Конспект урока Фигыль сүз төркемен йомгаклау 6 класс

Раздел Другое
Класс 6 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Татарстан Республикасы

Әлки муниципаль районы

МББУ «Карга төп гомуми төп белем бирү мәктәбе»









Фигыльханга кунакка


"Фигыль сүз төркемен йомгаклау"

темасына 6 сыйныфта татар теле дәресе


















Галиуллина Гөлсинә Әнвәр кызы

беренче квалификацион категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы




2016

Тема: Фигыльханга кунакка

(Фигыль сүз төркемен кабатлау)

Максат:

1) укучыларның теманы ничек үзләштерүләренә контроль ясау, белемнәрен системалаштыру, кабатлау;
2) өйрәнелгән кагыйдәләрне практикада куллана белүләренә ирешү, фикерләү сәләтләрен, активлыкларын көчәйтү, иҗади проектлар төзергә өйрәтү ( лингвистик әкият уйлау, тема буенча рәсем ясау);
3) өйрәнелгән темадан кирәклесен алу һәм куелган проблемага мөстәкыйль рәвештә чишелеш табу.

4) укучыларда татар телен өйрәнүгә кызыксыну уяту, күренекле шәхес әсәре аша әхлак сыйфатлары тәрбияләү.


Җиһазлау: индивидуаль карточкалар, тест, "Мин фигыльне ясыйм" темасына рәсем, компьютер


Метод һәм алымнар: әңгәмә, өлешчә эзләнү, мөстәкыйль эш.


Дәрес тибы: белемнәрне тирәнәйтү һәм системалаштыру дәресе

Дәрес формасы: дәрес-проект


Дәрес барышы

I. Оештыру өлеше.
Дәрескә психологик халәт тудыру.


II. Укытучы сүзе.

Хәерле көн, матур кызларга,
Хәерле көн, батыр улларга!


Әнә шундый җылы сүзләр, изге теләк-омтылышлар белән башланган бүгенге дәрестә, балалар, фигыль төркемчәләре буенча алган белемнәрне искә төшерербез. Бүгенге дәресебез үзенчәлекле. Дәресебезнең кайбер этаплары сезнең иҗади проектларыгыздан торачак.

III. Вернисаж «Мин фигыльне ясыйм». (Беренче төркем фигыль турында ясалган рәсемен күрсәтә һәм аңлатма бирә.)

IV . Иҗади эш. "Затланышлы һәм затланышсыз фигыльләр". (Икенче төркем үзләренең лингвистик әкият әкиятен укый.)

Борын-борын заманда, бер патшалыкта фигыльләр яшәгәннәр. Фигыльләр иленең патшасы Боерык фигыль булган. Ул һәрвакыт боерырга яраткан , ә калган фигыльләр аңа буйсынганнар. Алар дус-тату яшәгәннәр. Кайбер фигыльләр гел эшләгәннәр, барлык кушканны да үтәгәннәр. Боерык фигыль аларны бик яраткан. Башкалардан аерып торыр өчен патша аларга Хикәя фигыльләр дип исем биргән.

Патшаның бу эше кайбер фигыльләргә ошамаган, һәм алар шарт куйганнар. Шул көннән әлеге фигыльләргә Шарт фигыльләр исеме тагылып калган.

Хикәягә дә, Шартка да кермәгән фигыльләр башка Сүз төркемнәре патшалыклары белән дуслаша башлаганнар. Бер төркем фигыльләр Сыйфатлар белән дуслашканнар. Патша аларга Сыйфат фигыльләр исеме биргән. Исемнәр янында чуалучы фигыльләргә - Исем фигыльләр, Рәвешләрне үз иткәннәргә - Хәл фигыльләр атамасы тагылган.

Берничә фигыль бер төркемгә дә кермәгән. Алар һаман да: "Барыргамы? Бармаскамы? Кушылыргамы? Кушылмаскамы? Нишләргә?"- дип бер-берсенә сорау биреп торалар икән. Боерык фигыль боларга яңа исем-Инфинитив дип кушкан.

Көннәрдән бер көнне барлык фигыльләрне дә Зат белән Сан үзләренә кунакка чакырган. Боерык фигыльгә Шарт һәм Хикәя фигыльләр ияргән. Алар кунакта рәхәтләнеп ял иткәннәр. Зат һәм Сан белән дуслашканнар. Ә Сыйфат, Исем һәм Хәл фигыльләр һәрвакыттагыча өйдә булмаганнар. Инфинитив та аларны көтеп өйдә калган. Шулай итеп бу фигыльләр Зат һәм Сан белән дуслаша алмаганнар.

