2нче класс өчен эш программасы (рус төркемнәре)

Раздел Другое
Класс -
Тип Рабочие программы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:


Татар теленнән эш программасы

2 нче Б сыйныф

Аңлатма язуы

Рус төркеме

аңлатма язуы


2 нче сыйныф өчен эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып төзелде:

1. "Россия Федерациясендә Мәгариф турында"гы федераль законы, 2013 (2012 елның 29 декабрендәге 273-ФЗ номерлы закон үзгәртелде).

2. "Мәгариф турында" Татарстан Республикасы Законы, 2013.

3. "2014-2020 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы" (2013 ел, 25 октябрь).

4. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыклары тарафыннан расланган "Рус мәктәпрендә рус телендә сөйләшүче балаларга татар телен һәм әдәбиятын укыту" гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты.

5. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән стандартка ачыклык кертүче үрнәк программа:"Рус телендә сөйләшүче балалар өчен татар теле һәм әдәби уку" предметыннан программа. Башлангыч гомуми белем мәктәбе, төзүче-авторлары: К.С. Фәтхуллова, Р.З. Хәйдәрова, Казан, 2013.

6. "Азнакай шәһәре 4 нче лицей" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесенең төп белем бирү программасы.

Укытуның төп максатлары:

  1. Федераль дәүләт стандарты таләпләрен тормышка ашыру белән бергә укучыларда лингвистик (тел), коммуникатив (аралашу), милли мәдәният өлкәсенә караган культурологик (мәдәниятлелек) компетенцияләр булдыру.

  2. Укучыларның акыл эшчәнлеген активлаштыру, логик фикерләү сәләтен камилләштерү.

  3. Сөйләм осталыгы һәм күнекмәләре булдыру.

  4. Балаларның рухи дөньясын баету, аларда шәхесара һәм мәдәниятара аралашу күнекмәләре булдыру, төрле милләт вәкилләре арасында дуслык һәм хөрмәт хисләре тәрбияләү.

Бурычлары:

- укучыларның 1нче сыйныфларда үзләштергән белемнәрен һәм сөйләм күнекмәләрен камилләштерү;

- татар этикеты тәгъбирләрен кертеп, бирелгән ситуация буенча диалогик сөйләм оештырырга өйрәтү;

- программада күрсәтелгән лексик темалар буенча телдән яки язмача монологик сөйләм булдыруга ирешү;

- татар сөйләмен тыңлап аңларга күнектерү, текстларны аңлап уку күнекмәләрен үстерү;

- татар телендәге сөйләмне фонетик, лексик, грамматик яктан дөрес төзергә күнектерү;

- татар халкының фән, мәгариф, сәнгать, мәдәният өлкәсендәге казанышлары, күренекле шәхесләре белән таныштыруны дәвам итү;

- халыкларның үзара аңлашып, тату яшәвенә омтылыш тәрбияләү;

- укучыларның татар телен өйрәнүгә ихтыяҗын арттыру;

- татар теленең фонетик, лексик, грамматик берәмлекләрен гамәли үзләштерүгә ирешү;

- сөйләмдә актив кулланыла торган сүзләрне орфографик яктан дөрес язу күнекмәләрен үстерү;

- татар теленең фонетик, лексик, грамматик нигезләрен гамәли үзләштереп, сөйләм булдыруга күнектерү;

- татар сөйләм этикеты үрнәкләрен урынлы кулланырга өйрәтү;

- татар теле буенча укучыларның мәгълүматлылыгын киңәйтү.

Предметка гомуми характеристика

Төп гомуми белем бирү баскычында татар теленә өйрәтүнең нигезендә укучыларның аралашу осталыгын үстерү, ягъни татар телендә сөйләшүчеләр белән телдән яки язмача аралашу күнекмәләре булдыру; сөйләм этикеты үрнәкләреннән дөрес файдалану, итәгатьле һәм киң күңелле әңгәмәдәш тәрбияләү ята.

Предметның иң әһәмиятле үзенчәлекләре булып, 2 нче сыйныф укучысын аерым сүзләрне, кечкенә күләмле җөмләләрне тыңлап, дөрес тәрҗемә итә белергә; бәйләнешле тестны тыңлап һәм аңлап, эчтәлеге буенча укытучының сорауларына җавап бирергә; дәрес барышында җанлы сөйләмне аңлап аралаша белергә өйрәтү тора. Болардан тыш лексик темага караган һәм актив үзләштерелгән сүзләрнең язылышын истә калдыру, [ә] һәм [э], [к] [къ], [г] [гъ], [в][w] авазларын ачык ишетү һәм сүзләрне дөрес укып, орфографик хаталарсыз язу күнекмәләре булдыру күздә тотыла. "Татар теле" предметының тагын бер әһәмиятле ягы шунда, ул укучының сурәтләп сөйләргә өйрәнүенә, кечкенә күләмле хикәя төзи белүенә; сүзләрне, җөмләләрне аңлап тәрҗемә итә белүеә; текстларның эчтәлеген үз сүзләре белән сөйләргә өйрәнүенә төп игътибарны юнәлтә. Әлбәттә, болар бар да сөйләмнең үсүен тәэмин итә, укучыны аралашуга этәрә.

Укытуның гомуми, шәхси, метапредмет нәтиҗәләре

Укытуның шәхси нәтиҗәләре

Төп гомуми белем бирү баскычын төгәлләгәндә, түбәндәге шәхси кыйммәтләр формалашкан булуы күзаллана:

  • шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге тудыру;

  • әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау;

  • әдәби әсәрләрдәге төрле тормыш ситуацияләренә һәм геройларның гамәлләренә гомүмкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү;

  • "гаилә", "туган ил", "мәрхәмәтлелек" төшенчәләрен кабул итү, "башкаларга карата түземлелек, кайгыртучанлык", "кеше кадерен белү" кебек хисләр формалашу.

Укытуның метапредмет нәтиҗәләре

Төп белем бирү баскычында татар телен укыту, танып белү чарасы буларак, укучыларның фикер йөртү, интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә, шулай ук, реаль тормышта туган проблемаларны хәл итү өчен кирәк булган универсаль уку гамәлләрен (танып белү, регулятив, коммуникатив) формалаштыруга хезмәт итә.

Танып- белү нәтиҗәләре:

  • фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү;

  • иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру;

  • объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү;

  • төп мәгълүматны аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;

  • тиешле мәгълүматны табу өчен, энциклопедия, белешмәләр, сүзлекләр, электрон ресурслар куллану.

Регулятив нәтиҗәләр:

  • уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү;

  • эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү;

  • уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;

  • билгеләгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү;

  • укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү;

  • ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру;

  • дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли һәм алар белән дөрес эш итә белү;

  • дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү.

Коммуникатив нәтиҗәләр:

  • әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек җавап бирә белү;

  • әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү;

  • аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек);

  • парларда һәм күмәк эшли белү;

  • мәгълүматны туплау өчен, күмәк эш башкару;

  • әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү.

  • эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү.

Укыту предметының эчтәлеге

Төп темалар

Сәгать

саны

Эчтәлек

1

Без мәктәпкә барабыз

40

Сәламләү, -мы/-ме кушымчалары, күчереп язу, сузык һәм тартык авазлар, котлау телеграммасын язарга өйрәнү, күплек сан кушымчалары,тәртип саннары, тамыр һәм берлек санда тартым кушымчалары, мөстәкыйль эш, күплек санда тартым кушымчалары, нишли?нишләми? сораулары, кайда? кая? кайдан? сораулары, нишли? нишләде? сораулары,үткән заман хикәя фигыль,кем?нәрсә? сорауларын искә төшерү,контроль эш, хаталар өстендә эш.

