Театрально-музыкальная композиция Әбиемдә кунакта

Раздел Другое
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:



Муниципальное общеобразовательное казенное учреждение

средняя общеобразовательная школа с.Старотураево муниципального района

Ермекеевский район Республики Башкортостан





Внеклассное мероприятие,

проведенное в рамках Недели родных языков






Әбиемдә кунакта

Театрально- музыкальная постановка








Подготовила и провела:

учительница татарского языка и литературы

МОКУ СОШ с. Старотураево Ермекеевского райога РБ

Каримова А.Т.









2012






Максат.

1. Татар халкының онытыла барган изге бәйрәмнәрен, гореф - гадәтләрен хәтердә яңарту һәм саклау, элекке чорның матурлыгын күрсәтү;

2. Балаларда татар халкының җырлы - биюле уеннарына, авыз иҗатына мәхәббәт уяту;

3.Сәнгатьле сөйләм телен үстерү.

4. Татар халкына ихтирам, горурлык хисләре тәрбияләү.

Плакатлар: "Үткәнен оныткан халыкның киләчәге юк", "Халык авыз иҗаты - халыкның күңел көзгесе."

Әкрен генә сэхнә ачыла. Әдилә белән бер төркем укучылар сәхнәгә күтәрелә. Сәхнә авыл өе итеп җиһазландырылган. Идәндә сугылган паласлар. Түрдә сәке, аңа чигүле мендәрләр өелгән. Өстәлдә самовар, татар халык ашлары. Бер кырда сандык куелган. Әби бәйләп утыра.

Әдилә. Әбием, мин бүген кунакка үзем генә түгел, ә дусларым белән килдем. Балалар. Исәнмесез әби!

Әби. Исәнмесез, балалар! Әйдәгез, әйдә, хуш киләсез, түрдән узыгыз.

Балалар. Әби, бездән сезгә кечкенә генә бүләк. Рәхим итеп алыгыз.

Әби. Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне, ди халык. Мине олылап килгәнегез өчен барыгызга да рәхмәтем чиксез зур. Дуслар җыелган җирдә бәйрәм була инде ул.

Кыз. (Әбинең бәйләгән оекбашларын карап) Әби җаным, бер генә дә тик утырмыйсыз. Кызлар, карагыз әле нинди матур оекбашлар!

Әдилә. Әбием минем бик уңган шул. Аның серле сандыгында ниләр барын күрсәгез иде әле, кызлар.

Кызлар. Әби җаным безгә дә күрсәтегезче!

Әдилә. Әбиемнең күңел сандыгы!

Нинди серләр саклый икән ул?

Гомер буе җыйган хәзинәме,

Әллә инде күңел бизәгеме,

Нинди серләр саклый икән ул?

Әбиемнең күңел сандыгын,

Бер ачасы иде, ачасы...

Әби - бабам белгән йолаларны,

Халкыбызның күңел җәүһәрләрен

Бер ачасы иде, ачасы.

Әбиемнең күңел сандыгы

Кызыктыра инде күптәннән.

Ач, әбием, безгә күңелеңне,

Яшь буынга мирас булып калсын

Бер хәзинә калсын үткәннән.

Әби сандыгын ача. Аннан сөлгеләр, кулъяулыклар, ефәк шәлләр, энҗеле калфаклар, чигүле әйберләр алып кызларга бирә.

I алып баручы (татар халык көенә).Үткән заманның серен сеңдергән бу йортның бусагасыннан ук сихри нур балкып тора. Әйе, биредә безнең халкыбызның югалмас мирасы тупланган. Ә ул мирасны - кеше хезмәте тудырган.

II алып баручы. Купшылыгы, нәфислеге белән теләсә кайсы заман гүзәлләренең дә һушын алырлык гаҗәеп матур чиккән сөлгеләр, ефәк шәлләр,энҗеле калфаклар , карагыз әле бу зиннәтле хәзинәләргә...

Әби. Татар хатын - кызларының кулыннан һичбер вакыт эш төшмәде. Алар җеп тә эрләделәр, шәл дә бәйләделәр, ашъяулык, сөлгеләр чиктеләр, тула оеклар бастылар, келәм-паласлар тукыдылар.

Әдилә.

Матур сөлгеләр элдек без

Бәйрәмнәрдә түр якка.

Күзнең явын алырлыгын

Әби чиккән яшь чакта.

