Программа 7 сыйныф татар әдәбияты русс төркеме

Раздел Другое
Класс 7 класс
Тип Рабочие программы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Аңлатма язуы

Эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып төзелде:

1. «Россия Федерациясе мәгарифе турында»гы федераль закон ( 2012нче елның 29 нчы декабрендә Россия Федерациясе Президенты тарафыннан имзаланган 273 нче ФЗ; 2013 нче елның 1нче сентябреннән гамәлдә);

2. «Мәгариф турында»гы Татарстан Республикасы законы (№ 68, 2013 нче елның 22 нче июле)

3. «Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында» Татарстан Республикасы Законы (2004 ел, 1 июль).

4. «2014-2020 нче елларда ТРсы дәүләт телләрен һәм ТРның башка халыклары телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү» ТРсы дәүләт программасы (ТР Министрлар Кабинетының 2013 нче елның 25 нче октябреннән 794 нче карары).

5. "Татарстан Республикасының гомуми белем бирү учреждениеләрендә татар телен укыту" (Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министрлыгының хатлары. 9777\12 13.08.2012;)

6. Приказа МО и Н РТ от 09.06.2012 года №4154/12 «Об утверждении базисного и примерных учебных планов для образовательных учреждений Республики Татарстан, реализующих программы начального общего и основного общего образования»

7. Приказ школы от ….08.2015 № ……. "Об утверждении учебного плана, рабочих программ, элективных курсов, дополнительных образовательных программ"

8. Фәтхуллова К.С., Җәүһәрова Ф.С. "Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы (рус телендә сөйләшүче балалар өчен)", Казан: "Мәгариф" нәшрияты, 2010 ел.

9. Харисова Ч.М.,Фәтхуллова К.С.,Хәбибуллина З.Н. Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар телен һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар (рус телендә урта(тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен): 1-11 нче сыйныфлар. - Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2011

10. Ә. Р. Мотыйгуллина, Р. Г. Ханнанов, Г. Г. Мулласалихова. Татар әдәбияты 7 нче сыйныф (Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек). Ике кисәктә Казан, " Мәгариф-Вакыт" нәшрияты, 2014.

2 нче гомуми урта белем бирү мәктәбенең укыту планында 7 нче сыйныфта әдәбиятка атнага 2 сәгать бирелде. Укыту планында 35 атна сәбәпле, эш программасы 70 сәгатькә төзелде.

Гомуми белем мәктәбендә укучы балалар тел (лингвистик) һәм сөйләм (коммуникатив) компетенциясенә ия булырга тиешләр.

Татар телен икенче тел буларак укытканда, лексик-грамматик материалны синтаксик нигездә үзләштерү принцибына таянып эш итү кирәк, чөнки сүзләр башка сүзләр белән бәйләнештә булганда гына җөмлә, сөйләм барлыкка килә. Бу төр күнекмәләр җөмләнең, диалогик һәм монологик хәбәрләмәнең, бәйләнешле текстның грамматик дөреслеген һәм төгәллеген тәэмин итәргә тиешләр.

МАКСАТЛАР:

1)татар әдәбияты әсәрләре аша укучыларны татар халкының тарихы, рухи казанышлары, тормыш-яшәеш үзенчәлекләре белән таныштыру;

2)укучыларның телдән һәм язма аралашу күнекмәләрен һәм осталыкларын камилләштерү, фикер эшчәнлеген үстерү, татар телен укытуның сыйфатын яхшырту;

3)татар әдәбиятының алтын хәзинәсен тәшкил иткән әдәби әсәрләрдән алынган өзекләр һәм аларның авторлары турында мәгълүматлы булу;

4)гомумкешелек әхлакый сыйфатлар тәрбияли алырдай әсәрләр аша укучыларның дөньяга карашын формалаштыру, аларда уңай сыйфатлар булдыру, әдәбиятка кызыксынуларын арттыру;

5)танылган язучы һәм шагыйрьләрнең иҗаты, тормыш юлы турында кыскача белешмә бирү;

6)вакытлы матбугат язмаларын, мәгълүмати текстларны укырга һәм аларга күзәтү ясарга, анда күтәрелгән мәсьәләләргә карата үз мөнәсәбәтен дәлилләп белдерергә күнектерү.