2

Көзге уңыш

9

Берлек һәм күплек сан, [к],[къ],[г],[гъ] авазлары, барлык һәм юклык кушымчалары, антонимнар,ө,о хәрефләре, контроль эш, хаталар өстендә эш.

3

Мин чисталык яратам

14

Нинди? соравы, хәзерге һәм үткән заман хикәя фигыльләрне чагыштыру, Iзат берлек сан, Iзат берлек сан, IIIзат берлек сан, тартым кушымчалары, карточкалар белән эш, контроль эш, хаталар өстендә эш.

4

Кыш

8

Яңа ел белән котлау язарга өйрәнәбез, кая?кайда?кайдан? сорауларын кабатлау, сүзлек диктанты,антонимнарны кабатлау, контроль эш, хаталар өстендә эш.

5

Безнең гаилә

8

Текст төзергә өйрәнәбез, кемне?нәрсәне? сораулары, нишләдем?нишләмәдем? сораулары, контроль эш, хаталар өстендә эш.

6

Яз

5

Кайчан? соравы, саннар белән танышуны дәвам итәбез, контроль эш, хаталар өстендә эш.

7

Мин Татарстанда яшим

7

[гъ],[къ]авазлары, -да/-дә, -та/-тә кушымчаларын искә төшерү, контроль эш, хаталар өстендә эш.

8

Кибеттә

5

Карточкалар өстендә эш, кемгә?нәрсәгә? сораулары, контроль эш, хаталар өстендә эш.

9

Җәй

6

Рәсемнәргә биремнәр, нишли? соравы, контроль эш, хаталар өстендә эш.


Укучыларның белем дәрәҗәсенә таләпләр

Тыңлап аңлау

Укытучының дәрес, уен ситуацияләре белән бәйле сорауларын, күрсәтмәләрен аңлау;

тыңлаганда җөмлә, сүз чикләрен билгеләү, интонацияне аеру;

сүзләрне, сүзтезмәләрне, җөмләләрне, грамматик формаларны бер-берсеннән ишетеп аера белү.

сүзләрне, җөмләләрне тыңлап тәрҗемә итә белү;

ишеткән сөйләмнең, җөмләнең эчтәлегенә төшенү.

Диалогик сөйләм

Өйрәнелгән эчтәлек нигезендә әңгәмәдәшең белән контакт урнаштыра, сорау куя, җавап бирә, кире кага, раслый белү;

программада күрсәтелгән темалар буенча укытучының сорауларына жавап бирү һәм сораулар куя белү;

дәреслектә бирелгән үрнәк диалогларны сәнгатьле итеп уку, сөйләү һәм охшаш диалоглар төзү, программада күрсәтелгән коммуникатив максатлар буенча әңгәмәдә катнаша алу.

Монологик сөйләм

Җанлы һәм җансыз предметларны,рәсем, картина эчтәлеген сурәтләп сөйли белү;

тәкъдим ителгән план, терәк сүзләр ярдәмендә укылган өзек яисә караган рәсем буенча, өйрәнелгән җөмлә төрләрен файдаланып, хикәя төзү;

укыган хикәяләрнең эчтәлеген сөйли белү;

үзе, гаиләсе һәм дуслары турында кечкенә информация бирә белү.

Уку

Татар алфавитындагы хәрефләрне таный белү;

хәреф-аваз системасын аера, татар теленә хас булган авазларны дөрес әйтеп укый белү;

дәреслектә уку өчен бирелгән җөмләләрне, текстларны дөрес интонация белән укый белү;

тексттагы тыныш билгеләренә карата тиешле пауза һәм интонацияләрне үтәү, өтерләр янындагы сүзләрне тиңдәшлек, эндәшү интонацияләре белән уку;

укыган материалның эчтәлегеннән кирәкле мәгълүматны аерып ала белү;

кечкенә күләмле шигырьләрне яттан сөйләү;

укыганда сүзлекләр куллана белү.


Язу

Татар алфавитындагы хәрефләрне дөрес, матур яза белү;

дөрес күчереп язу күнекмәләрен булдыру;

бәйрәмнәр белән котлау, чакыру кәгазьләре язу;

конверт һәм дәфтәр тышына яза белү;

программада күрсәтелгән темалар буенча, терәк сүзләр кулланып, хикәя язу күнекмәләре формалаштыру.

2 нче сыйныфны тәмамлаучы рус телендә сөйләшүче балалар үзләштерергә тиешле белем-күнекмәләр

  1. Татар телендәге хәреф-аваз системасына анализ бирә белү.

  2. Исемнәрнең килеш кушымчаларын сөйләмдә дөрес куллану.

  3. Исемнәрне күплек санда тартым белән төрләндерү.

  4. Маратның китабы төзелмәсен сөйләмдә куллану.

  5. Кушма, парлы исемнәрнең мәгънәләрен аңлап, сөйләмдә куллану.

  6. Кадәр, соң бәйлекләре белән таныштыру.

  7. Чагыштыру, артыклык дәрәҗәсендәге сыйфатларның мәгънәләрен аңлап, сөйләмдә куллану.

  8. Монда, анда күрсәтү алмашлыкларын сөйләмдә куллану.

  9. Мин, син, ул зат алмашлыкларының иялек, юнәлеш, урын-вакыт килешләрендә төрләнешен сөйләмдә куллану.

  10. Билгесез үткән заман хикәя фигыльне III зат берлек санда сөйләмдә куллану.

  11. Татар һәм рус телләрендә сүз тәртибе үзенчәлекләр белән таныштыру.

  12. Иртәгә эшлим конструкциясе белән таныштыру.

Орфоэпик һәм орфографик минимум.

  1. Сүз басымы. Аны дөрес куя белүгә ирешү, рус сүзләре белән чагыштырып күрсәтү. Басымлы иҗекләрне һәм сүзләрне дөрес уку һәм матур язу күнекмәләре булдыру.

2. Басымның үзенчәлекле очракларын белү.

3.Сингармонизм законының асылын гамәли үзләштерү.

4. Жөмлә ахырында нокта, сорау яки өндәү билгеләрен куеп, язу күнекмәләрен гомумиләштерү.

5. Орфоэпик һәм орфографик яктан сөйләмне оештыру эшен тирәнәйтү.

Белем һәм күнекмәләрен тикшерү төрләре һәм бәяләү нормалары

Эш төрләре

2 нче сыйныф

Тынлап аңлау

0,3 - 0,5минут

Диалогик сөйләм

4 реплика

Монологик сөйләм

4 фраза

Һәр тема буенча аралаша белү күнекмәләрен ситуатив күнегүләр аша тикшерү

2

уку

45-55 сүз

Язу: 1) күчереп язу (җөмлә саны)

2) сүзлек диктанты (сүзләр саны)

3) сочинение (өйрәнү характерында)

5 - 6

8 - 9

5 - 6 җөмлә


Тынлап аңлауны бәяләү

Тыңланган татар сөйләмен тулаем аңлап, төп эчтәлеген сөйләп бирә алганда, «5»ле куела.

Тыңланган татар сөйләмен аңлап, эчтәлеген якынча дөрес сөйли алганда, «4»ле куела.

Тыңланган татар сөйләмен аңлап, эчтәлеген өлешчә генә сөйли алганда, «3»ле куела.

Тыңланган татар сөйләменең эчтәлеген тулаем аңламаганда, «2»ле куела.

Диалогик сөйләмне бәяләү

Бирелгән ситуация яки лексик тема буенча әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес, эчтәлеге ягыннан эзлекле һәм тулы диалогик сөйләм төзегәндә, «5»ле куела.

