Исследовательская работа по анализу стихотворения Р. Миннуллина

Раздел Другое
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән Министрлыгы

Лениногорск муниципаль районы Мәгариф идарәсе

4 гомуми урта белем бирү мәктәбе



Роберт Миңнуллинның

«Өлкәннәр» шигыренә анализ



Иҗади эшне 8 класс укучысы

Латыйпова Лилия Ринат кызы эшләде.

Җитәкче- Хщлимова Галия Җәмил кызы,

Югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы.



Өлкәннәр

Бу өлкәннәр ни өчендер

Гел киресен эшлиләр.

Мин үзем чәй эчмим, алар

Кыстый-кыстый:"Эч!"- диләр.

Урамга чыга башласаң:

"Ныгытып киен!"- диләр.

Ә үзләре ни өчендер

Ныгытып киенмиләр.

Йоклыйсы килмәгән чакта:

"Бар инде, йокла!"- диләр.

Йоклаганда:"Тор инде, тор,

Аунама юкка!"- диләр.

Уйнаганда: "Китап укы,

Уйнап утырма!"-диләр.

Укысам: "Башың авыртыр,

Бик күп укыма!"-диләр.

Әгәр дә өйдә утырсам:

"Бар,урамда йөр!"-диләр.

Ә урамга чыгып китсәм:

"Бик күп йөрмә, кер!"-диләр.

Эшсез йөрсәң дә ярамый:

"Бераз ярдәм ит!"-диләр.

Әгәр ярдәм итәм дисәң:

"Борчып йөрмә, кит!"-диләр.

Тотынсаң вак-төяк эшкә,

Алар бирә эресен.

Аңламассың-бу өлкәннәр

Эшлиләр гел киресен!







Бу шигырь балаларны тәрбияләү турында. Тәрбия- ул җәмгыятьтә кабул ителгән сыйфатларны кешеләрдә булдыру дигән сүз.Тәрбияне Һәр кеше, гаилә үзенчә аңлый.Һәр гаиләнең тәрбия чарасы бар. Ләкин татар халкы үзенең балаларында шәфкатьлелек, ихласлык, гаделлек, сабырлык, олыны хөрмәтләү кебек сыйфатлар тәрбияләргә омтыла.Җир йөзендә кешелек барлыкка килү белән үк өлкәннәр Һәм яшьләр арасындагы мөнәсәбәтләрдә аңлашылмаучылык булган.Өлкән буын үзен акыллырак та, тәрбиялерәк тә итеп тоярга өйрәнгән.Шуның өчен бала-чаганың гаммәлләре аларның ачуын китерә. Өлкәннәр акыл өйрәтергә тотына. Шушы хәлләрне күзәтеп, балаларның эчке дөньясына кереп Р. Миңнуллин "Өлкәннәр" шигерен язган .шигырьнең төп темасы- өлкәннәр белән балалар арасында аңлашылмаучылык . Өлкәннәр балаларны өйрәтәләр, ә үзләре гел кирәкле дөрес итеп яшиләрме соң?. Балаларга өлкәннәрнең "акылга өйрәтүе" бер дә ошамый. Шуның өчен автор "

Бу өлкәннәр ни әчендер

Гел киресен эшлиләр"- ди.

Шигырь юмор белән язылган. Өлкәннәр балаларның аларча яшәвен тели, менә бит:

"Йоклыйсы килмәгән чакта:

"Бар инде, йокла!"-диләр.

Йоклаганда:"Тор инде, тор,

Аунама юкка!"- диләр.

Ата-аналар үзләренең бала чакларын онытканнар. Кечкенә кешеләрнең дә алар кебек үк шәхес булуларын берничек тә аңлый алмыйлар. Тәрбияләгәндә балаларның һәркайсына аерым гына хас үзенчәлекләрне бер дә исәпкә алмыйлар. Ни өчендер бу өлкәннәргә эшсез йөрсәң дә ярамый, ярдәм итсәң дә ярамый. Безнең әти-әниләребез балаларын уңга-сулга җибәрмичә үзләре сызган сызыктан гына йөртмәкчеләр. Ә без иҗадилекне яратабыз, безнең үзебезчә яшисебез килә. Хаталар ясый-ясый булса да без үсәбез. Замана безнең кулда булыр бит.

Шигырьда каршылык бар, ләкин ул, тышкы каршылык кына. Ул балаларның киреләнергә яратулары гына.Әнә бит:

Эшсез йөрсәң дә ярамый:

"Бераз ярдәм ит!"- диләр.

Әгәр ярдәм итәм дисәң:

"Борчып йөрмә, кит!"- диләр.

Ә буыннар арасында эчке каршылык, бер-берсен яратмау юк.

Автор ата-аналарның да, балаларның да колагына көлеп кенә, мыек астыннан елмаеп кына:"Үзегезгә читтән карагыз әле. Менә нәрсә килеп чыга гел акыл өйрәтүчеләргә"- ди. сыман.

Шигырьның теле дә бик гади. Нәкъ балаларча киреләнә автор.. Әгәр теркәгече, са-сә кушымчалы шарт фигыльләр куллана. Боерык фигыльләр кулланып(эч,киен,йокла,тор,укы,укыма,йөр,кер,ярдәм ит) Р. Миңнуллин олыларның приказ бирү, боеру рәвешеннән көлә.

Уйнаганда:"Китап укы,

Уйнап утырма!"- диләр.

Укысам:"Башың авыртыр,

Бик күп укыма!"- диләр.

Автор "акыл өйрәтмичә " генә балаларны да өлкәннәрне дә тәрбияли.

© 2010-2022