БУРЫЧЛАР:

1)татар сөйләмен тыңлап аңларга күнектерү;

2)бирелгән ситуация буенча диалогик сөйләм оештырырга өйрәтү;

3)лексик темалар буенча телдән яки язмача монологик сөйләм булдыруга ирешү;

4)карап чыгу, танышу, өйрәнү, эзләнү максаты белән уку төрләрен кулланып, төрле жанрдагы текстларны аңлап уку күнекмәләрен үстерү;

5)тәкъдим ителгән текстларны яттан өйрәнү;

6)татар телендәге сөйләмне фонетик, лексик, грамматик яктан дөрес төзергә күнектерү;

7)татар халкының төрле өлкәләрдәге казанышлары,күренекле шәхесләре белән таныштыруны дәвам итү.

ӘДӘБИЯТТАН 7 нче СЫЙНЫФТА УКУЧЫЛАРНЫҢ БЕЛЕМ ДӘРӘҖӘСЕНӘ ТАЛӘПЛӘР:

-татар әдәбиятындагы аерым язучылар иҗаты, әсәрләр хакында гомуми күзаллау булырга;

-текстларны төрле яклап(тулысынча, сюжет-композиция бирелеше ягыннан, тематика-проблематика һәм образлар бирелеше аспектында, тел-стиль ноктасыннан)анализлый һәм шәрехли алырга;

-әдәби төрләр һәм жанрлар, шигырь төзелеше, тезмә һәм чәчмә сөйләм үзенчәлекләре хакында белергә;

-әдәби әсәр теориясен:әдәби образ, аның төрләре; әдәби әсәр, аның эчтәлеге һәм формасы; тема, проблема, идея; сюжет, композиция; конфликт, аның төрләре, сәбәпләре; махсус тел-сурәтләү чаралары турында белергә;

-язучы иьатын гомумиләштереп анализларга, бәяләргә;

-әдәбиятның тарихи барыш булуы хакында гомуми кузаллау булырга;

-әдәби әсәрнең әһәмиятен,кыйммәтен, үзенчәлекләрен аңлый һәм дәлилле итеп аңлата, исбатлый белергә тиеш.

ӘДӘБИЯТТАН 7 нче СЫЙНЫФТА ФОРМАЛАШТЫРЫЛЫРГА ТИЕШЛЕ КҮНЕКМӘЛӘР:

-төрле жанрдагы әдәби әсәрләрне аңлап һәм иҗади, сәнгатьле уку, аларга карата укучыларда мөстәкыйль мөнәсәбәт булдыру;

-әдәби әсәрне сюжет-композиция, образлар бирелеше, тел-стиль ягыннан анализлау;

-шигъри текстларны яисә чәчмә әсәрдән өзекләрне яттан өйрәнү;

-план төзү һәм әсәрләр турында бәяләмә, сочинение элементлары белән изложение язу;

-сайлап алып(яки тәкъдим ителгән)язучының тормыш юлын, иҗатын сөйләү;

-фольклор әсәрләренең жанрын һәм аларга хас үзенчәлекләрне тану;

-әдәби әсәрнең төрен, жанрын билгеләү һәм фикерне исбатлау;

-төрле әсәрләрнең проблемаларын яки темаларын чагыштыру, үзенчәлекләрен билгеләү;

-әдәби әсәрләр буенча һәм тормыштан алган фикер-карашларга,хис-кичерешләргә нигезләнеп сочинение язарга;

-татар, рус(яки башка халыкларның) әдәбиятларында бер төрдәге темага язылган әсәрләрне чагыштыру, милли үзенчәлекләрен ачыклау;

-рус телендәге әдәби текстларны татарчага һәм киресенчә тәрҗемә итү.