Бирелгән ситуация яки лексик тема буенча репликаларның әйте­лешендә һәм аерым сүзләрнең грамматик формаларында 2 - 3 хата җибәреп, эчтәлеге ягыннан эзлекле диалогик сөйләм төзегәндә, «4»ле куела.

Өстәмә сораулар ярдәмендә генә әңгәмә кора алганда, репликаларның әйтелешендә һәм сүзләрнең грамматик формаларында 4 - 6 хата җибәреп, эчтәлеге ягыннан эзлексез диалогик сөйләм төзегәндә, «3»ле куела.

Бирелгән ситуаиия яки лексик тема буенча диалог төзи алмаганда, «2»ле куела.

Монологик сөйләмне бәяләү

Әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес һәм эчтәлеге ягыннан тулы, эзлекле монологик сөйләм өчен «5»ле куела.

Аерым сүзләрнең әйтелешендә, грамматик формаларында яки жөм­лә төзелешендә 2 - 3 хатасы булган, эчтәлеге ягыннан тулы монологик сөйләм өчен «4»ле куела.

Сүзләрнең әйтелешендә, җөмлә төзелешендә 4 - 6 хаталы, эчтәлеге ягыннан эзлекле булмаган монологик сөйләм өчен «3»ле куела.

Лексик темага монолог төзи алмаганда, «2»ле куела.

Укуны бәяләү

Текстның эчтәлеген тулаем аңлап, сәнгатьле итеп укыганда, «5»ле куела.

Текстның эчтәлеген аңлап, сәнгатьле һәм аңлаешлы итеп укыганда, әмма 2-3орфоэпик хата (авазларның әйтелешен бозу, басымны дөрес куймау, интонацияне сакламау) булганда, «4»ле куела.

Текстның эчтәлеген өлешчә аңлап укыганда, 4 - 6 тупас орфоэпик хата булганда, «3»ле куела.

Текстның эчтәлеген тулысыңча аңламыйча, орфоэпик кагыйдәләр­не бозып укыганда, «2»ле куела.

Язма эшләрне тикшерү

Башлангыч мәктәптә, укучыларның телдән сөйләм күнекмәләре белән бергә, язу һәм язма сөйләм күнекмәләре дә үсеш алырга тиеш. 1 нче сыйныфта балалар баш һәм юл хәрефләрен, кыска сүзләрне һәм җөмләләрне күчереп язарга күнегәләр. Укучыларның язу күнекмәләрен тикшергәндә, мондый күләмне истә тотарга кирәк: 1 нче сыйныфта 1 юл; 2 нче сыйныфта 2 юл; 3 нче һәм 4 нче сыйныфларда 4 юл.

2 нче сыйныфта татар теленнән язма эшләр ике төркемгә бүленә:

  1. өйрәтү эшләре (изложение, сочинение);

  2. контроль эшләр (күчереп язу, сүзлек диктанты, диктант).

2 нче сыйныфларда аерым җөмләләрне яки бәйләнешле текстны үзгәрешсез күчереп язу таләп ителә.

Диктант яздыру өчен, төрле характердагы тел материалы (аерым сүзләр, аерым җөмләләр, бәйләнешле текст) сайланырга мөмкин. Дик­тант яздыру өчен сайланган бәйләнешле текст уртача авырлыкта, эчтә­леге һәм грамматик төзелеше ягыннан укучыларга аңлаешлы булырга тиеш, ә инде үзләштерелмәгән сүзләр очраса, укытучы аларны тактага язып аңлата.

Укучыларның язма сөйләм күнекмәләрен тикшергәндә, эчтәлекнең тулылыгына һәм эзлеклелегенә, җөмлә калыпларының грамматик як­тан дөреслегенә һәм төрлелегенә игътибар итәргә кирәк. Язма эшләр­нең эчтәлеген бәяләү белән беррәттән, укытучы орфографик һәм пунктуацион хаталарны да төзәтергә тиеш. Күп эшләрдә бер ук төрле хата кабатланса, бу кагыйдәне тагын бер тапкыр аңлату һәм дәрестә аңа махсус туктату сорала. Әгәр дә хаталар индивидуаль характерда булса, укучылар белән шәхси эш алып барырга кирәк.

1-2 нче сыйныфларда орфографик хаталарга гына игътибар ител­ә. Хәрефне төшереп калдыру, кирәкмәгән хәреф өстәп яки хәрефләрнеалыштырып язу, сүзне юлдан-юлга дөрес күчермәү орфографик хатага карый. Әгәр дә сүз берничә урында дөрес, ә аерым бер урында хаталы язылган икән, бу ялгыш дип саналмый. Бер үк хата берничә сүздә кабатланса, бу бер ялгыш дип исәпләнә.

Тикшерү характерындагы язма эшләр, программаның иң әһәмиятле бүлекләрен үткәч, чирек яки уку елы ахырында уздырыла, һәм уку­чыларның билгеләре сыйныф журналына куела. Өйрәтү характерын­дагы язма эшләргә килгәндә, аларнын санын һәм төрләрен укытучы үзе билгели, һәм бу очракта сыйныф журналына бары тик ундй билгеләр генә куела.

Контроль күчереп язуны бәяләү

Пөхтә, төгәл һәм орфографик хатасыз язылган эшкә «5»ле куела.

Пөхтә, төгәл язылган, әмма 1-3 төзәтүе яки 1-2 орфографик ха­тасы булган эшкә «4»ле куела.

Пөхтә һом төгәл язылмаган, 4-5 төзәтүе яки 3-5 орфографик хатасы булган эшкә «3»ле куела.

Пөхтә һәм төгәл язылмаган, 6 яки артыграк орфографик хатасы булган эшкә «2»ле куела.

Диктантны бәяләү

Пөхтә һәм төгәл язылган, 1 орфографик хаталы диктантка «5»ле куела.

Пөхтә һәм төгәл язылган, 2-3 орфографик хаталы диктантка «4»ле куела.

Пөхтә һәм төгәл язылмаган, 4-6орфографик хаталы диктантка «3»ле куела.

Пөхтә һәм төгәл язылмаган, 7 яки артыграк орфографик хаталы диктантка «2»ле куела.

Язма сөйләмне бәяләү

2 нче сыйныфта укучыларның язма сөйләм күнекмәләрен үстерү өчен, өйрәтү характерындагы изложениеләр һәм сочинениеләр яздырыла. Аларны бәяләгәндә, эшнең эчтәлеге ягыннан тулы һәм эзлек­ле язылуы, грамоталы булуы исәпкә алына. Башлангыч сыйныфларда изложение һәм сочинениеләр өчен бер билге куела.

Эзлекле язылган, 1 орфографик һәм 1 пунктуацион яки 1 грамматик хаталы эшкә «5»ле куела.

Эзлекле язылган, ләкин эчтәлектә ялгыш җибәрелгән, 2-3 ор­фографик һәм пунктуацион яки 2-3 грамматик хаталы эшкә «4»ле куела.

Эзлекле язылмаган, 4-6 орфографик һәм пунктуацион яки 4-6 грамматик хаталы эшкә «3»ле куела.

Эзлекле язылмаган һәм эчтәлеге ачылмаган, 7 дән артык орфогра­фик һәм пунктуацион яки 7дән артык тупас грамматик хаталы эшкә «2»ле куела.

Бәяләү нормалары

Язу: (каллиграфик матур язу 2 юл).Орфографик хаталарга гына игътибар ителә; әгәр дә сүз берничә урында дөрес, ә аерым бер урында хаталы язылган икән ,бу ялгыш дип саналмый. Бер үк хата берничә сүздә кабатланса, бу бер ялгыш дип исәпләнә.