Шул көннән фигыльләр ике төрлегә - затланышлы һәм затланышсыз фигыльләргә аерылып йөри башлаганнар.

Шуның белән әкиятебез дә тәмам.

V.Алдан әйткәнемчә, без"Фигыльләр ханлыгына"кунакка барабыз. Анда 7 зиннәтле сарай бар, һәр сарайның үз сере бар һәм сарайларга керү ачкычларын табарга кирәк. Ике тәмле агачтан ачкыч эзлибез.

- Ни өчен безгә 7 сарайның ишеген ачу өчен 2 генә ачкыч кирәк булды?

- Әйдәгез әле, сорауга җавап бирик.

Дөрес, 3 сарайда затланышлы фигыльләр яши, аларны 1 ачкыч белән ачтык, ә 4 фигыль - затланышсыз, 2 нче ачкыч белән ачып керә алдык. Хәзер кунакларны да сарайлар белән таныштырыйк әле.

VI.Фигыльхан. Минем патшалыгымдагы 7 сараемның да хуҗалары бар. Вәзирләрем, сүзне сезгә бирәм.

1 нче вәзир. Мин-хикәя фигыльләр сарае хуҗасы. Минем фигыльләрем эш яки хәлнең хәзерге, үткән һәм киләчәк заманда үтәлүен белдерәләр, зат - сан белән төрләнәләр.

2 нче вәзир. Мин боерык фигыльләр белән идарә итәм. Алар эшкә кушуны, боеруны белдерәләр, зат-сан белән төрләнәләр.

3 нче вәзир. Ә менә минем дусларым- шарт фигыльләр. Алар икенче бер эшкә шарт булып килгән эш-хәлне белдерәләр, зат - сан белән төрләнәләр.

4 нче вәзир. Минем сараемда сыйфат фигыльләр яши. Алар эш яки хәлне предмет билгесе итеп белдерәләр, җөмләдә аергыч булалар.

5 нче вәзир. Мин хәл фигыль сараенда вәзирлек итәм. Алар эш яки хәлне икенче бер фигыльнең билгесе итеп белдерәләр, җөмләдә хәл булып киләләр.

6 нчы вәзир. Ә менә мин "Исем фигыль" атлы була: фигыльләрем дә эш яки хәлне исемләштереп белдерәләр, исем кебек үк төрләнәләр, җөмләдә ия, тәмамлык, хәбәр булып киләләр.

7 нче вәзир. минем сараемда инфинитивлар яши. Инфинитивлар- фигыльнең төрләнми торган төркемчәсе.

Укытучы. Ә сезне нәрсә берләштерә?

Хор. Без- затланышлы фигыльләр, без- затланышсыз фигыльләр, сөйләмдә бик дус, тату, ярдәмләшеп яшибез. Димәк, сез тәрбияле балалар. Бөек мәгърифәтче, галим Р.Фәхреддин тәрбия темасына 70 тән артык китап бастыра.(Дәреснең эпиграфы укыла)

VI. Текст өстендә эшлибез.

Тәрбияле бала

(1) Тәрбияле баланың кешегә күренә торган яхшы һөнәре - зурлар һәм кечкенәләр белән тереклек итүендә. (2)Мәсәлән,тәрбияле бала үзеннән кечкенәләргә бик шәфкатьле, бигрәк тә ата-анасына, укытучыларына, хәтта ки үзеннән олы яшьтәгеләрнең барысына мәрхәмәтле булыр. (3)Баланың тәрбияле булуы ашарга утыргач беленер.(4)Тәрбияле бала зурлар күрсәткән урынга гына утырып,нәрсә бирсәләр, шуны ашар. (5)Тәрбияле бала, ашаганда, һич ашыкмас, икмәк валчыкларын читкә төшермәс. (6)Ашны ашъяулыкка һәм үзенең киемнәренә түкмәс...

(7)Тәрбияле бала әзерләп бирелгән чәйне яхшы гына утырып эчәр, икмәкне дә кадерләп кенә ашар.(8)Аяк өстендә ашап йөргән кешенең икмәк валчыклары, җиргә төшеп, аяк белән тапталыр да гөнаһ булыр. (9)Шуның өчен тәрбияле бала һичбер вакытта аяк өсте ашап йөрмәс.