ӘДӘБИЯТТАН 7 нче СЫЙНЫФТА УКУЧЫЛАРГА ҖИТКЕРЕЛӘ ТОРГАН МӘГЪЛҮМАТЛАР:

-язучыларның тормышы, иҗаты турында (биографик);

-әдәбият тарихы, аның төрле этаплары, аерым чорларда иҗат иткән сүз осталарының иҗаты, татар әдәбиятының күренекле вәкилләре турында өстәмә;

-әдәби әсәрне, язучы иҗатын тирәнтен анализлау өчен кирәк булган өстәмә теоретик; әдәби әсәрне чор белән бәйләп характерлаучы, чорның уңай сыйфатларын, төп кыйммәтләрен табу өчен кирәкле.

ӘДӘБИЯТТАН 7 нче СЫЙНЫФТА ПРЕДМЕТАРА ЭШЧӘНЛЕК:

-әдәбиятны сәнгатьнең башка төрләре(музыка,рәсем сәнгате)белән бәйләп, алар мисалында рухи байлыкның кыйммәтен, дәрәҗәсен, тугрылыкнытанырга өйрәтү, зәвык тәрбияләү;

-әдәбиятны татар теле белән бәйләп, татар әдәбиятының фикер көчен, хисләр байлыгын танырга күнектерү; әдәби әсәр теленең үзенчәлекләрен, әсәр стиле, язучы стиле кебек төшенчәләрне җиткерү;

-татар әдәбиятын рус әдәбияты белән бәйләп, әдәбиятлар һәм халыклар арасындагы уртак хәзинә-рухи кыйммәтләргә хөрмәт, башка милләт-халыкларга карата түземле-ихтирамлы мөнәсәбәт(полерантлык)тәрбияләү; дөнья культурасы, кешелек тарихы төшенчәләренә ирешү;

-әдәбиятны тарих һәм җәмгыятьбелеме предметлары белән бәйләп.дөнья, яшәү, кешелек җәмгыяте турында күзаллау формалаштыру.

ӘДӘБИЯТТАН 7 нче СЫЙНЫФТА УКУЧЫЛАРНЫҢ ШӘХСИ ҮСЕШ-ҮЗГӘРЕШЕ:

-укучының активлыгын, мөстәкыйль фикерләвен, акыл һәм рухи эшчәнлеген активлаштыру, өйрәтү, шәхес буларак формалаштыру;

-укучыны үзен тәрбияләргә,үзе белән идарә итәргә, алган белем һәм күнекмәләрен тормышта куллана белергә, тормышта үз урынын сайларга әзерләү;

-баланың үзаңын үстерү, милләтне, ватанны яратырга өйрәтү, горурлык һәм граңданлык хисләре тәрбияләү;

-әхлак(этик) нормаларын, җәмгыятьтә яшәү кагыйдәләрен төшендерү.

Укытуны тематик планлаштыру

Предмет: әдәбият

Сыйныф: 7А,Б - рус төркеме

Укытучы: Коробейникова Нурия Рашит кызы

Сәгать саны

Барлыгы: 70

Атнага: 2

Программа: 1. К.С.Фәтхуллова,Ф. Х. Җәүһәрова. Рус телендә урта(тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы. Казан, "Мәгариф", 2010.

2. К.С.Фәтхуллова,Ф. Х. Җәүһәрова. Рус телендә урта(тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы. Казан, "Китап", 2011.

Укыту-методик комплекты

Дәреслек: Ә. Р. Мотыйгуллина, Р. Г. Ханнанов, Г. Г. Мулласалихова. Татар әдәбияты 7 нче сыйныф (Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек). Ике кисәктә Казан, " Мәгариф-Вакыт" нәшрияты, 2014.


