4 нче сыйныфта “Дуслык” темасын кабатлауга дәреснең план конспекты

Раздел Другое
Класс 4 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

4 нче класста "Дуслык" темасын кабатлауга дәреснең план конспекты

Укытучы: Гыйльметдинова Илгизә Миркасыйм кызы .

Максат:

  • "Дуслык" темасына бәйле сүзләрне кабатлау һәм аларны сөйләмдә активлаштыру .

  • укучыларда төркемнәрдә, парларда эшләп аралаша белү күнекмәләрен үстерү, бирелгән ситуация буенча үз фикерләрен әйтергә өйрәтү.

  • укучыларда бер-берсенә карата игътибарлылыкны, ярдәм итә белүне тәрбияләү

Җиһазлау: компьютер, экран , слаидлар , музыка , кәгазь , җөмләләр язылган кәгазь битләре , мәкальләр .

Дәрес этабы

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Эш алымнары

Җиһазлау

Вакыт

I. Оештыру.


  1. Коммуникатив разминка. Укытучы укучыларның хәлләрен,дәрескә әзерлекләрен сораша.


-Хәерле иртә миңа,

-Хәерле иртә сиңа,

-Хәерле иртә безгә,

-Хәерле иртә сезгә

Көтелгән җаваплар:

Минем кәефем яхшы (шәп), чөнки ..... (төрле җаваплар).

Без дәрескә әзер.

Дежур укучы белән әңгәмә .

Бүген көн кояшлы, аяз, җылы җил исә, иртән 10 градус җылы иде, көндез 15-17 градус җылы булачак. Явым-төшем юк һ.б


Фронталь сорау





1мин.


II.Теманы актуальләш-терү

Тема буенча лексиканы тикшерү.

Берничә сүзне транскрипция билгеләре белән язу .

Укучылар билгеле вакыт эчендә кәгазьләрдә тема буенча белгән сүз яки сүзтезмәләрне тәрҗемәсе белән язалар, 1 нче укучы иптәшен ( "партнер по плечу") тикшерә башлый, билге куя .

Дустым ,акыллы, эшчән
юмарт, шаян .

Язмача .

Тактада эшләү.

Сүзләр язу өчен кәгазьләр

3 мин.

3 мин.

III Ситуатив биремнәр

Укытучы тема буенча ситуатив бирем бирә:

  • спроси, как зовут её подругу;

  • сколько ей лет;

  • где они подружились ;

  • как проводят свободное время

  • какая она подруга .

Көтелгән сөйләм үрнәкләре:

а) - Синең дустыңның исеме ничек ?

- Минем дустымның исеме Саша

б) - Аңа ничә яшь ?

- Аңа 12 яшь.

в)Без түгәрәктә таныштык .һ.б.

Парларда эшләү.

Ситуатив биремнәр экранда бирелә

3 мин.

IV. Өйрәнгән лексик-грамматик материалны сөйләмдә камилләштерү

Укытучы укучылар өчен инструкция бирә.

"Дуслар ни өчен кирәк?" соравына укучыларның фикерләрен тыңлау.

Дуслык турында шигырь уку .

Дус яшәргә кирәк җир йөзендә,

Дуслар кирәк һәрбер кешегә.

Дуслык булса яшәү күңелле дә ,

Гөрләп бара һәрбер эшең дә.

Укучылар "Дуслар ни өчен кирәк?". соравына фикерләрен әйтәләр.

Фронталь сорау

Экранда сорау

бирелә

3 мин.

V. Монологик сөйләмне үстерү өстендә эшләү

1.Укытучы укучылар өчен инструкция бирә.

Минем дустым.

Минем исемем Алия . Минем якын дустым бар. Аның исеме Оля. Аңа унбер яшь. Ул 3 нче мәктәптә, 4 нче сыйныфта укый. Дустым Минзәлә шәһәрендә яши. Мин аның белән түгәрәктә дуслаштым. Буш вакытта без бергә урамда уйныйбыз .Ул бик акылл, эшчән , тәрбияле , юмарт . Өйдә әнисенә дә булыша, миңа да өй эше белән ярдәм итә. Миңа аның белән кызык һәм күңелле. Ул чын дус .

Сораулар:

  • Оляга ничә яшь һәм ул кайда укый?

  • Алия дусты белән кайда дуслаша?

  • Буш вакытта алар бергә нишлиләр?

  • Ул нинди дус?

Сорауларга җавапның дөреслеген тикшерү (һәр группадан 1 әр укучының Укучылар сорау җөмләләр төзи җавабы тыңлана)

2.Бирелгән җөмләгә сорау җөмләләр тө- зү . Дустым Минзәлә шәһәрендә яши.

Укучылар текстны тыңлыйлар. Текст эчтәлеге буенча бирелгән сорауларга җавап эзлиләр:

  1. сорауга җавапны уйлыйлар;

  2. кәгазьгә җавабын язалар;

  3. чиратлап командада фикер алышалар.

Ахырда һәр группадан 1 укучы сорауларга җавапны укый (әйтә)





Укучылар сорау җөмләләр төзи.

Финк-райт - раунд







Фронталь сорау

Аудирование-гә текст

кәгазьләр

5 мин.








2 мин.



3.Укытучы укучылар өчен инструкция бирә.

Бирелгән вакыт эчендә укучылар сигнал буенча бер-берсенә дусты турында сөйләргә тиеш. (кемнең чәче озынрак, шул укучы беренче башлый)

Музыка уйный, укучылар класс буенча хәрәкәтләнәләр. Музыка туктагач, һәр укучы парын табып, аңа билгеле бер вакыт эчендә ( 1 мин.) дусты турында сөйләргә тиеш.


Микс-пэа-шэа


музыка


5 мин.

VI Физминутка

Укытучы укучылар өчен инструкция бирә. Музыка уйный .Музыка туктагач, бер урында басып калалар . Шуннан соң сорау бирелә, шул сорауның җавабын миңа укучылар саны ярдәмендә күрсәтәләр .

Сез ничәнче сыйныфта укыйсыз ?

Ничә килеш бар ?

Мәктәп сүзендә ничә ә хәрефе бар?

Сыйныфта ничә укучы бар?

Микс -фриз- груп

2 мин.

VII.Өй эшен тикшерү.

Мәкальләр турында фикер алышу . Дуслык турында мәкальләр уку .

Йөз сум акчаң булганчы , йөз дустың булсын .

Иске дус, ике яңа дусны алыштыра .

Дустың үзеңнән яхшы булсын .



Мәкальләр

3 мин.

VIII. Йомгаклау


1."Дус нинди булырга тиеш? сорауына гомуми җавапны тыңлау.

2.Тест биремнәре белән таныштыру .

3.Дәрестә нинди эш төрләре булды?

Нинди яңа нәрсәләр белдегез?

"Дус нинди булырга тиеш?" соравына нәтиҗә ясап, фикерләрен круг буенча бер кәгазь битендә язалар. Командадан бер кеше укып чыга .

Тестны эшлиләр .

Укучылар үзләренә ошаган эш төрләрен әйтәләр.

Раунд тэйбл

Мөстәкыйль эш .

Фронталь сорау

4 мин.

7 мин.

2 мин.

IХ. Өй эше. Билге кую.

Укытучы укучыларның дәрестәге эшчәнлеген бәяли, билгеләр куя, өй эше бирә.

Дустың турында текст язып килергә (8-10 җөмлә) яки аның турында сөйләргә әзерләнергә

2 мин.



© 2010-2022