйләүче чараларны гамәли куллана белү.

Татар телендәге хикәя җөмләләрнең хәбәр белән тәмамлану үзенчәлеген истә тотып, сөйләм оештыра алу.

Татар җөмләсендә сөйләм яңалыгының хәбәр алдында урнашуын белү. (Бүген безгә кунаклар килә. Кунаклар безгә бүген килә. Кунаклар бүген безгә килә).

Иярченле кушма җөмләләрнең сөйләмдә актив кулланыла торган төрләреннән файдалана алу. Синтетик иярчен җөмләләрнең һәрвакыт баш җөмлә алдыннан килү үзенчәлеген истә тотып, сөйләм оештыра алу.

Язма сөйләмдә тыныш билгеләрен дөрес куя белү.












Татар әдәбиятыннан эш программасы


Сәгать саны

Үткәрү вакыты


Дәрес темасы



Искәрмә

План

Факт

Белем һәм тормыш (20с.)

1

1

3.09


М. Хөсәен "Китап" шигыре


2

1


5.09





Р.Фәхреддин

"Китап һәм уку"


3

1

10.09


К.Насыйри "Тәрбия китабы"


4

1

12.09


З.Туфайлова "Китап"


5

1


17.09





"Кеше тормышында китапның роле" дигән темага бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе


6

1

19.09


Казан дәүләт университеты


7

1

24.09


Казанда югары уку йортлары

Бәйрәм көн булу сәбәпле тема 19.09.да үткәрелде

8-9

2

26.09

1.10


Роальд Сәгъдиев-фән күгендәге йолдыз


10-12


3


3.10

8.10





Татарлар кайларда яши?

"Белем һәм тормыш" темасы буенча

кабатлау дәресе


13- 15

3

10.10

15.10

17.10


Ф. Әмирхан "Хәят" әсәреннән өзекләр уку.


16- 18

3

22.10

24.10

29.10


Г. Камал "Беренче театр"


19-20

2

31.10

12.11


Киенә белү-үзе бер һөнәр


Зарарлы гадәтләрдән сакланыгыз!(22с.)

21-22

2

14.11

19.11


Сәламәтлек- зур байлык


23-24


2


21.11

26.11




Тәмәке тартуның зарары



25-26


2


28.11

3.12


Аракы кешене нишләтә? Текст өстендә эш


27-28

2

5.12

10.12


"Ак үлем"нән саклан!


29

1

12.12


Начар гадәтләргә минем карашым


30-31

2

17.12

19.12


Дус була белү серләре


32-33

2

24.12

26.12


"Өч дус" Көрд халык әкияте


34-35

2

14.01

16.01


Мәсәл турында төшенчә."Тугрылыклы дуслык" мәсәле


36- 38

3

21.01

23.01

28.01


Ф.Хөсни "Кабак" хикәясе


39-40

2

30.01

4.02


Һади Такташ "Мокамай" шигыре


41-42


2


6.02

11.02




Илдар Юзеев иҗаты.

"Мин телим дусларга"шигыре


Саф хисләр - беренче хисләр(14с.)

43- 45

3

13.02

18.02

20.02


Г.Сабитов "Ярсулы яз"хикәясе


46-47

2

25.02

27.02


А.Гыймадиев "Зөлфия..." 1нче бүлек


48-49

2

3.03

5.03


"Зөлфия..." 2нче бүлек


50- 53

4

10.03

12.03

17.03

19.03


Йөрәк киңәш көтә


54- 56

3

31.03

2.04

7.04


Ә. Еники "Кем җырлады?"хикәясе


Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый(10с.)

57- 60

4

9.04

14.04

16.04

21.04


Ш.Маннур "Әсирлектә туган дуслык"


61-62

2

23.04

28.04


Гариф Ахунов "Шагыйрьнең каһарманлыгы"


63-64

2

30.04

5.05


Г.Әпсәләмов "Батырлык"


65-67

3

7.05

12.05

14.05


Мөхәммәт Мәһдиев "Бәхилләшү"


68

1




19.05







Үтелгән материалны ныгыту. Йомгаклау.

Тест .


69-70

2

21.05

28.05


Резерв дәресләр



Резерв дәресләр бәйрәм һәм ял көннәренә туры килгән дәресләрне алмаштырыр өчен кулланыла.

20


© 2010-2022