I бүлек. Халык әйтсә - хак әйтә

Халык авыз иҗаты. Йола фольклоры. Йола фольклоры турында төшенчә. Йолаларның төрләре. Алар - халыкның рухи байлыгы, халыкны милләт итеп берләштерә торган асыл нигезләрнең берсе. Аларның көнкүреш һәм дини гореф-гадәтләр белән бәйләнеше, төрләре, үзенчәлекләре (1 сәгать).

Гаилә йолалары. "Бәби туе", "Туй" йолалары турында белешмә. Аларны үткәрү тәртибе (1 сәгать).

Фәтхи Бурнаш. Язучы турында белешмә. "Яшь йөрәкләр" драмасы (өзек). Драмада йолаларның бирелеше, халкыбызга хас сыйфатлар (1 сәгать).

Халык авыз иҗаты. Бәетләр. Бәетләрнең лиро-эпик жанр булуы. "Сак-Сок" бәете. Кошларга әйләнгән ике бала язмышының фаҗигасе, бәетнең фантастик сюжетка корылган булуы (1 сәгать).

Мөнәҗәтләр. Мөнәҗәтләрнең лирик жанр булуы, аларның нигезендә ялгызлыкта үз-үзең белән сөйләшү, Илаһи көчкә мөрәҗәгать итү, ялварып, ярлыкауны сорау икәнлеге турында мәгълүмат. Мөнәҗәтләрнең борынгы заманнардан ук татар язма әдәбиятының һәм халык иҗатының үзенчәлекле жанры булып формалашуы. "Туган ил исемнән китмәс" мөнәҗәтендә туган ил темасының бирелеше (1 сәгать).

Габдулла Тукай. Шагыйрь иҗаты турында белешмә. "Милли моңнар" шигыре. Шагыйрь һәм милләт язмышы мәсьәләсе (1 сәгать).

Аталар сүзе - акылның үзе

Фатих Әмирхан. Тормышы һәм иҗади эшчәнлеге. "Ай өстендә Зөһрә кыз" әсәренең татар халык әкиятләренә нигезләнүе. Яхшылык белән явызлык көрәше.

Әдәбият теориясе. Әдәбиятта фольклоризм (2 сәгать).

Нәкый Исәнбәт. Язучы иҗаты турында белешмә. Халык авыз иҗатын җыюдагы хезмәтләре. "Җирән чичән белән Карачәч сылу" драмасы. Үзәк геройда халык авыз иҗатыннан килә торган сыйфатларның (җорлык, тапкырлык, акыл көче ярдәмендә дошманнарын җиңү) туплап бирелеше (1 сәгать).

Галимҗан Ибраһимов . Язучының тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. "Алмачуар" хикәясе. Хайваннарга карата миһербанлылык хисләре тәрбияләү (3 сәгать).

Татар халкының милли киемнәре һәм бизәнү әйберләре . Түбәтәй (кәләпүш), калфак, читек,чулпы, беләзек, изү турында мәгълүмат. Милли киемнәрнең үзенчәлеге, вакыт узган саен үзгәрүләргә бирелүе, халкыбыз үткән зур тормыш юлын, аның үткәнен һәм бүгенгесен чагылдыруы (1 сәгать).

Роберт Миңнуллин. Шагыйрь турында белешмә. "Килен төшкәндә" шигыре. Халкыбызның гореф-гадәтләрен белү, аларга мәхәббәт тәрбияләү (1 сәгать).

Рөстәм Яхин. Композиторның тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. Аның профессиональ җырлар, романслар, музыкаль әсәрләр башкаруындагы эшчәнлеге. Рөстәм Яхин - Татарстан Республикасының Дәүләт гимны авторы (1 сәгать).

Халисә Мөдәррисова. Шагыйрәнең тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. "Көмеш дага" шигырендә бәхет төшенчәсенең тирән фәлсәфәсен ачуы. Сугыш фаҗигасенең чагылышы (1 сәгать).

