ТАТАР БАЛАЛАРЫНА – ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ IX СЫЙНЫФТА ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ ДӘРЕСЕ

Раздел Другое
Класс 9 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

ТАТАР БАЛАЛАРЫНА - ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ

Хидиятова Р.А. МБОУ " Лицей №14" ЗМР РТ г. Зеленодольск

IX СЫЙНЫФТА ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ ДӘРЕСЕ


ДӘРЕСТӘ МУЛЬТИМЕДИАЛЫ ПРЕЗЕНТАЦИЯ КУЛЛАНЫЛА


Дәрес темасы: Театр дөньясына сәяхәт.

Максат: I. Укучыларның белемен арттыру:

1) бирелгән тема буенча аралышырга өйрәтү ; бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

2) укучыларнын фикерләү эшчәнлеген үстерү.

II. Коррекция максаты:

Укучыларның сөйләмен, хәтерен, игътибарлылыгын, тыңлау, фикерләү сәләтен коррекцияләү;

III. Тәрбия максаты:

Татарстаныбызның истәлекле урыннары. Татар театрына ихтирам һәм горурлык хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау: театр сәнгате белән бәйләнешле рәсемнәр күргәзмәсе; "Сәхнә" журналлары; Г.Кариев, Г.Камал турында китаплар; спектакльләрдән өзекләр төшерелгән видеоязма; театр турында слайдлар, Г.Тукайның театр турында әйткән сүзләре язылган плакат.

Дәрес барышы:

I. Дәресне оештыру.

1) Исәнләшү.

Укытучы. -Әдәбият дәресебезне башлыйбыз. Бүген без Театр дөньясына сәяхәт итәрбез һәм дәресебезнең темасы да "Театр дөньясына сәяхәт" дип аталыр.

2)Укытучы Г.Тукайның "Театр" шигырен укый. (Слайд)

Театр.

Халыкка дәрес гыйбрәттер театр,

Күңелдә йоклаган дәртне уятыр.

Театр яктылыкка - нурга илтә,

Кире юлга җибәрми, уңга илтә.

Театр көлдерәдер, уйнатадыр,

Тагын үткән гомерне уйлатадыр.

Күрерсең анда үз хәлең, көләрсең,

Көләрлек булса, булмаса еларсың.

Күрерсең тормышың нинди: җитешме?

Җитеш булмаса, кай җире җитешми?

Үсәр яхшылыгың, син яхшы булсаң,

Җылы канлы итәр ул, вәхши булсаң.

Укытучы. -Бу шигырь безне нинди булырга өйрәтә һәм театр турында Г.Тукай нәрсә ди? Бүген без театр дөньясына сәяхәт итәрбез.

II. Актуальләштерү .

Алдагы дәрестә театр артистлары, аларның тормышы һәм иҗат юллары турында сөйләштек, искә төшереп китик. (Фатыма Ильская, Гөлсем Камская) (Слайдлар)

III. Яңа белем һәм күнепмәләр булдыру. Белем һәм күнегләрне ныгыту.

Укытучы. -Дәресләребезнең 91нче битендәге сорауларына җавапларны дәрес барышында табарбыз дип уйлыйм:

- Нәрсә ул театр?

Укучы. -Театр: драматургия әсәрләрен һәм музыкалы, биюле тамашаларны сәхнәдә күрсәтү эше һәм сәнгате;

- спектакльләр, опера һәм балет, концертлар куела торган бина.

Укытучы. -Спектакль сүзенең мәгънәсен ничек аңлыйсыз?

Укучы. - Спектакль - сәхнә тамашасы (драма әсәрләрен сәхнәләштереп күрсәтү).

Укытучы. -Татар театры узган юл - озын, озак, озынлы-мактаулы, гыйбрәтле һәм хәреф- хәтерле. Сәхнә фидакарьләренә юл яру бер дә җинел булмаган. Әмма спектакльләр куюны тыйсалар да, кара көчләр төрле явызлар кылсалар да, ул оешкан һәм халыкка аң - белем тараткан, нур чәчкән. Театр безнең газиз туган телебезне, халкыбызны, рухыбызны саклаган.