  1. контроль күчереп язу (1)-3-4 җөмлә. Пөхтә, орфографик хатасыз язылган эшкә "5"ле; ...әмма 1-3 төзәтүе яки 1-2 орфографик хатасы булса "4"ле; пөхтә язылмаса, 4-6 орфографик хатасы булса "3" ле, пөхтә булмаса, 6,артыграк орфографик хатасы булса "2"ле куела.

2) контроль сүзлек диктанты (4) Пөхтә ,1орфографик хатасы булса "5"ле; пөхтә, 2-3 орфографик хатасы булса "4"ле; пөхтә язылмаган, 4-6 орфографик хатасы булса "3"ле; пөхтә түгел, 7, артыграк хатасы булса "2"ле куела.

3) язма сөйләм (изложение) күнекмәләрен үстерү өчен, өйрәтү характерында яздырыла, бер билге куела. Өйрәтү характерындагы язма эшләрнең уңай билгеләре генә журналга куела.

Бирелгән темага эзлекле язылган,1 орфографик һәм 1 грамматик хатасы булса "5"ле; эзлекле язылган,ләкин эчтәлектә ялгыш җибәрелгән, 2-3 орфографик яки 2-3 грамматик хатасы булса"4"ле; эзлекле язылмаган, 4-6 орфографик яки 4-6 грамматик хатасы булса "3" ле, эзлекле язылмаган һәм эчтәлеге ачылмаган, 7дән артык орфографик яки 7дән артык тупас грамматик хатасы булган эшкә "2"ле куела

4)Диктант

Пөхтә ,1орф-к хатасы булса "5"ле; пөхтә, 2-3 орф-к хатасы булса "4"ле; пөхтә язылмаган, 4-6 орф-к хатасы булса "3"ле; пөхтә түгел, 7, артыграк хатасы булса "2"ле куела.


Йомгаклау билгесе чирек һәм ел ахырында куела. Ул, укучыларның телдән сөйләм күнекмәләрен, татар телендә аралаша алу осталыгын, шулай ук язма эшләрнең нәтиҗәләрен исәпкә алып куелырга тиеш.

Тест:

"5" - 95-100%

"4" - 94 - 80%

"3" - 66 - 79%

"2" - 65%тан кимрәк


Укыту-методик, материаль-техник мәгълүмат бирү чыганаклары

Дәреслек:

Автор

Исеме

Басылу елы

Нәшрият


Р. З. Хәйдәрова, Г. М. Әхмәтҗанова, Л.Ә. Гыйниятуллина

"Күңелле татар теле" дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 2 нче сыйныф рус балалары татар теле һәм уку дәреслеге


2013

"Татармультфильм"


Укытучы өчен методик кулланмалар:

1

Р.З.Хәйдәрова

"Научно-педагогичесие аспекты билингвального образования в Республике Татарстан " Набережные Челны ,2006.

2006

Набережные Челны .


2


"Фән hәм мәктәп","Мәгариф" җурналлары



3

Р.З. Хәйдәрова, Л.ӘГыйниятуллина

"Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту" - 2 нче класс Казан . "Татармультфильм" нәшрияты, 2013.

2013

"Татармультфильм"

4

Р. З. Хәйдәрова, Н. Г. Галиева, Л.Ә. Гыйниятуллина

Диск. "Күңелле татар теле", "Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту"

2013

"Татармультфильм",


5

Р. З. Хәйдәрова, Н. Г. Галиева, Л. Ә. Гыйниятуллина

Диск "Татар телен өйрәнәбез", "Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту"

2012

"Татармультфильм",


6


Диск "Габдулла Тукай", Татарстан



7

А. Ш. Асадуллин, Р. А. Юсупов

А. Ш. Асадуллин, Р. А. Юсупов "Рус телле балаларга татар телен укыту методикасы нигезләре"

2010

Мәгариф

Укучы өчен кулланмалар:

1

Р. З. Хәйдәрова, Г. М.Әхмәтҗанов а, Л.Ә.Гыйниятуллина

"Күңелле татар теле" дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 2 нче сыйныф рус балалары татар теле һәм уку дәреслеге (ике кисәктә)

2013

"Татармультфильм"

2

Р.З.Хәйдәрова

"2нче сыйныфлар өчен татар теленнән эш дәфтәре"

2013


4

Р. З. Хайдарова, Р. Л. Малафеева

.Р. З. Хайдарова, Р. Л. Малафеева. Татарский язык в таблицах.



Контроль-тикшерү материаллары:

1

Р,З.Хайдарова, Г.М.Әхмәтҗанова

Гомуми белем бирү оешмаларында рус телле балаларның татар теленнән белемнәрен контрольгә алу буенча биремнәр җыентыгы

2014

Яр Чаллыи нәшрияты





Электрон кулланмалар:

1

Диск "Заман", "Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту"

2008

Казан

2

Аудиодисклар "Җырлап-биеп уйныйбыз!"

2008



Интернет ресурслар:


edu.tatar.ru

tatmedia.com

tatar.ru

selet.biz/

tatar.com.ru

kltaphane.tatar.ryu

matbugat.ru

belem.ru






1 чирек

2 чирек

3 чирек

4 чирек

еллык

Дәрес

26

21

30

28

105

Теманы өйрәнү

22

18

26

22

88

БСҮ

2

2

3

4

11

Изложение

-

-

-

1

1

Сүзлек диктанты

1

-

2

1

4

Контроль эш

2

1

1

-

4

Диктант

-

-

-

2

22


2нче Б сыйныф Календарь - тематик план

Өйрәнелә торган бүлек, уку материалының темасы

Сәг. саны

Дәрес

тибы


Көтелгән нәтиҗәләр

Уку эшчәнлеге

төрләре

Үткәрү вакыты

Предмет нәтиҗәләре

Метапредмет нәтиҗәләре

Шәхси нәтиҗәләр

план

факт


1нче чирек - 26 сәгать

Без мәктәпкә барабыз(40сәг)

1.

Б.с.ү.№1 Яңа уку елы белән! Мин, син алмашлыкларының юнәлеш килеше

1

ЛКК

Уку-язу әсбаплары исемнәре, исәнләшә-саубуллаша белү

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

эшләнлек өчен эш урынын әзерләү; укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү; эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү; билгеләнгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү.

















Танып белү универсаль уку гамәлләре:

аңлап уку; тиешле мәгълүматны сайлап алу; төп мәгълүматны аеру; фикерләрне логик чылбырга салу; иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру; объектларны чагыштыру; классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү; эшчәнлек процессында контроль һәм бәя бирү.



















Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү; әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү.















Танып белү универсаль уку гамәлләре:

аңлап уку; тиешле мәгълүматны сайлап алу; төп мәгълүматны аеру; фикерләрне логик чылбырга салу; иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру; объектларны чагыштыру; классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү; эшчәнлек процессында контроль һәм бәя бирү.



Регулятив универсаль уку гамәлләре:

укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү; эш тәртибен аңлап, укуэшчәнлеген оештыра белү; билгеләгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү; уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.




Үз хезмәтеңне оешты-ру, дәрестә игътибар-лы булу,бер-береңне ишетә белү

Сүзлек белән эш, фонетик зарядка, диалог уку, диалогка репликалар өстәү,җөмләләрне киңәйтеп язу

01.09


2

-мы, -ме сорау кисәкчәләре

1

ЛКК

Сорау аффикслары белән җөмләләр әйтә белү

Дәрестә дөрес утыру һәм җавап бирү, укытучыны ишетә белү

03.09


3

Татар теленең хәреф-аваз системасы. Транскрипция.