(10)Тәрбияле бала, аш янына утыргач, майлы кулы белән әйбер тотмас, кулын киемнәренә сөртмәс, ә яхшылап юар, авызын чайкар.(12) Олылар булганда, алар юынып бетергәнне көтәр,үзенә чират җиткәч кенә юар.

(13)Тәрбияле бала үз эшен үзе эшләр.(14) Әгәр дә үзенең көче җитмәслек эшләр булса, ул вакытта зурлардан үтенер.(15) Мондый балаларны һәркем яратыр.(Р.Фәхреддин)

В1.Тексттан 3-4 җөмләләрдәге фигыльләрнең төркемчәләрен билгеләп, графикта күрсәтергә.

В.2.5-6 җөмләләрдәге юклык кушымчасы булган фигыльләрне язып алырга

В.3. 7-8 җөмләләрдән төшем юнәлешендәге фигыльләрне язып алырга

В.4.10нчы җөмләдәге затланышлы фигыльләрне язып алырга

В.5.12нче җөмләдәге исемләшкән фигыльне табып язарга

В.6. 15нче җөмләдә грамматик нигезне язып алырга.

"Тәрбияле бала"текстыннан 3-4 җөмләләрдәге фигыль төркемчәләрен билгеләп графикта күрсәт

Хикәя

фигыль

Боерык

фигыль

Шарт

фигыль

Сыйфат

фигыль

Хәл

фигыль

Исем

фигыль

Инфинитив








Тест


1.Нинди фигыль предметның билгесен аның эше, хәрәкәте буенча белдерә?
а) хәл фигыль; ә) инфинитив; б) сыйфат фигыль.
2. Кайсы затланышсыз фигыль заманнарда төрләнә?
а) исем фигыль; ә) сыйфат фигыль; б) хәл фигыль.
3. Хәл фигыльнең ничә төре бар?
а) 1 ә) 3 б) 4

4. Укырга, язарга, сөйләргә фигыльләренең төркемчәсен күрсәтегез.

а) хәл фигыль; ә) исем фигыль; б) инфинитив;

5. Җөмләдә аерып бирелгән фигыльләрнең төркемчәсен дөрес билгеләгез.

Иң элек уйла, аннан соң эшлә.

а) боерык фигыль; ә) шарт фигыль; б) хәл фигыль;

6. Затланышлы фигыльләр - ...

а) хәл, боерык, сыйфат фигыльләр;

ә) хикәя, боерык, шарт фигыльләр;

б) исем, хикәя, хәл фигыльләр;

7. Исем фигыль нинди сорауларга җавап бирә?
а)нишләде? ә)нишләү? б)нишләп?







ЛОТО «Мәкальләрне дәвам ит!»







Тырышкан - табар,












Эш беткәч,







Аз сөйлә,







Эшне башлаганда,












Җиде кат үлчә







Эшне башлама,







Эш эшләми










Үзеӊне үзеӊ мактама,







Бүгенге эшне











ташка кадак кагар.












уйнарга ярый.







күп эшлә.







ахырын уйла.












уңыш килми.







башласаӊ ташлама.







бер кат кис.












сине кеше мактасын.







иртәгә калдырма.

VII эш. Түбәндәге фигыльләрдән күрсәтелгән юнәлеш кушымчалары өстәп языгыз. Һәр юнәлештәге берәр фигыльне кулланып җөмлә төзегез.

(Эш мультимедиада күрсәтелә)

Төшем юнәлеше: яса, төзе, тикшер, сайла, эшлә, чакыр, куй.

Кайтым юнәлеше: сайла, ю, бизә,ал, кап, макта, сакла.

Уртаклык юнәлеше: кычкыр, кочакла, яз, үпкәлә, җимер, сат, җырла.

Йөкләтү юнәлеше: ал, уты, мен, яз, сук, үт.

VIIIэш. Өй эше бирү.
Фигыльләрнең моделен ясарга


IX эш. Йомгаклау.

Билгеләрне иң элек үзегез куясыз,чагыштырып мин дә куярмын





VIIIэш. Өй эше бирү.
Фигыльләрнең моделен ясарга


IX эш. Йомгаклау. Билгеләрне иң элек үзегез куясыз,чагыштырып мин дә куярмын


© 2010-2022