Ачык дәрес Абдулла Алиш

Раздел Другое
Класс 8 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема: Барлык иҗатымны балаларга багышлар идем». Абдулла Алиш

Дәреснең максаты:

- А.Алишның тормыш юлы, иҗаты белән тулырак таныштыру.

- аның тормышына хөрмәт һәм соклану хисләре тәрбияләү, иҗатына кызыксыну уяту;

- язучының иҗаты һәм тормышы аша укучыларда гомумкешелек сыйфатлары, тормышка мәхәббәт тәрбияләү;

Дәрес тибы: яңа теманы өйрәтү дәресе.

Технологияләр: компьютер һәм мультимедиа технологияләре.

Җиһазлау: язучының портреты, аның турындагы альбом; "Ялкын" журналлары (элек "Пионер каләме" дип аталган). 1937-1941гг елларда А.Алиш эшләгән.

Эш формалары: әңгәмә, мөстәкыйль эш, аңлап сөйләү, проблемалы сораулар, йөгерек, дөрес сәнгатьле уку.

Дәреслек: Р.З.Хәйдарова, татар теле, 8 сыйныф. Абдулла Алиш иҗаты буенча 1 нче дәрес.

Файдаланылган методик кулланмалар: 8 нче сыйныф өчен дәреслек; Абдулла Алиш. Әсәрләр, 2томда. 1 том. Илсөяр Сөнкишева;

Дәрес планы.

  1. Оештыру моменты.

  2. Дәрескә максатлар.

  3. Өй эшен тикшерү

  4. Презентация буенча эш.

  5. Биографиясен уку өстендә эш.

  6. Сүзлек эше

  7. Фонетик зарядка.

  8. Ситуатив сораулар

  9. А.Алиш биографиясе эчтәлеге тәртибендә урнаштыру

  10. Абдулла Алиш турында турында әңгәмә. .Йомгаклау.

  11. Билгеләр кую

  12. Өй эше бирү

  13. Максатка ирешү дәрәҗәсен тикшерү.

Җиһазлау:1.А.Алиш портреты

2.Тормыш юлы турында альбом.

3. А.Алиш иҗаты турында презентация.

4. Китаплары, А.Алиш әсәрләренә балалар ясаган рәсемнәр.

Дәрес барышы.

- Исәнмесез, балалар! Хәерле көн!

1.Оештыру моменты. Уңай психологик халәт тудыру.

Ачык дәрес көне бүген сыйныфыбызда

Күркәм бәйрәм күк булсын ул барыбызга.

Тәҗрибәле гыйлем остазлары килгән.

Ихтирамга лаек бүген барыгыз да.

Милләтемнең олы горурлыгы булып,

Дәресем үтәр татар телендә.

Ачык дәрес онытылмаслык булып,

Бер бәйрәм күк калсын күңелдә.

- Я, балалар, сез әзерме? Дәресне башлыйбыз.

- Кем дежур? Бүген көн нинди? Һава торышын тыңлап үтү.

2. Максат белән таныштыру: Без бүген сезнең белән үткән теманы ныгытып китәрбез, Абдулла Алишның тормыш юлы һәм иҗаты белән тулырак танышырбыз.

3. Өй эшен тикшерү өстендә эш.

"Җиңәсем килде" хикәясе буенча әңгәмә. Җиңү нинди сүз ул? Җиңү өчен бөтенесен дә эшләргә кирәк дигәнне ничек аңлыйсыз?

- Балалар, әйдәгез, бераз укылган хикәя буенча сөйләшеп үтик.

- Сукыр абый кайда булган? (сугышта)

- Ул ни өчен сукыр? (чөнки ул танкта янган, шуңа күрә аның күзе сукырайган).

- Ул героймы? Ничек уйлыйсыз?

- Җиңү өчен барлык юллар да яхшымы инде ? ( Юк, җиңү шатлык хисе китерергә тиеш, без намуслы, гадел булып җиңәргә тиеш)

- Май аенда нинди зур бәйрәм булачак? (Җиңү көне).

- Бөек Җиңүгә быел ничә ел була? (65 ел)

- Бу нинди сугыш? Бөек Ватан сугышы.