1

ГКФ

Транскрипция билгеләре белән яза белү. Татар теленең үзен-чәлекле сузыклары һәм аларны белдерә торган хәрефләрне дөрес язу

Шартлы билгеләрне өйрәнү . Сүзләрнең дөрес әйтелешенә ирешү

07.09


4

Татар телендә сингармонизм законы.

1

ГКК

Калын һәм нечкә сузыкларны дөрес әйтү,сингармонизм законын аңлау

Тыныш билгеләрен дөрес куллану

08.09


5

Иҗек.

1

ГКК

Хәреф, аваз, иҗекләрне, сузык һәм тартык авазларны аера белү, татар теленә генә хас булган авазларны ишетә, әйтә, яза белү.

Укытучыны ишетә белү, тактадагы информация (плакатлар) белән эшләргә өйрәнү

Дөрес әйтү, уку, транскрипция билгеләре белән язу

10.09


6

Кем?Нәрсә?сораулары. Исемнең күплек саны.

1

ГКК


Кем?Нәрсә?сорауларына җавап бирә, аларны кулланып сораулар бирә белү

Язмача күнегүләр эшләү

Гр. күнегү-ләр, транс-крипция билгеләре белән язу.

14.09


7

1-10га кадәр саннар. Ничә? соравы

1

ГКК

1-10 га кадәр саннар-ның әйтелешен? язы-лышын искә төшерү.

Сүзләрнең транскрипциясен ясау

Гр. күнегү-ләр, җөм-ләләр төзү, сораулар кую

15.09


8

Тәртип саны. Ничәнче? соравы

1

ЛКК

Микъдар, тәртип саннарының язылышы һәм әйтелешен өйрәнү.Ничәнче? соравы

Рәсемнәр белән биремнәр үтәү

17.09


9

Кереш контроль эш №1.

1

Контр

Үзеңнең белемеңне практикада куллана

Алдагы сыйныфта үтелгән гр-тик материалны искә төшерү Рәсемнәр белән биремнәр үтәү

Контролъ эш эшләү

21.09


10


Хаталар өстендә эш. Боерык фигыльнең барлык формасы белән таныштыру

1

ГКК


Бер-береңә эш куша белү

Парлап эшләргә өйрәтү

Гр. күнегү-ләр, җөм-ләләр төзү, сораулар кую

22.09


11

Боерык фигыльнең юклык формасы

1

ЛГКК


Боерык фигыльнең юклык формасы белән диалоглар аша таныштыру

Мәктәптәге уку хезмәте турында сөйләү

24.09


12

Хәзерге заман хикәя фигыльнең зат- санда төрләнеше

1

Д/МС

Хәзерге заман хикәя фигыльнең зат- санда төрләнешен белү

Парлап эшләргә өйрәтү

28.09


13

Фигыльләрдә - ме, -мы сорау кисәкчәсе Контроль диалог. "Мин Казанга барам"

1

ЛГКК

Фигыльләргә - ме, -мы сорау кисәкчәләрен ялгау

Тыныш билгеләрен дөрес куллану

Дөрес уку, тәрҗемә итү, ситуатив күнегүләр

29.09


14

Хәзерге заман хикәя фигыльнең1,3 зат юклык формасы

1

ЛКФ

-мый/ -ми аффиксларын кулл ана белү

Дәреслек белән эшләргә өйрәтү, дәфтәрләрдә орфографик таләпләр үтәү

тәрҗемә итү, җөмләләр төзү, диалогны тулыландырып уку, сөйләшү

01.10


15

Хәзерге заман хикәя фигыль юклык формасының зат- санда төрләнеше

1

ЛКФ

Үзеңнең, иптәшеңнең нинди дә булса эшләрне эшләмәвең не (эшләмәвен) әйтә белү

Парлап эшләү күнекмәләре

05.10


16

Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасын ныгыту

1

Д/МС

Хәзерге заман хикәя фиг.юкл формасын үзләштерү нишлә ми? соравын белү

Татар телендәге хикәя.басым, сорау, җавап интонациялә ре буенча эзлекле эшләү

гр. күнегүләр, план төзү, диалогны дәвам итү, ситуатив күнегүләр

06.10


17

Исемнең урын- вакыт килеше

1

ГКК

-да/-дә, -та/-тә аффикслары. Предметларның кайда икәнлеген әйтә белү

Дөрес яза белү күнекмәләре

08.10


18

Кайда? соравына җавап формасы. Яңгырау һәм саңгырау авазлар

1

ГКК

Яңгырау һәм саңгырау авазларга карап сүзләргә тиешле кушымчалар куя белү

Дәреслек белән эшли белү

тәрҗемә итү, җөмләләр төзү

12.10


19

Исемнең юнәлеш килеше

1

ГКК

Предметларны кая куйганыңны әйтә белү

Аралашу өчен бирел-гән темаларга караган сүзләрне дөрес әйтү

гр. күнегүләр

13.10


20

Сүзлек диктанты №1 Исемнәрдә килеш кушымчалары

1

ЛГКК

Исемнәрдә килеш кушымчаларын дөрес куллану

Дәреслек белән эшли белү

Контролъ эш эшләү

15.10


21

Хаталар өстендә эш эшләү .Күнегүләр эшләү.

1

ЛГКК

Яңгырау һәм саңгырау авазл арга карап сүзләргә тиешле кушымчалар куя белү

Дөрес яза белү күнекмәләре булдыру

Хаталар өс-тендә эш, гр. күнегү-ләр

19.10


22

Кая? соравына җавап формасы

Бс.ү.№2"Без мәктәпкә барабыз"

1

ЛГКК

Яңгырау һәм саңгырау авазл арга карап сүзләргә тиешле кушымчалар куя белү

Бәйләнешле сөйләм телен үстерү.Дәреслек белән эшли белү

Язмача күнегүләр эшләү

20.10


23

Яңгырау һәм саңгырау авазларга карап тиешле кушымчалар ялгау

1

Д/МС

Яңгырау һәм саңгырау авазл арга карап сүзләргә тиешле кушымчалар куя белү

Дәреслек белән эшли белү

гр. күнегүләр, план төзү, диалогны дәвам итү, ситуатив күнегүләр

22.10


24

Контроль эш №2

1

ЛГКК


Үзеңнең белемеңне практикада куллана белү

Язма эшкә булган орфографик таләпләр

Контролъ эш эшләү


26.10


25

Хаталар өстендә эш эшләү .Күнегүләр эшләү.

1

ЛГКК


Яңгырау һәм саңгырау авазл арга карап сүзләргә тиешле кушымчалар куя белү

Дөрес яза белү күнекмәләре булдыру

Хаталар өс-тендә эш, гр. күнегү-ләр эшләү

27.10


26

Кайда? соравы. Астында,өстендә бәйлек сүзләре

1

ЛГКК

Кайда? соравы белән сорау җөмләләр төзү һәм аларга ,астында өстендә бәйлек сүз- ләре белән җавап бирү

Алган белемнәрне гомумиләштерү

сорау кую, сөйләшү, ситуатив күнегүләр, диалогны тулыландырып уку

29.10



2нче чирек - 21 сәгать

27

Кая? Кайда? сораулары белән диалогик сөйләм

1

ГКК

Исемнең урын- вакыт һәм юнәлеш килешләрен чагыштырып куллану


Мөстәкыйль эшли белү . Алган белемнәрне гомумиләштерү






09.11


28

Исемнең урын- вакыт һәм юнәлеш килешләре

1

ЛГКК

Исемнең урын- вакыт һәм юнәлеш килешләрен чагыш- тырып куллану


Танып белү универсаль уку гамәлләре:

аңлап уку; тиешле мәгълүматны сайлап алу; төп мәгълүматны аеру; фикерләрне логик чылбырга салу; иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру; объектларны чагыштыру; классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү; эшчәнлек процессында контроль һәм бәя бирү.