Г. Тукай беренче татар профессиональ группасы төзелгәнгә кадәр үк:

"Халыкны алга, культурага, прогресска алып бара тоган сәнгать-театр безнең киләчәк көннәребез өчен файдалы вә өметле бер нәрсә". дип инанып язган. (Слайд)

Сез бу сүзләр белән килешәсезме? Ни өчен?

- Татарстанда нинди театрлар бар?

(укучыларның җаваплары тыңлана)

Укучы1. - Г. Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры. Бу бина Татарстаныбызның башкаласы Казанда Татарстан Урамында урнашкан. Театр Г. Камал исемен 1939 елда ала. (Слайд)

Укучы2. - К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры. Ул Казанның М.Горький урамында урнашкан. Театрга К.Тинчурин исеме 1988 елда бирелә. (Слайд)

Укучы3. - М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театры. Ирек Мәйданы урамында урнашкан.

М. Җ әлил исеме 1956 елда бирелә. (Слайд)

Укучы4. - .Әкият Татар дәүләт курчак театры. Казанның Островский урамында урнашкан. (Слайд)

Укучы5. - Татар Дәүләт Яшь тамашачылар театры. (Слайд)

Укытучы - Татарстаныбызның башка шәһәрләрендә урнашкан театрларыбыз да бар. Кем белә, Татарстанның кайсы шәһәрләрендә һәм нинди театрлар бар?

Укучылар. - Әлмәт Татар дәүләт драма театры.

- Минзәлә ....

- Буа юмор һәм сатира театры. (Слайдлар)

Укытучы. - Мин сезгә алдагы дәрестә үзлектән эш биргән идем. Эзләнеп, театр сәнгате темасына материаллар табарга, реферетлар язарга. Бу реферетлар безнең күп сорауларыбызга җавап табырга ярдәм итер.

(Рефератлар тыңлау)

Укытучы. - Һәр календарь елы үзенчәлекле, 2007 нче ел - Хәйрия елы. Киләсе ел нинди ел була?

- 2008елнче ел-гаилә елы.

- Ә 2006нчы ел нинди ел иде?

Укучы. - 2006нчы ел - сәнгать һәм әдәбият елы булды. Чөнки 2006нчы елда атаклы шагыйребез Г.Тукайның тууына 120ел, ә М.Җәлилнең тууына 100 ел булды. 2006 елда татар театры оешканга 100 ел булды.

IV. Дәреслек белән эш.

91нче биттәге сорауларга җавап бирегез.

- Сиңа кайсы театр күбрәк ошый һәм ни өчен?

- Сезнең нинди спектакльләр караганыгыз бар?

- Татар театры артистларыннан кемнәрне беләсез?

(Укучыларның җаваплары тыңлана)

(Экранда артистларның портретлары)

Равил Шәрәфиев Алсу Гайнуллина

Нәҗибә Ихсанова Ринат Таҗетдинов.

Шәүкәт Биктимеров Фирдәвес Хәйруллин

Укытучы. -Балалар, сезнең театр һәм эстрада сәнгатенә багышланган "Сәхнә" журналын күргәнегез бар. Бу журнал 2002 елдан чыгып килә, аны милли китапханәләрдән-алып укырга була. Шушы журналның бер-номерында безнең якташыбыз Яшел Үзән кызы, хәзерге вакытта К.Тинчурин исемендәгн драма һәм комедия театрында уйнаучы яшь артистларның берсе Айгөл Әхмәтова . Киләчәктә бәлки сезнең арагыздан да театр артистлары чыгар. Сез безнең горурлыгыбыз булырсыз.

-Театрда спектакльгә әзерләүдә артистлардан тыш тагын кемнәр катнаша?

Укучылар. - Режиссер, рәссам, композитор, киемнәр рәссамы, музыкаль бизәлеш остасы, ут, декорация осталары.

Укытучы. -Балалар, хәзер бер спектакльдән өзек карап үтик. Ул "Үзебез сайлаган язмыш" дип атала. (Видеоязма)

V. Дәрескә йомгак.

© 2010-2022