Ил язмышы - ир язмышы

Әдип Маликов. Шагыйрь турында белешмә. «Ил язмышы - ир язмышы" шигырендә ватанпәрвәрлек билгеләре чагылу. Шигырьдә оптимистик рух.

Әдәбият теориясе. Гражданлык лирикасы. Пафос (1 сәгать).

Гадел Кутуй. Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. "Сагыну" нәсере. Сугыштагы кешенең кичерешләрендә туган ил образы.

Әдәбият теориясе. Нәсер турында төшенчә. Инверсия (2 сәгать).

Сибгат Хәким. Шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. "Бакчачылар" поэмасы, "Бу кырлар, бу үзәннәрдә" шигыре. Әсәрләрдә лиризм, сәнгатьчә гадилек һәм осталык, ватанпәрвәрлек хисләре чагылышы (2 сәгать).

Рафаил Төхфәтуллин. Язучы турында белешмә. "Җиләкле аланнар" повестенда балачак хатирәләренең самимилеге, төгәллеге. Мәктәп тормышының үзенчәлеклә детальләрдә чагылышы. Укучы һәм укытучы мөнәсәбәтләрен бала күңеле һәм хисләре аша тасвирлау (3 сәгать).

Мөхәммәт Мәһдиев. Язучы турында белешмә. "Без - кырык беренче ел балалары" повесте (өзек). Бөек Ватан сугышы авырлыкларының әсәрдә чагылышы. Яшүсмерләр образы.

Әдәбият теориясе. Тартмалы композиция (3 сәгать).

Мөхәммәт Мирза. Шагыйрь турында белешмә. "Изге сукмак"шигыре. Балачак хатирәләренең онытылмавы, кешелеклелек сыйфатларының (мәрхәмәтлелек, изгелек, шәфкатьлелек) бирелеше (1 сәгать).

Һәр чорның үз герое

Нәҗип Думави. Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. "Беренче кар" шигыре. Табигатьнең матурлыгын тасвирлау (1 сәгать).

Һади Такташ. Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. "Алсу" поэмасы. Яшәү шатлыгы, оптимизм, үзеңне бәхетле тою хисләре чагылышы.

Әдәбият теориясе. Рефрен, кабатлау (3 сәгать).

Хәсән Туфан. Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. "Агыла да болыт агыла", "Тамчылар ни диләр?" шигырьләре. Чор белән бәйле шәхес фаҗигасе, хаксызга рәнҗетелгән кешеләр язмышы (2 сәгать).

Гурий Тавлин Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. "Кояш болытка кергәндә" романы (өзек). Әсәрдә фаҗигале елларның чагылышы. Чорның гаделсезлеген үз җилкәсендә татыган бала образы (1 сәгать).

Туган җир ул була бер генә, туган җирнең кадерен бел генә!

Аяз Гыйләҗев. Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. "Өч аршын җир" повестеннән өзек. Туган җирнең кадерле булуы. Читтә яшәүчеләрнең туган туфракка тартылуы (4 сәгать).

Илдар Юзеев. Шагыйрь турында белешмә. "Ак калфагым төшердем кулдан..." драмасы. Чит илләрдәге милләттәшләребез язмышы.

Әдәбият теориясе. Ремарка (3 сәгать).

Фәннур Сафин. Шагыйрь турында белешмә. "Туган җиремә" шигыре. Туган якны ярату хисләренең бирелеше

(1 сәгать).

Марсель Галиев. Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. "Нигез" повесте (өзек). Әсәрдә Бөек Ватан сугышы елларындагы вакыйгалар. Повестьта гореф-гадәтләрнең, йолаларның бирелеше. Туган җирнең, туган нигезнең кадерле, изге булуы, образларның бирелеше.

Әдәбият теориясе. Повесть. (4 сәгать).