Регулятив универсаль уку гамәлләре:

укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү; эш тәртибен аңлап, укуэшчәнлеген оештыра белү; билгеләгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү; уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.


Мөстәкыйль эшли

белү. Алган белемнәрне гомумиләштерү

сорау кую, сөйләшү, ситуатив күнегүләр, диалогны тулыландырып уку





10.11


29

Исемнең чыгыш килеше. Кайдан? соравы кушымчалары

1

ГКФ

Яңгырау һәм саңгы-рау авазларга карап сүзләргә тиешле ку-шымча куя белү. Чыгыш килеше кушымчаларын таный белү

Язма эшкә булган орфографик таләпләр Дәреслек белән эшли белү

диалогны тулылан

дыру, сөйләшү, табышмаклар чишү

12.11


30

Кайдан? соравына җавап формасы. Яңгырау һәм саңгырау авазлар

1

ГКК

Мәгънә буенча сүзләргә тиешле кушымчалар куя белү

Дәреслек белән эшли белү

гр. күнегүләр

16.11


31

Яңгырау һәм саңгырау авазла рга карап чыгыш килешендә тиешле кушымчалар

1

Д/МС

Яңгырау һәм саңгырау авазларга карап сүзләргә тиешле кушымчалар ялгау

Дәреслек белән эшли белү

гр. күнегүләр, план төзү, диалогны дәвам итү, ситуатив күнегүләр

17.11


32

Кая? Кайда? Кайдан? сораулары

1

ЛГКК


Рәсем буенча шул сорауларны куланып сораулар төзи,җавап бирә белү

Алган белемнәрне гомумиләштерү.сүзләрне орфографик яктан дөрес язарга өйрәтү

19.11


33

Исемнең юнәлеш, чыгыш, урын-вакыт килешләре

1

ЛГКК

Җөмләләрдән юнә-леш,чыгыш, урын-вакыт килеше сорау-ларына җавап бир-гән сүзләрне табу

Алган белемнәрне гомумиләштерү

23.11


34

Билгеле үткән заман хикәя фигыль

1

ГКФ

Җөмләләрне аңлый, сораулар бирә, тәрҗемә итеп уку

Рәсем буенча җөмләләр төзү

сорау кую, сөйләшү,

24.11


35

Билгеле үткән заман хикәя фигыль кушымчалары

1

ГКФ

Үткән заман хикәя фигыль кушымчаларын тану һәм куллана белү

Дәреслек белән эшли белү


26.11


36

Хәзерге һәм билгеле үткән заман хикәя фигыль

1

ГКК

Хәзерге һәм билгеле үткән заман хикәя фигыль кушымчаларын чагыштыру

Рәсем буенча җөмләләр төзү

сорау кую, сөйләшү, ситуатив күнегүләр, диалогны тулыландырып уку

30.11


37

Мин бүген нишләдем?

1

ЛКК

Үзеңнең режимың турында сөйли белү

Вакытны әйтә белү һәм вакытта ориент-лашырга, дөрес режим үтәргә өйрәтү

01.12


38

Б.с.ү.№3"Мәктәбем"-диалоглар төзү

1

ЛГКК

Өйрәнгәннәрне практикада куллана белү

Алган белемнәрне гомумиләштерү

ситуатив күнегүләр, диалоглар төзү

03.12


39

Контроль монолог"Без мәктәпкә барабыз"

1

ЛГКК

Практикада куллана белү

Алган белемнәрне гомумиләштерү

Контролъ эш эшләү

07.12


40

Хаталар өстендә эш."Без мәктәпкә барабыз" бүлеген йомгаклау

1

Д/МС

Җибәрелгән хаталарны кагыйдәләр аша төзәтә белү.

Парлап эшләргә өйрәтү Орфографик таләпләр

Хаталар өстендә эш эшләү

08.12


Көзге уңыш (9 сәг)

41

Җиләк-җимеш яратам. Әле кисәкчәсе

1

ЛГКК


Яратам, яратмыйм фигыле. Әле кисәкчәсенең мәгънәсе

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү; эш тәртибен аңлап, укуэшчәнлеген оештыра белү; билгеләгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү; уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.










Чиста язуны камилләштерү


10.12


42

Күчереп язу.

"Базарда"

1

ЛГКК

Сүзләрне дөрес уку һәм яза белү


Чиста язуны камилләштерү

Контролъ эш эшләү

14.12


43

Хаталар өстендә эш

Чөнки теркәгече

1

ГКФ

Чөнки теркәгече белән җөмләләр төзү, җөмләдә куллану

Кагыйдәне аңлап кабул итү күнекмәләрен формалаштыру

Хаталар өстендә эш эшләү

15.12


44

I яртыеллыкка контроль эш "Базарда","Мәктәп" темасы

1


Белемнәрне гомумиләштерү һәм тикшерү

Язма эшкә булган орфографик таләпләр Сүзлек белән системалы эшләү

Контролъ эш эшләү



Хаталар өстендә эш эшләү диалогны тулыландырып уку

17.12


45

Хаталар өстендә эш

Сыйфатның гади дәрәҗәсе


1

ГКК

Нинди? соравын , сыйфатның гади дәрәҗәсен таный, куллана белү.

Тулы җавап бирергә өйрәтү


21.12


46

Сорау җөмләләр. Ничек? соравы

1

ЛКК

Сорау җөмләләр төзү. Җөмләләрдә бик кисәкчәсен куллана белү

Сүзлек белән системалы эшләү

сорау кую, сөйләшү, ситуатив күнегүләр

22.12


47

Б.с.ү.№4"Базарда"

Ә теркәгече

1

ЛГКК

Яшелчәләрне төсен әйтү, әйдә базарга барабыз төзелмәсе кертү

Тулы җавап бирергә өйрәтү

сорау кую, сөйләшү, ситуатив күнегүләр,

24.12



3 нче чирек - 30 сәгать

48

Ө,О хәрефләренең язылышы.

1

ЛГКК


ө, о хәрефләренең язылышын өйрәнү


Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аралашу күнекмәләрен формалаштыру; әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү; коммуникатив мәсьәләгә таянып фикерне төгәл итеп җиткерү

Күнегүләр эшләү

ситуатив күнегүләр, диалогны тулыландырып уку

11.01


49

Сүзлек диктанты №2 "Базарда"темасын кабатлау

1

ЛГКК

Тема буенча белемнәрне гомумиләштерү

Тулы җавап бирергә өйрәтү Сүзләрнең дөрес әйтелешенә ирешү

сорау кую, сөйләшү, ситуатив күнегүләр, диалогны тулыландырып уку

12.01


Мин чисталык яратам (14 сәг.)


50

"Мин чисталык яратам" темасы буенча лексик берәмлекләр




1

ГКФ

Сүзләрне аңлап өйрәнү.




Регулятив универсаль уку гамәлләре:

укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү, укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү, уку эшчәнлеген оештыра белү; уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.

Танып-белү универсаль уку гамәлләре:уку максатын мөстәкыйль билгеләү, тиешле мәгълүматны табу, билгеләү, сөйләм берәм-лекләрен логик тәртипкә салу, мәсьәләне чишү өчен уңайлыысул сайлау, төп һәм ярдәмчел билгеләрне, аеру, анализлау, объектларны чагыштыру,классиикацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү,чагыштырып нәтиҗә ясый белү күнекмәләрен формалаштыру

Коммуникатив универсаль укугамәлләре:

коммуникатив мәсьәләгә таянып фикерне төгәл итеп җиткерү, әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү, мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару, әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү

Дәреслек белән эшли белү

Хаталар өстендә эш эшләү,күнегүләр эшләү

14.01


51

Нинди? соравы. Диалогик сөйләм Сабын белән юына төзелмәсе

1

ГКК

Өйрәнелгән сүзләрне кулланып сораулар төзи, кирәк, кирәкме,кирәкми сүзләрен куллану. Чисталык турында бәйләнешле сөйли белү. Сабын белән юына төзелмәсен куллана белү.

