• Преподавателю
  • Другое
  • Статья по татарской литературе на тему: Татар әдәбияты дәресләрендә уку культурасын формалаштыру

Статья по татарской литературе на тему: Татар әдәбияты дәресләрендә уку культурасын формалаштыру

Раздел Другое
Класс -
Тип Статьи
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Татар әдәбияты дәресләрендә уку культурасын формалаштыру-сәламәт укучының әхлаклылык бурычы.

Шагыйрь К.Сибгатуллин " Яшәү матур,яши белеп яшәсәң",- дигән канатлы сүзләрне әйтеп калдырган. Чыннан да, тормышта яшәүчеләрнең рухы чиста, милли үзаңы үсеш алган булырга тиеш. Киләчәк буыныбызда әдәп,әхлак кебек сыйфатларны тәрбияләүгә этәрүдә матур әдәбиятыбыз зур ярдәм итә. Әдәбиятның төп өч вазифасы бар. Ул иҗтимагый яшәешне,кешенең рухи дөньясын чагылдыра,чынбарлыкны хыял-өметләрне сурәтли.Бу -аның танып-белү вазифасы. Әдәбият мәдәни һәм иҗтимагый фикер үсеше белән бәйле,кеше тәрбияләүдә,аны рухи калыплауда катнаша-монысы әхлакый,тәрбияви вазифасы. Әдәбият матурлык һәм ямьсезлекне гәүләндерә, матурлык һәм ямьсезлек телендә сөйли,эстетик зәвык үстерә, камил затлылыкны танырга өйрәтә,ягъни эстетик вазифа үти.Алар мәктәптә дә әдәбиятны өйрәнүнең асылын тәшкил итә,укыту юлларын билгели.

Бүгенге көндә мәктәптә әдәбият укыту көннән-көн катлаулана. Балалар китап укымый,матбугат белән аз таныша. Минемчә, илебез тормышына шаулап килеп кергән компьютер,алдынгы башка элемтә чаралары комачаулый. Укучыларның күбесе сәламәтлекккә зыян килү, беренче чиратта, күрү эшчәнлеге кимүне аңламый. Билгеле,вакыт үткәч һәр нәрсә үз урынына кайта. Мин еш кына матур итеп укуга,сәнгатьлелеккә басым ясыйм. Татар телендәге әсәрләрне үзләштергәндә,нинди рухи азык алуны күздә тотам һәм укучыларда кызыксыну уятырга омтылам. Бала күңеленә әсәрне ничек җиткерергә соң? Мисалга, Ә. Еникинең " Матурлык" хикәясендәге Бәдретдин образын алыйк. Карасак, йөзгә ямьсез әнисе, үз яшенә караганда өлкән әтисе, инде тормышның ачысын күп татыган бабасы- гомумән, иске йорт,тузган киемнәр дә аларның мөнәсәбәтен үзгәртә алмау,бүгенге иркен дөньяда яшәүче укучыларны битараф калдырмады. Ә.Еникинең табигатьтә сайраган тургай тавышы укучыларны моң белән сугарылган әсәргә алып керә. Минемчә,укучы шул өлешне ачык,яңгырашлы,сәнгатьле итеп укыган язмадан тыңласа , тагын да сокланыр,әсәргә кызыксыну уяныр. Югыйсә, үрнәк итеп куярлык тавышлы дикторларыбыз язмалары да укучыны культурага өйрәтә бит. Уку культурасы дигәндә,мин еш кына авазларны ачык, төгәл итеп сүзне җиткерүче сөйләмне күздә тотам.. Хәер,уйлап карасаң барлык кешегә дә матур сәнгатьле уку бирелми, бу да сәләт бит. Сәләтне үстерү өчен тырышырга кирәк. Шунлыктан "Нәфис сүз" бәйгеләре уздырабыз. Әсәрләрдән өзекләрне сәнгатьле итеп,рольгә кереп укыйбыз. Шигырьләрне укыганда кайсы гына укучы хисләнми икән? Чыннан да,укуга этәргеч бирүнең бу бер өлеше генә.

Кечкенәдән хәрефләрне дөрес язарга өйрәткән кебек, сөйләргә дә өйрәтергә тиешбез. Матбугат битләрендәге яшьтәшләренең фикерен,иҗатын уку,аны аңлау укучыда бераз көнчеллек хисе дә тудырыр. Шуңарга охшарга тырышу да укуга кызыксыну уятуның бер чарасы булып тора.

Әдәбият укучыларны эзлекле фикер йөртергә,иҗади уйларга өйрәтә.Ул кешенең рухына,хисләренә мөрәҗәгать итә. Коры сүз белән генә укучы күңеленә тәэсир итеп булмый. Әйбәт булырга, игелек эшләргә кирәклеген бала үзе күңеле аша тоярга,кабул итәргә тиеш. Без хисләр аша бала күңеленә кереп,аны тәрбиялибез.

Әдәби әсәр-иҗади фикер җимеше ул. Әдип үз әсәрендә тормыш турында уйлана,уйларын укучысы белән уртаклаша,тормышка бәя бирә. Укучы да тормышка бәя бирергә тиеш була.Бүгенге көндә яшьләребез хезмәт яратмый дисәк, ялгыш булмый. Алар бигрәк тә кара эшне сөймиләр, акчалы,чиста хезмәткә тартылалар. Хезмәт тәрбиясе-актуаль темаларның берсе. Г.Ибраһимовның "Көтүчеләр" хикәясендә көтүче хезмәте Әптерәш карт образы аша бирелә,ә аның улы Вахит бу хезмәтне дәвам итми,читкә китеп, ярдәм өмет итә. Әсәрне укыганда Вахитның әтисенә битарафлыгы балаларны тетрәндерде., аларны уйландырды һәм кызгану хисләре уятты. Димәк, ата белән ул мөнәсәбәтен тулы ачарга ярдәм итте. Күргәнебезчә, әхлакый тәрбиягә дә өстенлек бирелә.

Гомумән алганда, әдәбият әдәпкә,әхлакка юл сала.



© 2010-2022