I алып баручы. Сөлге - татар хатын - кызының уңганлыгына, осталыгына һәйкәл. Кеше тормышындагы бер генә вакыйга да сөлгедән башка узмый. Бала тугач, аны ак сөлге белән төргәннәр, кыңгыраулар тагылган туй атларын сөлге белән бизәгәннәр, киленнең каенанасына биргән иң беренче бүләге дә сөлге булган. Аның өчен ир - егетләр сабан туйларында бил алышалар, аның өчен малайлар аргамакларда чабышалар.

II алып баручы. Сөлге - символ. Ул - халкыбызның әләме дәрәҗәсенә күтәрелгән символ. Аңарда халкыбызның сафлыгы, пакълеге чагылыш тапкан. Мичтән алган икмәкне ак сөлгегә төргәннәр., кунакларны сөлге өстенә икмәк һәм тоз куеп каршылаганнар, кешене соңгы юлга озату да сөлгедән башка үтмәгән.

Кыз. Мондый матур чигүләрне, мондый матурлыкларны тудырырга никадәр түземлелек, никадәр осталык һәм вакыт кирәк булган.

Әби. Кышкы озын кичләрдә без - яшьләр, аулак өйләргә җыела идек, бу сандыктагы эйберләрем шул кичләрдә эшләнгәннәр.

I алып баручы. Аулак өй - халкыбызның борынгыдан килгән йоласы, яшьләр өчен аралашу, сөйләшү,киңәшү, танышу урыны булган.

II алып баручы.Аулак өйләр һәрчак уен -көлке, җыр -бию белән

гөрләп торган. Анда егетләрнең тапкырлыгы, кызларның матурлыгы макталган.

Җыр. "Аулак өй", Луиза Батыр - Болгари көе, Г. Мөхәммәтшин сүзләре.

Очраштыра, таныштыра,

Кавыштыра аулак өй.

Аулак өйдән китмәс егет,

Үзенә яр сайламый.

Моңлы тальян гармуннарда

Кемнәр уйный аулак өй?

Гармун уйнамаган егет

Кызлар күңелен яуламый.

Аулак өй, аулак өй,

Әй аулак өй, аулак өй.

Уйната да, җырлата да

Биетә дә аулак өй.

Аулак өй, аулак өй,

Әй аулак өй, аулак өй

Аулак өйгә йөрмәгән кыз

Егет күңелен яуламый.

Тарала моңнар урамга,

Кайда бүген аулак өй.

Аулак өйдә туган сөю

Гомерлек ул алдатмый.

Сагынып сине искә ала

Әби, бабай аулак өй,

Яшьлегеңнең иң гүзәл чагы

Булып истә калсын өй.

"Аулак өй" күренеше.

(Кызлар утыралар, кайсы җеп эрли, кайсы чигү чигә, кайсы каурый сыздыра."Каз канаты"көе)

1 кыз. Әсмәбикә, кемгә чигәсең бу кулъяулыкны?

2 кыз. Үзем дә белмим, кемгәдер.

3 кыз. Быел казлардан уңдык. Бер казыбыз 15 бәбкә чыгарды. Әни әйтә, кияүгә киткәндә мендәр кирәк булыр, ди. Менә каурый сыздырам.

4 кыз. Сөлге чигәм, сөлге чигәм

Сөлге чигәм аклыкка.

Кызыл чуклы сөлгеләрем

Насыйп булсын шатлыкка.

"Каз канаты" җыры башкарыла.

Каз канаты кат - кат була,

Ир канаты ат була.

Чит җирләрдә бик күп йөрсәң,

Сөйгән ярың ят була.

Каз канаты каурый - каурый,

Хатлар язарга ярый.

Уйнамагач та, көмәгәч,

Бу дөнья нигә ярый.

5 кыз. Ягез әле, япь - яшь башыгыз белән хәсрәт сөреме чәчеп утырмагыз. Мин сезгә бер табышмак әйтәм.

1 кыз. Я, я.

5 кыз. Яраткан да ябышкан.

2 кыз Кем ябышкан, кемгә ябышкан, нәрсә ябышкан.

3 кыз. Гөлҗамалны яраткан да ябышкан.

5 кыз. Габдуллага да ябышкан.

4 кыз. Анысы син үзең.

5 кыз. Көлмәгез, көлмә, миңа да ябышкан ул, сиңа да.