Гигиеник таләпләрне үтәргә өйрәтү

сорау кую, сөйләшү, ситуатив күнегүләр, диалогны тулыландырып уку

18.01


52

Хәзерге заман хикәя фигыльнең I,III зат берлек сан формалары

1

ЛКК

Хәзерге заман хикәя фигыльне I,III зат берлек санда куллану

Ситуатив күнегүләр эшләү

19.01


53

Исемнәрнең берлек санда I зат тартым белән төрләнеше. П-б чиратлашуы.

1

ЛГКК

Үтелгән лексиканы кулланып диалог төзи белү Исемнәрнең берлек санда тартым белән төрләнешен белү.

Тиешле сүзләрне куеп җөмлә төзү Дөрес яза белү күнекмәләре


21.01


54

Исемнәрнең 2 зат берлек санда тартым белән төрләнеше

1

Д/МС

Исемнәрнең 2 зат берлек санда төрләндерү

Тиешле сүзләрне куеп җөмлә төзү

гр. күнегүләр, план төзү, диалогны дәвам итү, ситуатив күнегүләр

25.01


55

Исемнәрнең 3 зат берлек санда тартым белән төрләнеше

1

ЛГКК


Исемнәрнең 3 зат берлек санда төрләндерү

Телдән күнегүләр эшләү Дөрес яза белү күнекмәләре

26.01


56

Предметларның барлыгын, юклыгын 3 затта сорау, җавап бирү формасы

1

ЛГКК

Исемнәрне 3 зат берлек санда төрләндерү

Телдән күнегүләр эшләү. Ситуатив күнегүләр эшләү

28.01


57

Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы

1

ГКФ

Хәзерге заман хикәя фигыльне юклык формада куллану

Кагыйдәне аңлап кабул итү күнекмәләрен формалаштыру

диалогны тулыландыру, сөйләшү, табышмаклар чишү

01.02


58

Хәзерге заман хикәя фигылнең юклык формасын берлектә зат-санда төрләндерү


1

ГКФ

Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасын куллануга күнегүләр эшләү

Дөрес яза белү күнекмәләре

02.02


59

11-100-гә кадәр саннар

1

ГКК

Үзеңнең хәлең турында әйтә белү. Саннарны сөйләмдә куллана белә.

Сүзлек дәфтәрләре, дәреслек белән эшли белү

гр. күнегүләр, план төзү, диалогны дәвам итү, ситуатив күнегүләр

04.02


60

Аның әнисе төзелмәсе

1

ЛКК

Үзеңнең хәлең турында әйтә белү, башкаручыларның осталыгын бәяләү

Бер-береңне ишетә белү

08.02


61

Синең башың төзелмәсе

1

ЛГКК

Кешеләрнең хәлен сорый, әйберләр тәкъдим итә белү

Кагыйдәне аңлап кабул итү күнекмә-ләрен формалашу

09.02


62

Нәрсә белән? сораулары һәм аңа җавап формасы


1

Д/МС

Нәрсә белән ? сорауларына җавап бирү.

Кагыйдәне аңлап кабул итү күнекмәләрен формалаштыру

сорау кую, сөйләшү, ситуатив күнегүләр, диалогны тулыландырып уку

11.02


63

БСҮ№5"Мин чисталык яратам"

1

ЛГКК


Белемнәрне гомумиләштерү һәм тикшерү

Үзлектән эшләү. Сүз-ләрнең дөрес әйтеле-ше өстендә эшләү

15.02


Кыш (8сәг)



64

Кыш билгеләре

1

ГКК

Ел фасылларын ,ай исемнәрен, кыш билгеләрен әйтә белү





Регулятив универсаль уку гамәлләре:

укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү; эш тәртибен аңлап, укуэшчәнлеген оештыра белү; уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый белү, әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү, мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару, әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү

Охшатып эшли белү

сорау кую, сөйләшү, ситуатив күнегүләр, диалогны тулыландырып уку

18.02


65

Антоним сүзләр

1

ЛКК

Сүзләрнең антоним-нарын табу. Һава торышын сорый һәм әйтә белү

Үрнәк буенча диалоглар төзү

22.02


66

Хәзерге заман хикәя фигыль.1нче һәм 2нче зат күплек сан формасы

1

ЛГКК

Хәзерге заман хикәя фигыль 1нче һәм 2нче күплек сан формасын белү

Сюжетны үзгәртеп яңа хикәя төзи белү

23.02


67

Сүзлек диктанты №3 "Кыш"

Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы

1

ЛГКК


Хәзерге заман хикәя фигыль-не юклык формасында кулла ну

Тулы җавап бирергә өйрәтү

Контролъ эш эшләү

25.02


68

Хаталар өстендә эш

Хәзерге заман хикәя фигыльнең берлек санда төрләнеше

1

ЛГКК

Хәзерге заман хикәя фигыльне берлек санда төрләндерү

Сорауларга җавап бирү

Хаталар өстендә эш эшләү

29.02


69

Мин җимлек ясадым төзелмәсе

1

ГКФ

Нәрсә дә булса яса-ганыңны әйтә, дус-тыңның нәрсә яса-ганын сорый белү.

Сорауларга җавап бирү


01.03


70

Б.с.ү.№6 Хикәя төзү"Кыш"

1

ГКФ

Хәзерге заман хикәя фигыльне

берлек санда төрләндерү.

Гомумиләштерү кү-некмәләре үстерү. Сю-жетлы рәсем буенча хикәя төзи белү

гр. күнегүләр, план төзү, диалогны дәвам итү, ситуатив күнегүләр

03.03


71

"Кыш" темасын кабатлау

1

ГКК

Белемнәрне практикада куллана белү

Мөстәкыйль эшли белү

07.03



Безнең гаилә (8сәг)



72

Без,сез,алар алмшлыклары

1

ЛГКК

Гаилә әгъзаларын, аш вакытларын әйтә белү. Яңа лексиканы аңлый


Танып белү универсаль уку гамәлләре:

фикерләрне логик чылбырга салу, иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы чишү ыулларын мөстәкыйль рәвештә булдыру, тиешле мәгълүматны билгеләү, анализлау, объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү, эш башкару ысуларына һәм шартларына анализ ясау


Вакытны әйтә белү һәм вакытта ориентлашырга, дөрес режим үтәргә өйрәтү

диалогны тулыландыру, сөйләшү, табышмаклар чишү

08.03


73

Исемнең төшем килешендә төрләнеше

1

Д/МС

Кемне? Нәрсәне? сорауларына җавап бирә белү

Дидактик уеннар уйнау

10.03


74

Чиреклек контроль эш

"Кыш җитә"темасы.

1

ЛГКК


Үзеңнең белемеңне практикада куллана белү

Мөстәкыйль эшли белү Алган белемнәрне гомумиләштерү

Контролъ эш эшләү

14.03


75

Хаталар өстендә эш.

Күнегүләр эшләү

1

ЛГКК

Җибәрелгән хаталарны кагыйдәләр аша төзәтә белү

Язма эшкә булган орфографик таләпләр

Хаталар өстендә эш эшләү

15.03


76

Татар халык ашлары

1

ГКФ

Татар халык ашлары исемнәрен искә төшерү

Дөрес язу күнекмәләре

сорау кую, сөйләшү, ситуатив күнегүләр, диалогны тулыландырып уку

17.03


77

Билгеле үткән заман хикәя фигыль

1

ГКФ

Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең барлыкта берлек сан3зат формасы белән таныштыру

Фигыльләрне куллану күнекмәләрен тирәнәйтү

21.03


78

БСҮ№7"Безнең гаилә" .