- бу сугышта безнең бабаларыбыз , солдатларыбыз нәрсә өчен сугышканнар?

- Туган ил, азатлык өчен.

4. - Без бүген сезнең белән шундый батыр сугышчыларның берсе татар халкының бөек шагыйре Абдулла Алиш тормышы белән танышып үтик.

(А.Алиш турында презентацияне карау)

- Нәрсәләр аңлашылды? Русча әйтеп китәләр.

(Өстәп әйтергә: "Ялкын" журналлары (элек "Пионер каләме" дип аталган). 1937-1941гг елларда А.Алиш эшләгән.

5.. Сүзлек эше. Сүзләрнең әйтелешен язу. (слайд)

Каты сугышларда - в жёстких боях

Оешма - организация

Җәзалап үтерәләр - казнили

әсир (синонимы- кол) - пленный, раб

әсирлеккә ( коллыкка) - в плен, в рабство

эләгә - төшә - попадает ( в плен)

дөнья күрә - чыга - видит свет, ( печатается)

6. Яңа теманы ныгыту өстендә эш.

Дәреслек буенча эш. А.Алишның биографиясен уку. 110 -111 битләр.

Текст буенча әңгәмә үткәрү. Укучылар үзләре төзеп, бер - берсенә сораулар бирәләр.

7. Физкульминутка.Фонетик зарядка. Татар хәрефләре кергән сүзләрне уйлап әйтегез.

8. Ситуатив күнегүләр (слайд)

  • Вы пришли в библиотеку. Спросите у библиотекаря книгу стихов А.Алиша;

  • Вы в книжном магазине. Узнайте у продавщицы есть ли книги А.Алиша?

  • Спроси у друга, какой стих А.Алиша больше ему (ей) нравится?

  • Спроси, какие сказки А.Алиша он (она) знает?

  • Узнай, почему ему (ей) нравятся сказки А.Алиша?

  • Узнай, был ли А.Алиш в Великой Отечественной войне?

  • Спроси, смог ли он вернуться на родину?

  • Спроси, как он погиб?

  • Спроси, нравится ли тебе творчество Абдуллы Алиша и почему?

  • Спроси, для кого он больше писал?

  • Спроси, почему он любил детей?

  • Спроси, сколько лет прожил А. Алиш?

9. А.Алиш биографиясе эчтәлеге тәртибендә урнаштыр: (слайд)

а\ техникум тәмамлый

ә\ сугышка китә

б\ Көек авылында туа

в\ журналист булып эшли

г\ әсирлеккә эләгә

д\ фашистларга каршы көрәшә

е\ туган илгә әйләнеп кайта алмый ( слайд).

(Җавапларның дөреслеген тикшерәбез. Слайд).

10. Абдулла Алиш турында турында әңгәмә. Йомгаклау.

11 Билгеләр кую.

12. Өй эше. Абдулла Алишның биографиясен белергә.

13. Максатка ирешү дәрәҗәсен тикшер

Абдулла Алиш

  1. Туган җире:

а) Арча районы Кырлай авылы

ә) Баулы районы

б) Спас районы Көек авылы



  1. Кайчан туган?

А) 1928 нче елның августында

ә) 1925 нче елның мартында

б) 1908 нче елның сентябрендә



  1. Абдулла Алиш ....................гаиләсендә туган.

а) укытучы

ә) крестьян

б) мулла



  1. Ул нинди журналда эшли?

а) "Пионер каләме" ("Ялкын")

ә) "Чаян"

б) "Казан утлары"



  1. 1927 нче А. Алиш ..... килә.

а) Мәскәүгә

ә) Казанга

б) Ленинградка



  1. Абдулла Алиш - ................. .

а) балалар язучысы

ә) халык шагыйре

б) атказанган шагыйре



  1. Ул кайчан сугышка китә?

а) 1941

ә) 1942

б) 1943



  1. Аның ничә баласы бар?

а) ике улы

ә) бер улы, бер кызы

б) ике кызы



  1. Ул кайчан һәлак була?

а) 1942 елда

ә) 1943 елда

б) 1944 елда



  1. Ул ничек үлә?

а) сугышта һәлак була

ә) фашистлар атып үтерәләр

б) төрмәдә җәзалап үтерәләр



© 2010-2022