6 кыз. Сезгә генә ябышалар, мин менә тыйнак булгач, берәү дә ябышмый.

5 кыз Сиңа да ябышкан ул, әнә Бибигә дә, Әсмага да, Бануга да ябышкан.

3 кыз. Барлык кешегә дә ябышкач киемдер ул.

1 кыз. Киемдер ул.

5 кыз. Киемгә дә ябышкан.

2 кыз. Тигәнәк.

5 кыз.Тигәнәккә дә ябышкан.

1 кыз Мин белдем. Исем! Исемсез әйбер юк, исем бар нәрсәгә дә ябышкан.

2 кыз Исемең матур, кемнәр куйган,

Сине күреп кем туйган,- дип җырлыйлар бит җырларда да.

3 кыз. Кызлар, мин дә бер табышмак беләм. Сыерның ятканда кай төше җиргә тия?

Кызлар. Аягы, корсагы, сырты.

3 кыз. Белмәдегез, йоны.

6 кыз. Шул табышмакларыгыз белән башны катырмагыз әле. Аларны йокларга яткач кына әйтәләр. Әллә рәтле уен беткәнме? Әйдәгез "Без, без, без идек" не уйныйбыз.

Кызлар. Без, без, без идек,

Без унике кыз идек.

Бер тактага тезелдек,

Базга төштек май ашадык,

Келәткә кердек, бал ашадык.

Таң атканчы юк булдык,

Кап та коп, Якубым,

Авызыңны ач та йом.

3 кыз. Авызын ачкан өчен нинди җәза бирәбез?

4 кыз. Әкият сөйләсен.

Элекке заманда

Безнең авылда булган бер бай. Аның булган ике өе,

Берсе таштан, берсе агачтан сөйлимме яңа баштан?

-Сөйлә баштан.

Шуннан бу байның булган бер кәҗәсе.

Бай аны саткан.

Юк, алай түгел , сөйлимме яңа баштан?

-Сөйлә баштан.

Кәҗә йөри таштан.

(Уен дәвам итә).

- Моңа нинди җәза?

- Биесен!

- Үзенә кемне яр итүен сөйләсен!

- Юк, юк яңа откан җырын җырласын!

("Ай былбылым"җыры башкарыла)

Ай былбылым, вай былбылым,

Агыйделнең камышы.

Бигрәк матур ишетелә

Сандугачлар тавышы.

Ай былбылым, вай былбылым,

Агыйделдә таң ата.

Таңнар ата, өзелә үзәк,

Җырлата да, елата.

Ай, былбылым, вай, былбылым,

Кунып сайрый талларга.

Синең хакта серләремне

Сөйлим сандугачларга.

(Уен барганда,егетләр сызгыра).

- Егетләр килә!

(Гармунга кушылып "Баламишкин көе"нә егетләр җыр башлый).

Егетләр.Әйттерикме, типтерикме, "

Баламишкин көе"нә,

Сулар кичеп,диңгез үтеп,

Килеп җиттек өеңә.

Кызлар: Аргы урамнан килдеңме,

Бирге урамнан килдеңме?

Без сагынганны белденме,

Безне сагынып килденме?

Егетләр: Аргы урамнан килмәдек,

Бирге урамнан килдек без.

Сез сагынганны белмәдек,

Үзебез сагынып килдек без.

Кызлар: Су буенда кунаклар,

Асыл кошлар кунаклар.

Сагынучылар интекмәсен,

Хуш килдегез кунаклар (кара - каршы сораулар бирелә) .

- Егет, сиңа ни кирәк?

- Кара кашлы кыз кирәк!

- Ни эшкә соң ул кирәк?

- Әнигә килен кирәк!

- Егет сиңа ни кирәк?

- Миңа нечкә бил кирәк!

- Ни эшкә соң ул кирәк?

- Ансыз яна яш йөрәк!

- Егет сиңа ни кирәк?

- Ак каз канаты кирәк!

- Ни эшкә соң ул кирәк?

- Очарга!

- Нишләргә?

- Матур кызлар кочарга!

- Ягез инде кызлар,ишекне ачыгыз!

- Ач булсаң туеп тор,бер кочак акча алып кил!

- Бездә акча бер букча.

- Ишек бавы бер алтын

Безнең кызлар мең алтын.

- Ачыгыз!

- Кызлар, кертәбезме егетләрне?