Актыктан хаклык җиңә

Фатих Хөсни. Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. "Сөйләнмәгән хикәя" әсәре. Баланың күңел дөньясын сурәтләүдә язучының осталыгы. Мавыгу төшенчәсенә салынган мәгънәне ачыклау, үзеңә-үзең хуҗа булуның мөһимлеге.

Әдәбият теориясе. Тема турында төшенчә (2 сәгать).

Роза Хафизова. Язучы турында белешмә. "Әти кайткан көн" хикәясе. Бөек Ватан сугышы чорында балалар язмышы (2 сәгать).

Фәнис Яруллин. "Ак төнбоек" хикәясе. Кешегә яхшылык эшләүнең күркәм гадәт икәнен, әмма аны һәрчак искә төшереп торуның кире тәэсир ясавын оста күрсәтү(2 сәгать).

Рафис Корбан. Шагыйрь турында белешмә. "Ярдәм итик" шигыре. Бал кортлары образы мисалында хезмәткә мәхәббәт тәрбияләү (1 сәгать).

Рөстәм Галиуллин. Язучы турында белешмә. "Биш «икеле» хикәясе. Укуга, белем алуга уңай мөнәсәбәт тәрбияләү, кимчелекләрне юмор аша күрсәтү (1 сәгать).

Айгөл Әхмәтгалиева. Язучы турында белешмә. "Табыш" хикәясе. Бала психологиясенең бирелеше, күркәм сыйфатлар тәрбияләү. Табылган әйбернең шатлык китермәвен аңлау (1 сәгать).

Табигатькә дә табип кирәк!

Мөдәррис Әгъләмов. Шагыйрь турында белешмә. "Сөйли ак каен..." шигыре. Җанландырылган табигать образлары. Экологик тәрбия (1 сәгать).

Зиннур Мансуров. Шагыйрь турында белешмә. "Балык кычкыруы" шигыре. Елга-күлләребезнең пычрануы -

кешелек дөньясы өчен зур фаҗига. Табигатькә сакчыл караш тәрбияләү (1 сәгать).

Хәбир Ибраһим. Язучы турында белешмә. "Карач" хикәясе. Кешеләрнең табигатьтәге җан ияләренә мөнәсәбәте (1 сәгать).

Ятлау өчен әсәрләр

Г.Тукайның "Милли моңнар" шигыреннән өзек.

Г.Кутуйның "Сагыну" нәсереннән өзек.

М.Мәһдиевнең "Без - кырык беренче ел балалары" повестеннән өзек.

Һ.Такташның "Алсу" поэмасыннан өзек.

Х.Туфанның "Агыла да болыт агыла" шигыреннән өзек.

Дәрестән тыш (өстәмә) уку өчен тәкъдим ителгән әсәрләр

(укытучы сайлавы буенча)

Мостай Кәрим. Озын-озак балачак.

Нардуган. (Татар халык йоласы) .

Покрау. (Керәшен татарлары бәйрәме).

Уярня. (Мари халык бәйрәме).

Ким Васин. Җыр шулай туды.

Әмирхан Еники. Җиз кыңгырау.

Юрий Семендер. Ике ветеран.

Гәрәй Рәхим. Буыннар елъязмасы.

Марс Шабаев. Күңелемә, әткәй, кайтып кер...

Нәҗип Думави. Габдулла.

Гөлшат Зәйнашева. Үз илемдә.

Фоат Садриев. Юкка көттеләр.

Айрат Суфиянов. Мәктәптән кайтып килеш.

Гавриил Троепольский. Акбай Караколак.

Зиннур Мансуров. Ятим Су анасы.

Гомәр Бәширов. Җидегән чишмә.

Шәйхи Маннур. Печән җыйганда.

Рашат Низами. Куркытылган поши.

Сөйләшү тематикасы

Халыкның борынгыдан килгән йолалары.

Тукайлы тормыш.

Асылташларга тиң хәзинәләр.