1

ГКК

Белемнәрне гомумиләштерү һәм тикшерү

Бирелгән тема буенча эзлекле сөйли белүгә ирешү

22.03


79

Контроль монолог "Безнең гаилә" темасы буенча

1

ЛКК

Белемнәрне гомумиләштерү һәм тикшерү

Үзлектән эшләү

Контролъ эш эшләү

24.03



4 нче чирек - 28 сәгать

Яз (5 сәг)



80

Яз билгеләре. Кайчан? соравы

1

Д/МС

Яз билгеләрен әйтә белү. Кайчан? соравына җавап бирергә өйрәнү

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый белү, әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү, мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару, әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү

Ситуатив күнегүләр эшләү

Хаталар өстендә эш эшләү

31.03


81

1дән 20 гә кадәр саннар

1

ЛГКК


1 - 20 гә кадәр саный һәм аларны укый, язарга өйрәнү.

Сүзләрне дөрес яза белү


04.04


82

Кабатлау дәресе. Диктант "Яз"

1

ЛГКК

Белемнәрне практикада куллана

Дөрес яза белү күнекмәләре

Контролъ эш эшләү

05.04


83

Хаталар өстендә эш 8 Мартка котлау язу

1

ГКФ

Белемнәрне практикада куллана.Бәйрәмгә котлау яза

Алган белемнәрне гомумиләштерү

Хаталар өстендә эш эшләү

07.04


84

БСҮ№8.Яз җитте

1

ЛГКК


Белемнәрне гомумиләштерү һәм тикшерү


Алган белемнәрне гомумиләштерү

Хикәя төзеп сөйләү

11.04


Мин Татарстанда яшим (7сәг)



85

Ялгызлык исемнәр

1

ГКК

Ялгызлык исемнәрен таный, дөрес яза.


Танып белү универсаль уку гамәлләре:

иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру, сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу, эш башкаруның ысулларына һәм шартларына анализ ясау, объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү.



Сүзлек белән системалы эшләү

диалогны тулыландыру, сөйләшү, табышмаклар чишү

12.04


86

Кайда? Кайдан? сораулары

1

ЛКК

Мәгънә буенча сүзләргә тиешле кушымчалар куя белү

Дәреслек белән эшли белү

14.04


87

Контроль диалог"Син кайда яшисең?

1

ЛГКК

Бер- береңнең яшәү урынын сорый һәм кайда яшәгәнен әйтә белү

Рәсемнәр буенча эшләргә өйрәнү, сүзләрдә кушымча-ларны күрсәтә белү

Контролъ эш эшләү

18.04


88

Кая? Кайда? Кайдан? сораулары

Күчереп язу "Юлда"

1

Д/МС

Нинди транспортта барганыңны әйтә белү.Кайсы шәһәргә барганны сорый белү

Нинди?ничә? нишли сораулары

Хаталар өстендә эш эшләү

19.04


89

Хаталар өстендә эш

Нинди? Ничә? Ничек? сораулары

1

ЛГКК

Нинди? Ничә? Ничек? сорауларын дөрес куллану

Дәфтәрләрдә җөмлә төзү күнегүләре

Хаталар өстендә эш эшләү

21.04


90

"Туган җирем"темасын кабатлау

1

ГКФ

Белемнәрне практикада куллана белү

Сүзләрне дөрес әйтә күнекмәләрен камилләштерү

Мөстәкыйль эшләү

25.04


91

Бсү№9 Изложение№1

"Татарстан - туган ягым"

1

ГКК

План буенча һәм сүзтезмәләргә таянып җөмләләр төзү

Изложение яза белү

Контролъ эш эшләү

26.04


Кибеттә(5сәг)

92

Хаталар өстендә эш

Б.с.ү.№10 Киемнәр кибетендә. Мактау сүзләре

1

ЛГКК

Исемнәрне күплек санда куллану. Бер-береңне мактау, матур сүзләр әйтә белү.



Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый белү, әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү, мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару.

Парлап эшләү күнекмәләре

Хаталар өстендә эш эшләү

28.04


93

Сүзлек диктанты №4 "Киемнәр"Исемнәрнең 1нче һәм 2нче зат тартым белән төрләнеше

1

Д/МС

Исемнәрне 1нче һәм 2 нче затта тартым белән төрләндерү

Татар телендә басым. хикәя, сорау,җавап интонацияләре буенча эзлекле эшләү

Контролъ эш эшләү

02.05


94

Хаталар өстендә эш

"Матур киемнәр" хикәясе.

1

ЛГКК


Аңлый, җөмләләрне сайлап ала белү

Өйрәнгән грамматик структ ураларны бәйләнешле сөйл әмдә файдалану күнекмәләрен булдыру

Хаталар өстендә эш эшләү

03.05


95

Исемнәрнең тартым белән төрләнеше

1

ЛГКК

Исемнәрнең тартым белән төрләнешен кабатлау

Парлап эшләү күнекмәләре

сорау кую, сөйләшү, ситуатив күнегүләр, диалогны тулыландырып уку

05.05


96

Хәзерге заман хикәя фигыльнең 3 зат күплек формасы

1

ГКФ

Хәзерге заман хикәя фигыльне 3 нче зат күплек санда куллану

Үрнәк буенча эшли белү

09.05



Җәй (6сәг)+3сәг. экскурсия



97

Боерык фигыльнең 2 зат берлек сан формасы

1

ГКК

Боерык фигыльнең 2нче зат берлек сан формасын куллану

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру, сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу, эш башкаруның ысулларына һәм шартларына анализ ясау, объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү.

Алган белемнәрне гомумиләштерү Диалоглар төзү

ситуатив күнегүләр,

10.05


98

Административ контроль эш (Диктант)

1

ЛКК

Кагыйдәләрне искә төшерү, практикада куллана белү

Диалоглар төзү

Контролъ эш эшләү

16.05


99

Хаталар өстендә эш

Исемнәрнең берлек һәм күплек саны

1

ЛГКК

Исемнәрнең берлек һәм күплек санын кабатлау

Мөстәкыйль күнегүләр эшләү

Хаталар өстендә эш эшләү сорау кую, сөйләшү, ситуатив күнегүләр, диалогны тулыландырып уку

17.05


100

Аша бәйлеге

Б.с.ү№11 "Җәй җитте"

1

Д/МС

Аша бәйлеген сөйләмдә дөрес куллану

Ситуатив күнегүләр эшләү

19.05


101

Хәзерге һәм үткән заман хикәя фигыльләрен кабатлау (164)

1

ЛГКК


Хәзерге һәм үткән заман хикәя фигыльләрен кабатлау (164)

Алган белемнәрне гомумиләштерү

23.05


102

Кабатлау.Йомгаклау дәресе

1

ЛГКК

Кагыйдәләрне искә төшерү, практикада куллана белү

Язуда дөрес куллана белү


24.05


103

Туган як табигатенең гүзәллеген күзәтү.Табигатькә экскурсия.

1


Туган якның гүзәллегенә соклана белү.


экскурсия

26.05


104

Туган якның рәссамнары белән танышу. "Мизгел" күргәзмә залына экскурсия.

1


Районыбыздагы танылган рәссамнарың иҗаты белән танышу.


экскурсия

30.05


105

Дару үләннәрен танырга өйрәнү. Табигатькә экскурсия.

1


Табигатьне кузәтү, телдән хикәя төзү.


экскурсия

31.05



© 2010-2022