- Кертик соң, әзрәк утырырлар да китәрләр.(егетләр керә)

Егетләр:

- Әссәләмәгаләйкем, кара кашлар, карлыгачлар! Әллә безне бер дә сагынмадыгызмы?

Кызлар:

-Сагынырга уйлаган да юк.(утырышалар)

- Әйдәгез, "Йөзек салыш" уйныйбыз.

Кыз.Мин башлыйм:

Иске уен, кызык уен -

"Йөзек салыш" уены.

Уч төбеңә йөзек салам -

Аңларсыңмы уемны?

Кемдә йөзек сикереп чык.

- Моңа нинди җәза бирәбез

- Әтәч булып кычкырсын.

- Моңа нишләргә?

- Җырласын.

- Җырларым пәлтә кесәмдә калган бит. Иптәшләр ,сез булышсагыз гына инде

- Булышабыз, булышабыз!

(Җыр "Җомга" җыры башкарыла).

Тал бөресе, тал бөресе,

Тал бөресе талларда.

Сандугачым әйтеп сайра:

Сөйгән ярым кайларда?

Сандугачым очасыңмы,

Кипте инде күлләрең,

Синең яңа барып кайта

Һәр көнне күңелләрем.

Акрын искән җил селкетә

Агыйдел камышларын.

Кем аерылмый, шулар белми

Аерылу сагышларын.

(уен дәвам итә)

- Моңа нишләргә?

- Биесен.

- Әйдәгез,бергәләп биибез!(Татар халык биюе)

-

Егетләр гармун белән җырлыйлар"Челтәр элдем читәнгә"

Ялгыз:

Ал алъяпкыч челтәрле, илдә матур бетәрме?

Илдә матурлар бетәрме, җан сөйгәнгә җитәрме?

Кызлар:

Челтәр элдем читәнгә,җилфер -җилфер итәргә.

Егетләр:

Без килмәдек буш китәргә, килдек алып китәргә.

Кызлар:

Алын алырсыз микән, гөлен алырсыз микән?

Урталарга чыгып сайлап кемне алырсыз микән?

Егетләр:

Алларын да алырбыз, гөлләрен дә алырбыз,

Күңелебезгә кем ошаса, шуны сайлап алырбыз.

Ялгыз:

Әй дусларым, дусларым, дусларым , бәгырләрем,

Яш гомерләр ике килми, белегез кадерләрен.

Кызлар:

Челтәр элдем читәнгә,җилфер -җилфер итәргә.

Егетләр:

Без килмәдек буш китәргә, килдек алып китәргә.

Кызлар:

Ак алүяпкыч билләрдә, җилфердәми җилләрдә,

Сандугачлар да сайрамый сез булмаган җирләрдә

Кызлар:

Челтәр элдем читәнгә,җилфер -җилфер итәргә.

Егетләр:

Без килмәдек буш китәргә, килдек алып китәргә.

Кызлар:

Алай да бергә - бергә, болай да бергә - бергә,

Егетләр:

Дуслар белән бергә булсаң, күгәрчен кебек гөрлә.

Бар да:

Алларын да алырбыз, гөлләрен дә алырбыз,

Күңелебезгә кем ошаса, шуны сайлап алырбыз.

Әби. Бүгенге бәйрәмдә яшьлегемә кире кайткан кебек булдым. Матур җырларыгыз, дәртле биюләрегез белән күңелемне күтәрдегез. Рәхмәт сезгә, балалар. Кунак ашы кара -каршы була, диләр. Мин дә сезгә күчтәнәчләр әзерләдем.

II алып баручы.

Бакча күрке чәчәк булса, табын күрке чәкчәк бит,

Безнең халык кына ясый чәчәк кебек чәкчәкне.

Бал кушып, май кушып пешерелгән чәкчәк - татар халкының милли ризыгы. Иң хөрмәтле кунакларга без чәкчәк тәкъдим итәбез. Балаларның телләре бал кебек татлы булсын дип, әбиебез безгә чәкчәк пешергән. Рәхмәт яусын, әби.

Әби.Кадерле балалар, дуслар, бүген миңа кунакка килгәнегез өчен барыгызга да бик зур рәхмәт. Дус яшик, тату яшик, халкыбызның данлы үткәнен, гореф - гадәтләрен, җыр - биюләрен, моңыбызны онытмыйк, үзебезнең туган телебезне - татар телен онытмыйк.




© 2010-2022