Халык авыз иҗатының әдәбиятта чагылышы.

Батырлар бар төштә - татарлар бар...

Ватан барыннан да газиз.

Балачакның онытылмас мизгелләре.

Табигать - уртак йортыбыз.



Укыту - тематик планлаштыру

Барысы - 70 сәгать (35 атна, атнага 2 сәгать)

Тема

Сәгать саны

Үтәлеш

вакыты

Искәрмә

план

факт

Халык әйтсә - хак әйтә

1.

Хәтер катламнарындагы гәүһәрләр.

1

04.09

2.

Гомернең гүзәл мизгелләре.

1

05.09

3.

Халкымның күңел бизәкләре.

1

11.09

4.

Бәетләрдә - халык язмышы.

1

12.09

5.

Туган ил өчен елау да рәхәт.

1

18.09

6.

Шатлыгым, кайгым минем

1

19.09

7.

Асылташларга тиң хәзинәләр

1

26.09

Аталар сүзе - акылның үзе

8-9.

Милләтнең бриллиант кашлары.

2

27.09

02.10

10.

Үткер сүз, тапкыр сүз - уй бинасы.

1

03.10

11.

Гаделлек барыбер җиңә.

1

09.10

12.

Атың яхшы булса, тормыш итү җиңел.

1

10.10

13-14.

Аты булса, мәйдан табыла.

2

16.10

17.10

15.

Милли киемгә мәдхия.

1

23.10

16.

Кайгы җиле ишек какмасын.

1

24.10

17.

Рөстәм Яхин моңнарының көче.

1

30.10

18.

Кеше җирдә хаклы бәхеткә.

1

31.10

19.

Халык авыз иҗатының

әдәбиятта чагылышы.

1

13.11

Ил язмышы - ир язмышы

20.

Алар мәңге үлемсез.

1

14.11

21.

Без үлемсез туган ил белән.

1

20.11

22-23.

Ил язмышы ирләр кулында.

2

21.11

27.11

24.

Илһамым - туган ягым.

1

28.11

25.

Балачак хатирәләре.

1

04.12

26-27.

Төп астында - тирән тамырлар.

2

05.12

11.12

28-29.

Сугыш язган язмышлар.

2

12.12

18.12

30.

Хәтерләргә уелган еллар.

1

19.12

31.

Балачакка илтә юллар.

1

25.12

32.

Батырлар бар төштә - татарлар бар...

1

26.12

Һәр чорның үз герое

33.

Ак чәчәкләр ява.

1

15.01

34-35.

Давыллы еллар җырчысы.

2

16.01

22.01

36.

Горурлыкта була гүзәллек.

1

23.01

37.

Шигырь-

ләрдә -шагыйрь язмышы.

1

29.01

38.

«Бирде

дөнья кирәкне...»

1

30.01


39-40.

Җан авазы.

2

05.02

06.02

41.

Иң матур ил - безнең ил.

1

06.02

Туган җир ул була бер генә,

Туган җирнең кадерен бел генә!

42-43

Чит җирләрдә йөртә язмышлар

2

12.02

13.02

44-45.

Туган җирнең кадерен читтә йөргәннәр белер

2

19.02

20.02

46-47-48.

Иленнән аерылган - канаты каерылган

3

26.02

27.02

05.03

49.

Иң матур сүз - илкәем

1

06.03

50-51.

Җирдә нигез тамыр кирәк хәтта җансыз ташка да...

2

12.03

13.03

52-53.

Туган җирдән, туганнардан аермасын язмышлар

2

19.03

20.03


54.

Ватан барыннан да газиз

1

02.04

Актыкта хаклык җиңә

55-56.

Балачак гомергә хәтердә калачак

2

03.04

09.04


57-58.

Гомерләр-

нең иң бәхетле көне

2

10.04

16.04

59-60.

Кеше холкын күзәт, үзеңнекен төзәт

2

17.04

23.04

61.

Тырышлык - зурлык, ялкау-

лык - хурлык

1

24.04

62.

Белемсез берне егар, белемле меңне егар

1

30.04

63.

Кыңгыр эш -кыңгыраулы эш.

1

07.05

64.

Балачакның онытылмас мизгелләре

1

08.05

Табигатькә табиб кирәк

65.

Каеннарның күз яше

1

14.05

66.

Күл буена килегез...

1

15.05

67-68.

Оясында ни күрсә, очканда шуны эшләр

1

21.05

69.

Табигать -
уртак йортыбыз

1

22.05

70.

Әдәбият дигән дәрья...

1

28.05


Әдәбият һәм укыту чаралары, электрон ресурслар

  1. Татар теле: Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәкт. 7 нче сыйныф өчен дәреслек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен) /Ф.С.Сафиуллина, К.С.Фәтхуллова, -Казан: Мәгариф, 2007.

  2. Әдәби әсәргә анализ ясау: Урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары, укытучылар, педагогика колледжлары һәм югары уку йортлары студентлары өчен кулланма / Д.Ф.Заһидуллина, М.И.Ибраһимов, В.Р.Әминева.-Казан: Мәгариф, 2005

  3. Әдәбият дәресләрендә бәйләнешле сөйләм үстерү: Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 7-8 нче сыйныфларында эшләүче укытучылар өчен кулланма / Я.Х.Абдрәхимова. - Казан: Мәгариф, 2007.

  4. Әдәбият белеме сүзлеге / [Төз.-ред. А.Г.Әхмәдуллин]. - Казан: Татар кит. нәшр.,

1990.

5.Татар әдәбияты: Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәкт. 5 нче сыйныфы өчен дәреслек (татар балалары өчен) / Ф.Ф.Исламов, Ә.М.Закирҗанов - Казан: "Мәгариф", 2009.

6. Урта мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы. / Д.Ф. Заһидуллина. - Казан: Мәгариф, 2000.

Электрон ресурслар исемлеге

  1. Мультимедияле программа. "Г.Тукай. Тормыш юлы һәм иҗаты", "Effecto studio" тарафыннан ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы заказы буенча эшләнгән, 2005. 5-11 нче сыйныфлар.

  2. Фонодәресләр комплекты. "Нәҗип Җиһанов", "Алмаз Монасыйпов", "Салих Сәйдәшев", НПК "Школьник", ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы заказы буенча эшләнгән. 5-11 нче сыйныфлар.

  3. 10 CD тан торган комплект. "Күренекле шәхесләр", "Аксу" студиясе тарафыннан ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы заказы буенча эшләнгән, 2006. 5-11 нче сыйныфлар.

  4. Мультимедияле программа. "Фәнис Яруллин. Тормыш юлы һәм иҗаты", ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы заказы буенча эшләнгән. 5-11 нче сыйныфлар.

  5. Мультимедияле программа (татарча, русча,инглизчә), "Гасырларда калыр батырлык" (М.Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты), "Мастер" ҖЧҖ тарафыннан ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы заказы буенча эшләнгән, 2006. 5-11 нче сыйныфлар

  6. 6 CD тан торган комплект. Татар әдәбияты дәресләренә фонохрестоматия, "Аксу" студиясе тарафыннан ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы заказы буенча эшләнгән, 2008. 5-11 нче сыйныфлар.

  7. 3 DVD и 1 CD тан торган җыентык. "Габдулла Тукай", "Вамин" Татарстанның мәдәни традицияләрен саклау һәм үстерү фонды, 2009. 5-11 нче сыйныфлар.

  8. Мультимедияле программа. "Сабантуй", "Мастер" ҖЧҖ. 5-11 нче сыйныфлар.

  9. DVD-video - җыентык. "Татар театрының 100 еллыгы", II том, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры. 1-11 нче сыйныфлар.



© 2010-2022